Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?

Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?
  • Кешеләр өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?

  • Аллаһыга каршы кем һәм ничек чыккан?

  • Киләчәктә җирдә тормыш нинди булачак?

1. Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?

 АЛЛАҺЫНЫҢ җиргә карата нияте чыннан да искиткеч. Йәһвә җирдә бар кешеләрнең бәхетле һәм сәламәт яшәүләрен тели. Аллаһы «Гадәндә бер бакча булдырды» һәм «тәмле җимешләр бирә торган төрле-төрле гүзәл агачлар үстерде» дип әйтелә Тәүратта. Аллаһы беренче ир-ат белән хатын-кызны — Адәм белән Хауваны яраткач, аларны бу гүзәл бакчага урнаштырган һәм: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз»,— дигән (Яратылыш 1:28; 2:8, 9, 15). Шулай итеп, Аллаһы нияте буенча, кешеләр балалар табып үстерергә, бөтен җирне оҗмах итәргә һәм хайваннар турында кайгыртырга тиеш булган.

2. а) Ни өчен без Аллаһы җиргә карата ниятен һичшиксез үтәячәк дип әйтә алабыз? б) Изге Язмаларда җирдәге мәңгелек тормыш турында нәрсә әйтелә?

2 Әйе, Йәһвә Аллаһы кешеләрнең җирдәге оҗмахта яшәүләрен тели. Бу мөмкинме? Син ничек уйлыйсың? Аллаһы: «Мин әйттем... һәм эшләрмен»,— дип вәгъдә итә (Ишагыйя 46:9—11; 55:11). Әйе, Аллаһы үзенең бар ниятләрен һичшиксез үтәячәк! Ул җирне «юкка гына» түгел, ә «яшәр өчен барлыкка китергән» (Ишагыйя 45:18). Аллаһы нияте буенча, җирдә нинди кешеләр һәм күпме яшәргә тиеш булган? «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Мәдхия 36:29; Ачылыш 21:3, 4).

3. Хәзер җир нинди хәлдә, һәм шуңа күрә нинди сорау туа?

3 Аллаһының бу нияте әлегә үтәлмәгән. Без моны үзебез күреп торабыз. Бүген кешеләр авырый һәм үлә. Алар сугышларда бер-берсен үтерәләр. Әлбәттә, андый тормыш Аллаһы ниятенә туры килми! Ни өчен соң аның нияте үтәлмәгән? Бу сорауга җавапны кешеләр язган бер тарихи китап та бирә алмый, чөнки моның сәбәбе — күктәге вакыйгалар.

АЛЛАҺЫГА КАРШЫ КЕМ ҺӘМ НИЧЕК ЧЫККАН?

4, 5. а) Еланны кулланып, Хаува белән кем сөйләшкән? б) Ничек намуслы, яхшы кеше карак булып китәргә мөмкин?

4 Изге Язмаларның беренче китабында Аллаһының дошманы турында әйтелә. Ул Гадән бакчасында Аллаһыга каршы күтәрелгән. Бу дошман «елан» дип атала. Әмма сүз гади елан турында түгел. Изге Язмаларның соңгы китабында бу дошман «бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан», шулай ук «борынгы елан» дип атала (Яратылыш 3:1; Ачылыш 12:9). Куәтле фәрештә, күзгә күренми торган рухи зат, елан аша Хаува белән сөйләшә башлаган. Ул еланны курчак уйнатып сөйләүче кеше сыман кулланган. Бу куәтле фәрештә Аллаһы кешеләргә җирне әле әзерләп биргәнче яшәгән (Әюб 38:4, 7).

5 Йәһвә барлыкка китергән бар нәрсә камил. Алай булса, Иблис Шайтан кайдан чыккан соң? Кыскача гына әйткәндә, Аллаһының куәтле рухи улларының берсе үз-үзен Шайтан иткән. Ничек? Кайвакыт намуслы һәм яхшы кеше карак булып китә. Ни өчен? Ул үз йөрәгендә дөрес булмаган теләккә туып, үсәргә рөхсәт итә. Ул шул теләге турында һәрвакыт уйланса, бу теләк бик көчле булып китә. Шуннан соң, мөмкинлек туу белән, кеше бу явыз теләге буенча эш итәргә тырышачак (Ягъкуб 1:13—15).

6. Аллаһының куәтле рухи улы ничек Иблис Шайтан булып киткән?

6 Иблис Шайтан белән дә нәкъ шулай булган. Ул, күрәсең, Аллаһының Адәм белән Хаувага балалар табарга һәм җирне тутырырга кушканын ишеткән (Яратылыш 1:27, 28). «Барлык бу кеше Аллаһыга түгел, ә миңа табына ала бит!» — дип уйлагандыр Иблис. Ул үз йөрәгендә мәкерле ниятләр төзи башлаган. Ахыр чиктә, ул Хауваны алдаган һәм Аллаһыга яла яккан (Яратылыш 3:1—5). Шулай итеп ул Иблис, ягъни «яла ягучы» һәм Шайтан, ягъни «дошман» булып киткән.

7. а) Ни өчен Адәм белән Хаува үлгән? б) Ни өчен һәр кеше — Адәм баласы картая һәм үлә?

7 Иблис Шайтан, хәйлә корып һәм алдап, Адәм белән Хауваны Аллаһыга буйсынмаска котырткан (Яратылыш 2:17; 3:6). Адәм белән Хаува шулай эшләгәннәр һәм үлгәннәр. Ә Аллаһы аларны тыңлаучан булмасалар үләчәкләр дип алдан кисәткән булган (Яратылыш 3:17—19). Адәм, гөнаһ эшләп, камиллеген югалткан, шуңа күрә аның бар буыннары аңардан мирас итеп гөнаһ алган (Римлыларга 5:12). Моны бер мисал белән аңлатып була. Әгәр ипи салу савытының берәр җире яньчелсә, бу савытта салынган ипи нинди булып чыгачак? Ипи дә, шул савыт кебек, «яньчелгән» булып салыначак. Һәрбер кеше камил булмаган Адәмнән «яньчелгән» булып туа дип әйтеп була. Менә ни өчен һәр кеше картая һәм үлә (Римлыларга 3:23).

8, 9. а) Шайтан Аллаһыны нәрсәдә гаепләгән? б) Ни өчен Аллаһы фетнәчеләрне шунда ук юк итмәгән?

8 Шайтан, Адәм белән Хауваны Аллаһыга каршы гөнаһ эшләргә котыртып, Йәһвәнең хакимлегенә каршы фетнә күтәргән. Шайтан бу эше белән мондый сүзләр әйткән дип әйтеп була: «Аллаһы — ул начар хаким. Ул кешеләрне алдый һәм алардан яхшыны яшерә. Кешеләргә Аллаһы җитәкчелеге кирәкми. Алар үзләре дә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен хәл итә ала. Мин хаким булсам, алар яхшырак яшәячәк». Андый гаепләүгә Йәһвә нинди җавап кайтарган? Кайберәүләр Аллаһыга бу фетнәчеләрне юк итәргә кирәк булган дип уйлый. Ләкин бу Шайтан гаепләвенә җавап бирер идеме? Аллаһы җитәкчелеге иң яхшы җитәкчелек икәнен күрсәтер идеме?

9 Аллаһының гаделлеге камил, шуңа күрә ул фетнәчеләрне шунда ук юк итмәгән. Шайтанның гаепләвенә тиешле җавап кайтарыр өчен һәм Иблиснең ялганчы икәнен күрсәтер өчен, вакыт кирәк булган. Шуңа күрә Аллаһы кешеләргә Шайтан җитәкчелегендә берникадәр вакыт идарә итәргә рөхсәт иткән. Ни өчен Аллаһы алай эшләгән? Ни өчен күтәрелгән сорауны хәл итәр өчен шулкадәр вакыт биргән? Моның барысы шушы китапның 11 нче бүлегендә аңлатыла. Ә әлегә мондый сораулар турында уйлап кара: Адәм белән Хаува, үзләренә бернинди дә яхшылык эшләмәгән Шайтанга ышанып, дөрес эшләгәнме? Адәм белән Хауваның үзләренә барысын биргән Аллаһының мәкерле ялганчы булуына ышаныр өчен берәр сәбәбе булганмы? Син кемгә ышаныр идең?

10. Йәһвә ягына басканыңны син ничек күрсәтә аласың?

10 Бу сораулар бик мөһим, чөнки һәрберебез сайлау ясарга тиеш. Синең Йәһвә ягына басарга мөмкинлегең бар. Син аны үз Хакимең итеп танып, Шайтан ялганчы икәнен күрсәтә аласың (Мәдхия 72:28; Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Кызганычка каршы, бу дөньяда андый сайлау ясаган кеше күп түгел. Шуңа күрә дөнья белән Шайтан идарә итә дигән нәтиҗә ясап буламы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

БУ ДӨНЬЯ БЕЛӘН КЕМ ИДАРӘ ИТӘ?

Бу дөньяның бар патшалыклары Шайтанныкы булмаса, ул аларны Гайсәгә тәкъдим итә алыр идеме?

11, 12. а) Гайсәне сынап әйткән сүзләр бу дөнья белән Шайтан идарә итә икәнен ничек күрсәтә? б) Бу дөнья белән Шайтан идарә итә икәненә тагын нинди дәлилләр бар?

11 Гайсә бу дөньяның хакиме Шайтан икәнен төгәл белгән. Бер тапкыр Шайтан, үз куәтен кулланып, Гайсәгә «дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәткән». Шуннан соң ул: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— дигән (Маттай 4:8, 9; Лүк 4:5, 6). Уйлап кара: әгәр Шайтан бу патшалыклар белән идарә итмәсә, бу сүзләр Гайсә өчен вәсвәсә булыр идеме? Гайсә барлык бу патшалыклар Шайтанныкы икәнен белгән. Аныкы булмаса, Гайсә моның турында әйтер иде.

12 Әлбәттә, Йәһвә — чиксез кодрәтле Аллаһы һәм Галәмне Барлыкка Китерүче (Ачылыш 4:11). Әмма Изге Язмаларның бер урынында да бу дөнья белән Йәһвә Аллаһы яки Гайсә идарә итә дип әйтелми. Гайсә Шайтанны «бу дөньяның идарәчесе» дип атаган (Яхъя 12:31; 14:30; 16:11). Изге Язмаларда Иблис Шайтан хәтта «бу дөнья төзелешенең илаһы» дип атала (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Бу дошман, ягъни Шайтан турында рәсүл Яхъя: «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип язган (1 Яхъя 5:19).

ШАЙТАН ДӨНЬЯСЫ НИЧЕК ЮК ИТЕЛГӘН БУЛАЧАК?

13. Ни өчен яңа дөнья кирәк?

13 Дөнья хәле көннән-көн начарая бара. Бөтен җир йөзе буйлап сугышлар үтә, хөкүмәт кешеләре үзләрен намуссыз тота, кешеләр мәрхәмәтсез җинаятьчеләрдән һәм дини җитәкчеләрнең икейөзлелегеннән газап чигә. Бу дөньяны инде үзгәртеп булмый. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, тиздән Аллаһы бу бозык дөньяны Армагеддон дип аталган сугышта юк итеп, гадел яңа дөнья урнаштырачак (Ачылыш 16:14—16).

14. Аллаһы үз Патшалыгына Баш итеп кемне сайлаган, һәм моның турында ничек әйтелгән булган?

14 Йәһвә Аллаһы үзенең күк Патшалыгына, ягъни хөкүмәтенә, Баш итеп Гайсә Мәсихне сайлаган. Күп еллар элек Изге Язмаларда мондый пәйгамбәрлек язылган булган: «Безнең сабыебыз туды, угыл безгә бирелде: аның җилкәләренә мирза хакимлеге салыначак. Аны... Тынычлык Мирзасы дип атаячаклар. Аның мирзалык идарәсе киң таралачак... һәм аның патшалыгында тынычлык мәңге булачак» (Ишагыйя 9:6, 7). Нәкъ шул хөкүмәт турында Гайсә дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10). Тиздән Аллаһы Патшалыгы бу дөньяның барлык хөкүмәтләрен алмаштырачак (Данил 2:44). Җир Оҗмах булачак. Моның турында алдагы бүлекләрдән белерсең.

ТИЗДӘН ЯҢА ДӨНЬЯ!

15. Нәрсә ул «яңа җир»?

15 Изге Язмаларда: «Без, Аллаһы вәгъдәсе буенча, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкләрне һәм яңа җирне көтеп яшибез»,— дип әйтелгән (2 Петер 3:13; Ишагыйя 65:17). Изге Язмалардагы «җир» дигән сүз кайвакыт җирдә яшәгән кешеләрне аңлата. Шуңа күрә гадел «яңа җир» бу — Аллаһы хуплаган кешеләр.

16. Аллаһы нинди кыйммәтле бүләк тәкъдим итә, һәм аны алыр өчен нәрсә эшләргә?

16 Яңа дөньяда Аллаһы хуплаган кешеләр бүләк итеп «мәңгелек тормыш» алачак дип вәгъдә иткән Гайсә (Марк 10:30). Инҗилдәге Яхъя 3:16 һәм Яхъя 17:3 тә язылган Гайсәнең сүзләрен ачып укы. Бу сүзләрдән мәңгелек тормыш алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш икәнен белерсең. Оҗмахта яшәячәк кешеләрне нинди фатихалар көтә? Моны Изге Язмалар китабыннан белик.

17, 18. Ни өчен без бер дә шикләнмичә бар Җир йөзендә тынычлык булачак дип әйтә алабыз?

17 Явызлык, сугышлар, җинаятьчелек, җәбер-золым белән көч куллану булмаячак. «Гөнаһлы [явыз кеше] юкка чыгар... Сабырлар җирне мирас итеп алырлар» (Мәдхия 36:10, 11). Бөтен җирдә тынычлык булыр, чөнки Аллаһы «җир читеннән барлык сугышларны туктатачак» (Мәдхия 45:10; Ишагыйя 2:4). Ул вакытта тәкъва кешеләр «ай алынганчы... чәчәк атар, һәм һәрвакыт тынычлык булыр»! (Мәдхия 71:7).

18 Йәһвәнең хезмәтчеләре иминлектә яшәячәк. Борынгы заманда исраиллеләр Аллаһыга тыңлаучан булганда имин яшәгәннәр (Левиләр 25:18, 19). Җирдәге Оҗмахта да тормыш имин булачак. Анда яшәү искиткеч булачак! (Ишагыйя 32:18; Михей 4:4).

19. Аллаһының яңа дөньясында ризыкның мул булачагын без кайдан беләбез?

19 Ризык мул булачак. «Җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр»,— дип әйтелә Зәбур китабында (Мәдхия 71:16). Йәһвә Аллаһы тәкъва кешеләрне фатихалаячак һәм «җир җимешен бирәчәк» (Мәдхия 66:7).

20. Ни өчен без бөтен Җир йөзенең оҗмах булачагына бер дә шикләнмибез?

20 Бөтен Җир оҗмах булачак. Безнең көннәрдә явыз кешеләр пычратып, җимереп бетергән җирләр үзгәрер. Матур-матур йортлар төзелер һәм бакчалар чәчәк атып утырыр (Ишагыйя 65:21—24; Ачылыш 11:18). Вакыт узар, һәм бөтен җир Гадән бакчасы кебек гүзәл булып китәр һәм күп-күп җимешләр китерер. Аллаһы «кулын ачып, һәрбер җанны» аның теләге буенча тукландырыр (Мәдхия 144:16).

21. Кеше белән җәнлекнең тату яшәячәген без кайдан беләбез?

21 Кеше белән җәнлек тату яшәячәк. Кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары бергә тукланачак. Сабыйлар да безнең көннәрдә куркыныч булган җәнлекләрдән курыкмаячак (Ишагыйя 11:6—9; 65:25).

22. Авырулар белән нәрсә булачак?

22 Авырулар булмаячак. Гайсә җирдә яшәгәндә бик күп кешеләрне савыктырган. Аллаһының күктәге Патшалыгының Хакиме буларак, ул, барлык кешеләр сәламәт булсын өчен, тагын да зуррак могҗиза эшләячәк (Маттай 9:35; Марк 1:40—42; Яхъя 5:5—9). Ул вакытта «яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авыру“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24; 35:5, 6).

23. Ни өчен терелтү шатлык китерәчәк?

23 Үлгәннәр терелтеләчәк һәм мәңге яши алачаклар. Үлем йокысы белән йоклаган, әмма Аллаһы хәтерендә сакланган бар кешеләр терелтеләчәк. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк»,— дип әйтелә Инҗилдә (Рәсүлләр 24:15; Яхъя 5:28, 29).

24. Җирдәге Оҗмахтагы тормыш турында уйлаганда, син нәрсә хис итәсең?

24 Бөек Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә Аллаһы турында белем алып аңа хезмәт иткән кешеләрне гаҗәеп матур киләчәк көтә! Гайсә баганадагы җинаятьчегә: «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дигән вәгъдә биргән (Лүк 23:43). Гайсә җирдәге киләчәк Оҗмах турында әйткән. Барлык бу вәгъдәләр Гайсә Мәсих аша үтәләчәк, шуңа күрә аның турында күбрәк белү мөһим.