Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Хак дин юлына бас

Хак дин юлына бас
  • Изге Язмаларда сурәтләр куллану турында нәрсә әйтелә?

  • Мәсихчеләрнең дини бәйрәмнәргә карашы нинди?

  • Дини карашларыңны, башкаларны рәнҗетмичә, ничек аңлатып бирергә?

1, 2. Ялган динне калдыргач, син үзеңә нинди сорау бирергә тиеш, һәм ни өчен бу мөһим?

 ӘЙТИК, син яшәгән җиргә кемдер агулы чүп бушаткан, шуңа күрә тирә-як агуланган, һәм хәзер анда яшәү куркыныч. Нәрсә эшләрсең? Әлбәттә, бу җирдән башка җиргә күчәр өчен көч куярсың. Әмма күчкәч, синдә: «Ә мин үзем агуланмадым микән?» — дигән сорау туар.

2 Ялган дин шул агуланган җиргә охшаш. Изге Язмаларда ул дөрес булмаган тәгълиматлар һәм пычрак йолалар белән агуланган дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 6:17). Менә ни өчен сиңа «Бөек Бабылдан» — ялган диннең бөтендөнья империясеннән чыгарга кирәк (Ачылыш 18:2, 4). Син инде шулай эшләдеңме? Әгәр эшләгәнсең икән, бу бик мактаулы. Әмма, ялган диннән аерылып, аны тулысынча ташлар өчен күбрәк таләп ителә. Үзеңнән: «Мин ялган дин белән бәйле булган бар нәрсәдән арындыммы?» — дип сора. Кайбер мисаллар карап чыгыйк.

СУРӘТЛӘРГӘ ҺӘМ ҮЛЕЛӘРГӘ ТАБЫНУ

3. а) Сурәтләр кулланып табыну турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә, һәм ни өчен кайбер кешеләргә Аллаһы карашын кабул итү авыр? б) Ялган дингә бәйле һәркайсы әйбер белән нәрсә эшләргә кирәк?

3 Кайберәүләр үз өйләрендә еллар буе сурәтләр яки изге әйберләр саклый. Синең өеңдә андый әйберләр бармы? Бәлки, син, алар булмаса, Аллаһыга дога кылып булмый дип уйлыйсыңдыр, һәм кайберләре синең өчен бик кадерледер. Әмма Аллаһы гына ничек аңа гыйбадәт кылырга кирәк икәнен билгели ала. Ул кешеләрнең үзенә сурәтләр кулланып табынуларын теләми дип әйтелә Изге Язмаларда (Чыгыш 20:4, 5; Мәдхия 113:12—16; Ишагыйя 42:8; 1 Яхъя 5:21). Шуңа күрә хак дин юлына басу ялган дин белән бәйле булган бар нәрсәне юк итү дигәнне аңлата. Андый әйберләргә Йәһвә карашы белән кара: аларны «җирәнгеч» нәрсә дип сана (Канун 27:15).

4. а) Үлгәннәргә табыну мәгънәсез икәнен без кайдан беләбез? б) Ни өчен Йәһвә үз халкына спиритизм белән шөгыльләнмәскә кушкан?

4 Ялган диннәрнең күбесендә үлгән кешеләргә табыналар. Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчы, кайбер кешеләр үлгәннәр рухка әйләнә һәм кешегә я ярдәм итәргә, я зыян китерергә мөмкин дип уйлаган. Бәлки, үткәндә син үлгән туганнарыңның рухын тынычландырыр өчен күп тырышлык куйгансыңдыр. Әмма, бу китапның 6 нчы бүлегеннән белгәнебезчә, үлгәч, яшәү юк. Шуңа күрә үлгәннәр белән аралашырга тырышу мәгънәсез. Үлгән кешедән «алынган» һәркайсы хәбәр — җеннәрдән. Шуңа күрә Йәһвә исраиллеләргә үлгән кеше белән сөйләшмәскә һәм спиритизмның башка төрләрендә катнашмаска кушкан (Канун 18:10—12).

5. Үткәндә сурәтләр кулланган яки үлгәннәргә табынуда катнашкан булсаң, нәрсә эшләргә?

5 Ә элек сурәтләр кулланган яки үлгәннәргә табынуда катнашкан булсаң, сиңа нәрсә эшләргә? Йәһвәнең моңа карата карашы белән таныш. Моның өчен Изге Язмаларның тиешле өзекләрен укып уйлан. Хак дин юлына басарга теләгең турында Йәһвәгә һәр көн дога кыл, аның карашын үзләштерергә булышсын дип сора (Ишагыйя 55:9).

БЕРЕНЧЕ МӘСИХЧЕЛӘР РАШТУАНЫ БӘЙРӘМ ИТМӘГӘН

6, 7. а) Раштуа кемгә багышлап үткәрелә, һәм Гайсәнең беренче шәкертләре аны бәйрәм иткәнме? б) Үткән заманда туган көн үткәрү нәрсә белән бәйле булган?

6 Күп кенә билгеле бәйрәмнәр ялган дин белән бәйле. Мәсәлән, Раштуа бәйрәме. Бу бәйрәм Гайсә Мәсихнең туган көне итеп үткәрелә, һәм христиан диннәренең барысы да диярлек аны бәйрәм итә. Ләкин Гайсәнең беренче шәкертләре бу бәйрәмне үткәрмәгәннәр. Бер китапта: «Беренче һәм икенче гасырларда Гайсәнең туган көнен беркем дә белмәгән, һәм берничә кеше генә моның белән кызыксынган»,— дип әйтелә («Sacred Origins of Profound Things»).

7 Гайсәнең шәкертләре, аның туган көнен төгәл белгән булса да, аны үткәрмәс иде. Ни өчен? Бер китапта әйтелгәнчә, беренче гасыр мәсихчеләре «берәр кешенең туган көнен үткәрүне мәҗүси йола дип санаган» («The World Book Encyclopedia»). Изге Язмаларда туган көн үткәрү ике тапкыр гына искә алына. Аларның икесе дә Йәһвәгә хезмәт итмәгән җитәкчеләрнең туган көне (Яратылыш 40:20; Марк 6:21). Туган көннәр шулай ук мәҗүси илаһларны олылау белән бәйле булган. Мәсәлән, 24 майда борынгы Рим кешеләре Диана исемле алиһәнең туган көнен, ә 25 майда Аполлон исемле кояш илаһының туган көнен бәйрәм иткәннәр. Шулай итеп, туган көн үткәрү мәсихчеләр дине белән түгел, ә мәҗүсиләр дине белән бәйле.

8. Туган көн үткәрү һәм юк-барга ышану ничек бәйле икәнен күрсәтегез.

8 Беренче мәсихчеләрнең Гайсә Мәсихнең туган көнен үткәрмәгәненә тагын бер сәбәп бар: аның шәкертләре туган көн үткәрү юк-барга ышану белән бәйле икәнен белгән. Мәсәлән, борынгы заманда греклар һәм римлылар һәр кешенең рухы бар, ул кеше туганда туа һәм кешене гомере буе саклап тора дип ышанган. «Кешенең туган көне берәр илаһның туган көненә туры килгән һәм бу рух [кеше рухы] ниндидер серле юл аша шул илаһ белән бәйле булган дип исәпләнгән»,— дип әйтелә бер китапта («The Lore of Birthdays»). Әйе, кайбер бәйрәмнәр юк-барга ышануга нигезләнгән. Гайсәнең исеме берәр ничек андый бәйрәмнәр белән бәйле булса, Йәһвә Аллаһы моны хупламас иде (Ишагыйя 65:11, 12). Ни өчен соң күп кешеләр Раштуа бәйрәмен үткәрә?

РАШТУА БӘЙРӘМЕ КАЙДАН КИЛГӘН?

9. Ни өчен Гайсәнең туган көнен 25 декабрьдә үткәрә башлаганнар?

9 Гайсә үлеп берничә йөз ел үткәч кенә, 25 декабрь көнен аның туган көне итеп үткәрә башлаганнар. Әмма бу көн Гайсәнең туган көне түгел. Гайсә октябрь айларында туган a. Алайса, ни өчен 25 декабрь көнен сайлаганнар? Үзләрен соңрак христианнар дип атый башлаган кешеләр, күрәсең, Гайсәнең туган «көненең римлыларның мәҗүси бәйрәме — „җиңә алмаслык Кояш-илаһының туган көне“ белән туры килүен теләгән» («The New Encyclopædia Britannica»). Кыш көне, кояш җылысы әз булганда, мәҗүсиләр җылылык һәм яктылык биргән кояш хакына аерым бәйрәм үткәргәннәр һәм кояшны үзенең ерак сәяхәтеннән әйләнеп кайтырга дәртләндергәннәр. Кояшның кайтуы 25 декабрьдә башлана дип санаганнар. Дини җитәкчеләр, мәҗүсиләрне христиан итәр өчен, бу бәйрәмне «үзләштереп», аны «христиан» бәйрәме иткәннәр b.

10. Ни өчен үткән гасырларда кайбер кешеләр Раштуа бәйрәмен үткәрмәгән?

10 Инде күптәннән билгеле булганча, Раштуа бәйрәме башлангычын мәҗүсиләрдән алган. Бу бәйрәм Изге Язмаларга нигезләнмәгәнгә, аны XVII гасырда Англия илендә һәм аның Америкадагы кайбер колонияләрендә үткәрмәскә булганнар. Ул көнне өйдә калып эшкә чыкмаган кешеләргә штраф салганнар. Әмма тиздән үткәндәге йолалар кабат кайтарылган, һәм аларга яңалары өстәлгән. Раштуаны кабат зур бәйрәм итеп үткәрә башлаганнар. Бүген дә күп җирләрдә шулай эшлиләр. Аллаһыга яраклы булырга тырышкан кешеләр Раштуаны бәйрәм итми. Алар шулай ук мәҗүсиләрдән башлангыч алган һәм ялган дин белән бәйле булган башка бәйрәмнәрне дә үткәрми c.

БӘЙРӘМНЕҢ КАЙДАН ЧЫККАНЫН БЕЛҮ МӨҺИММЕ?

11. Ни өчен кайбер кешеләр бәйрәмнәр үткәрә, ләкин безнең өчен иң мөһиме нәрсә булырга тиеш?

11 Кайбер кешеләр, Раштуа бәйрәменең мәҗүсиләрдән килгәнен таныса да, аны үткәрүен дәвам итә. Күп бәйрәмнәр ялган дин белән бәйле, ә кешеләрнең күпчелеге моңа игътибар да итми. Берәр бәйрәм алар өчен — гаилә белән бергә җыелып алыр өчен сәбәп кенә. Син дә шулай уйлыйсыңмы? Алайса, сиңа хак дин юлына басарга ялган динне ярату түгел, ә гаиләңне рәнҗетмәскә теләк комачаулый. Әмма шуны истә тот: гаиләгә Нигез Салучы Йәһвә Аллаһы синең үз туганнарың белән тату яшәвеңне тели (Эфеслеләргә 3:14, 15). Ә туганнар белән Аллаһы принципларын бозмыйча да тату яшәп була. Рәсүл Паул: «Раббыны нәрсәләр сөендерә, шуны аера белегез»,— дип язып, безнең өчен иң мөһиме нәрсә булырга тиеш икәнен күрсәткән (Эфеслеләргә 5:10).

Пычрак канауда аунап яткан кәнфитне ашар идеңме?

12. Ни өчен башлангычын мәҗүсиләрдән алган йолада һәм бәйрәмдә катнашмаска кирәк? Мисал китер.

12 Үткәндә берәр бәйрәм үткәрүнең сәбәбе бер булса, безнең көннәрдә гел икенче дип әйтерсең син. Бәйрәмнең кайдан килеп чыкканы чыннан да мөһимме? Әйе! Әйтик, пычрак су ага торган канауда кәнфит аунап ята ди. Син аны алып ашарсыңмы? Әлбәттә, юк! Ул бит пычрак. Бу кәнфит кебек, бәйрәмнәр дә «тәмле» булып күренә, әмма алар пычрак җирдән алынган, шуңа күрә чиста түгел. Хак дин юлына басар өчен, бездә Ишагыйя пәйгамбәр карашы булырга тиеш. Ул Йәһвә хезмәтчеләренә: «Пычрак булганга кагылмагыз»,— дигән (Ишагыйя 52:11).

ҮЗЕБЕЗНЕ БАШКАЛАР БЕЛӘН АКЫЛЛЫ ТОТАБЫЗ

13. Бәйрәмнәрне үткәрми башлагач, син нинди авырлыклар белән очрашырсың?

13 Бәйрәмнәрдә катнашмый башлап, синең авыр хәлгә эләгүең бар. Мәсәлән, хезмәттәшләрең ни өчен син алар белән бәйрәмнәрдә катнашмыйсың дип гаҗәпләнә башлар. Ә сиңа Раштуага бүләк бирсәләр? Аны алсаң, дөрес булырмы? Ә ирең яки хатының хак тәгълиматлар буенча яшәвеңә каршы килсә? Бәйрәмнәрне үткәрмәгәнгә, балалар үзләрен кимсетелгән итеп сизмәсен өчен, нәрсә эшләргә?

14, 15. Берәрсе сине бәйрәм белән котлаганда яки сиңа бүләк биргәндә, нәрсә эшләргә?

14 Һәрбер очракта акыл белән эш ит. Әгәр бәйрәм белән котлау сүзләре очраклы гына әйтелсә, кешегә сиңа игътибарлы булганы өчен рәхмәт әйтеп була. Ә котлау сүзләрен хезмәттәшең яки синең белән еш кына күрешеп йөргән кеше әйтсә? Бу очракта син, бәлки, үз карашыңны аңлатып бирерсең. Әмма кешене рәнҗетмәскә тырыш. Инҗилдә мондый киңәш бар: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез» (Көләсәйлеләргә 4:6). Кешене хөрмәт ит. Үз карашларыңны ипләп кенә аңлатып бир. Үзеңнең бүләкләр алу һәм бирүгә, шулай ук бер-береңә кунакка йөрүгә каршы түгел икәнеңне аңлат, бу бәйрәмне үткәрмәгәнеңне әйт.

15 Ә берәрсе сиңа бүләк бирергә җыенса? Андый очракта күп нәрсәне исәпкә алырга кирәк. Әйтик, кеше сиңа: «Син бәйрәмнәрне үткәрмәсәң дә, сиңа бер бүләк ясыйсым килә»,— дип, берәр нәрсә бүләк итә ди. Син, бәлки, бүләкне алсам, бу бәйрәмдә катнашу булмас дигән фикергә килерсең. Кеше дини карашларыңны белмәсә, син аңа бу бәйрәмне үткәрмим дип әйтә аласың. Ул чакта үзеңнең бүләк бирмәгәнеңне аңлату җиңелрәк булачак. Кеше, син үз принципларыңда нык тормыйсың яки кайбер очракта, бүләк алыр өчен, бу принципларны бозарга әзер икәнеңне күрсәтер өчен, бүләк бирсә, бүләкне алмасаң, акыллырак булыр.

ГАИЛӘДӘ ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ТОТАРГА

16. Бәйрәмгә кагылышлы сорауларны ничек кешеләргә хөрмәт күрсәтеп хәл итәргә?

16 Туганнарыңның карашы синең дини карашларың белән туры килмәсә, нәрсә эшләргә? Шулай ук әдәпле бул. Гаилә гадәтенә кереп киткән һәрбер җыелу яки бәйрәм турында бәхәсләшмә. Киресенчә, үз карашларыңны хөрмәт итүләрен теләсәң, аларныкын да хөрмәт ит (Маттай 7:12). Үзеңне бәйрәмдә катнашучы итә алган һәркайсы нәрсәдән читтә тор. Бәйрәм үткәрү белән турыдан-туры бәйле булмаган сораулар хәл ителгәндә, акыл белән эш ит. Үзеңне вөҗданың саф калырлык итеп тот (1 Тимутигә 1:18, 19).

17. Гаилә киң танылган бәйрәмнәрне үткәрмәгәнгә балалар үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәсен өчен, нәрсә эшләргә?

17 Балаларыгыз Изге Язмаларга нигезләнмәгән бәйрәмнәрне үткәрмәгәнгә үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәсен өчен, нәрсә эшләргә? Кайбер ата-аналар балаларына башка көннәрдә бүләк бирергә тырыша. Бүләкләрнең иң яхшысы — алар белән бергә вакыт үткәрү һәм аларга игътибарлы булу.

ХАК ДИН ЮЛЫ БЕЛӘН БАР

Хак дин юлы белән бару бәхет китерә

18. Мәсихче очрашуларга килү хак дин юлына басарга ничек ярдәм итә?

18 Аллаһыны сөендерер өчен, ялган динне калдырып, хак дин юлына басарга кирәк. Бу нәрсә аңлата? «Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 10:24, 25). Аллаһыга ул үзе таләп иткәнчә гыйбадәт кылыр өчен, мәсихче очрашуларга йөр (Мәдхия 21:23; 121:1). Мондый очрашуларда тугры мәсихчеләр «бер-берсен дәртләндерәләр» (Римлыларга 1:12).

19. Ни өчен белгәннәрең белән уртаклашырга кирәк?

19 Хак дин юлына басу шулай ук белгәннәрең белән уртаклашу дигәнне аңлата. Син андый белемне Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә алдың. Күп кенә кешеләр бүген дөньядагы явызлыкны күреп сукраналар һәм кайгы кичерәләр (Йәзәкил 9:4). Син үзең дә андый кешеләрне беләсеңдер. Аларга Изге Язмалардагы өметне сөйләп бир. Чын мәсихчеләр белән аралашып һәм башкаларга Изге Язмалардагы искиткеч хәбәрне сөйләп, син вакыт узу белән үзең өчен кадерле булган ялган дин йолаларын калдырырсың. Бер дә шикләнмә: хак дин юлына басып син чын бәхет табарсың һәм мул фатихалар алырсың! (Малахий 3:10).

a «Гайсә кыш көне туганмы?» дигән кушымтаны кара.

b 17—24 декабрьдә римлыларның сатурналий бәйрәме үткән. Бу бәйрәм дә 25 декабрьне Гайсәнең туган көне итеп сайлауга үз өлешен керткән. Бу бәйрәмне римлыларның игенчеләр илаһысына атап үткәргәннәр. Бәйрәм көннәрендә мәҗлесләр үткәргәннәр, бүләкләр биргәннәр.

c Чын мәсихчеләрнең башка киң танылган бәйрәмнәргә карашын белер өчен, «Бәйрәмнәрне үткәрергәме?» дигән кушымтаны кара.