Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНЫНЧЫ БҮЛЕК

Рухи затлар безгә файда яки зыян китерә аламы

Рухи затлар безгә файда яки зыян китерә аламы
  • Фәрештәләр кешеләргә булышамы?

  • Ничек явыз рухлар кешеләргә тәэсир итә?

  • Явыз рухлардан куркырга кирәкме?

1. Ни өчен безгә фәрештәләр турында белергә кирәк?

 КЕШЕНЕ яхшырак белер өчен, без гадәттә аның гаиләсе белән танышабыз. Йәһвә Аллаһыны да яхшырак белер өчен, аның күктәге гаиләсе — фәрештәләре белән «танышырга» кирәк. Изге Язмаларда фәрештәләр «Аллаһы уллары» дип атала (Әюб 38:7). Аллаһы ниятен үтәүдә алар ничек катнаша? Кешелек тарихында алар берәр роль уйнаганмы? Фәрештәләр сиңа файда яки зыян китерә аламы? Китерсә, алар моны ничек эшли?

2. Ничек фәрештәләр барлыкка килгән, һәм аларның саны күпме?

2 Изге Язмаларда фәрештәләр турында йөзләгән тапкыр әйтелә. Бу рухи затлар турында күбрәк белер өчен, Изге Язмаларның кайбер өзекләрен карап чыгыйк. Ничек фәрештәләр яратылган булган? «Күктәге һәм җирдәге... һәммәсе... аның [Гайсә Мәсих] аркылы яратылган»,— дип әйтелә Инҗилдә (Көләсәйлеләргә 1:16). Шулай итеп, Йәһвә Аллаһы бар фәрештәләрне үзенең беренче Улы аркылы яраткан. Күктә күпме фәрештә бар? Изге Язмаларда йөзләгән миллион фәрештә бар дип әйтелә, һәм алар барысы да бик көчле (Мәдхия 102:20; Ачылыш 5:11).

3. Әюб 38:4—7 дә фәрештәләр турында нәрсә әйтелә?

3 Җир яратылганда, «Аллаһының бар уллары сөенеп кычкырдылар» дип әйтелә Изге Язмаларда (Әюб 38:4—7). Димәк, фәрештәләр әле кеше һәм хәтта җир яратылганчы булган. Фәрештәләрнең хисләре дә бар: алар «барысы куандылар» дип әйтелә бу өзектә. Шулай ук сөенеп кычкыруда «Аллаһының бар улларының» катнашуына игътибар ит. Димәк, ул вакытта бар фәрештәләр, бердәм дус гаилә булып, Йәһвә Аллаһыга хезмәт иткән.

ФӘРЕШТӘЛӘР НЫГЫТА ҺӘМ ЯКЛЫЙ

4. Фәрештәләрнең кешеләр белән кызыксынуы Изге Язмаларда ничек күрсәтелә?

4 Тугры фәрештәләр кешеләр яратылганнан бирле кешелек белән һәм Аллаһы ниятенең үтәлеше белән тирән кызыксына (Гыйбрәтле сүзләр 8:30, 31; 1 Петер 1:11, 12). Вакыт узу белән, тугры фәрештәләр кешеләрнең күпчелеге яратучы Барлыкка Китерүчеләренә хезмәт итәргә теләми икәнен күргән. Һичшиксез, бу аларны кайгыга төшергән. Әмма берәр кеше Йәһвәгә кире кайтса, «фәрештәләр... шатланалар» (Лүк 15:10). Алар кешеләрнең иминлеге турында тирән борчыла. Шуңа күрә Йәһвә, җирдәге үз тугры хезмәтчеләрен ныгытып яклар өчен, кат-кат фәрештәләрен җибәргән (Еврейләргә 1:7, 14). Кайбер мисалларга игътибар итик.

«Аллаһым, үз фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын каплады» (Данил 6:22)

5. Фәрештәләр кешеләргә ничек ярдәм иткән?

5 Изге Язмаларда бозык кешеләр яшәгән Содом белән Гомора шәһәрләре турында әйтелә. Бу шәһәрләр җимерелгәндә, ике фәрештә, тугры Лут белән аның кызларын коткарыр өчен, аларны шәһәрдән чыгарган (Яратылыш 19:15, 16). Берничә гасыр үткәннән соң, Данил пәйгамбәр арысланнар чокырына ташланган булган, әмма арысланнар аңа зыян китермәгән. «Минем Аллаһым, үз фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын каплады»,— дип аңлаткан ул (Данил 6:22). Безнең эраның беренче гасырында бер фәрештә рәсүл Петерне төрмәдән азат иткән (Рәсүлләр 12:6—11). Моннан тыш, фәрештәләр Гайсәгә, ул үзенең җирдәге хезмәтен башлаганда, булышкан (Марк 1:13). Ә Гайсәнең үлеме алдыннан бер фәрештә, аның янына килеп, «аны ныгыткан» (Лүк 22:43). Тормышының бу мөһим вакытларында фәрештәләрнең ярдәме Гайсә өчен зур таяныч булган!

6. а) Ничек фәрештәләр безнең көннәрдә Аллаһы халкын яклый? б) Без хәзер нинди сораулар карап чыгарбыз?

6 Безнең көннәрдә фәрештәләр кеше күзенә инде күренми. Шулай да Аллаһының бу көчле рухи затлары аның халкын әле дә яклап тора. Алар аеруча рухи зыяннан саклый. Зәбурда: «Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала һәм коткара»,— дип әйтелә (Мәдхия 33:8). Ни өчен бу сүзләр безне юата? Чөнки безне һәлак итәргә теләгән явыз рухи затлар бар! Кемнәр алар? Алар кайдан килеп чыккан? Алар безгә ничек зыян китерергә тырыша? Бу сорауларга җавап алыр өчен кешелек тарихының башында булган вакыйгаларны карап чыгыйк.

РУХИ ДОШМАННАР

7. Шайтан үзенең мәкерле ниятен тормышка ашыруда никадәр уңышлы булган?

7 Өченче бүлектән белгәнебезчә, фәрештәләрнең берсе башкалар өстеннән идарә итәргә теләгән һәм Аллаһыга каршы күтәрелгән. Соңрак аны Иблис Шайтан дип атаганнар (Ачылыш 12:9). Шайтан, Хауваны алдагач, үзенең мәкерле ниятен тормышка ашыруын дәвам иткән һәм 1600 ел дәвамында бөтен кешеләрне диярлек Аллаһыдан читкә алып китә алган. Бары тик Һабил, Ханук һәм Нух кына Аллаһыга тугры булып калган (Еврейләргә 11:4, 5, 7).

8. а) Ничек кайбер фәрештәләр җен булып киткән? б) Туфанда исән калыр өчен, җеннәргә нәрсә эшләргә туры килгән?

8 Нух пәйгамбәр көннәрендә Йәһвәгә каршы кайбер башка фәрештәләр дә күтәрелгән. Алар, күктәге яшәү урыннарын калдырып, җиргә төшкәннәр һәм үзләренә кеше тәне алганнар. Нигә алар алай эшләгән? «Аллаһы угыллары, адәм кызларының чибәрлекләрен күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап алалар иде»,— дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 6:2). Ләкин Йәһвә аларның мондый бозык эшләрен һәм кешелекне аздыруларын түзеп тормаган. Ул, бозык кешеләрне юк итәр өчен, җир йөзен тулысынча су белән каплаган, ягъни Туфан булдырган, һәм үзенең тугры хезмәтчеләрен генә саклап калдырган (Яратылыш 7:17, 23). Ә Аллаһыга каршы күтәрелгән фәрештәләргә, ягъни җеннәргә, кеше тәннәрен калдырып күккә кайтырга туры килгән. Алар Иблис ягына басканнар, һәм шулай итеп ул «җеннәр башлыгы» булып киткән (Маттай 9:34).

9. а) Күккә күтәрелгән җеннәр белән нәрсә булган? б) Без нәрсә карап чыгарбыз?

9 Күккә кире күтәрелгәч, шул фетнәче фәрештәләр, үз җитәкчеләре Шайтан кебек, Аллаһының күктәге гаиләсеннән куылган булган (2 Петер 2:4). Алар, безнең көннәрдә кеше тәне ала алмаса да, кешеләрне азгын юлга тартуларын дәвам итәләр. Шайтан бу җеннәр ярдәмендә «бөтен дөньяны юлдан яздыра» (Ачылыш 12:9; 1 Яхъя 5:19). Кешеләрне алдар өчен, җеннәр төрле «алымнар» куллана (2 Көринтлеләргә 2:11). Аларның кайберсен карап чыгыйк.

НИЧЕК ҖЕННӘР КЕШЕЛӘРНЕ АЛДЫЙ

10. Нәрсә ул спиритизм?

10 Җеннәр, кешеләрне алдар өчен, спиритизм куллана. Спиритизм дигән сүз җеннәр белән аралашу дигәнне аңлата. Бу аралашу турыдан-туры яки кешеләр аша булырга мөмкин. Изге Язмаларда спиритизм начар эш дип таныла һәм аның белән бәйле һәрнәрсәдән үзебезне сакларга өнди (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Җеннәр спиритизмны балыкчы җимне кулланган кебек куллана. Балыкчы балыгына карап җимен сайлаган кебек, явыз рухлар да, кешене «тотар» өчен, төрле «җимне» — спиритизмның төрле төрләрен кулланалар.

11. Нәрсә ул күрәзәлек, һәм ни өчен безгә моңа бәйле бар нәрсәдән сакланырга кирәк?

11 Җеннәр кулланган бер «җим» — күрәзәлек. Нәрсә ул күрәзәлек? Бу киләчәкне яки билгеле булмаганны белергә тырышу. Аның кайбер төрләре: астрология, кәрт һәм магик кристалл кулланып күрәзәчелек итү, хиромантия, галәмәтләрне һәм төшләрне юрау. Күп кешеләр күрәзәчелекне зыянсыз дип санаса да, Изге Язмаларда күрәзәчеләр җеннәр белән бергә эш итә дип әйтелә. Мәсәлән, Инҗилдә бер кыз турында әйтелә. Аның эчендә «күрәзәче җен» булган (Рәсүлләр 16:16—18). Бу җен кызга «күрәзәлек итү» сәләте биргән. Әмма кыздан җенне куып чыгаргач, аның бу сәләте югалган.

Җеннәр кешеләрне төрлечә алдый

12. Ни өчен үлеләр белән «аралашу» куркыныч?

12 Җеннәрнең кешеләрне алдар өчен тагын бер юлы бар. Бу — үле кешеләр белән «аралашу». Якынының үлеме аркасында кайгырган кешеләр еш кына алданалар: алар үлгән якының белән аралашып була дип ышаналар. Үлгәннәр белән аралаша алам дип әйткән кеше, яки медиум, үлгән кешедән берәр аерым «хәбәр» сөйләргә яки аның тавышы белән сөйләшергә мөмкин. Һәм күп кешеләр үлгән кешенең исән булуына ышана башлый. Аның белән аралашу аларның кайгысын баса, аларны юата. Әмма бу — ялган «юаныч», ул хәтта куркыныч та. Ни өчен? Чөнки җеннәр үлгәннәр тавышына охшаш итеп сөйләшә ала һәм үлгән кешегә билгеле булган «хәбәрләрне» медиумга җиткерә ала (1 Патшалык 28:3—19). Шулай ук без 6 нчы бүлектән шуны белдек: үлгәч, кеше яшәүдән туктый (Вәгазьче 9:5). Шуңа күрә «үле кешеләрдән сорый торган» кешене явыз рухлар алдый, һәм ул кеше Аллаһы биргән әмерне боза (Канун 18:10, 11; Ишагыйя 8:19). Сак бул һәм җеннәр кулланган бу «җимгә» алданма!

13. Җеннәрдән куркып яшәгән кешеләр нәрсә эшли алган?

13 Явыз рухлар шулай ук кешеләргә курку сала. Шайтан һәм җеннәр иректә йөрү вакытлары «аз калганын» беләләр, шуңа күрә безнең көннәрдә алар аеруча мәрхәмәтсез (Ачылыш 12:12, 17). Әмма меңләгән кеше, бу явыз рухлардан кайчандыр куркып яшәгән булса да, хәзер бу куркудан арынган. Ничек итеп? Спиритизм белән шөгыльләнүчеләргә нәрсә эшләргә?

ЯВЫЗ РУХЛАРДАН ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ЯКЛАРГА?

14. Эфес мәсихчеләре үрнәге буенча, явыз рухлар тәэсиреннән ничек арынып була?

14 Явыз рухлардан үзеңне ничек якларга һәм алар сиңа тәэсир итмәсен өчен нәрсә эшләргә? Бу сорауга җавап Изге Язмаларда бар. Беренче гасырда Эфес шәһәрендә яшәгән мәсихчеләр мисалын карап чыгыйк. Гайсә Мәсих шәкерте булганчы, аларның кайберләре спиритизм белән бәйле эшләрдә катнашкан. Мондый гадәтне ташлар өчен, алар нәрсә эшләгән? «Сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең шактый күбесе үз төргәкләрен җыеп, бар кеше алдында яндырды»,— дип әйтелә Инҗилдә (Рәсүлләр 19:19). Бу мәсихчеләр, сихерчелек белән бәйле китапларын яндырып, явыз рухларның тәэсиреннән арынырга теләгән кешеләр өчен үрнәк калдырганнар. Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән кешегә спиритизм белән бәйле китаплар, журналлар, фильмнар, плакатлар һәм музыкадан — һәрнәрсәдән арынырга кирәк. Андый нәрсәләр спиритизм белән шөгыльләнүгә өнди һәм аны кызык шөгыль итеп күрсәтә. Шулай ук төрле амулетлар, талисманнар һәм явызлыктан сакланыр өчен йөрткән төрле әйберләрне чыгарып ташларга кирәк (1 Көринтлеләргә 10:21).

15. Явыз рухи көчләргә ничек каршы торырга?

15 Эфес мәсихчеләре сихерчелек белән бәйле китапларын яндырганнан соң берничә ел үткәч, рәсүл Паул аларга: «Без... күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез»,— дип язган (Эфеслеләргә 6:12). Әйе, җеннәр бирешергә җыенмаган, алар җиңәргә тырышып көрәш алып барганнар. Ул мәсихчеләргә нәрсә эшләргә кирәк булган? «Иманның зур калканы һәрвакыт үзегез белән булсын, аның ярдәмендә сез Явызның утлы укларын сүндерә алырсыз»,— дигән аларга Паул (Эфеслеләргә 6:16). Иман калканыбыз никадәр ныграк булса, шулкадәр уңышлырак явыз рухларга каршы тора алырбыз (Маттай 17:20).

16. Иманыбызны ныгытыр өчен нәрсә эшләргә?

16 Иманыбызны ныгытыр өчен нәрсә эшләргә? Изге Язмалар өйрәнүеңне дәвам ит. Стенаның ныклыгы күбрәк аның нигезенә бәйле. Нәкъ шулай ук иманыбызның ныклыгы да аның нигезенә — Аллаһы Сүзеннән алынган төгәл белемгә бәйле. Изге Язмаларны һәр көн укып өйрәнсәк, иманыбыз ныгый. Андый иман, нык стена кебек, безне явыз рухларның тәэсиреннән саклый (1 Яхъя 5:5).

17. Явыз рухлардан яклау алыр өчен, тагын нинди адым ясарга кирәк?

17 Эфестәге мәсихчеләргә тагын нинди адым ясарга кирәк булган? Алар җеннәр тәэсире астындагы шәһәрдә яшәгәннәр, шуңа күрә аларга өстәмә яклау кирәк булган. Рәсүл Паул: «Дога белән ялваруның һәр төрен кулланып... һәр очракта өзлексез дога кылыгыз»,— дип язган (Эфеслеләргә 6:18). Без дә җеннәр тәэсирендәге дөньяда яшибез, шуңа күрә безгә дә Йәһвәгә явыз рухлардан яклау сорап дога кылырга кирәк. Дога кылганда, Йәһвә исемен әйт (Гыйбрәтле сүзләр 18:10). Аллаһыдан шулай ук «Явыздан», ягъни Иблис Шайтаннан сакласын дип сора (Маттай 6:13). Йәһвә андый эчкерсез догаларга җавап бирә (Мәдхия 144:19).

18, 19. а) Сиңа явыз рухи көчләрне җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итәчәк? б) Чираттагы бүлектән нәрсә белербез?

18 Явыз рухлар куркыныч, әмма безгә алардан куркып яшисе юк. Моның өчен Иблискә каршы торырга һәм Аллаһыга, аның ихтыярын үтәп, якынлашырга кирәк (Ягъкуб 4:7, 8). Явыз рухларның көчләре чикле. Нух көннәрендә алар җәза алган инде һәм хәзер соңгы хөкемнәрен көтәләр (Яһүд 6). Шуны да онытма: безгә Йәһвәгә хезмәт иткән көчле фәрештәләр ярдәм итеп тора (4 Патшалык 6:15—17). Алар безнең явыз рухлар белән көрәшүдә җиңүебезне һәм аларның азгын тәэсирләренә каршы тора алуыбызны бик тели. Тәкъва фәрештәләр безгә көч биреп тора дип әйтеп була. Шуңа күрә һәрвакыт Йәһвәгә һәм аның тугры фәрештәләренә якын калыйк. Спиритизмның һәркайсы төреннән качыйк һәм Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне кулланыйк (1 Петер 5:6, 7; 2 Петер 2:9). Шулай итеп явыз рухи затлар белән көрәшүдә җиңүче булырсың.

19 Ләкин ни өчен Аллаһы бу явыз рухларны юк итми һәм ни өчен кешеләргә шундый күп газап китергән явызлыкны рөхсәт итә? Бу сорауга җавапны чираттагы бүлектән белербез.