Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы турында хакыйкать

Аллаһы турында хакыйкать
  • Аллаһы сине яратамы?

  • Аллаһы кем ул? Аның исеме бармы?

  • Аллаһыга якынлашып буламы?

1, 2. Ни өчен сораулар бирү файдалы?

 БАЛАЛАР бар нәрсә белән кызыксына. Моңа игътибар иткәнең бардыр. Алар сөйләшергә өйрәнү белән сорау артыннан сорау бирә башлый. Бала зур итеп ачылган күзләре белән карый да: «Ә ни өчен күк зәңгәр? Ә йолдызлар нәрсәдән ясалган? Ә кем кошларны җырларга өйрәткән?» — дигән сораулар бирә. Син аның соравына җавап бирсәң дә, җавабың тагы бер: «Ә ни өчен?» — дигән сорау гына тудырыр.

2 Үскәч тә, кешеләр сораулар бирә. Алар моны тормышта үз юлларын табар өчен, берәр бәлагә эләкмәс өчен яки үз кызыксынуларын канәгатьләндерер өчен эшли. Ләкин күп кенә кеше вакыт узу белән сораулар, аеруча мөһим сораулар бирми башлый. Һәрхәлдә, алар үз сорауларына җавап инде эзләми.

3. Ни өчен күп кенә кеше иң мөһим сорауларга җавап эзләми?

3 Бу китапның исеме турында, шулай ук кереш сүзләрдә бирелгән һәм беренче бүлекнең башында куелган сораулар турында уйлап кара. Бу — кешеләрне борчый торган иң мөһим сораулар. Ләкин күп кешеләр бу сорауларга җавап эзләми. Ни өчен? Изге Язмаларда бу сорауларга җавап бармы? Кайберәүләр анда әйтелгәннәрне аңлау бик авыр дип саный. Икенчеләре сораулар бирергә ояла. Ә кайбер кешеләр андый сорауларга җавапны руханилар һәм дини укытучылар эзләргә тиеш дип саный. Ә син ничек уйлыйсың?

4, 5. Кешеләр кайвакыт нинди сораулар бирә, һәм ни өчен ул сорауларга җавап эзләргә кирәк?

4 Кешеләрне иң нык борчыган сорауларга җавапны синең дә аласың киләдер. Һичшиксез, кайвакыт син дә: «Без ни өчен яшибез? Үлгәч, кеше белән нәрсә була? Аллаһы кем ул?» — дигән сораулар бирәсең. Мондый сораулар бирү дә, аларга тулы һәм дөрес җавап табар өчен тырышлык кую да бик мөһим. Бөек остаз Гайсә пәйгамбәр: «Бертуктаусыз сорагыз — һәм сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — һәм табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — һәм сезгә ачарлар»,— дигән (Маттай 7:7).

5 Андый мөһим сорауларга җавапны «бертуктаусыз эзләвеңне» дәвам итсәң, һичшиксез, бу сиңа бик зур файда китерәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5). Кешеләр нәрсә генә әйтмәсен, җавапларны Изге Язмалардан табып була һәм аларны аңлау авыр түгел. Алар өмет бирә, бәхет китерә һәм сиңа инде хәзер шатлыклы тормыш алып барырга булышачак. Иң башта, әйдә, күп кешеләрне борчыган бер сорауны карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ ВАЕМСЫЗ ҺӘМ МӘРХӘМӘТСЕЗМЕ?

6. Ни өчен күпләр Аллаһыны ваемсыз дип саный?

6 Күп кенә кеше бу сорауга: «Әйе»,— дип җавап бирер. «Аллаһы безне яратса,— дип әйтә алар,— дөнья хәле бөтенләй башкача булыр иде». Чыннан да, бу дөнья сугыш, нәфрәт һәм кайгы белән тулы. Кешеләр авырый, кайгы-хәсрәт кичерә, якыннарын югалта. Шуңа күрә күпләр еш кына: «Аллаһы безне яратса һәм ярдәм итәргә теләсә, моның барысына юл куймас иде»,— ди.

7. а) Ничек итеп дини җитәкчеләр аркасында күпләр Аллаһыны мәрхәмәтсез дип саный башлаган? б) Изге Язмаларда без кичергән сынаулар турында нәрсә әйтелә?

7 Тагы да начаррагы шул: дини җитәкчеләрнең тәгълиматлары кешеләрдә кайвакыт Аллаһы мәрхәмәтсез дигән уй тудыра. Ничек итеп? Берәр бәла яки фаҗига булса, алар: «Аллаһы шулай язган инде»,— дип әйтәләр. Аларның сүзләре буенча, бар бәлаләрдә Аллаһы гаепле булып чыга. Алар хакмы? Аллаһы Сүзендә нәрсә әйтелә? Инҗилдә: «Сынауларда беркем дә: „Мине Аллаһы сыный“,— димәсен, чөнки Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми»,— дип әйтелә (Ягъкуб 1:13). Аллаһы бу дөньядагы явызлыкта беркайчан да гаепле булмаган (Әюб 34:10—12). Дөрес, Аллаһы кайгы-хәсрәтләрнең булуын рөхсәт итә. Әмма явызлыкның булуын рөхсәт итү белән аның булуында гаепле булу арасында аерма бик зур.

8, 9. а) Явызлыкның булуын рөхсәт итү белән аңарда гаепле булу арасындагы аерманы нинди мисал аша аңлатып була? б) Кешеләргә начар юл белән барырга рөхсәт иткәне өчен Аллаһыны гаепләү ни өчен дөрес булмас иде?

8 Бер мисал карап чыгыйк. Акыллы һәм яратучы бер әтинең улы бар. Улы үсеп җиткән булса да, әтисе белән бергә яши. Бервакыт ул үзсүзлеләнә башлый һәм өйдән китәм ди. Әтисе моңа каршы килми. Киткәч, улы бозык тормыш алып бара башлый һәм нәтиҗәдә бәлагә эләгә. Улының авырлыкларында әллә әтисе гаеплеме? Юк, әтисе түгел (Лүк 15:11—13). Аллаһы да, кешеләр бер вакыт начар тормыш юлын сайлагач, аларга каршы килмәгән. Нәтиҗәдә, кешеләр авырлыклар кичереп яши башлаган, әмма Аллаһы моңа гаепле түгел. Шуңа күрә кешеләрнең бар бәла-казаларында Аллаһыны гаепләү дөрес түгел.

9 Аллаһының кешеләргә начар юл белән барырга рөхсәт итүенә җитди сәбәпләр булган. Акыллы һәм куәтле Барлыкка Китерүче безгә бу сәбәпләрне аңлатып торырга тиеш булмаса да, ул, безне яратканга, аларны аңлатып бирә. Бу сәбәпләр турында син 11 нче бүлектән күбрәк белерсең. Аллаһы безнең авырлыкларыбызда гаепле түгел, моңа бер дә шикләнмә. Алай гына да түгел, бу авырлыкларны ул гына хәл итә ала! (Ишагыйя 33:2).

10 Ни өчен без явызлык китергән бар зыянны Аллаһы юк итәчәк дип ышана алабыз?

10 Аллаһы изге (Ишагыйя 6:3; Ачылыш 4:8). Изге дигән сүз Аллаһы чиста һәм саф дигәнне аңлата. Аңарда һичнинди начарлык юк. Шуңа күрә без аңа тулысынча ышана алабыз. Кешеләргә андый ышаныч юк, чөнки алар бер көн явызлык юлына басарга мөмкин. Хәтта иң намуслы җитәкче дә явыз кеше китергән зыянны төзәтә алмый. Ә Аллаһы чиксез кодрәтле. Явызлык кешелеккә китергән зыянны ул бетерә ала, һәм моны әлбәттә эшләячәк. Билгеле вакыт килгәч, ул кешеләрнең кайгы-хәсрәтләрен мәңгегә юк итәчәк! (Мәдхия 36:9—11).

ГАДЕЛСЕЗЛЕК АЛЛАҺЫДА НИНДИ ХИСЛӘР УЯТА?

11. а) Гаделсезлек Аллаһыда нинди хисләр уята? б) Син кайгы-хәсрәт кичергәндә, Аллаһы нәрсә хис итә?

11 Аллаһы синең авырлыкларыңны һәм бу дөньядагы хәлләрне күреп нәрсә хис итә? Зәбурда «Ходай дөреслекне ярата» дип әйтелә (Мәдхия 36:28). Шуңа күрә ул игелекле һәм явыз эшләргә ваемсыз түгел. Ул гаделсезлекнең һәркайсы төрен нәфрәт итә. Борынгы заманда явызлык бөтен җир йөзе буйлап таралгач, Аллаһы «бөтен йөрәге белән сызланды» дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 6:5, 6). Аллаһы үзгәрмәгән (Малахий 3:6; Ягъкуб 1:17). Бу дөньядагы кешеләрнең кайгы-хәсрәтен күреп, ул шулай ук «бөтен йөрәге белән сызлана». Аллаһы явызлыкны нәфрәт итә. Инҗилдә: «Ул сезнең хакта кайгырта»,— дип әйтелә (1 Петер 5:7).

Изге Язмаларда Йәһвә Галәмнең яратучы Барлыкка Китерүчесе дип әйтелә

12, 13. а) Ни өчен безнең мәхәббәт кебек искиткеч сыйфатларыбыз бар, һәм мәхәббәт безнең бу дөнья хәленә карашыбызга ничек тәэсир итә? б) Ни өчен без Аллаһының дөнья проблемаларын хәл итәчәгенә шикләнмибез?

12 Ни өчен без Аллаһыга кешеләрнең газап чигүен күрү авырту китерә дип әйтә алабыз? Тәүратта кеше Аллаһы сурәтендә яратылган дип әйтелә (Яратылыш 1:26). Шуңа күрә бездә дә Аллаһыда булган яхшы сыйфатлар бар. Гаепсез кешенең җәфа чигүен күргәндә, син нәрсә хис итәсең? Әгәр бу синдә борчу тудыра икән, һичшиксез, Аллаһыда бу тагы да көчлерәк хисләр тудыра.

13 Кешеләрнең күп яхшы сыйфатлары бар. Аларның берсе — мәхәббәт. Бу яктан да без Аллаһыга охшаш. Инҗилдә: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Аллаһыда ярату хисе булганга күрә, бу хис бездә дә бар. Синең бу дөньядагы кайгы-хәсрәтне һәм гаделсезлекне бетерергә көчең җитсә, әллә син моны эшләмәс идеңме? Әлбәттә, эшләр идең! Моны эшләргә сине мәхәббәт этәрер иде. Шуңа күрә Аллаһының кайгы-хәсрәтне һәм гаделсезлекне бетерәчәгенә бер дә шикләнмә. Бу китапның кереш сүзләрендә әйтелгән вәгъдәләр хыял гына түгел. Алар һичшиксез үтәләчәк! Әмма бу вәгъдәләргә ышаныр өчен, сиңа Аллаһы турында күбрәк белергә кирәк.

АЛЛАҺЫ БЕЛӘН ТАНЫШ

Кеше белән танышканда, без аңа үз исемебезне әйтәбез. Йәһвә безгә үз исемен Изге Язмалар аша ача

14. Аллаһының исеме ничек, һәм ни өчен аны кулланырга кирәк?

14 Кешеләр танышканда беренче итеп нәрсә эшли? Алар үз исемнәрен әйтә. Ә Аллаһының исеме бармы? Күп кеше аның исеме «Аллаһы», «Ходай» дип әйтер, әмма бу сүзләр исем түгел. Алар, «патша» яки «президент» дигән сүзләр кебек, титул гына. Изге Язмаларда Аллаһының күп титуллары китерелә. «Аллаһы» һәм «Ходай» — шул титулларның икесе генә. Ләкин Изге Язмаларда Аллаһының исеме бар дип әйтелә. Аның исеме Йәһвә. Зәбур китабында: «Синең исемең, Ходай [«Йәһвә», ЯД], бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә»,— дип әйтелә (Мәдхия 82:19). Әгәр син укыган Изге Язмалар китабында бу исем булмаса, «Аллаһы исеме. Аны куллану һәм аның мәгънәсе» дигән кушымтаны укы. Анда ни өчен кайбер тәрҗемәләрдә Аллаһы исеме юк икәне аңлатыла. Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында бу исем берничә мең тапкыр очрый. Аллаһы исемен бел һәм аны куллан. Йәһвә үзе моны тели. Ул безгә үз исемен Изге Язмалар аша ача.

15. Йәһвә дигән исем нәрсә аңлата?

15 Аллаһы үзенә тирән мәгънәле исем алган. Йәһвә дигән исем Аллаһы үзенең һәркайсы вәгъдәсен үти ала һәм һәркайсы ниятен тормышка ашыра ала дигәнне аңлата a. Йәһвә дигән исем бердәнбер, андый исем башка беркемдә дә юк. Йәһвә дигән исем йөртергә Аллаһы гына лаеклы. Йәһвәгә тиң булырлык һичкем юк. Ни өчен алай дип әйтеп була?

16, 17. Йәһвәнең: а) «Чиксез кодрәт Иясе», б) «Мәңгелек Патшасы», в) «Барлыкка Китерүче» дигән титуллары безгә аның турында нәрсә ачыклый?

16 Зәбурдан Йәһвә «бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер» дигән сүзләр укыган идек (Мәдхия 82:19). Әйе, Йәһвә Аллаһы гына «Чиксез Кодрәт Иясе» дип атала. Инҗилдә: «Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, бөек һәм таң калырлык синең эшләрең. Мәңгелек Патшасы, гадел һәм хак синең юлларың»,— дип әйтелә (Ачылыш 15:3). «Чиксез Кодрәт Иясе» дигән титул Йәһвәдән көчлерәк беркем һәм бернәрсә дә юк икәнен күрсәтә. Аның кодрәтенә тиң көч юк: иң зур кодрәт аңарда. «Мәңгелек Патшасы» дигән титул Йәһвә Аллаһы тагын бер яктан бердәнбер икәнен күрсәтә. Ул гына һәрвакыт булган. Зәбурда: «Гомердән гомергә [мәңге] Син — Алла»,— дип әйтелә (Мәдхия 89:3). Бу сүзләр бездә курку-хөрмәт уята!

17 Йәһвә генә Барлыкка Китерүче. Инҗилдә болай дип әйтелгән: «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки бар нәрсәне син яраттың, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде» (Ачылыш 4:11). Фәрештәләр, төнлә күктә җемелди торган йолдызлар, агачлардагы төрле-төрле җимешләр, океаннарда һәм елгаларда йөзүче балыклар — моның барысын Барлыкка Китерүчебез Йәһвә булдырган!

ЙӘҺВӘГӘ ЯКЫНЛАШЫП БУЛАМЫ?

18. Ни өчен кайбер кешеләр Аллаһыга якынлашып булмый дип уйлый, әмма Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

18 Йәһвәнең курку-хөрмәт уятучы сыйфатлары турында укыганда, кайбер кешеләр курка башлый. Аллаһы ирешә алмаслык бөек һәм аңа беркайчан да якынлашып булмый дип уйлый алар. Алар шундый бөек Аллаһы аларга хәтта игътибар да итмәячәк дип саный. Бу шулаймы? Юк, Изге Язмаларда башкача әйтелә. Анда Йәһвә «һәрберебезгә якын» дип язылган (Рәсүлләр 17:27). Шулай ук: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә (Ягъкуб 4:8).

19. а) Йәһвәгә якынлашыр өчен, нәрсәдән башларга кирәк, һәм бу нинди файда китерәчәк? б) Сиңа Аллаһының аеруча нинди сыйфатлары ошый?

19 Аллаһыга якынлашыр өчен сиңа нәрсә эшләргә? Иң элек Аллаһы турында белем алуыңны дәвам ит. «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк»,— дип әйткән Гайсә пәйгамбәр (Яхъя 17:3). Әйе, Изге Язмаларда Йәһвә һәм Гайсә Мәсих турында белем алып «мәңгелек тормышка ия» була аласың дип әйтелә! Без «Аллаһы — мәхәббәт» икәнен белдек инде (1 Яхъя 4:16). Йәһвәнең башка күп күркәм сыйфатлары да бар. Мәсәлән, Изге Язмаларда Йәһвә — «кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, зур сабырлыклы һәм күп шәфкатьле вә хак Аллаһы» дип әйтелә (Чыгыш 34:6). Ул «ярлыкаучы һәм шәфкатьле» (Мәдхия 85:5). Аллаһы сабыр (2 Петер 3:9). Йәһвә тугры (Еврейләргә 10:23). Изге Язмаларны күбрәк укып, Йәһвә үз искиткеч сыйфатларын ничек күрсәтә икәнен белерсең.

20—22. а) Аллаһыны күрә алмасак та, бу без аңа якынлаша алмыйбыз дигәнне аңлатамы? б) Кешеләр иң изге ниятләрдән чыгып нәрсә эшләр, әмма син нәрсә эшләргә тиеш?

20 Аллаһыны күреп булмый, чөнки ул күзгә күренми торган рух (Яхъя 1:18; 4:24; 1 Тимутигә 1:17). Әмма Изге Язмаларны өйрәнеп, син аның нинди Аллаһы икәнен белерсең. Зәбур китабында әйтелгәнчә, син «Ходайның матурлыгын күрә» аласың (Мәдхия 26:4; Римлыларга 1:20). Йәһвә Аллаһы турында күбрәк белем алган саен, син аның белән тагы да яхшырак танышырсың, аны тагы да ныграк ярата башларсың, һәм аңа якынлаша алырсың.

Күктәге Әтиебез безне әти кеше үз баласын яраткандай ярата

21 Син, шулай ук, ни өчен Изге Язмаларда Йәһвә «Атабыз» дип атала икәнен аңларсың (Маттай 6:9). Ул безгә тормыш биргән. Яратучы әти кеше үз балаларының бәхетле булуларын теләгән кебек, Йәһвә дә безнең бәхетле булуыбызны тели (Мәдхия 35:10). Изге Язмаларда кешеләр Йәһвәнең дуслары була ала дип тә әйтелә (Ягъкуб 2:23). Уйлап кына кара: син Галәмне барлыкка китергән Аллаһы белән дуслаша аласың!

22 Син Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, кешеләр иң изге ниятләрдән чыгып сиңа каршы килерләр. Алар син үзеңнең дини карашларыңны үзгәртерсең дип борчылырга мөмкин. Йәһвә белән дуслык — иң яхшы дуслык. Беркемгә дә андый дуслыкны бозарга рөхсәт итмә.

23, 24. а) Ни өчен өйрәнгән вакытта сораулар бирергә оялмаска кирәк? б) Киләсе бүлектән нәрсә белербез?

23 Әлбәттә, башта син аңламаган нәрсәләр дә булыр. Ләкин ярдәм сорарга оялма. Моның өчен, әз генә басынкылык кирәк булыр. Басынкылыкка кечкенә балалардан өйрәнегез дигән Гайсә (Маттай 18:2—4). Ә балалар, белгәнебезчә, бик күп сораулар бирә. Сорауларыңа җавап эзлә. Аллаһы моны үзе тели. Аллаһы турында белергә теләгән кешеләр Изге Язмаларда мактап телгә алына. Алар Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнгәннәр һәм алган белемнәре чыннан да хакыйкатьме икәнен тикшергәннәр (Рәсүлләр 17:11).

24 Йәһвә Аллаһы белән танышу юлларының иң яхшысы — Изге Язмаларны тырышып өйрәнү. Изге Язмаларга тиң китап юк, ул башка китаплардан аерылып тора. Кайсы яклардан? Моны киләсе бүлектән белербез.

a «Аллаһы исеме. Аны куллану һәм аның мәгънәсе» дигән кушымтадан күбрәк белеп була.