Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыны сөендереп яшә

Аллаһыны сөендереп яшә
  • Аллаһының дусты булыр өчен нәрсә эшләргә?

  • Шайтан күтәргән бәхәсле сорау сиңа ничек кагыла?

  • Йәһвә нинди тәртипне хупламый?

  • Аллаһыны сөендереп яшәр өчен нәрсә эшләргә?

1, 2. Кемнәрне Йәһвә үзенең якын дуслары дип санаган?

 ҮЗЕҢӘ дус итеп нинди кешене сайлар идең? Әлбәттә, синең белән уртак карашлары булган, син яратканны яраткан һәм синең өчен кадерле булганны кадерләгән кешене сайларсың. Син намуслы һәм игелекле кешегә тартылырсың.

2 Аллаһы да кайбер кешеләрне үзенә якын дус итеп сайлаган. Мәсәлән, ул үзенең дусты дип Ибраһимны атаган (Ишагыйя 41:8; Ягъкуб 2:23). Ә Давыт Йәһвәгә яраклы булырга тырышканга, Аллаһы аны «күңелемә ятышлы бер кеше» дип атаган (Рәсүлләр 13:22). Данил пәйгамбәр Йәһвә өчен «бик кадерле кеше» булган (Данил 9:23).

3. Йәһвә кемне дус итеп сайлый?

3 Ни өчен Йәһвә Ибраһимны, Давытны һәм Данилны үзенең дуслары дип санаган? «Мине тыңлаганың өчен»,— дип әйткән Аллаһы Ибраһимга (Яратылыш 22:18). Әйе, Йәһвә аның сүзләрен басынкылык белән үтәгән кешеләргә якын. «Минем тавышымны тыңлагыз,— дип әйткән ул Исраил халкына,— һәм мин сезнең Аллаһыгыз булырмын, ә сез минем халкым булырсыз» (Иремия 7:23). Син дә, Йәһвәгә тыңлаучан булсаң, аның дусты булырсың!

ЙӘҺВӘ ҮЗ ДУСЛАРЫ ХАКЫНА ҮЗ КОДРӘТЕН КУЛЛАНА

4, 5. Йәһвә үз хезмәтчеләре хакына үз кодрәтен ничек куллана?

4 Аллаһы белән дуслык күп фатихалар китерә. Изге Язмаларда Йәһвә «бөтен йөрәктән үзенә буйсынучыларның файдасына үз кодрәтен кулланыр» өчен мөмкинлек эзләп тора дип әйтелә Изге Язмаларда (2 Елъязма 16:9). Йәһвә үз көчен синең хакка ничек куллана ала? «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын»,— дип әйтелгән Зәбурда (Мәдхия 31:8).

5 Әйе, Йәһвә синең турыда кайгырта! Ул сиңа барасы юлыңны да аңлатып бирер, бу юлдан барырга да булышыр. Аллаһы сынауларда һәм авырлыкларда синең яныңда булырга тели (Мәдхия 54:23). Мәдхия җырлаучы: «Мин Ходайны һәрчак үз алдымда күрдем, һәм мин каушамам, Ул минем уң ягымда»,— дигән (Мәдхия 15:8; 62:9). Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итсәң, синең дә шундый ук ышанычың булачак. Ул сиңа үзен сөендерүче тормыш юлыннан барырга булыша ала. Әмма Аллаһының дошманы сиңа комачауларга тели.

ШАЙТАН КҮТӘРГӘН СОРАУ

6. Шайтан кешеләрне нәрсәдә гаепләгән?

6 Иблис Шайтан Аллаһының хакимлек итәргә хокукын шик астына алган, Аллаһы Адәм белән Хаувага нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен үзләренә билгеләргә рөхсәт итмичә гаделсезлек эшләгән дигән һәм Йәһвәне ялган сөйләүдә гаепләгән. Моның турында без 11 нче бүлектән белдек. Адәм белән Хаува гөнаһ эшләгәннән соң берникадәр вакыт узгач, Җир йөзе аларның балалары һәм оныклары белән тулган. Шунда Шайтан барлык кешеләрнең Аллаһыга хезмәт итәргә этәрүче теләкләрен шик астына алган. «Кешеләр Аллаһыга хезмәт итсә дә, моның сәбәбе аны ярату түгел,— дигән Шайтан.— Миңа рөхсәт итсәләр, мин һәр кешене Аллаһыдан читкә алып китә алыр идем». Шайтан чыннан да моңа ышана. Без моны Әюб исемле кеше турындагы өзектән белә алабыз. Әюб кем булган, һәм ул бәхәсле сорауда ничек катнашучы булып киткән?

7, 8. а) Әюб үз замандашларыннан нәрсә белән аерылып торган? б) Шайтан Әюбнең Аллаһыга хезмәт итүенең сәбәбен ничек шик астына алган?

7 Әюб якынча 3 600 ел элек яшәгән. Ул тәкъва кеше булган, һәм Йәһвә аның турында: «Җирдә аның кебек кеше юк: саф кеше, гадел, Аллаһыдан курка һәм явызлыктан кача»,— дигән (Әюб 1:8). Әюб Аллаһыны сөендереп яшәгән.

8 Шайтан Әюбнең Аллаһыга хезмәт итүенең сәбәбен шик астына алган. Иблис Йәһвәгә болай дип әйткән: «Син үзең аны, аның йортын һәм бөтен мөлкәтен яклап торасың түгелме? Син аның эшләрен фатихалыйсың, һәм аның маллары күбәеп тора. Ә менә кулыңны сузып бөтен мөлкәтенә кагылсаң, ул сине каһәрләячәк» (Әюб 1:10, 11).

9. Йәһвә Шайтанның сүзләренә ничек җавап биргән һәм ни өчен?

9 Әюб Аллаһыга үз файдасын гына эзләп хезмәт итә дигән Шайтан. Әюб сыналса, Аллаһыны ташлаячак дигән Иблис. Аллаһы Шайтан сүзләренә ничек җавап биргән? Иблиснең әйткәннәре Әюбнең Аллаһыга хезмәт итәргә этәрүче теләгенә кагылган, шуңа күрә Йәһвә Шайтанга Әюбне сынарга рөхсәт иткән. Моның ярдәмендә Әюбнең Аллаһыны яратуы чын яки юкмы икәнен ачыклап булган.

ӘЮБ СЫНАУЛАРЫ

10. Әюб нинди сынаулар аша үткән һәм үзен ничек тоткан?

10 Шайтан Әюбне төрлечә сынаган. Әюб малларының бер өлешен урлаганнар, ә калганнарын үтергәннәр. Хезмәтчеләренең күбесе үтерелгән. Әюб бар мал-мөлкәтен югалткан. Аннан соң тагын бер кайгы килгән: Әюбнең ун баласы давыл вакытында һәлак булган. Ләкин бу бәлаләргә карамастан, «Әюб гөнаһ кылмаган һәм Аллаһыны бернинди явызлыкта да гаепләмәгән» (Әюб 1:22).

11. а) Шайтан Әюбне тагын нәрсәдә гаепләгән, һәм Йәһвә ничек җавап кайтарган? б) Авырып китсә дә, Әюб нинди караш саклаган?

11 Әмма Шайтан үз явыз эшләрен дәвам иткән. Ул, күрәсең, болай дип уйлаган: «Әюб мал-мөлкәтен, хезмәтчеләрен һәм балаларын югалтып нык калса да, авырып китсә, Аллаһыны һичшиксез ташлаячак». Йәһвә Шайтанга моны да эшләргә рөхсәт иткән, һәм Әюб җирәнгеч, газаплы бер авыру белән чирләп киткән. Әмма бу да Әюбнең Аллаһыга иман итүен какшатмаган. Киресенчә, Әюб: «Үлгәнче, үз сафлыгымны бозмам»,— дигән (Әюб 27:5).

Аллаһы Әюбне тугрылыгы өчен бүләкләгән

12. Әюб Шайтанның әйткәннәре ялган икәнен ничек күрсәткән?

12 Әюб үз газапларында Шайтан гаепле икәнен белмәгән. Ул Шайтан күтәргән бәхәсле сорау белән дә таныш булмаган. Бар булган газаплары Аллаһыдан дип уйлаган Әюб (Әюб 6:4; 16:11—14). Шулай да ул Йәһвәгә тугры калган. Саф калып, Әюб Шайтанның аның турында әйткәннәре ялган икәнен күрсәткән. Әйе, Әюб Аллаһыга аны яратканга хезмәт иткән!

13. Әюбнең тугры калуының нәтиҗәләре нинди булган?

13 Әюбнең тугрылыгы Шайтанның хурлыклы гаепләүләренә көчле җавап биргән. Әюб Аллаһының чын дусты булган, һәм Йәһвә аны тугрылыгы өчен бүләкләгән (Әюб 42:12—17).

БӘХӘСЛЕ СОРАУ СИҢА НИЧЕК КАГЫЛА

14, 15. Ни өчен Шайтанның гаепләүләре Әюбкә генә түгел, ә һәр кешегә кагыла дип әйтеп була?

14 Шайтан Аллаһыга карата сафлыкны саклау турында сорау күтәргән, әмма бу сорау Әюб белән генә чикләнми, бу сорау сиңа да кагыла. «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин яманлаучыма тиешле җавапны бирә алырмын»,— дип әйтә Йәһвә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Бу сүзләр Әюб үлеменнән соң берничә гасыр үткәч язылган булган. Әйе, Шайтан Аллаһыны яманлавын һәм аның хезмәтчеләрен гаепләвен әле дә дәвам итә. Йәһвәгә яраклы, аны сөендерә торган тормыш алып барсак, без дә, Шайтанның ялган гаепләүләренә җавап биреп, Аллаһы йөрәген сөендерәбез. Синдә бу нинди хисләр уята? Иблиснең ялганнарына җавап бирүдә катнашыр өчен, тормышыңда үзгәрешләр ясарга кирәк булыр, шулай да син шуның белән ризалашырсың: аның ялганына җавап бирүдә катнашу — зур хөрмәт!

15 Шайтан: «Үз җаны өчен кеше үзендә булган барысын бирәчәк»,— дигән (Әюб 2:4). «Кеше» дип әйтеп, Шайтан үзенең гаепләүләре Әюбкә генә түгел, ә һәр кешегә кагыла икәнен күрсәткән. Моны истә тоту бик мөһим, чөнки Шайтан Аллаһыга карата синең сафлыгыңны да шик астына ала. Иблис синең, авырлыклар белән очрашкач, Аллаһыга буйсынмый башлавыңны, тәкъва тормышыңны ташлавыңны тели. Моның өчен ул нәрсә эшли?

16. а) Шайтан кешеләрне Аллаһыдан читкә алып китәр өчен нәрсә эшли? б) Сиңа каршы Иблис нәрсә эшләргә мөмкин?

16 Унынчы бүлектә әйтелгәнчә, кешеләрне Аллаһыдан читкә алып китәр өчен, Шайтан төрле юллар сайлый. Ул сине «йотар өчен» сиңа, мәсәлән, «үкерүче арыслан кебек» ташланырга мөмкин (1 Петер 5:8). Син моны дусларың, туганнарың яки башкалар Изге Язмаларны өйрәнүеңә һәм андагы принципларны куллануыңа каршы килгәндә сизәрсең a (Яхъя 15:19, 20). Ул «яктылык фәрештәсе булып» та кылана (2 Көринтлеләргә 11:14). Бу очракта ул хәйлә корып эш итәчәк, сине алдарга, тәкъва юлдан алып китәргә тырышачак. Ә син боеккан чакта, синдә Аллаһыга хезмәт итәргә лаеклы түгелсең дигән уйлар тудыра (Гыйбрәтле сүзләр 24:10). Шайтан үзен ничек кенә тотмасын, кем булып кына кыланмасын, аның максаты бер: син сынаулар һәм вәсвәсәләр белән очрашкач, Аллаһыга хезмәт итүеңне ташлаячаксың икәнен исбат итү. Сиңа, Әюб үрнәге буенча Шайтан күтәргән сорауга җавап бирер өчен, нәрсә эшләргә? Аллаһыга тугры булуыңны ничек исбат итәргә?

ЙӘҺВӘНЕҢ ӘМЕРЛӘРЕН ҮТӘ

17. Йәһвәнең әмерләрен үтәргә безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?

17 Аллаһыны сөендерүче тормыш алып барып, син Шайтан күтәргән сорауга җавап бирә аласың. Моның өчен нәрсә эшләргә? «Ходайны, синең Аллаһыңны, бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен көчең белән ярат»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Канун 6:5). Аллаһыга карата яратуың үскән саен, аңа яраклы булырга теләгең дә үсәчәк. «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү»,— дип язган рәсүл Яхъя. Йәһвәне бөтен йөрәгең белән яратсаң, «аның әмерләре авыр түгел» икәнен күрерсең (1 Яхъя 5:3).

18, 19. а) Йәһвәнең кайбер әмерләрен әйтеп бир. ( «Йәһвә нәфрәт иткән эшләрдән кач» дигән рамканы кара.) б) Аллаһы без эшли алмаганны таләп итмәгәнен кайдан беләбез?

18 Йәһвә безгә нинди әмерләр бирә? Мәсәлән, кайбер эшләрдә катнашмаска. Алар  «Йәһвә нәфрәт иткән эшләрдән кач» дигән рамкада китерелгән. Анда Изге Язмаларда хөкем ителгән эшләр язылган. Бер караганда, аларның кайберләре начар түгел дә кебектер, әмма китерелгән шигырьләр турында уйлану Йәһвә әмерләренең акыллылыгын күрергә булышыр. Тәртибеңне үзгәртү, бәлки, тормышыңдагы иң авыр адымнарның берсе булыр. Ләкин Аллаһы хуплаган, дөрес тормыш бәхет китерә, моны исеңдә тот (Ишагыйя 48:17, 18). Син андый үзгәрешләр ясый аласың. Ни өчен алай дип әйтеп була?

19 Йәһвә бездән без эшли алмаганны беркайчан да таләп итми (Канун 30:11—14). Ул нәрсәгә көчебез җитә, ә нәрсәгә җитми икәнен бездән күпкә яхшырак белә (Мәдхия 102:14). Моннан тыш, Йәһвә безгә, дөрес юл белән барыр өчен, көч бирә ала. Рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы тугры, һәм ул сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк, әмма вәсвәсәгә дучар булганда нык калыр өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13). Сиңа барысын җиңеп чыгарга ярдәм итәр өчен, Йәһвә хәтта «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» тә бирә ала (2 Көринтлеләргә 4:7). Күп сынаулар кичергәннән соң, Паул бер дә шикләнмичә: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам»,— дигән (Филипиялеләргә 4:13).

АЛЛАҺЫ ХУПЛАГАН СЫЙФАТЛАР ҮСТЕР

20. Аллаһыны сөендергән нинди сыйфатлар үстерергә кирәк, һәм ни өчен бу мөһим?

20 Һичшиксез, безгә Йәһвә нәфрәт иткән эшләрдән качарга кирәк. Әмма, Аллаһыны сөендерер өчен, ул яратканны яратырга да кирәк (Римлыларга 12:9). Синең белән бер карашта булган, син кызыксынган нәрсәләр белән кызыксынган һәм син кадерләгәнне кадерләгән кеше белән аралашу сиңа рәхәтме? Йәһвәгә дә андый кешеләр белән аралашу рәхәт. Шуңа күрә Йәһвә яратканны яратырга өйрән. Мәдхия 14:1—5 тә Аллаһы ярата торган сыйфатлар турында әйтелгән. Бу мәдхиядә Аллаһы дусты булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне аңлатыла. Йәһвәнең дуслары үз тормышларында рух җимеше күрсәтеп яши. Инҗилдә рух җимеше дип «мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык» кебек сыйфатлар атала (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

21. Аллаһы хуплаган сыйфатларны үстерергә нәрсә ярдәм итәчәк?

21 Аллаһы хуплаган сыйфатларны үстерергә Изге Язмаларны һәр көн уку һәм аны өйрәнү ярдәм итәчәк. Аллаһы таләпләре белән танышып, син үз уйларыңны Аллаһы карашларына туры китереп үзгәртә алырсың (Ишагыйя 30:20, 21). Йәһвәгә карата яратуың үскән саен, аны сөендереп яшәргә теләгең дә үсәчәк.

22. Аллаһыны сөендереп яшәсәң, бу сиңа нәрсә китерәчәк?

22 Йәһвәне сөендереп яшәр өчен, көч куярга кирәк. Изге Язмаларда тормыш итү рәвешеңне үзгәртү иске киемне салгандай салып яңа кеше булып киенү белән чагыштырыла (Көләсәйлеләргә 3:9, 10). Йәһвә әмерләре турында мәдхия җырлаучы: «Аларны саклаганы өчен күп кайтарылыр»,— дигән (Мәдхия 18:12). Син дә Аллаһыны сөендереп яшәсәң, мул фатихалар алырсың. Андый тормыш алып барып, син, Шайтанның күтәргән соравына җавап бирәсең һәм Йәһвә йөрәген сөендерәсең!

a Кешеләр сиңа каршы килсә дә, бу алар белән турыдан-туры Иблис җитәкчелек итә дигәнне аңлатмый. Ләкин бу дөнья төзелешенең илаһысы — Шайтан, һәм бөтен дөнья аның хакимлегендә (2 Көринтлеләргә 4:4; 1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә бу дөнья кешеләре Аллаһы хуплаган тормыш белән яшәүчеләргә каршы киләчәкләр, һәм кайберәүләр сиңа комачаулар.