Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гаиләң бәхетле булсын

Гаиләң бәхетле булсын
  • Яхшы ир булыр өчен нәрсә эшләргә?

  • Яхшы хатын булыр өчен нәрсә эшләргә?

  • Яхшы әти-әни булыр өчен нәрсә эшләргә?

  • Балалар гаилә тормышын бәхетле итәр өчен нәрсә эшли ала?

1. Гаилә бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә?

 ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ гаиләңнең бәхетле булуын тели. Аның Сүзендә, Изге Язмаларда, гаиләдәге һәрбер кешегә җитәкчелек бирелә һәм гаиләдәге һәр кеше нәрсә эшләргә тиеш икәне аңлатыла. Һәр кеше Аллаһы киңәшен тотса, бу гаҗәеп җимешләр китерәчәк. «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» — дигән Гайсә (Лүк 11:28).

2. Гаилә бәхетле булсын өчен, нәрсәне танырга кирәк?

2 Гаилә бәхетле булсын өчен, аның нигезен Йәһвә Аллаһы салган икәнен танырга кирәк. Гайсә Йәһвәне «Атабыз» дип атаган (Маттай 6:9). Җирдәге һәрбер гаилә күктәге Атабыз ярдәме белән яшәп килә, һәм ул, әлбәттә, гаилә тормышын ничек бәхетле итәргә икәнен белә (Эфеслеләргә 3:14, 15). Аллаһы нияте буенча гаиләдәге һәр кеше нинди роль үтәргә тиеш? Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?

АЛЛАҺЫ — ГАИЛӘГӘ НИГЕЗ САЛУЧЫ

3. Изге Язмалар буенча, кеше гаиләсенә нигез ничек салынган булган, һәм ни өчен без бу хәбәргә ышана алабыз?

3 Йәһвә беренче кешеләрне — Адәм белән Хауваны барлыкка китереп, аларны ир белән хатын иткән. Ул аларга Гадән бакчасы дип аталган матур йорт биргән. Аларны җирдәге оҗмахка урнаштырып, ул аларга балалар табарга кушкан. «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз»,— дигән аларга Йәһвә (Яратылыш 1:26—28; 2:18, 21—24). Бу сүзләр кеше уйлап чыгарган хикәя яки миф түгел. Чөнки Яратылыш китабында язылган бу хәбәрне Гайсә үзе дөрес дип таныган (Маттай 19:4, 5). Тормышыбызда авырлыклар бик күп, һәм хәзерге тормыш Аллаһы башта ниятләгән тормыштан бик нык аерылып тора. Шулай да, гаилә тормышын бәхетле итеп була. Без моны кайдан беләбез?

4. а) Гаиләдәге һәрбер кеше гаиләнең бәхетле булуына ничек үз өлешен кертә ала? б) Ни өчен, гаиләдәге тормыш бәхетле булсын өчен, Гайсә тормышы турында белем алу мөһим?

4 Гаиләдәге тормышның бәхетле булуына һәрбер кеше үз өлешен кертә ала. Моның өчен Аллаһы күрсәткән яратуны үрнәк итеп тотарга кирәк (Эфеслеләргә 5:1, 2). Әмма ничек күзгә күренми торган Аллаһыдан үрнәк алырга? Моның өчен Йәһвәнең бердәнбер Улыннан, Гайсә Мәсихтән, үрнәк алырга кирәк, чөнки күктән җиргә аны Йәһвә үзе җибәргән (Яхъя 1:14, 18). Гайсә, җирдә булганда, күктәге Атасы үрнәге буенча эш иткән. Шуңа күрә Гайсәне күргән һәм тыңлаган кешеләр өчен бу Йәһвәнең үзе белән аралашу кебек булган (Яхъя 14:9). Гайсәнең ничек итеп ярату күрсәткәнен белеп һәм аның үрнәге буенча эш итеп, без гаилә тормышын бәхетле итә алырбыз.

ИРЛӘР ӨЧЕН ҮРНӘК

5, 6. а) Гайсәнең җыелышка карашы нинди, һәм ирләр аңардан нәрсәгә өйрәнә ала? б) Гөнаһлар кичерелсен өчен, нәрсә эшләргә?

5 Инҗилдә Гайсә үз шәкертләре белән үзен ничек тоткан булса, ирләр дә хатыннары белән үзләрен шулай тотарга тиеш дип әйтелә: «Ирләр, хатыннарыгызны яратып яшәгез, Мәсих тә, җыелышны яратып, аның хакына үзен биргән бит... Нәкъ шулай ук ирләр дә хатыннарын үз тәннәрен яраткан кебек яратырга тиеш. Хатынын яратучы кеше үзен ярата, чөнки үз тәнен нәфрәт иткән кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта. Мәсих тә җыелыш турында шулай кайгыртып тора» (Эфеслеләргә 5:23, 25—29).

6 Гайсәнең җыелышны шундый нык яратуы — ирләр өчен яхшы үрнәк. Гайсә «аларны [шәкертләрен] ахырга кадәр» яраткан, алар камил булмаса да, алар өчен үз тормышын биргән (Яхъя 13:1; 15:13). Изге Язмаларда ирләргә: «Хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз»,— дигән киңәш бирелә (Көләсәйлеләргә 3:19). Иргә, аеруча хатыны кайвакыт үзен дөрес тотмаса, бу киңәшне тотарга нәрсә ярдәм итә? Аңа ул үзе дә хаталар эшли һәм ул үзе дә Аллаһы кичерүенә мохтаҗ икәнен истә тотарга кирәк. Аллаһы кичерүен алыр өчен, иргә нәрсә эшләргә? Ул башка кешеләрнең, шул исәптән хатынының да, аңа каршы кылган гөнаһларын кичерергә тиеш. Әлбәттә, хатыны да шулай эшләргә тиеш (Маттай 6:12, 14, 15). Бәхетле никах — бер-берсен кичерергә әзер булган ике кешенең тормыш итүе дип юкка гына әйтмиләр.

7. Гайсә нәрсәне исәпкә алган һәм ирләргә нинди үрнәк калдырган?

7 Гайсә һәрвакыт игътибарлы булган, шәкертләренең көчләре чикле икәнен белгән, алар турында кайгырткан. Мәсәлән, алар арыгач, ул: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз»,— дигән (Марк 6:30—32). Ирләргә дә хатыннары турында кайгыртырга һәм аларга карата игътибарлы булырга кирәк. Изге Язмаларда алар «көчсезрәк» һәм ирләргә аларны «ихтирам итәргә» кирәк дип әйтелә. Ни өчен? Чөнки ирләр дә, шулай ук хатыннар да «тормыш бүләген» мирас итеп алалар (1 Петер 3:7). Ир шуны истә тотсын: Аллаһы кешенең хатын-кыз яки ир-ат булуына карамый, аның өчен тугры кеше кадерле (Мәдхия 100:6).

8. а) Ни өчен үз «хатынын яратучы» ир «үзен ярата» дип әйтеп була? б) Ир белән хатын өчен бер тән булу нәрсәне аңлата?

8 Инҗилдә «хатынын яратучы кеше үзен ярата» дип әйтелә. Чөнки, Гайсә сүзләре буенча, ир белән хатын «инде ике кеше түгел, ә бер тән» (Маттай 19:6). Бу сүзләр аларга бер-берсе белән генә якынлык кылырга рөхсәт ителә дигәнне аңлата (Гыйбрәтле сүзләр 5:15—21; Еврейләргә 13:4). Алар бер-берсе турында риясыз кайгыртса, никахларына тугры булып кала ала (1 Көринтлеләргә 7:3—5). Инҗилдәге мондый сүзләрне истә тотарга кирәк: «Үз тәнен нәфрәт иткән кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта». Шуңа күрә иргә үз хатынын үзен яраткандай яратырга кирәк. Ир шулай ук үзенең башы Гайсә Мәсих алдында хисап бирәчәген онытмаска тиеш (Эфеслеләргә 5:29; 1 Көринтлеләргә 11:3).

9. Филипиялеләргә 1:8 дә Гайсәнең нинди сыйфаты турында әйтелә, һәм ни өчен ирләргә дә үз хатыннарына карата назлы булырга кирәк?

9 Рәсүл Паул Гайсә Мәсихнең яратуы турында язган (Филипиялеләргә 1:8). Гайсәнең яратуы кешеләргә көч өстәп торган, һәм аның булачак шәкертләре хатын-кызлар аңа тартылган (Яхъя 20:1, 11—13, 16). Хатын үз иренең дә шундый ук булуын тели.

ХАТЫННАР ӨЧЕН ҮРНӘК

10. Гайсә кайсы яктан хатыннарга үрнәк калдырган?

10 Гаилә ким дигәндә ике кешедән торса, барысы тәртипле булсын өчен, гаиләдә кемдер баш булырга тиеш. Хәтта Гайсә өстеннән дә баш бар. «Мәсихнең Башы — Аллаһы», ә «хатынның башы — ир» (1 Көринтлеләргә 11:3). Аллаһыны үз башы итеп танып, Гайсә безгә искиткеч үрнәк калдырган, чөнки һәрберебез өстеннән без буйсынырга тиеш булган баш бар.

11. Хатын ире белән үзен ничек тотарга тиеш, һәм мондый тәртип нинди җимешләр китерә ала?

11 Ирләр камил түгел, шуңа күрә алар хата эшли һәм еш кына гаилә башлыгы эшләргә тиеш булганны дөрес башкармый. Андый очракларда хатынга үзен ничек тотарга? Аңа ирен мыскыл итү яки аның ролен үз өстенә алу дөрес булмас иде. Хатын шуны истә тотсын: Аллаһы өчен «тыныч һәм юаш рух» бик кыйммәтле (1 Петер 3:4). Хатын шундый рух күрсәтсә, аңа үз иренә — гаилә башына, хәтта авырлыклар туганда да, тыңлаучан булу җиңелрәк булачак. Инҗилдә шулай ук: «Хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:33). Ә ире Мәсихне үз Башы итеп танымаса, нәрсә эшләргә? «Хатыннар, ирләрегезгә буйсынып яшәгез. Шулай эшләп, сез сүзгә буйсынмаучыларны үз тәртибегез белән сүзсез яулап алачаксыз, чөнки алар сезнең саф тәртибегезне һәм тирән хөрмәтегезне үз күзләре белән күреп торачак»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (1 Петер 3:1, 2).

12. Ни өчен үз фикереңне әйтү бу әле иреңә хөрмәт күрсәтмәү дигән сүз түгел?

12 Хатын үз фикерен ипле генә белдергәндә, бу ул үз ирен хөрмәт итми дигәнне аңлатмый. Аның ире шул ук динне тотса да, тотмаса да, хатын, ире белән риза түгел икән, моны йомшак кына аңлатып бирә ала. Бәлки, хатын хактыр, һәм аның сүзләре бөтен гаиләгә файда китерер. Бер тапкыр Ибраһимның хатыны Сара үз иренә гаилә тормышына кагылышлы киңәш биргән. Ибраһим аның белән риза булмаса да, Аллаһы аңа: «Сара сиңа ни әйтсә, шуны тыңла»,— дигән (Яратылыш 21:9—12). Әмма ир кеше берәр карарга килсә һәм бу карар Аллаһы законына каршы булмаса, хатын, үз иренең карарын хуплап, аңа буйсынырга тиеш (Рәсүлләр 5:29; Эфеслеләргә 5:24).

Сара хатыннарга нинди яхшы үрнәк калдырган?

13. а) Титуска 2:4, 5 тә никахтагы хатыннарга нинди киңәшләр бирелә? б) Изге Язмаларда аерым яшәү һәм аерылышу турында нәрсә әйтелә?

13 Хатын үз ролен үтәп, гаиләгә күп бәхет китерә ала. Мәсәлән, Инҗилдә никахтагы хатыннар «үз ирләрен, балаларын яратырга», «төпле, саф, тырыш хуҗабикә, яхшы тәртипле һәм ирләренә күндәм булырга» тиеш дип әйтелә (Титуска 2:4, 5). Бу киңәшне тоткан хатынны ире дә, балалары да нык яратачак һәм хөрмәт итәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 31:10, 28). Никах ул — камил булмаган ике кешенең бергә тормыш итүе. Шуңа күрә кайвакыт, берәр махсус сәбәп аркасында, ир белән хатынга аерым яшәргә яки аерылышырга туры килер. Изге Язмалар буенча, аерым яшәү кайбер очракларда рөхсәт ителә. Әмма андый адымга җитди карарга кирәк, чөнки Изге Язмаларда: «Хатын үз ирен калдырып китмәсен... Ир дә үз хатынын ташлап китмәсен»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:10, 11). Изге Язмалар буенча, аерылышу ир белән хатынның берсе зина кылса гына рөхсәт ителә (Маттай 19:9).

АТА-АНАЛАР ӨЧЕН ЯХШЫ ҮРНӘК

14. Гайсә балалар белән үзен ничек тоткан, һәм балалар нәрсәгә мохтаҗ?

14 Гайсә ата-аналарга яхшы үрнәк калдырган һәм балаларга нинди караш булырга тиеш икәнен күрсәткән. Бер тапкыр Гайсә янына балаларга үтәргә рөхсәт итмәгәннәр. Шунда ул болай дигән: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз». «Ул балаларны кочаклады, өсләренә кулларын куеп, аларга үз фатихасын бирә башлады»,— дип әйтелә Инҗилдә (Марк 10:13—16). Гайсә балалар белән бергә вакыт үткәргән. Шуңа күрә без дә үз балаларыбыз белән бергә вакыт үткәрергә тиеш түгелме? Аларга бер-ике минут кына игътибар бирү әз, балалар белән күп вакыт үткәрергә кирәк. Йәһвә ата-аналарга балаларны өйрәтергә һәм тәрбияләргә куша (Канун 6:4—9).

15. Балаларын яклар өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала?

15 Бүгенге дөнья аеруча бозык, һәм ата-аналарга үз балаларын әхлаксыз кешеләрдән, мәсәлән, балаларны җенси бозыклыкка тарта торган кешеләрдән, якларга кирәк. Гайсә үз шәкертләрен «балаларым» дип атаган һәм аларны яклаган. Мәсәлән, аны кулга алгач һәм үлеменә әз генә вакыт калганда, ул үз шәкертләре турында кайгыртып, аларны җибәрергә кушкан (Яхъя 13:33; 18:7—9). Иблис балаларга зыян китерергә тырыша. Балаларың булса, аларны яклар өчен, тырышлыклар куй. Аларны бу явыз дөньяның бозык гадәтләре турында алдан ук кисәт a (1 Петер 5:8). Балаларның физик, рухи һәм әхлакый иминлеге аеруча безнең көннәрдә куркыныч астында.

Ата-аналар Гайсә үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә ала?

16. Гайсә үз шәкертләренең камилсезлегенә ничек караган, һәм ата-аналар өчен нинди үрнәк калдырган?

16 Гайсә үз үлеме алдыннан соңгы кичне шәкертләре белән бергә үткәргән. Шул кичне шәкертләре араларында иң бөеге кем дип бәхәсләшә башлаган. Шәкертләренә ачуланыр урынына, Гайсә ярату күрсәтеп, тагын бер тапкыр аларны үз сүзләре һәм үрнәге белән төзәтергә тырышкан (Лүк 22:24—27; Яхъя 13:3—8). Ата-аналар, баланы төзәткәндә, сез Гайсә үрнәге буенча ничек эш итә аласыз? Әлбәттә, җәза кирәк, әмма моны «кирәгенчә генә» һәм ачусыз эшләргә кирәк. Әйткәндә уйлап әйтегез, уйламыйча әйтелгән сүзләр «үткен кылычтай телгәли» (Иремия 30:11; Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Бала үзенә тиешле җәза бирелгәнен күрсен. Җәза нәкъ шундый булырга тиеш (Эфеслеләргә 6:4; Еврейләргә 12:9—11).

БАЛАЛАР ӨЧЕН ҮРНӘК

17. Гайсә балалар өчен кайсы яктан яхшы үрнәк калдырган?

17 Балалар Гайсәдән берәр нәрсәгә өйрәнә аламы? Әйе! Гайсә үз үрнәге белән ничек ата-аналарны тыңларга кирәк икәнен күрсәткән. «Ата ничек өйрәткән булса,— дип әйткән ул,— шулай сөйлим». Һәм: «Мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим»,— дип өстәгән (Яхъя 8:28, 29). Гайсә үзенең күктәге Атасына тыңлаучан булган. Изге Язмаларда балалар да үз ата-аналарын тыңларга тиеш дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:1—3). Гайсә камил бала булса да, камил булмаган әти-әнисе — Йосыф белән Мәрьям сүзен тыңлап үскән. Һичшиксез, ул үз гаиләләренең бәхетенә үз өлешен кертеп торган (Лүк 2:4, 5, 51, 52).

18. Ни өчен Гайсә үзенең күктәге Атасының һәр сүзенә буйсынган, һәм балаларның тыңлаучан булулары кемне сөендерә?

18 Гайсә үрнәген тотып, балалар ата-аналарын ничек сөендерә ала? Әлбәттә, яшьләргә кайвакыт үз ата-аналарына буйсыну авыр, әмма Йәһвә балаларның тыңлаучан булуларын тели (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; 6:20). Гайсә һәрвакыт, хәтта бу авыр булса да, күктәге Атасына буйсынган. Бер тапкыр Гайсәгә Аллаһы ихтыярын үтәү аеруча авыр булган, һәм ул: «Миннән бу касәне [кушкан эшне] кире алчы»,— дигән. Шулай да Гайсә Аллаһы әйткәнне үтәгән. Ул шуны белгән: Атасы аңардан нәрсә эшләргә икәнен яхшырак белә (Лүк 22:42). Тыңлаучан булып, балалар ата-аналарын һәм күктәге Аталарын сөендерә b (Гыйбрәтле сүзләр 23:22—25).

Яшьләр, яшьтәшләре начар эшкә тартканда, нәрсәне истә тотарга тиеш?

19. а) Шайтан балаларны нәрсәгә котырта? б) Ничек баланың әхлаксыз тәртибе ата-анасына тәэсир итә?

19 Шайтан Гайсәне вәсвәсәгә тарткан кебек, яшьләрне дә, һичшиксез, начар эшләргә котыртачак (Маттай 4:1—10). Аның бер коралы — яшьтәшләр басымы. Балага андый басымга каршы тору аеруча авыр. Шуңа күрә бала Аллаһы законнары буенча яшәмәгән кешеләр белән аралашмасын! (1 Көринтлеләргә 15:33). Изге Язмаларда Ягькубның кызы Динә турында әйтелә. Ул Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр белән аралашкан, һәм бу бик зур бәлагә китергән (Яратылыш 34:1, 2). Гаиләдәгеләрнең берәрсе әхлаксызлык кылса, бу туганнарына бик зур авырту китерә! (Гыйбрәтле сүзләр 17:21, 25).

ГАИЛӘ ТОРМЫШЫН НИЧЕК БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ?

20. Ир, хатын һәм балалар гаиләнең бәхетле булуына үз өлешен ничек кертә ала?

20 Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне куллансак, гаиләдәге авырлыкларны хәл итү җиңелрәк булачак, бу шулай ук гаилә тормышын бәхетлерәк итәчәк. Ирләр, үз хатыннарыгызны яратыгыз, Гайсә үзен җыелыш белән ничек тотса, сез дә хатыннарыгыз белән үзегезне шулай тотыгыз. Хатыннар, ирләрегезне баш итеп хөрмәт итегез һәм Гыйбрәтле сүзләр 31:10—31 дә әйтелгән хатынның үрнәген тотыгыз. Ата-аналар, балаларыгызга үгет-нәсыйхәт бирегез (Гыйбрәтле сүзләр 22:6). Әтиләр, «үз гаиләгез белән оста идарә итүче» булыгыз (1 Тимутигә 3:4, 5; 5:8). Балалар, әти-әниегезнең сүзен тыңлагыз (Көләсәйлеләргә 3:20). Гаиләдә камил кеше юк, һәркем хата эшли. Шуңа күрә басынкы булып, бер-берегездән гафу үтенегез.

21. Безне нинди искиткеч киләчәк көтә, һәм без гаилә тормышын инде хәзер ничек бәхетле итә алабыз?

21 Изге Язмаларда гаиләне бәхетле итә ала торган бик күп киңәшләр һәм принциплар бар. Анда шулай ук Аллаһының яңа дөньясы — җирдәге Оҗмах турында әйтелә. Бу җирдә Йәһвә Аллаһыга хезмәт иткән бар кешеләр бәхетле яшәячәк (Ачылыш 21:3, 4). Безне нинди искиткеч киләчәк көтә! Без хәтта хәзер дә, Аллаһы Сүзендәге җитәкчелекне кулланып, гаиләбезне бәхетле итә алабыз.

a Балагызны яклар өчен киңәшләр «Бөек Остаздан өйрән» дигән китапның 32 нче бүлегендә бирелгән. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

b Бала, аның ата-анасы Аллаһының берәр әмер бозарга кушканда гына, аларга буйсынмаска мөмкин (Рәсүлләр 5:29).