Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Суга чумдырылу һәм Аллаһы белән дуслык

Суга чумдырылу һәм Аллаһы белән дуслык
  • Мәсихчеләрнең суга чумдырылулары ничек үтә?

  • Суга чумдырылу үтәр алдыннан нинди адымнар ясарга кирәк?

  • Үзеңне Аллаһыга багышлар өчен нәрсә эшләргә?

  • Ни өчен суга чумдырылу үтү мөһим?

1. Ни өчен хәбәш түрәсе суга чумдырылу үтәргә булган?

 «МЕНӘ бит су, чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» Бу сорауны б. э. I гасырында яшәгән бер хәбәш түрәсе биргән. Бу түрәгә Филип исемле мәсихче Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуын аңлатып биргән булган. Изге Язмадагы сүзләр хәбәш түрәсенә бик нык тәэсир иткән, һәм ул суга чумдырылу үтәргә булган! (Рәсүлләр 8:26—36).

2. Ни өчен сиңа суга чумдырылу турында җитди уйланырга кирәк?

2 Син дә Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә дүрт брошюраның инде соңгысын өйрәнәсең. Шуңа күрә син дә: «Миңа суга чумдырылу үтәргә нәрсә комачаулый?» — дигән сорау бирерсең. Син инде Изге Язмалардан Оҗмахтагы мәңгелек тормыш турында белдең (Лүк 23:43; Ачылыш 21:3, 4). Үлгәч, кешеләр белән нәрсә була һәм алар терелтеләчәк икәне дә сиңа хәзер билгеле (Вәгазьче 9:5; Яхъя 5:28, 29). Син, бәлки, Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөрисеңдер һәм аларның хак дин тотуларын күрәсеңдер (Яхъя 13:35). Ә иң мөһиме, син Йәһвә Аллаһы белән таныша башладың һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерер өчен адымнар ясыйсың.

3. а) Гайсә үз шәкертләренә нинди әмер биргән? б) Суга чумдырылу ничек үткәрелә?

3 Аллаһыга хезмәт итәргә теләгеңне күрсәтер өчен, сиңа нәрсә эшләргә кирәк? Гайсә үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез.... [аларны] суга чумдырыгыз»,— дигән (Маттай 28:19). Гайсә үзе, суга чумдырылу үтеп, үрнәк калдырган. «Суга чумдырылу үткән» дигән сүзләр Гайсәнең өстенә су сипкәннәр яки баш өстенә су салганнар дигәнне аңлатмый, юк (Маттай 3:16). Бу сүзләр грек телендә «суга батырып алу» дигән мәгънә йөртә. Шуңа күрә мәсихчеләр суга чумдырылуны үткәргәндә кешене тулысынча суга батырып алалар.

4. Суга чумдырылу үтү нәрсәне күрсәтә?

4 Йәһвә белән дус булырга теләүче кешегә мөһим таләпне үтәргә — суга чумдырылу үтәргә кирәк. Кешеләр алдында суга чумдырылу үтеп, син Йәһвә Аллаһыга хезмәт итәргә, аның ихтыярын үтәргә теләгәнеңне күрсәтәсең (Мәдхия 39:8, 9). Әмма суга чумдырылу үтәргә яраклы булыр өчен, башта мөһим адымнар ясарга кирәк.

БЕЛЕМ ҺӘМ ИМАН КИРӘК

5. а) Суга чумдырылуны үтәргә яраклы булыр өчен, беренче итеп нинди адым ясарга кирәк? б) Ни өчен мәсихчеләр очрашуларына йөрү мөһим?

5 Син беренче адымны инде ясыйсың. Ничек? Изге Язмаларны өйрәнү аша Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында белем аласың (Яхъя 17:3). Шулай да өйрәнәсе нәрсә күп әле. Мәсихчеләр «Аллаһының ихтыяры турында төгәл белем» алырга тели (Көләсәйлеләргә 1:9). Бу яктан Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуларына йөрү ярдәм итә. Андый очрашуларга йөрү бик мөһим (Еврейләргә 10:24, 25). Җыелышларга регуляр рәвештә йөрү Аллаһы турында күбрәк белем алырга булыша.

Суга чумдырылу үтәр өчен таләпләрнең берсе — Аллаһы Сүзеннән төгәл белем алу

6. Суга чумдырылу үтәргә яраклы булыр өчен, нәрсә турында белем алырга кирәк?

6 Әлбәттә, суга чумдырылу үтәр өчен, Изге Язмаларда язылган һәр нәрсәне белү таләп ителми. Хәбәш түрәсен искә төшерик. Аның берникадәр белеме булса да, аңа Изге Язманың кайбер урыннарын аңлар өчен ярдәм кирәк булган (Рәсүлләр 8:30, 31). Сиңа да әле бик күп нәрсәне беләсе бар. Без Аллаһы турында белемне һәрвакыт арттырып торачакбыз (Вәгазьче 3:11). Ләкин суга чумдырылу үтәр алдыннан, сиңа, Изге Язмаларның төп тәгълиматлары белән танышып, аларны кабул итәргә кирәк (Еврейләргә 5:12). Мәсәлән, мондый сорауларга җавап бирә аласыңмы: «Үлгәч, кеше белән нәрсә була? Аллаһы исеме никадәр мөһим? Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?»

7. Аллаһы Сүзен өйрәнү сиңа ничек тәэсир итәргә тиеш?

7 Ләкин белем генә җитәрлек түгел, чөнки «иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый» (Еврейләргә 11:6). Борынгы Көринт шәһәрендәге кешеләр, Мәсих турындагы вәгазьне ишеткәч, «иман итә башладылар һәм суга чумдырылу үттеләр» дип әйтелә Инҗилдә (Рәсүлләр 18:8). Аллаһы Сүзен өйрәнү сиңа Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгән Сүз булуына иманыңны үстерергә ярдәм итәчәк. Син шулай ук Аллаһы вәгъдәләренә һәм Гайсәнең йолым корбанына ышана башларсың (Йошуа 23:14; Рәсүлләр 4:12; 2 Тимутигә 3:16, 17).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ХАКЫЙКАТЕН БАШКАЛАРГА СӨЙЛӘ

8. Сине белгәннәреңне башкаларга сөйләргә нәрсә дәртләндерәчәк?

8 Йөрәгеңдәге иман үскән саен, белгәннәреңне дә үзеңдә тоту кыенрак булачак (Иремия 20:9). Синдә башкаларга Аллаһы һәм аның ниятләре турында сөйләргә зур теләк туачак (2 Көринтлеләргә 4:13).

Иман белгәннәреңне башкаларга сөйләргә дәртләндерәчәк

9, 10. а) Изге Язмалардагы хакыйкатьне син кемнәргә сөйли аласың? б) Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эшендә катнашасың килсә, нәрсә эшләргә кирәк?

9 Башта туганнарыңа, дусларыңа, күршеләреңә һәм хезмәттәшләреңә Аллаһы турында ипләп кенә сөйләп, аларны Изге Язмалар хакыйкате белән таныштыр. Вакыт узу белән Йәһвә Шаһитләренең оештырылган вәгазь эшендә катнашырга булсаң, ул теләгең турында синең белән өйрәнү үткәргән Йәһвә Шаһитенә әйт. Әгәр син билгеле таләпләргә туры килсәң, мәсихчеләр җыелышыннан ике өлкән сезнең икегез белән сөйләшеп алыр.

10 Андый сөйләшү ярдәмендә Аллаһы «көтүен... көткән» җыелыш өлкәннәре белән яхшырак танышырсың (Рәсүлләр 20:28; 1 Петер 5:2, 3). Әгәр син Изге Язмаларның төп тәгълиматларын аңлыйсың икән һәм аларга ышанасың икән, шулай ук Аллаһы принциплары буенча яшисең икән һәм чыннан да Йәһвә Шаһите булырга телисең икән, өлкәннәр сиңа вәгазьдә, яхшы хәбәрнең суга чумдырылу үтмәгән вәгазьчесе булып, катнашырга рөхсәт бирер.

11. Вәгазьдә катнаша алыр өчен, нинди үзгәрешләр ясарга кирәк?

11 Ләкин вәгазь эшендә катнашыр өчен, билгеле таләпләрне үтәргә кирәк. Шуңа күрә сиңа тормышыңда кайбер үзгәрешләр ясарга, мәсәлән, пычрак гадәтләреңне, алар башкаларга билгеле булмаса да, ташларга кирәк булыр. Шуңа күрә, вәгазьче булырга теләгеңне өлкәннәргә әйтер алдыннан, җенси әхлаксызлык, эчкечелек һәм наркотиклар куллану кебек авыр гөнаһлардан арынырга кирәк (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Гәләтиялеләргә 5:19—21).

ТӘҮБӘ ИТҮ ҺӘМ АЛЛАҺЫГА ТАБА БОРЫЛУ

12. Ни өчен тәүбә итәргә кирәк?

12 Суга чумдырылу үтәр алдыннан, тагын ике мөһим адым ясарга кирәк. Рәсүл Петер сүзләре буенча, Йәһвә гөнаһларыбызны юып төшерсен өчен, безгә «тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга» кирәк (Рәсүлләр 3:19). Тәүбә итү — кылган эшләрең өчен чын күңелдән үкенү. Әмма әхлаксыз тормыш алып барган кешеләргә генә тәүбә итү кирәк дип уйлама. Ни өчен? Чөнки һәр кеше гөнаһ кыла һәм Аллаһының кичерүенә мохтаҗ (Римлыларга 3:23; 5:12). Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчы, син Аллаһы ихтыярын белмәдең. Шуңа күрә син аның нормалары буенча, аларны тулысынча үтәп яши алмадың. Шулай итеп, һәр кешегә тәүбә итәргә кирәк.

13. Нәрсә ул Аллаһыга таба борылу?

13 Тәүбә иткәннән соң, Аллаһыга таба борылырга кирәк. Кылган эшләреңә үкенү генә әз. Үткәндәге яшәү рәвешеңне тулысынча кире кагып, дөреслек эшләргә тәвәккәл булырга кирәк. Тәүбә итү һәм Аллаһыга таба борылу — суга чумдырылу үткәнче ясала торган адымнар.

АЛЛАҺЫГА БАГЫШЛАНУ

14. Суга чумдырылуны үтәр алдыннан, нинди мөһим адым ясарга кирәк?

14 Суга чумдырылу үтәр алдыннан, тагын бер мөһим адым ясарга кирәк. Син үзеңне Йәһвә Аллаһыга багышларга тиеш.

Йәһвәгә дога кылып үзеңне аңа багышладыңмы?

15, 16. Үзеңне Аллаһыга багышлау нәрсә ул, һәм безне бу адымга нәрсә дәртләндерергә тиеш?

15 Эчкерсез дога кылып Йәһвәгә үзеңне багышлау — Аллаһыга һәрвакыт тугры булырга вәгъдә бирү (Канун 6:15). Бу адымга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш? Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, бер яшь егет кыз белән яхшырак танышырга тели. Аны күбрәк белгән саен, ул кызның күркәм сыйфатларын күрә, һәм аңа карата хисләре тагы да көчәя. Вакыт узу белән, ул кызга үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясар. Әлбәттә, өйләнү белән өстәмә җаваплылык туачак. Әмма ул бу кызны нык ярата, шуңа күрә аңа өйләнә.

16 Йәһвә турында белем алып аңа карата яратуың үскән саен, син аңа чын күңелдән хезмәт итәргә һәм берсүзсез аның ихтыярын үтәргә теләрсең. Аллаһы Улы Гайсә Мәсих артыннан барырга теләүче кеше «үз-үзеннән баш тартырга» тиеш (Марк 8:34). Үз-үзеңнән баш тарту — Аллаһыга тулысынча тыңлаучан булу, үз теләкләреңә һәм максатларыңа моңа комачауларга юл бирмәү. Шулай итеп, Йәһвә ихтыярын үтәү, әле суга чумдырылу үткәнче, тормышыңда беренче урында торырга тиеш (1 Петер 4:2).

КУРКУНЫ ҖИҢӘБЕЗ

17. Ни өчен кайбер кешеләр үзләрен Аллаһыга багышламыйча икеләнеп тора?

17 Йәһвәгә үзеңне багышлау — бик җитди адым, шуңа күрә кайбер кешеләр бу адымны ясамыйча икеләнеп торалар. Алар, бәлки, җаваплылыктан я берәр хата эшләп Йәһвәне рәнҗетергә курка торганнардыр. Үзләрен Аллаһыга багышламасалар яхшырак булыр дип уйлый торгандыр.

18. Тормышны Йәһвәгә багышларга нәрсә этәрә?

18 Йәһвәгә карата яратуың үскән саен, синең үзеңне аңа багышларга һәм багышлануың буенча яшәргә теләгең дә үсәчәк (Вәгазьче 5:3). Аллаһыга багышланып, син «һәрнәрсәдә аны сөендерер өчен, Йәһвәгә лаеклы булып яшәргә» тырышырсың (Көләсәйлеләргә 1:10). Йәһвә Аллаһыны яратканга, аның ихтыярын үтәү синең өчен авыр булып күренмәс. Син рәсүл Яхъяның сүзләре белән ризалашырсың: «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3).

19. Ни өчен үз тормышыңны Аллаһыга багышлаудан куркасы юк?

19 Аллаһыга багышланыр өчен камил булу кирәк түгел. Йәһвә синең чикләреңне белә һәм синнән син башкара алмаганны таләп итми (Мәдхия 102:14). Ул сиңа игелек тели һәм сине ныгытып, таяныч бирергә вәгъдә итә (Ишагыйя 41:10). Аллаһыга бөтен йөрәгең белән ышансаң, ул, һичшиксез, «адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

БАГЫШЛАНУЫҢНЫ СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ҮТЕП СИМВОЛЛАШТЫР

20. Ни өчен Йәһвәгә багышланган икәнеңне башкалар да күрергә тиеш?

20 Яңа гына әйтелгәннәр турында уйлану сиңа дога кылып үзеңне Йәһвәгә багышларга булышыр. Әмма Йәһвәне чын күңелдән яраткан кешеләргә, котылу алыр өчен, шулай ук бар халык алдында үз иманнарын «игълан итәргә» кирәк (Римлыларга 10:10). Моның өчен нәрсә эшләргә?

Кеше суга чумдырылу үтеп үткән тормыш рәвеше өчен үлгәнен һәм Аллаһы ихтыярын үтәр өчен терелүен күрсәтә

21, 22. Сиңа бар халык алдында иманыңны «игълан итәр» өчен нәрсә эшләргә?

21 Суга чумдырылу үтәргә теләгең турында өлкәннәр советының координаторына әйт. Ул җыелыш өлкәннәре белән сөйләшер, һәм алар синең белән Изге Язмаларның төп тәгълиматларын кабатлап чыгар. Өлкәннәр син суга чумдырылу таләпләренә туры киләсең дигән карарга килсә, суга чумдырылу үтәрсең a. Суга чумдырылу алдыннан бу мөһим вакыйганың мәгънәсе турында, гадәттә, нотык әйтелә. Нотыктан соң докладчы суга чумдырылу үтүче кешеләргә ике сорауга җавап бирергә тәкъдим итә. Шулай итеп алар бар халык алдында үз иманнарын «игълан итә».

22 Суга чумдырылу үтеп, без бар кешеләргә Аллаһыга багышлануыбызны һәм хәзер без Йәһвә Шаһитләренең берсе икәнен күрсәтәбез. Суга чумдырылу үтүче кешенең Йәһвәгә багышланганын күрсәтер өчен, аны тулысынча суга батырып алалар.

СУГА ЧУМДЫРЫЛУНЫҢ МӘГЪНӘСЕ

23. «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучылар» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

23 Гайсә «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырачаклар» дигән (Маттай 28:19). Бу сүзләр суга чумдырыла торган кеше Йәһвә Аллаһының һәм Гайсә Мәсихнең хакимлеген таный дигәнне аңлата (Мәдхия 82:19; Маттай 28:18). Аңа шулай ук изге рухның, ягъни Аллаһының эш итүче көченең, ролен аңларга кирәк (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; 2 Петер 1:21).

24, 25 а) Суга чумдырылу нәрсәне символлаштыра? б) Нинди сорауны карап чыгарга кирәк?

24 Суга чумдырылу — суга батырылып алу гына түгел. Суга чумдырылу мөһим нәрсәне символлаштыра. Мәсихченең тулысынча су астына батырылуы ул үзенең үткән тормыш рәвеше өчен үлгәнен күрсәтә. Судан күтәрелгәч, ул Аллаһы ихтыярын үтәр өчен терелә дип әйтеп була. Шунсын истә тот: син үзеңне берәр эшкә, кешегә яки оешмага түгел, ә Йәһвә Аллаһыга багышлыйсың. Үзеңне Аллаһыга багышлап һәм суга чумдырылу үтеп, син Аллаһы белән якынлаша башлыйсың һәм нык, чын дуслыкка нигез саласың (Ягъкуб 4:8).

25 Әмма суга чумдырылу үтү син инде коткарылган дигәнне аңлатмый. Рәсүл Паул: «Алга таба да, Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куйганда, курку катыш тирән хөрмәт күрсәтеп яшәгез»,— дип язган (Филипиялеләргә 2:12). Суга чумдырылу — мәсихче юлының башы гына. Ә Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен нәрсә эшләргә? Моны чираттагы бүлектән белербез.

a Суга чумдырылу, гадәттә, Йәһвә Шаһитләренең конгрессларында үткәрелә.