Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Изге Язмалар — Аллаһы иңдергән китап

Изге Язмалар — Аллаһы иңдергән китап
  • Изге Язмалар башка китаплардан нәрсә белән аерылып тора?

  • Изге Язмалардагы киңәшләр авырлыкларны чишәргә ничек булыша?

  • Ни өчен Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә ышанып була?

1, 2. Ни өчен Изге Язмаларны Аллаһы биргән кадерле бүләк дип атап була?

 ЯКЫН дустыңнан бүләк итеп берәр кадерле әйбер алганың бармы? Андый бүләк шатлык китерә, һәм син үзеңне бәхетле кеше итеп хис итәсең. Чөнки аның бүләге ул сине һәм дуслыгыгызны кадерли икәнен күрсәтә. Һичшиксез, син аңа бу чын күңелдән бирелгән бүләге өчен рәхмәт әйткәнсең.

2 Изге Язмалар — Аллаһының кадерле бүләге, һәм без бу бүләк өчен рәхмәтле булырга тиеш. Бу гаҗәеп китапта язылганнарны башка бернинди китапта да табып булмый. Мәсәлән, анда йолдызлы күкләр, җир һәм беренче кешеләрнең барлыкка китерелүе турында әйтелә. Изге Язмаларда тормыштагы авырлыкларны җиңәргә булыша торган ышанычлы принциплар бар. Бу китапта ничек Аллаһы үз ниятен үтәячәк, ничек җирдәге тормышны яхшыртачак икәне аңлатыла. Әйе, Изге Язмалар — кадерле бүләк!

3. Йәһвә, Изге Язмаларны бүләк итеп биреп, нәрсә күрсәткән, һәм ни өчен бу безне бәхетле итә?

3 Изге Язмалар кешене бәхетле итә, чөнки анда Бүләк Бирүче — Йәһвә Аллаһы турында әйтелә. Бу бүләкне Аллаһы безгә биргән икән, димәк, ул безнең үзе белән танышуыбызны тели. Әйе, Изге Язмалар Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә.

4. Изге Язмалар турындагы нинди мәгълүмат сиңа аеруча кызык булып күренде?

4 Изге Язмалар китабы күп кенә кешедә бар. Тулысынча яки өлешчә бу китап 2 300 дән артык телгә тәрҗемә ителгән. Шулай итеп, аны җирдә яшәгән кешеләрнең 90 проценты үзенең туган телендә укый ала. Һәр атна уртача бер миллионнан артык Изге Язмалар китабы таратыла! Бүгенге көндә аның тулысынча яки өлешчә бастырылган саны — берничә миллиард. Чыннан да, аңа тиң китап юк!

«Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» күп телләрдә бастырылган

5. Ни өчен Изге Язмалар «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» дип әйтеп була?

5 Моннан тыш, Изге Язмалар «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16). Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Изге Язмаларның үзендә: «Кешеләр Аллаһы иңдергәнне изге рух җитәкчелегендә сөйләгәннәр»,— дип әйтелә (2 Петер 1:21). Бер мисал карап чыгыйк. Директор үз сәркатибенә хат бастырып чыгарырга куша. Бу хатта директорның фикерләре һәм боерыклары язылган. Димәк, бу хат сәркатипнеке түгел, ә директорныкы. Нәкъ шулай ук Изге Язмалардагы фикерләр дә аны язган кешеләрнеке түгел, ә Аллаһыныкы. Шуңа күрә Изге Язмалар — чыннан да «Аллаһы сүзе» (1 Тисалуникәлеләргә 2:13).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӨГӘЛ, ҺӘМ АНЫҢ ӨЛЕШЛӘРЕ БЕР-БЕРСЕНӘ КАРШЫ КИЛМИ

6, 7. Аллаһы Сүзенең өлешләре бер-берсенә каршы килми. Ни өчен бу таң калдыра?

6 Изге Язмаларны 1600 елдан артык вакыт дәвамында язганнар. Аны язган кешеләр төрле гасырларда яшәгән һәм чыгышлары буенча да төрле булганнар. Берсе игенче булса, икенчесе балыкчы яки көтүче булган. Кайберләре пәйгамбәр, хаким я патша булган. Мәсәлән, Инҗилнең бер китабын язган Лүк табиб булган. Шулай да, Изге Язмаларның өлешләре бер-берсенә каршы килми. a

7 Изге Язмаларның беренче китабында кешеләрнең авырлыклары ничек башланган икәне күрсәтелә. Ә соңгы китабында җир тулысынча оҗмах, ягъни бакча булачак дип әйтелә. Бу китапта кешелекнең меңнәрчә еллар дәвамындагы тарихы күрсәтелгән. Аның һәрбер өлеше Аллаһы ниятен һәм ничек бу ният үтәләчәк икәнен аңларга булыша. Изге Язмаларның өлешләре бер-берсенә каршы килми, һәм бу таң калдыра. Аллаһы иңдергән китап нәкъ шундый булырга тиеш тә.

8. Изге Язмалар фән ягыннан төгәл икәнен нинди мисаллар күрсәтә?

8 Изге Язмалар фән ягыннан төгәл. Анда язылган киңәшләр ул вакыт өчен алдынгы булган. Мәсәлән, Левиләр китабында борынгы Исраил халкына карантин һәм чисталык турында кануннар бирелгән булган, ә шул ук вакыт тирә-яктагы халыклар моның турында берни дә белмәгән. Борынгы заманда кешеләр җирнең формасы турында хаталы фикер йөрткән, әмма Изге Язмаларда Җир — ул түгәрәк, ягъни шар дип язылган (Ишагыйя 40:22). Анда шулай ук «җир бернәрсәгә дә» эленеп куелмаган дип әйтелгән (Әюб 26:7). Әлбәттә, Изге Язмалар фәнни китап түгел. Әмма бу китапта фәнгә кагылышлы сораулар каралганда, ул төгәл. Аллаһы иңдергән китап әллә шундый булырга тиеш түгелме?

9. а) Ни өчен Изге Язмаларда язылган тарихи хәбәрләрне төгәл һәм хак дип әйтеп була? б) Изге Язмаларны язучыларның намуслы булуы бу китап турында нәрсә ачыклый?

9 Изге Язмаларда төгәл һәм хак тарихи мәгълүматлар язылган. Анда кешелек тарихындагы вакыйгалар китерелгән. Кайбер кешеләрнең исемнәре дә һәм аларның нәсел шәҗәрәләре дә бирелгән b. Тарихчылар, үз халкы турында язганда, еш кына халыкның җиңелүләре турындагы хәбәрләрне төшереп калдыра, ә Изге Язмаларны язучылар намуслы булган һәм үз халкының җиңелүләре, хәтта үз хаталары турында да язып барган. Мәсәлән, Тәүрат китабында Муса пәйгамбәр үзенең бик зур хата эшләгәне һәм моның өчен каты җәза алганы турында язган (Саннар 20:2—12). Мондый намуслылык тарихи китапларда бик сирәк очрый, әмма Изге Язмаларда ул бар, чөнки бу — Аллаһыдан иңдерелгән китап.

ГАМӘЛИ КИҢӘШЛӘР КИТАБЫ

10. Ни өчен без Изге Язмаларның гамәли киңәшләр китабы булуына гаҗәпләнмибез?

10 Изге Язмалар «Аллаһы тарафыннан рухландырылган», шуңа күрә ул «өйрәтү, фаш итү, төзәтү... өчен файдалы» (2 Тимутигә 3:17). Әйе, анда гамәли киңәшләр бирелә, кешенең табигате төгәл итеп сурәтләнә. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки аның авторы — Йәһвә Аллаһы, кешене Барлыкка Китерүче! Ул безнең фикерләребезне һәм хисләребезне безнең үзебездән дә яхшырак белә. Йәһвә кешегә бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк һәм нәрсәдән сакланырга кирәк икәнен дә белә.

11, 12. а) Таудагы вәгазендә Гайсә нәрсә турында әйткән? б) Изге Язмалардагы принциплар тормышның кайсы якларыннан булыша, һәм ни өчен алар безнең көннәрдә дә файдалы?

11 Инҗил китабында, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең 5—7 нче бүлекләрендә, Гайсәнең Таудагы вәгазе язылган. Бу искиткеч вәгазендә Гайсә иң кирәкле нәрсәләр турында әйткән: ничек чын бәхет табарга, ничек бәхәсләрне җайга салырга, ничек дога кылырга. Ул мал-мөлкәткә нинди караш дөрес икәнен дә аңлаткан. Күп вакыт узса да, аның сүзләре әле дә файдалы булып кала.

12 Изге Язмаларда гаилә тормышында, берәр эш башкарганда һәм башкалар белән аралашканда ярдәм итүче принциплар бар. Алар барлык кеше өчен бирелгән һәм һәрвакыт файда китерәләр. Изге Язмалар — чиксез акыл чыганагы. Аллаһы үзе Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Мин, Йәһвә, сине файдалыга өйрәтүче... синең Аллаһың»,— дип әйткән (Ишагыйя 48:17).

ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР КИТАБЫ

Ишагыйя пәйгамбәр Бабылның җимерелүе турында алдан язган булган

13. Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәр аша Бабыл турында нинди якларны ачыклаган?

13 Изге Язмаларда бик күп пәйгамбәрлекләр язылган, һәм аларның күбесе инде үтәлгән. Бер пәйгамбәрлекне карап чыгыйк. Б. э. к. VIII гасырда Ишагыйя исемле пәйгамбәр яшәгән. Йәһвә аның аша Бабыл исемле шәһәр җимерелгән булачак дип алдан ачыклаган (Ишагыйя 13:19; 14:22, 23). Шулай ук моның ничек булачагы да әйтелгән булган: дошманнар Бабыл шәһәре аша үтә торган елганы «корытып», шәһәр эченә бернинди каршылыксыз керәчәк. Пәйгамбәрлектә Бабылны яулаячак патшаның исеме дә язылган булган. Аның исеме Кир булырга тиеш булган (Ишагыйя 44:27—45:2).

14, 15. Бабылның җимерелүе турындагы Ишагыйя пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән?

14 Пәйгамбәрлек язылганнан соң, 200 елга якын вакыт уза. Һәм б. э. к. 539 елның 5 октябрь төнендә Бабыл шәһәре янына дошман армиясе урнаша. Бу армиянең җитәкчесе кем булган? Кир исемле фарсы патшасы! Шулай итеп гаҗәеп пәйгамбәрлек үтәлә башлый. Әмма Кир армиясе сугышмыйча Бабылга керәчәк дигән сүзләр ничек үтәлер?

15 Бишенче октябрь төнендә Бабылда яшәүче кешеләр шәһәрнең калын стеналары артында бер дә курыкмыйча бәйрәм итә. Ә ул вакыт Кир шәһәр аша үтә торган елганы икенче якка борып җибәрә. Су кимегәч, аның сугышчылары елга аша үтеп, шәһәр стеналары янына килә. Ничек хәзер Бабыл стеналары аша үтәргә? Ул төнне шәһәр капкалары ни өчендер ачык калдырылган була!

16. а) Ишагыйя Бабылның киләчәге турында алдан ук нәрсә әйткән булган? б) Бабылның ташландык хәлдә калуы турындагы Ишагыйя пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән?

16 Бабыл турында алдан ук болай дип әйтелгән булган: «Анда беркайчан да яшәүче булмаячак, һәм буыннардан буыннарга беркем тормаячак. Һәм гарәп кешесе үз чатырларын анда куймаячак, һәм көтүчеләр үз көтүләре белән анда ял итмәячәк» (Ишагыйя 13:20). Бу пәйгамбәрлектә шәһәрнең җимерелүе турында гына түгел, ә мәңге ташландык хәлдә булуы турында да әйтелә. Бу сүзләрнең үтәлгәнен син үз күзләрең белән күрә аласың. Безнең көннәрдә борынгы Бабыл урынында җимерек калдыклар гына калган. Бу урын Багдад (Ирак иле) шәһәреннән көньякта, 80 километр ераклыкта урнашкан. Йәһвәнең Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Аны юк итү себеркесе белән себереп чыгарам»,— дип әйткән сүзләре төгәл үтәлгән (Ишагыйя 14:22, 23) c.

Бабыл шәһәренең җимерекләре

17. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең үтәлеше иманыбызны ничек ныгыта?

17 Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләр үтәлә, һәм моны белү иманыбызны ныгыта! d Йәһвә үзенең вәгъдәләрен һәрвакыт үтәгән. Ул җирне Оҗмах итәчәк дип тә вәгъдә итә. Димәк, бу вәгъдәсен дә ул һичшиксез үтәячәк (Саннар 23:19). Әйе, безнең «мәңгелек тормышка өметебез» бар. «Бу өметне ялганлый алмый торган Аллаһы бик күптән вәгъдә иткән иде» (Титуска 1:2).

«АЛЛАҺЫНЫҢ СҮЗЕ ТЕРЕ»

18. Рәсүл Паул «Аллаһы сүзенең» кодрәте турында нәрсә язган?

18 Бу бүлекне карап чыкканнан соң, Изге Язмаларга тиң китап юк икәнен күрәбез. Әйе, бу китапның өлешләре бер-берсенә каршы килми, ул фән һәм тарих ягыннан төгәл. Изге Язмалар — гамәли киңәшләр китабы, һәм анда күп ышанычлы пәйгамбәрлекләр язылган. Рәсүл Паул бу китап турында болай дип язган: «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле, ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера һәм йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый» (Еврейләргә 4:12).

19, 20. а) Изге Язмалар үз-үзебезне тикшереп чыгарга ничек булыша? б) Син Аллаһының бүләге — Изге Язмалар өчен үз рәхмәтеңне ничек күрсәтә аласың?

19 Изге Язмаларда язылган «Аллаһы сүзе», яки хәбәре, тормышыбызны үзгәртә ала. Ул безгә үзебезне сынап чыгарга, йөрәгебездә нәрсә яшерелгән икәнен белергә булыша. Без, бәлки, Аллаһыны яратабыз дип әйтәбездер. Әмма аның Изге Язмаларда язылган сүзләренә мөнәсәбәтебез чын фикерләребезне һәм йөрәгебезнең чын ниятләрен ачыклаячак.

20 Һичшиксез, Изге Язмалар — Аллаһыдан иңдерелгән китап. Шуңа күрә аны укырга, өйрәнергә һәм кадерләргә кирәк. Аллаһының бу бүләге өчен рәхмәтле булуыңны күрсәтер өчен аны укып-өйрәнүеңне дәвам ит. Шулай эшләп, син Аллаһының кешелеккә карата ниятен һәм ул аны ничек үтәячәк икәнен яхшырак аңларсың. Бу ният турында киләсе бүлектә әйтеләчәк.

a Кайбер кешеләр Изге Язмаларның кайсыбер өлешләре бер-берсенә каршы килә дип әйтсә дә, аларның сүзләре нигезсез. Моның турында «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюраның 14—17 нче битләреннән белә аласыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

b Мәсәлән, Лүк 3:23—38 дә Гайсәнең шәҗәрәсе язылган.

c Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре турында күбрәк белер өчен, «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюраның 27—29 нчы битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

d Бабылның җимерелүе турындагы пәйгамбәрлек — бу Изге Язмаларда язылып үтәлгән пәйгамбәрлекләрнең берсе генә. Анда Тир белән Нинәви шәһәрләренең җимерелүе турында да пәйгамбәрлек язылган булган (Йәзәкил 26:1—5; Софония 2:13—15). Ә Данил пәйгамбәр Бабылдан соң нинди бөтендөнья империяләр идарә итәчәген язган. Бу империяләр арасында Мидия белән Фарсы иле һәм Греция бар (Данил 8:5—7, 20—22). Гайсәдә үтәлгән Мәсих турындагы күп пәйгамбәрлекләр «Гайсә пәйгамбәр — вәгъдә ителгән Мәсих» дигән кушымтада китерелә.