Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Аллаһы мәхәббәтендә кал

Аллаһы мәхәббәтендә кал
  • Аллаһыны ярату дигән сүзләр нәрсә аңлата?

  • Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен нәрсә эшләргә?

  • Аллаһы мәхәббәтендә калучы кешеләрне Йәһвә ничек бүләкләячәк?

Бу авыр көннәрдә Йәһвәне үз сыену урының итәрсеңме?

1, 2. Безнең көннәрдә сыену урынын кайдан табып була?

 ӘЙТИК, син юл буйлап барасың, ди. Көн җилле, яңгыр яварга җыена. Бер вакыт күк күкри, яшен яшьни һәм коеп яңгыр ява башлый. Син яңгырдан качар урын эзләп як-ягыңа каранасың да, сыену урыны күргәч шунда качасың. Бу урында җылы, коры, һәм син шат!

2 Без яшәгән көннәр дә бик авыр. Дөнья хәле көннән-көн бозыла бара. Рухи яктан зыян күрмәс өчен һәм мәңгелек тормыш өметен югалтмас өчен, кайда сыенырга? Изге Язмаларда Йәһвә «сыендыручы һәм яклаучы» дип атала, һәм анда «Аллам, Сиңа ышанып торам» дип әйтелә (Мәдхия 90:2).

3. Йәһвә сыену урыныбыз булсын өчен нәрсә эшләргә?

3 Уйлап кына кара: Галәмнең Барлыкка Китерүчесе һәм Ходае Йәһвә безне яклаучы сыену урыны була ала! Аның кодрәтенә тиң көч юк, һәм аңа каршы беркем дә тора алмый, шуңа күрә ул безне яклап тора ала. Без берәр бәлагә эләгеп, зыян күрсәк тә, Йәһвә барлык бу зыянны юк итәргә әзер. Ләкин Йәһвә сыену урыныбыз булсын өчен, нәрсә эшләргә? Аңа ышан. Аллаһы Сүзе безне: «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз»,— дип өнди (Яһүд 21). Безгә, күктәге Әтиебез белән дуслыкны ныгытып, Аллаһы мәхәббәтендә калырга кирәк. Шул чакта ул безнең өчен сыену урыны булачак. Ләкин аның белән андый дуслык үстерер өчен нәрсә эшләргә?

АЛЛАҺЫ МӘХӘББӘТЕН КАДЕРЛӘ

4, 5. Йәһвә безгә үз мәхәббәтен ничек күрсәтә?

4 Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, Йәһвә безгә карата бу сыйфатын ничек күрсәтә икәнен күрергә кирәк. Бу брошюралар сиңа Изге Язмаларның хак тәгълиматларын белергә ярдәм итте. Алган белемнәрең турында уйлан. Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә Аллаһы, безгә искиткеч йорт — Җирне бүләк иткән. Бу йортта ризык та, су да, табигый байлыклар да бар. Ул безгә шулай ук төрле җәнлекләр һәм җирнең карап туймаслык матур-матур урыннарын бүләк иткән. Изге Язмалар аша Аллаһы безгә үз исемен ачты һәм искиткеч сыйфатларын күрсәтеп тора. Ул үзенең яраткан Улын — Гайсә Мәсихне, җиргә җибәргән, һәм Гайсә безнең өчен газап чигеп үлгән (Яхъя 3:16). Аның бу бүләге бәхетле киләчәккә өмет бирә.

5 Бәхетле киләчәккә өметләнер өчен тагын бер сәбәп бар: Йәһвә Аллаһы күктә үз Патшалыгын урнаштырган. Аның патшасы — Гайсә Мәсих. Тиздән ул бар газапларны юк итеп, җирне Оҗмах итәчәк. Күз алдыңа китереп кенә кара: безне мәңгелек тыныч һәм бәхетле тормыш көтә! (Мәдхия 36:29). Йәһвә инде хәзер безгә җитәкчелек биреп тора, тормышыбызны яхшы якка үзгәртергә булыша. Аллаһы безгә дога кылу бүләген дә биргән: без аның белән чын күңелдән сөйләшә алабыз. Әйе, Йәһвә шулай итеп үз яратуын кешеләргә, аерым һәрберебезгә күрсәтә.

6. Син Йәһвәгә күрсәткән мәхәббәте өчен нәрсә белән кайтара аласың?

6 Ә хәзер бер мөһим сорауны карап чыгыйк. Без Йәһвәгә күрсәткән мәхәббәте өчен нәрсә белән кайтара алабыз? Күпләр: «Йәһвәне яратырга кирәк»,— дияр. Син дә шулай уйлыйсыңмы? «Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 22:37). Ул бу әмерне иң мөһим әмер дип атаган. Синең Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән яратыр өчен күп сәбәпләрең бар. Әмма Аллаһыга карата яратуны хис итү генә җитәрлекме?

7. Аллаһыны ярату бу хис кенә түгел икәнен аңлатып бир.

7 Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһыга карата ярату — бу хис кенә түгел. Әйе, Йәһвәгә карата ярату хис итү мөһим, әмма бу — чын мәхәббәтнең башы гына. Алма орлыгыннан җимеш китерә торган алма агачы үсә. Алма ашыйсың килсә, аның орлыгын гына ашап канәгатьләнерсеңме? Әлбәттә, юк. Ярату хисе дә Аллаһы белән дус булуга беренче адым гына. «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 5:3). Аллаһыга карата чын мәхәббәт яхшы җимешләр китерергә, эшләр белән күрсәтелергә тиеш (Маттай 7:16—20).

8, 9. Аллаһыга үз яратуыңны һәм рәхмәтле булуыңны ничек күрсәтергә?

8 Без Аллаһыны яратуыбызны аның әмерләрен үтәп һәм аның принципларын кулланып күрсәтәбез. Аларны үтәү һәм куллану авыр түгел. Аның әмерләре, киресенчә, безгә файда китерә һәм бәхетле булырга булыша (Ишагыйя 48:17, 18). Аллаһы биргән үгет-нәсыйхәтне кабул итеп, без аның безнең хакка бар эшләгәнен кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Кызганычка каршы, безнең көннәрдә Аллаһыга рәхмәтле булган кешеләр бик әз. Гайсә көннәрендә дә кешеләр рәхмәтле булмаган. Безнең аларга охшаш буласыбыз килми. Гайсә махау авырулы ун кешене савыктыргач, аларның берсе генә Гайсәгә рәхмәт әйтер өчен кире борылып килгән (Лүк 17:12—17). Аллаһыга рәхмәтле булу бик мөһим!

9 Йәһвәнең нинди әмерләрен үтәргә кирәк? Бу китап безгә күп кенә әмерләр белән танышырга булышты, шулай да, аларны кабатлап чыгыйк. Аллаһы әмерләрен үтәү безгә Аллаһы мәхәббәтендә калырга булышачак.

ЙӘҺВӘГӘ ЯКЫНЛАШ

10. Йәһвә турындагы белемне өзлексез алу мөһим икәнен аңлатып бир.

10 Йәһвәгә якынлашыр өчен, аның турында белем алуыңны өзлексез дәвам ит. Бу бик мөһим. Салкын төнне учак янында җылынып утырганда, ул сүнә башласа, син нәрсә эшләрсең? Карап кына утырырсыңмы? Әлбәттә, юк. Син учак җылы бирсен өчен утын өстәп торырсың. Бу хәтта тормышыңны саклар! Салган утын учакны ялкынландырып җибәрә, нәкъ шулай ук Аллаһы турында алган белем Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне «ялкынландырып» тора (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5).

Аллаһыга карата мәхәббәт учак кебек: ул янып торсын өчен, «утын» өстәп торырга кирәк

11. Гайсәнең сүзләре аның шәкертләренә ничек тәэсир иткән?

11 Гайсәнең шәкертләре Йәһвәгә һәм аның кыйммәтле Сүзенә карата мәхәббәтләрен сакларга һәм аны «ялкынландырып» тагы да көчлерәк итәргә тиеш. Гайсәнең теләге шул. Терелтелгәннән соң, ул ике шәкертенә үзендә үтәлгән кайбер пәйгамбәрлекләрне аңлаткан. Бу сүзләр шәкертләргә ничек тәэсир иткән? «Ул безнең белән юлда сөйләшкәндә һәм Язмаларны җентекләп аңлатканда, әллә күңелләребез күтәрелеп китмәдеме?» — дип әйткән алар (Лүк 24:32).

12, 13. а) Бу дөнья кешеләренең күпчелеге Аллаһыга һәм аның Сүзенә карата нинди карашта тора? б) Йәһвәгә карата мәхәббәтеңне ничек сакларга һәм ул «суынмасын» өчен нәрсә эшләргә?

12 Изге Язмаларның хак тәгълиматлары белән танышкач, синең дә йөрәгең шатлык һәм Аллаһыга карата мәхәббәт белән ялкынланып китмәдеме? Әлбәттә, ялкынланып киткән. Моңа охшаш хисләрне күп эчкерсез кеше кичергән. Һәм хәзер сиңа Аллаһыга карата бу мәхәббәтеңне сакларга һәм көчлерәк итәргә кирәк. Безнең бу дөнья кешеләре кебек буласыбыз килми. «Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр»,— дип кисәткән Гайсә (Маттай 24:12). Йәһвәгә һәм Изге Язмалардагы хакыйкатькә карата мәхәббәтеңне ничек сакларга һәм ул «суынмасын» өчен нәрсә эшләргә?

13 Йәһвә һәм Гайсә Мәсих турында белем алуыңны дәвам ит (Яхъя 17:3). Аллаһы Сүзеннән белгәннәрең турында уйлан. Изге Язмаларны укыганда, үзеңә: «Мин бу өзектән Йәһвә турында нәрсә белдем? Изге Язмалардагы бу шигырьләр мине Аллаһыны бөтен йөрәк, бөтен акыл һәм бөтен җан белән яратырга ничек дәртләндерә?» — дигән сораулар бир (1 Тимутигә 4:15). Мондый уйлану ярдәмендә Аллаһыга карата мәхәббәтең «ялкынланып» торачак.

14. Дога Аллаһыга карата мәхәббәтне сакларга ничек булыша?

14 Йәһвәгә карата мәхәббәтең ялкынланып торсын өчен, өзлексез дога кыл (1 Тисалуникәлеләргә 5:17). 17 нче бүлектән белгәнебезчә, дога — Аллаһының кыйммәтле бүләге. Без кеше белән ачыктан-ачык аралашып якынлашабыз, ә өзлексез дога кылу Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгыта. Догаларың бер төрле булмасын, шулай ук догада мәгънәсез һәм хиссез сүзләр кабатлама. Дога баланың әтисе белән сөйләшүе кебек булырга тиеш. Әлбәттә, Аллаһыга карата хөрмәт сакларга кирәк, шулай да сүзләрең эчкерсез булсын һәм чын күңелдән әйтелсен (Мәдхия 61:9). Шулай итеп, Изге Язмаларны шәхси өйрәнергә һәм чын күңелдән дога кылырга кирәк. Бу — изге хезмәтебезнең аерылгысыз өлеше, һәм бу безгә Аллаһының мәхәббәтендә калырга булыша.

ИЗГЕ ХЕЗМӘТТӘН ШАТЛЫК ТАП

15, 16. Ни өчен вәгазь — хәзинә дип әйтеп була?

15 Изге Язмаларны шәхси өйрәнү, Аллаһыга дога кылу — Аллаһыга шәхси гыйбадәт кылуыбызны күрсәтүче эшләр. Ә хәзер бөтен халык алдында башкарыла торган изге хезмәтебез турында сөйләшеп алыйк. Бу хезмәтне без, кешеләргә үз иманыбыз турында сөйләп, башкарабыз. Син Изге Язмаларның хак тәгълиматларын башкаларга сөйлисеңме? Мондый эштә катнашу — зур хөрмәт (Лүк 1:74). Йәһвә турында белгәннәребезне сөйләп, без чын мәсихчеләргә бирелгән бик мөһим йөкләмәне үтибез: Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьлибез (Маттай 24:14; 28:19, 20).

16 Рәсүл Паул үз хезмәтен бик кадерләгән һәм аны «хәзинә» дип атаган (2 Көринтлеләргә 4:7). Йәһвә һәм аның ниятләре турында башкалаларга сөйләү — иң яхшы эш. Чөнки бу — иң яхшы Хуҗага хезмәт итү, һәм бу мул фатихалар китерә. Шул хезмәттә катнашып, без эчкерсез кешеләргә күктәге Әтиебезгә якынлашырга һәм мәңгелек тормышка алып баручы юлга басарга булышабыз. Әллә тагын да мөһимрәк эш бармы? Йәһвә һәм аның Сүзе турында сөйләп, син үз иманыңны ныгытасың, һәм Аллаһыга карата мәхәббәтең үсә. Йәһвә Аллаһы синең тырышлыкларыңны бик кадерли (Еврейләргә 6:10). Шул изге хезмәттә катнашу сиңа Аллаһы мәхәббәтендә калырга булышачак (1 Көринтлеләргә 15:58).

17. Ни өчен мәсихчеләрнең хезмәте бүген кичектермичә башкарылырга тиеш?

17 Патшалык турындагы вәгазь — ашыгыч эш, моны онытма. «Сүзне вәгазьлә, моны... ашкынып, кичектермичә башкар»,— дип әйтелә Инҗилдә (2 Тимутигә 4:2). Ни өчен бу аеруча бүген мөһим? Чөнки Аллаһы Сүзендә: «Йәһвәнең бөек көне якын. Ул якын һәм бик ашыга»,— дип әйтелә (Софония 1:14). Әйе, Йәһвә тиздән бу бозык дөнья төзелешен юк итәчәк. Бу вакыт бик тиз якынлашып килә. Кешеләрне моның турында кисәтергә кирәк! Алар белергә тиеш: Йәһвәне Ходай итеп хәзер танырга кирәк. Ахыр «соңга калмаячак» (Аввакум 2:3).

18. Ни өчен Йәһвәне, чын мәсихчеләргә кушылып, бөтен кеше алдында данларга кирәк?

18 Йәһвә безнең чын мәсихчеләргә кушылып бөтен кеше алдында аңа дан китерүебезне тели. Аның Сүзендә болай дип әйтелә: «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк» (Еврейләргә 10:24, 25). Мәсихче очрашуларга килеп, без яратучы Аллаһыбызга дан китерәбез һәм аңа гыйбадәт кылабыз. Без андый очрашуларда имандашларыбызны дәртләндерәбез һәм аларга таяныч бирәбез.

19. Мәсихче җыелыштагы мәхәббәтне ничек ныгытырга?

19 Йәһвәнең хезмәтчеләре белән аралашып, без җыелыштагы дуслыкны һәм яратуны ныгытабыз. Йәһвә безнең яхшы якларыбызны күргән кебек, без дә имандашларыбызның яхшы якларына игътибар итеп торыйк. Башкалар камил булыр дип көтмә. Шуны истә тот: мәсихчеләр рухи яктан төрлечә үсә, һәм һәр кеше да хата ясый (Көләсәйлеләргә 3:13). Йәһвәне бөтен йөрәктән яраткан кешеләр белән дуслаш, бу сине рухи яктан үсәргә дәртләндерәчәк. Әйе, мәсихче кардәшләребез белән бердәмлек һәм Йәһвәгә бергә хезмәт итү Аллаһы мәхәббәтендә калырга булыша. Йәһвә үзенә тугры хезмәт иткән һәм аның мәхәббәтендә калып яшәүче кешеләргә нинди фатихалар бирәчәк?

«ЧЫН ТОРМЫШКА» ОМТЫЛ

20, 21. Нәрсә ул «чын тормыш», һәм ни өчен бу шундый искиткеч өмет?

20 Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә тормыш бүләк итәчәк. Әмма без хәзер дә яшибез бит? Әйе, күп кешеләр шулай дип саный, чөнки алар сулый, эчә һәм ашый. Әлбәттә, без яшибез. Тормышның иң бәхетле мизгелләрендә без хәтта: «Менә ул чын тормыш!» — дип әйтеп куябыз. Әмма Изге Язмалар буенча, кешеләр яшәсә дә, бу чын тормыш түгел әле.

Йәһвә синең «чын тормыш» белән яшәвеңне тели. Син бу тормышка омтыласыңмы?

21 Изге Язмаларда «чын тормышка» нык тотын дип әйтелә (1 Тимутигә 6:19). Бу сүзләрдән күренгәнчә, «чын тормыш» киләчәктә генә булачак. Камил кеше булып үзгәргәч, без, Аллаһы нияте буенча, чын тормыш белән яши башлаячакбыз. Оҗмахта яхшы сәламәтлек, чын тынычлык һәм бәхет булганда, без чын, мәңгелек тормыш белән яши алачакбыз (1 Тимутигә 6:12). Безне шундый матур киләчәк көтә!

22. «Чын тормышка» нык тотыну нәрсә аңлата?

22 «Чын тормышка» нык тотын дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу сүзләрне әйтер алдыннан Паул мәсихчеләрне «яхшылык кылырга» һәм «игелекле эшләре аркылы бай» булырга чакырган (1 Тимутигә 6:18). Шулай итеп, без Изге Язмалардан алган белемне кулланырга тиеш. Әмма Паулның сүзләре без яхшылык эшләп «чын тормышка» лаек була алабыз дигәнне аңлатамы? Юк. «Чын тормыш» Аллаһының «юмарт игелеге» ярдәмендә генә мөмкин (Римлыларга 5:15). Әмма Йәһвәгә үзенә тугры хезмәт иткән кешеләрне бүләкләү шатлык китерә. Ул синең «чын тормыш» белән яшәвеңне тели. Андый бәхетле, тыныч һәм мәңгелек тормыш Аллаһы мәхәббәтендә калып яшәүче кешеләрне көтә.

23. Ни өчен Аллаһы мәхәббәтендә калу мөһим?

23 Һәркем үзенә: «Мин Аллаһыга яраклы булырга һәм аңа Изге Язмаларда әйтелгәнчә хезмәт итәргә тырышаммы?» — дигән сорау бирсен. Әгәр бу сорауга: «Әйе»,— дип җавап бирәбез икән, димәк, без дөрес юл буйлап барабыз. Һәм Йәһвәнең безнең сыену урыныбыз булуына шикләнмибез. Ул үзенең тугры хезмәтчеләрен бу явыз дөньяның ахыры якынлашып килгән вакытта — шушы авыр көннәрдә саклап калачак. Йәһвә безгә шундый якын булган яңа дөньяга керергә булышачак. Гадел яңа җирдә безне бәхетле тормыш көтә! Үз вакытында без дөрес сайлау ясаганыбызга шундый шат булачакбыз! Әгәр син бүген тугрылык саклап Аллаһы мәхәббәтендә калып яшисең икән, син «чын тормыш» алачаксың һәм, Йәһвә нияте буенча, мәңге яшәячәксең.