Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Кем ул Гайсә Мәсих?

Кем ул Гайсә Мәсих?
  • Гайсә нинди махсус роль үтәгән?

  • Гайсә кайдан килгән?

  • Ул нинди кеше булган?

1, 2. а) Ни өчен берәр күренекле кеше турында ишетү бу аны чыннан да белү дигән сүз түгел? б) Кайбер кешеләр Гайсәне кем дип саный?

 ДӨНЬЯДА күп күренекле кеше яши. Аларның кайберсе үз авылында, шәһәрендә яки илендә генә билгеле, ә кайберләрен бөтен дөнья белә. Әмма берәр күренекле кеше турында ишетү бу аны яхшы белү дигәнне аңлатмый. Син бит аның кайда туып-үскәнен дә, нинди кеше икәнен дә белмисең.

2 Гайсә Мәсих 2000 ел элек яшәгән булса да, җир йөзендә аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Ләкин аларның күпчелеге Гайсәнең чынлыкта кем булганын белми. Берсе ул яхшы кеше булган дип әйтә, икенчесе ул пәйгамбәр генә булган ди. Ә кайберләре Гайсә ул Аллаһы һәм аңа табынырга кирәк дип уйлый. Әмма Гайсәгә Аллаһыга табынгандай табыну дөресме?

3. Ни өчен Гайсә турында төгәл белем алу мөһим?

3 Сиңа Гайсә турында хакыйкатьне белергә кирәк. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк»,— дип әйтелгән (Яхъя 17:3). Әйе, Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында төгәл белем алырга кирәк, чөнки шулай эшләсәң мәңгелек тормышка ия булырсың (Яхъя 14:6). Гайсә үз үрнәге белән, шулай ук, ничек яшәргә һәм кешеләр белән үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен күрсәткән (Яхъя 13:34, 35). Бу китапның беренче бүлегеннән Аллаһы турында хакыйкатьне белгән идек. Хәзер Изге Язмалардан Гайсә Мәсих турында төгәл белем алыйк.

ВӘГЪДӘ ИТЕЛГӘН МӘСИХ

4. «Мәсих» һәм «Христос» дигән сүзләр нинди мәгънә йөртә?

4 Гайсә туганчыга кадәр күп еллар элек Изге Язмаларда Аллаһы җиргә Мәсихне, яки Христосны җибәрәчәк дип әйтелгән булган. «Мәсих» дигән еврей сүзе һәм «Христос» дигән грек сүзе «Майланган зат» дигәнне аңлата. Пәйгамбәрлектә ул майланган булачак, ягъни Аллаһыдан махсус бер йөкләмә алачак дип әйтелгән булган. Мәсихнең Аллаһы вәгъдәләрен үтәүдәге мөһим роле турында без алдагы бүлекләрдән күбрәк белербез. Без ничек Гайсә тормышыбызны яхшы якка үзгәртә ала икәнен дә күрербез. Әле Гайсә туганчы, күпләрне: «Кем Мәсих булачак?» — дигән сорау борчыган.

5. Гайсә шәкертләре нәрсәгә ышанган?

5 Беренче гасырда яшәгән Гайсәнең шәкертләре аның вәгъдә ителгән Мәсих булуына бер дә шикләнмәгән (Яхъя 1:41). Аларның берсе — Шимун Петер Гайсәгә турыдан-туры: «Син — Мәсих»,— дип әйткән (Маттай 16:16). Ни өчен соң бу шәкертләр Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуына ышанган? Ни өчен без дә моңа ышана алабыз?

6. Кешеләр Мәсихне таный алсын өчен, Йәһвә нәрсә биргән? Моны мисал аша аңлат.

6 Гайсә туганчыга кадәр яшәгән Аллаһы пәйгамбәрләре Мәсих турында күп җентекле якларны язып калдырган. Бу пәйгамбәрлекләр Мәсихне төгәл билгеләргә ярдәм итә. Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, сине вокзалга я аэропортка бер кешене каршы алырга җибәрәләр ди. Синең бу кешене бер дә күргәнең юк. Сиңа аны җентекләп сурәтләп бирсәләр, ул кешене тану җиңелрәк булмасмы? Нәкъ шулай ук Йәһвә дә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр аша Мәсихнең башкарачак эшләрен һәм аның белән булачак вакыйгаларны җентекләп сурәтләп биргән булган. Бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше Аллаһының тугры хезмәтчеләренә Мәсихне танырга булыша.

7. Гайсәдә үтәлгән пәйгамбәрлекләрнең икесен әйтеп бирегез.

7 Ике пәйгамбәрлекне карап чыгыйк. Беренчесен Гайсә туганчыга кадәр 700 елдан артык элек Михей исемле пәйгамбәр язган булган. Ул вәгъдә ителгән Мәсих Яһүдия җирләрендәге кечкенә Бәйтлеһем шәһәрендә туачак дигән (Михей 5:2). Гайсә Мәсих кайда туган? Нәкъ шул шәһәрдә! (Маттай 2:1, 3—9). Икенче пәйгамбәрлек Данил 9:25 тә язылган. Күп гасырлар алдарак Мәсихнең киләчәк елы — б. э. 29 елы билгеләнгән булган a. Бу һәм башка пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих икәнен күрсәтә.

Гайсә суга чумдырылу үткәндә Мәсих булып киткән

8, 9. Гайсәнең Мәсих булуы суга чумдырылу үткәндә ничек ачыкланган?

8 Гайсәнең Мәсих булуы б. э. 29 елының ахырында тагы да ачыграк күренгән. Шул елны Гайсә, Үрдүн елгасында суга чумдырылу үтәр өчен, Чумдыручы Яхъя янына килә. Яхъя вәгъдә ителгән Мәсихне таный алсын өчен, Йәһвә аңа билге биргән була. Яхъя, Гайсәне суга чумдырып алгач, бу билгене күрә. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелде. Шулчак күкләр ачылды, һәм Яхъя Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә Гайсәгә төшүен күрде. Шунда күкләрдән: „Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм“,— дигән тавыш килде» (Маттай 3:16, 17). Моның барысын күргәч һәм ишеткәч Яхъяның бер шиге дә калмый, ул Гайсәнең Аллаһы тарафыннан җибәргәненә инана (Яхъя 1:32—34). Гайсәгә Аллаһының рухы, ягъни эш итүче көче иңгәннән соң, ул Мәсих булып китә. Ул көнне Гайсә Җитәкче һәм Патша итеп билгеләнә (Ишагыйя 55:4).

9 Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләр һәм Йәһвә Аллаһының шаһитлеге ачык итеп шуны күрсәтә: Гайсә — вәгъдә ителгән Мәсих. Ләкин Изге Язмаларда: «Гайсә Мәсих кайдан килгән? Ул нинди кеше булган?» — дигән ике мөһим сорауга җавап бар.

ГАЙСӘ КАЙДАН КИЛГӘН?

10. Изге Язмаларда Гайсәнең җиргә килгәнчегә кадәр тормышы турында нәрсә әйтелә?

10 Изге Язмаларда Гайсә җиргә килгәнче күктә яшәгән дип әйтелә. Михей пәйгамбәр Мәсих Бәйтлеһем шәһәрендә туачак һәм ул «башлангычтан, мәңгелек көннәрдән» булачак дип алдан ук язган булган (Михей 5:2). Гайсә үзе дә кеше булып туганчы күктә яшәгәне турында күп тапкыр әйткән (Яхъя 3:13; 6:38, 62; 17:4, 5). Ул күктә рухи зат булып яшәгән һәм Йәһвә белән якын аралашкан.

11. Изге Язмаларда Гайсә Йәһвәнең иң яраткан Улы икәне ничек күрсәтелә?

11 Гайсә — Йәһвәнең иң яраткан Улы. Аллаһы аны бар нәрсәдән дә алдарак барлыкка китергән. Шуңа күрә Гайсә «яратылганнарның беренчесе» дип аталган b (Көләсәйлеләргә 1:15). Йәһвә бу Улын кадерли, чөнки Гайсә генә аның «бердәнбер Улы» (Яхъя 3:16). Бу сүзләр аны гына Аллаһы үзе барлыкка китергән дигәнне аңлата. Калганын Аллаһы Гайсә аша барлыкка китергән (Көләсәйлеләргә 1:16). Гайсә «Сүз» дип тә аталган (Яхъя 1:14). Бу нәрсәне аңлата? Гайсә, Аллаһы исеменнән сөйләп, Әтисенең хәбәрләрен һәм үгетләрен аның җирдәге һәм күктәге улларына җиткергән.

12. Беренче Угыл Аллаһыга тиң түгел икәнен без кайдан беләбез?

12 Кайберәүләр беренче Угыл Аллаһыга тиң дип ышана. Бу тәгълимат Изге Язмаларга нигезләнгәнме? Юк. Үткән абзацта Угыл барлыкка китерелгән булган дип әйтелгән иде. Димәк, аның башлангычы булган, ә Йәһвә Аллаһының башлангычы да, ахыры да юк (Мәдхия 89:3). Бердәнбер Угыл беркайчан да үзен Әтисенә тиң итәргә тырышмаган. Изге Язмалардан Әти Улыннан бөегрәк икәнлеге ачык күренә (Яхъя 14:28; 1 Көринтлеләргә 11:3). Йәһвә генә — «Чиксез Кодрәт Иясе» (Ачылыш 16:7). Шуңа күрә аңа тиң беркем дә юк c.

13. Ни өчен Гайсә Изге Язмаларда «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» дип атала?

13 Йәһвә һәм аның беренче Улы бергә миллиардлаган еллар дәвамында якын аралашканнар. Ул вакытта әле йолдызлы күк тә, җир дә булмаган. Алар бер-берсен шундый нык яраткан! (Яхъя 3:35; 14:31). Гайсә нәкъ Әтисе кебек булган. Менә ни өчен Изге Язмаларда ул «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» дип әйтелә (Көләсәйлеләргә 1:15). Угыл үсеп, еш кына үз әтисенә күп яклардан охшый башлый. Нәкъ шулай ук Гайсә дә Аллаһының сыйфатларын чагылдырган.

14. Ничек Аллаһының бердәнбер Улы кеше булып туган?

14 Йәһвәнең беренче Улы, кеше булып яшәр өчен, үз теләге белән күкне калдырып җиргә килгән. Ләкин күктә яшәгән рухи зат ничек кеше булып туа алган? Моның өчен Йәһвә могҗиза эшләгән. Ул беренче Улының тормышын күктән Мәрьям исемле гыйффәтле яһүди кызның карынына урнаштырган. Һәм Мәрьям, ир-ат белән якынлык кылмыйча, балага узган. Шуңа күрә Мәрьям камил, гөнаһсыз бала тапкан һәм аңа Гайсә дигән исем кушкан (Лүк 1:30—35).

ГАЙСӘ НИНДИ КЕШЕ БУЛГАН?

15. Ни өчен Гайсә аша Йәһвә белән яхшырак таныша алабыз дип әйтеп була?

15 Гайсәнең җирдә башкарган эшләре һәм әйткән сүзләре аның нинди кеше булганын аңларга ярдәм итә. Шулай ук Гайсә аша Йәһвә белән яхшырак танышып була. Чөнки Угыл — Әтисенең төп-төгәл чагылышы. Менә ни өчен Гайсә үзенең бер шәкертенә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйткән (Яхъя 14:9). Инҗилнең Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр китапларында Гайсә Мәсихнең тормышы, эшләре һәм сыйфатлары турында күп әйтелә.

16. Гайсәнең төп хәбәре нәрсә турында булган, һәм ул хәбәрне аңа кем иңдергән булган?

16 Күп кешеләр Гайсәне «Остаз», ягъни укытучы дип атаган (Яхъя 1:38; 13:13). Гайсә нәрсәгә өйрәткән? Ул күбесенчә «Патшалык хакындагы яхшы хәбәр» турында сөйләгән. Бу патшалык — Аллаһы Патшалыгы, ягъни күктәге хөкүмәт. Ул бөтен җир өстеннән идарә итәчәк һәм тыңлаучан кешеләргә мәңгелек фатихалар китерәчәк (Маттай 4:23). Гайсә кемнең хәбәрен сөйләгән? Ул үзе: «Мин өйрәткән нәрсәләр үземнеке түгел, ә мине җибәрүченеке»,— дигән (Яхъя 7:16). Әйе, бу хәбәрне аңа Йәһвә иңдергән булган. Гайсә кешеләргә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне ишетергә кирәк икәнен белгән, чөнки аның Әтисенең ихтыяры шул. Аллаһы Патшалыгы һәм аның башкарачак эшләре турында 8 нче бүлектән күбрәк белербез.

17. Гайсә кешеләрне кайда өйрәткән һәм ни өчен моңа көчен жәлләмәгән?

17 Гайсә кайда өйрәткән? Кешеләр булган бар җирдә. Мәсәлән, авылларда, шәһәрләрдә, базарларда һәм йортларда. Ул кешеләр үзләре аның янына килер дип көтмәгән, ул үзе алар янына барган (Марк 6:56; Лүк 19:5, 6). Ни өчен Гайсә вәгазьләп өйрәтер өчен шулхәтле күп вакыт һәм көч сарыф иткән? Чөнки ул Аллаһы ихтыярын үтәргә тиеш булган. Гайсә һәрвакыт Әтисе теләгән эшләр башкарган (Яхъя 8:28, 29). Әмма ул халыкны кызганганга да бу эшләрне башкарган (Маттай 9:35, 36). Кешеләргә Аллаһы һәм аның ниятләре турында төгәл белемне дини җитәкчеләр бирергә тиеш булган, әмма алар халыкка җирәнеп караган. Ә Гайсә кешеләргә Патшалык турындагы хәбәрне ишетү мөһим икәнен белгән.

18. Сиңа Гайсәнең аеруча кайсы сыйфатлары ошый?

18 Гайсә игелекле, ихтирамлы һәм йомшак күңелле кеше булган, шуңа күрә аның белән аралашу да җиңел булган. Хәтта балалар да аңа тартылган (Марк 10:13—16). Гайсә гадел булган. Комсызлыкны һәм икейөзлелекне ул нәфрәт иткән (Маттай 21:12, 13). Ул заманда хатын-кызларны санга сукмаганнар һәм аларның хокукларын чикләгәннәр, ә Гайсә аларны хөрмәт иткән (Яхъя 4:9, 27). Ул басынкы булган. Бер тапкыр ул гадәттә өйдәге хезмәтче башкара торган эшне башкарган: үз рәсүлләренең аякларын юган.

Гайсә кешеләр булган бар җирләрдә вәгазьләгән

19. Гайсәнең кеше хәленә керә белгәнен нинди мисал күрсәтә?

19 Гайсә кеше хәленә керә белгән. Мәсәлән, ул Аллаһы көче ярдәмендә кешеләрне савыктырган (Маттай 14:14). Бер тапкыр аның янына махау чире белән авырган бер кеше килгән һәм: «Әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың!» — дигән. Гайсә бу кешенең нинди авырту сизгәнен һәм нинди газап кичергәнен яхшы аңлаган. Аны кызганып, Гайсә кулын сузган һәм аңа кагылып: «Телим. Тазарын!» — дигән, шунда теге кеше савыккан (Марк 1:40—42). Нинди шатлык кичергәндер ул кеше!

АХЫРГА ТИКЛЕ ТУГРЫ

20, 21. Гайсә Аллаһыга тугры һәм тыңлаучан булу ягыннан нинди үрнәк калдырган?

20 Гайсә Аллаһыга тугры һәм тыңлаучан булган һәм бу яктан иң яхшы үрнәк калдырган. Авыр сынаулар кичерсә дә, һәм кешеләр аңа каршы килсә дә, ул үзенең күктәге Әтисенә тугры калган. Иблис вәсвәсәгә тартканда да, Гайсә нык торган (Маттай 4:1—11). Бер вакыт Гайсәгә хәтта кайбер туганнары да ышанмаган. Алар аның турында «акылдан язган» дигәннәр (Марк 3:21). Әмма Гайсә бирешмәгән һәм Аллаһы ихтыярын үтәвен дәвам иткән. Мыскыллаучы сүзләр һәм хурлауга карамастан, Гайсә үз-үзен кулда тоткан һәм үч алмаган (1 Петер 2:21—23).

21 Гайсәнең дошманнары аны газапласа да, ул үлеменә кадәр тугры калган (Филипиялеләргә 2:8). Кеше булып яшәгән соңгы көнендә аңа күп нәрсә кичерергә туры килгән: аны кулга алганнар, аңа каршы ялган шаһитлек биргәннәр, ул гаделсез хөкем ителгән, кешеләр аңардан көлгәннәр, гаскәриләр аны мыскыллаган. Моны күз алдыңа китереп кенә кара! Җәфалану баганасында ул: «Тормышка ашты!» — дигән сүзләр әйтеп үлгән (Яхъя 19:30). Ләкин өченче көнгә күктәге Әтисе аны рухи зат итеп терелткән (1 Петер 3:18). Берничә атна узгач, ул кире күккә кайткан. Монда ул патша хакимлеген алу вакытын көтеп, «Аллаһының уң ягына утырган» (Еврейләргә 10:12, 13).

22. Гайсәнең үлеменә кадәр тугры калуы нәрсәгә юл ачкан?

22 Гайсәнең үлеменә кадәр тугры калуы нәрсәгә юл ачкан? Аның үлеме безгә җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өмет бирә. Иң баштан ук Йәһвәнең нияте шул булган. Ничек Гайсәнең үлеме мәңгелек тормышка юл ачкан? Бу сорау киләсе бүлектә карала.

a Мәсих турындагы Данил пәйгамбәрлеге бу китапның «Мәсихнең килүе турында Данил пәйгамбәрлеге» дигән кушымтада аңлатыла.

b Йәһвә, Барлыкка Китерүче булганга, Әти дип аталган (Ишагыйя 64:8). Гайсәне Аллаһы барлыкка китергән, шуңа күрә ул Аллаһы Улы дип аталган. Шул ук сәбәптән башка рухи затлар һәм хәтта Адәм дә Аллаһы улы дип аталган (Әюб 1:6; Лүк 3:38).

c Беренче Угылның Аллаһыга тиң булмаганын «Ата, Угыл һәм изге рух турында хакыйкать» дигән кушымтадан карагыз.