Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Тормыш — Аллаһының бүләге

Тормыш — Аллаһының бүләге
  • Аллаһының яшәүгә карашы нинди?

  • Аллаһының абортка карашы нинди?

  • Аллаһы бүләген хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтергә?

1. Бөтен тереклекне кем барлыкка китергән?

 ИРЕМИЯ пәйгамбәр Йәһвә ул «тере Аллаһы» дигән (Иремия 10:10). Аллаһы — бар тереклекнең Барлыкка Китерүчесе дә. Күктәге фәрештәләр: «Бар нәрсәне син яраттың, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде»,— дип, аны данлыйлар (Ачылыш 4:11). Аллаһыны данлап, Давыт патша: «Тереклек чишмәсе Синдә»,— дип җырлаган (Мәдхия 35:10). Әйе, тормыш — Аллаһының бүләге.

2. Аллаһы кешеләргә яшәр өчен нәрсә биреп тора?

2 Йәһвә кешеләргә яшәр өчен барысын биреп тора (Рәсүлләр 17:28). Ул ашарга ризык, эчәргә су, яшәргә җир, суларга һава бирә (Рәсүлләр 14:15—17). Ул тормышыбызның шатлыклы булуын тели. Әмма чыннан да шатланып яшәр өчен, аның әмерләре белән танышып, аларны үтәргә кирәк (Ишагыйя 48:17, 18).

ТОРМЫШНЫ ХӨРМӘТ ИТ

3. Һабилнең үтерелүенә Аллаһының карашы нинди булган?

3 Аллаһы безгә үз тормышыбызны, башкаларның тормышын да хөрмәт итәргә куша. Адәм белән Хаува яшәгән көннәрне искә төшерик. Аларның Кабил белән Һабил исемле уллары булган. Бер тапкыр Кабилнең үз энесенә ачуы чыккан. Йәһвә Кабилне кисәткән, һәм аның ачуы җитди гөнаһка китерергә мөмкин дигән. Әмма Кабил бу кисәтүне санга сукмаган. Ул «энесе Һабилгә һөҗүм итеп, аны үтергән» (Яратылыш 4:3—8). Шунда Йәһвә Кабилне, энесен үтергәне өчен, җәзага тарткан (Яратылыш 4:9—11).

4. Муса Канунында тормышка дөрес караш турында нәрсә әйтелгән булган?

4 Ике мең елдан артык вакыт үткәч, Йәһвә Исраил халкына кануннар биргән. Анда ул аларга ничек Аллаһыга хезмәт итәргә кирәк икәнен аңлаткан. Бу кануннар җыентыгы Муса пәйгамбәр аша бирелгәнгә, аларны кайвакыт Муса Кануны дип атыйлар. Анда: «Үтермә»,— дип әйтелгән булган (Канун 5:17). Бу әмер исраиллеләргә Аллаһы кеше тормышын бик нык кадерли һәм кешеләр дә тормышны кадерләргә тиеш икәнен күрсәткән.

5. Абортка карашыбыз нинди булырга тиеш?

5 Ә әле тумаган баланың тормышы турында нәрсә әйтеп була? Муса Кануны буенча, ана карынындагы баланы үтерергә ярамаган. Әйе, ана карынында әле генә үсә башлаган баланың тормышы да Йәһвә өчен кадерле (Чыгыш 21:22, 23; Мәдхия 126:3). Шуңа күрә бала төшерү, яки аборт, рөхсәт ителми.

6. Ни өчен без кешеләрне нәфрәт итмәскә тиеш?

6 Тормышны хөрмәт итү бу шулай ук кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәттә булу дигәнне аңлата. «Кардәшен нәфрәт итүче һәркем кеше үтерүче була, ә бернинди кеше үтерүче дә мәңгелек тормышка ия булмый икәнен сез беләсез»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 3:15). Мәңгелек тормышка ия буласыбыз килсә, йөрәгебездән нәфрәт итүне тамыры белән йолкып ташларга кирәк, чөнки бу сыйфат еш кына көч куллануга китерә (1 Яхъя 3:11, 12). Безгә бер-беребезне яратырга өйрәнергә кирәк.

7. Тормышка хөрмәт юклыгын нинди гадәтләр күрсәтә?

7 Ә үз тормышыбызны хөрмәт итү нәрсәне аңлата? Бер кешенең дә үләсе килми, әмма кайберәүләр рәхәтлек табар өчен яки күңел ачар өчен, үз тормышларын куркыныч астына куялар. Мәсәлән, алар тәмәке тарта яки аны исни, бетель яфрагын чәйни яки наркотиклар куллана. Андый гадәтләр сәламәтлеккә зыян китерә һәм еш кына кеше үлеменең сәбәбе була. Андый гадәтләргә ия кеше тормышны кадерләми. Аллаһы андый гадәтләрне пычрак дип саный (Римлыларга 6:19; 12:1; 2 Көринтлеләргә 7:1). Аллаһыга яраклы булыр өчен, безгә бу гадәтләрне ташларга кирәк. Бу авыр булыр, әмма Аллаһы кирәкле ярдәмне бирәчәк. Тормышны Аллаһы биргән кадерле бүләк дип сана һәм моны эшләрең белән күрсәт. Йәһвә андый тырышлыкларны бик кадерли.

8. Ни өчен без сак булырга тиеш?

8 Тормышны хөрмәт итсәк, без сак булырга тырышырбыз, игътибарлы булырбыз һәм, күңел ачар өчен яки рәхәтлек алыр өчен, үз тормышыбызны куркыныч астына куймабыз. Машинада сак йөрербез һәм тормыш өчен куркыныч булган яки көч кулланыла торган спорт төрләрендә катнашмабыз (Мәдхия 10:5). Борынгы Исраилгә бирелгән Канунда мондый сүзләр булган: «Берәрсе түбәңнән егылып, йортыңда кан гаебе булмасын өчен, яңа йорт төзегәндә, [яссы] түбәң кырыенда култыкса яса» (Канун 22:8). Бу принцип буенча, йортыңны, шул исәптән баскычны да, тиешле тот: кеше абынып үзенә зыян китерерлек булмасын. Машинаң булса, аны да игътибар белән тикшереп тор. Йортың яки машинаң үз тормышың һәм башкалар тормышы өчен куркыныч булмасын.

9. Аллаһы бүләген хөрмәт итсәк, хайваннарга һәм мал-туарга карашыбыз нинди булачак?

9 Хайваннар һәм мал-туар да Барлыкка Китерүче өчен кадерле. Ул аларны ризык яки кием булсын өчен яки алар кеше тормышы өчен куркыныч булса, үтерергә рөхсәт итә (Яратылыш 3:21; 9:3; Чыгыш 21:28). Әмма алар белән үзеңне мәрхәмәтсез тоту яки аларны күңел ачу өчен генә үтерү рөхсәт ителми. Мондый тәртип кеше тормыш изгелеген хөрмәт итми икәнен күрсәтә (Гыйбрәтле сүзләр 12:10).

КАННЫ ХӨРМӘТ ИТҮ

10. Аллаһы кан белән тормышның тыгыз бәйләнештә торуын ничек күрсәткән?

10 Кабил үз энесе Һабилне үтергәч, Йәһвә аңа: «Туфрактан кардәшеңнең кан ыңгырашуы миңа ишетелеп тора»,— дигән (Яратылыш 4:10). Аллаһы Һабилнең «каны» дип әйткәндә аның тормышын күздә тоткан. Кабил үз энесенең тормышын алган, һәм аны моның өчен җәза көткән. Һабилнең каны, яки тормышы, Йәһвәдән гаделлек урнаштыруны сорап «ыңгырашкан» дип әйтеп була. Яшәү белән канның тыгыз бәйләнештә торуы Нух көннәрендәге Туфаннан соң кабат күрсәтелгән булган. Туфан килгәнче, кешеләр җиләк-җимеш, яшелчә, бодай һәм төрле чикләвек ашаган. Туфаннан соң Йәһвә Нухка һәм аның улларына болай дигән: «Җирдә хәрәкәт иткән һәрбер җанлы нәрсә, яшел чирәм кебек үк, сезнең өчен ризык булыр; аларның һәммәсен сезгә бирәм». Әмма ул: «Канлы итне, ягъни җаны [яшәве] бар итне ашамагыз»,— дип кисәткән (Яратылыш 1:29; 9:3, 4). Шунсын ачык күрәбез: Йәһвә өчен тормыш белән кан тыгыз бәйләнештә тора.

11. Нух көннәреннән бирле канга кагылышлы нинди боерык гамәлдә кала?

11 Канны ризык итеп кабул итмичә, без аңа хөрмәт күрсәтәбез. Йәһвәнең исраиллеләргә биргән Канунында мондый боерык булган: «Әгәр берәрсе... ашарга яраклы булган берәр җәнлек яки кош тотса, ул канга агып чыгарга мөмкинлек бирергә һәм аны [канны] җир белән капларга тиеш... Мин Исраил улларына әйттем: „Тәннән [чыккан] канны ашамагыз“» (Левиләр 17:13, 14). Шулай итеп, Нухка хайван канын ашамаска кушкан Аллаһы боерыгы 800 ел үткәч тә гамәлдә калган. Йәһвәнең карашы ачык күренә: аның хезмәтчеләренә хайван итен ашарга ярый, ә канны ризык итеп ашау ярамый. Кешеләр канны җиргә агызырга тиеш булган, һәм шулай эшләп, алар Аллаһы барлыкка китергән затларның тормышын кире аңа кайтарганнар дип әйтеп була.

12. Беренче гасырда изге рух ярдәмендә бирелгән кан турындагы нинди әмер безнең көннәрдә дә гамәлдә кала?

12 Бу боерыкны мәсихчеләр дә үтәргә тиеш. Безнең эраның беренче гасырында үз өсләренә җитәкчелекне алган рәсүлләр һәм җитлеккән ир-атлар бергә җыелган. Аларга мәсихчеләр нинди әмерләрне үтәп яшәргә тиеш икәнен билгеләргә кирәк булган. Алар мондый нәтиҗәгә килгән: «Изге рух һәм без сезнең өскә мондый кирәкле нәрсәләрдән башка һичнинди өстәмә йөк салмаска булдык: потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм фахишәлектән тыелыгыз. Моның барысыннан үзегезне тырышып сакласагыз, уңышлы булырсыз. Сау-сәламәт булыгыз!» (Рәсүлләр 15:28, 29; 21:25). Шулай итеп, без «каннан... тыелырга» тиеш. Аллаһы «каннан... тыелырга» кушучы әмерне потка табынудан һәм җенси азгынлыктан тыелырга кушучы әмер кебек үк мөһим дип саный.

Табиб исерткеч эчемлекләр эчмәскә кушса, бу аны кан юллары аша кертергә ярый дигәнне аңлатамы?

13. Ни өчен каннан тыелырга кушучы әмер канны үз тәнеңә җибәрергә ярамый икәнен дә аңлата? Мисал китер.

13 Каннан тыелырга кушучы әмер үз тәнеңә кан җибәрергә ярамый дигәнне аңлатамы? Әйе, тәнгә кан җибәрергә ярамый. Бер мисал карап чыгыйк. Табиб сиңа исерткеч эчемлекләр эчмәскә куша. Аның сүзләре сиңа исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый, ә кан тамырлары аша аны кертергә ярый дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк! «Каннан... тыелыгыз» дигән сүзләр дә канны тәнеңә кабул итү тыела дигәнне аңлата. Бу әмерне үтәп, мәсихче үз тәненә кан җибәрергә рөхсәт итмәячәк.

14, 15. Әгәр табиб, мәсихче үз тәненә кан җибәрергә тиеш дип, үз сүзендә каты торса, мәсихче нәрсә эшләр һәм ни өчен?

14 Ә мәсихче каты җәрәхәтләнсә яки аңа катлаулы операция ясарга кирәк булса, нәрсә эшләргә? Әйтик, табиб: «Сезгә кан җибәрмәсәк, сез үләсез»,— дип әйтә ди. Әлбәттә, мәсихченең үләсе килми. Шуңа күрә, Аллаһының кадерле бүләген — үз тормышын саклар өчен, ул башка төрле, кан кулланылмый торган дәвалауга ризалашыр. Мәсихче кан җибәреп дәвалауга альтернатив, ягъни моның урынына кулланыла торган башка дәвалану эзләячәк һәм яраклы дәвалау ысулын сайлаячак.

15 Мәсихче, бу дөнья төзелешендә тагын әз генә яшәп калыр өчен, Аллаһы әмерен бозармы? «Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы, аны табар»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 16:25). Без үләргә теләмибез. Әмма тормышыбызны саклап калыр өчен Аллаһы законын бозсак, без мәңгелек тормышыбызны югалтырга мөмкин. Йәһвә әмерләренең гадел булуына шикләнмик. Берәр сәбәп аркасында гомеребез өзелсә, Яшәү Бирүчебез безне, терелтү булганда, һичшиксез искә төшерәчәк һәм безгә кыйммәтле тормыш бүләген кайтарачак. Безгә моңа тулысынча ышанып яшәргә кирәк (Яхъя 5:28, 29; Еврейләргә 11:6).

16. Аллаһы хезмәтчеләренең кан куллануга карашлары нинди?

16 Безнең көннәрдә Аллаһының тугры хезмәтчеләре аның кан турындагы әмерен үтәргә тәвәккәл. Алар канны ризык итеп тә кабул итмәячәк, аны дәвалау чарасы итеп тә тәннәренә җибәрергә рөхсәт итмәячәк a. Мәсихчеләр бер дә шикләнми: канны барлыкка китергән Аллаһы аны ничек кулланырга кирәк икәнен кешеләрдән яхшырак белә. Син моның белән ризамы?

КАННЫ ДӨРЕС КУЛЛАНУ

17. Борынгы Исраилдә, Йәһвә законы буенча, кан нәрсә өчен генә билгеләнгән булган?

17 Муса Кануны буенча, кан бердәнбер максат өчен генә билгеләнгән булган. Борынгы Исраилгә Йәһвә болай дигән: «Тәннең җаны [яисә тормышы] канда, һәм мин сезнең җаннарыгызны йолып алыр өчен, аны сезгә корбан китерү урынына билгеләдем, чөнки бу кан йолып ала» (Левиләр 17:11, ЯД). Исраил кешесенә, гөнаһы кичерелсен өчен, корбанга хайван китерергә һәм аның канын корбан китерү урынына сибәргә кирәк булган. Бу урын башта изге чатырда, ә соңрак Аллаһы гыйбадәтханәсендә урнашкан булган. Шулай итеп, канны корбан китерү урыны өчен генә кулланырга яраган.

18. Гайсәнең түгелгән каны ярдәмендә нәрсә мөмкин булды?

18 Мәсихчеләр Муса Кануны буенча яшәми, шуңа күрә аларга хайваннарны корбанга китереп, аларның канын корбан китерү урынына сибәргә кирәк түгел (Еврейләргә 10:1). Ләкин Исраил халкының канны андый тәртип буенча куллануы киләчәктәге кыйммәтле бер корбанның прообразы булган. Ул корбанны Аллаһы Улы, Гайсә Мәсих китерергә тиеш булган. Бу китапның бишенче бүлегеннән белгәнебезчә, Гайсә безнең өчен үз гомерен биргән. Аның каны түгелгән булган. Ул моны үзе рөхсәт иткән. Шуннан соң ул күккә күтәрелеп, үзенең түгелгән канының кыйммәтле бәясен бер тапкыр һәм мәңгегә Аллаһыга тапшырган (Еврейләргә 9:11, 12). Бу безнең гөнаһларыбызның кичерелүенә нигез салган һәм мәңгелек тормышка юл ачкан (Маттай 20:28; Яхъя 3:16). Гайсәнең түгелгән каны бик кыйммәтле! (1 Петер 1:18, 19). Без аның шул түгелгән канына иман итеп кенә котылу ала алабыз.

Син тормышны һәм канны хөрмәт иткәнеңне ничек күрсәтә аласың?

19. Кеше канында гаепле булмас өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

19 Йәһвә безгә тормыш бүләк иткән. Моның өчен без аңа шундый рәхмәтле! Бу безне башкаларга мәңгелек тормыш өмете турында сөйләргә дәртләндереп торсын. Бу тормыш Гайсә корбанына иман итү аша мөмкин булачак. Йәһвә өчен кеше тормышы бик кадерле. Моның турында уйлану коткару хәбәрен аеруча ашкынып сөйләргә дәртләндерәчәк (Йәзәкил 3:17—21). Бу йөкләмәне тырышып башкарсак, рәсүл Паул кебек: «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел, чөнки мин сезгә Аллаһы ихтыяры турында сөйләүдән баш тартмадым, барысын сөйләдем»,— дип әйтә алырбыз (Рәсүлләр 20:26, 27). Кешеләргә Аллаһы һәм аның ниятләре турында сөйләп, без Аллаһының бүләген — тормышны һәм канны хөрмәт итүебезне күрсәтәбез.

a Кан җибәреп дәвалануга альтернатив дәвалану турында күбрәк белер өчен, «Ничек кан синең тормышыңны саклый ала?» дигән брошюраның (рус) «Кан җибәрү урынына сыйфатлы медицина чарасы» дигән мәкаләсен кара. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.