Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

Аллаһының исеме. Аны куллану һәм аның мәгънәсе

Аллаһының исеме. Аны куллану һәм аның мәгънәсе

ЗӘБУР китабын ачып, Мәдхия 82:19 ны укып чык. Ул ничек тәрҗемә ителгән? «Кешеләр белсеннәр ки, син Йәһвә исемле Аллаһы, бөтен җир өстеннән син генә Аллаһы Тәгалә»,— дип әйтелгән бер тәрҗемәдә (Г. П. Павский тәрҗемәсе). Башка тәрҗемәләрдә дә, мәсәлән «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә, бу мәдхия шул ук рәвешчә тәрҗемә ителгән. Ләкин күпчелек тәрҗемәләрдә бу мәдхиядә Йәһвә исеме юк. Тәрҗемәчеләр Аллаһы исеме урынына «Ходай» яки «Мәңге Яшәүче» дигән титуллар куйганнар. Кайсы тәрҗемә дөрес? Мәдхия 82:19 да Аллаһының титулы яки исеме торырга тиешме?

Еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме

Изге Язмаларның зур өлеше борынгы еврей телендә язылган булган. Һәм без китергән мәдхиядә шәхси исем тора. Моңа охшаш исем беркемдә дә юк. Еврей хәрефләре белән бу исем болай итеп язылган: יהוה (ЙҺВҺ). Бу исем татар теленә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. Аллаһы исеме Изге Язмаларның шушы өзегендә генә очрыймы? Юк, бу өзектә генә түгел. Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларының төп текстында ул якынча 7000 тапкыр очрый!

Аллаһы исеме никадәр мөһим? Гайсә үрнәк итеп биргән догага игътибар итик. Бу дога: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен»,— дигән сүзләр белән башлана (Маттай 6:9). Соңрак Гайсә Аллаһыга: «Атам, исемеңне данла»,— дип дога кылган. Җавап итеп Аллаһы күктән аңа: «Мин данладым һәм кабат данлармын»,— дигән (Яхъя 12:28). Шулай итеп, Аллаһы исеменең әһәмияте бик зур икәнен күрәбез. Алай булса, ни өчен соң кайбер тәрҗемәчеләр бу исемне төрле титуллар белән алмаштырган?

Моңа ике төп сәбәп бар. Беренче сәбәп: Аллаһы исеменең әйтелеше бүгенге көндә төгәл билгеле булмаганга, күп кешеләр аны кулланырга кирәкми дип санаган. Борынгы еврей алфавитында сузык авазлар булмаган. Шуңа күрә безнең көннәрдә бер кеше дә борынгы заманда кешеләрнең ЙҺВҺ хәрефләрен ничек итеп әйткәннәрен белми. Әмма бу без Аллаһы исемен кулланмаска тиеш дигәнне аңлатамы? Мәсәлән, Гайсә исеменең дә әйтелеше төгәл билгеле түгел. Изге Язмалар язылган чорда бу исем, бәлки, Йошуа яки Йәһошуа дип әйтелгәндер. Бүген дә кешеләр Гайсә исемен төрлечә — үзләренең туган телендә ничек әйтелсә, шулай әйтәләр. Кешеләр, беренче гасырда Гайсә исеменең төгәл әйтелешен белмәсә дә, кулланганнар. Чит илгә барсаң, синең исемең дә башкача әйтелә икәнен күрерсең. Димәк, Аллаһы исеменең төгәл әйтелеше билгеле булмаса да, бу аны кулланмас өчен сәбәп түгел.

Икенче сәбәп борынгы яһүдләрнең йолалары белән бәйле. Күп яһүдләр Аллаһы исемен әйтергә ярамый дип саный. Алар, күрәсең, Изге Язмалардагы бер әмерне дөрес аңламый: «Синең Аллаһың, Ходай исемен юкка гына әйтмә, чөнки Ходай аның исемен бушка гына әйтүчеләрне җәзасыз калдырмый» (Чыгыш 20:7).

Бу әмер Аллаһы исемен хөрмәтсез кулланудан тыйган. Әмма бу әмер исемне хөрмәтләп кулланудан тыямы? Һич тә юк. Изге Язмаларның китапларын еврей телендә язган кешеләр Аллаһының борынгы Исраилгә биргән Канунын төгәл үтәгәннәр. Һәм алар Аллаһы исемен еш кулланганнар. Мәсәлән, күп кенә мәдхияләрдә Йәһвә исеме кулланыла. Бу мәдхияләрне Аллаһы хезмәтчеләре кычкырып җырлаган. Өстәвенә, Йәһвә үзе үз халкына исемен әйтеп мөрәҗәгать итәргә кушкан, һәм тугры кешеләр шулай эшләгән дә (Йоил 2:32; Рәсүлләр 2:21). Бүгенге чын мәсихчеләр Аллаһы исемен хөрмәт белән кулланалар һәм, Гайсәдән үрнәк алып, аны әйтергә курыкмыйлар (Яхъя 17:26).

Аллаһы исемен титуллар белән алмаштырып, Изге Язмаларны тәрҗемә итүче кешеләр зур хата эшли. Чөнки кешеләр андый тәрҗемәләрне укыганда, Аллаһы алар өчен ерак булып күренә, һәм алар аны шәхес итеп кабул итми. Ә Изге Язмалар кешеләрне Йәһвә белән якынлашыгыз дип чакыра (Ягъкуб 4:8). Үзең уйлап кара: дустың белән, аның исемен белмичә, якын мөнәсәбәтләр үстерә алыр идеңме? Нәкъ шулай ук кешеләр дә, Йәһвә исемен белмәсә, аның белән якын дуслар була алырмы? Өстәвенә, кешеләр, Аллаһы исемен кулланмаса, бу исемнең гаҗәеп мәгънәсен аңламаячак. Аллаһы исеме нинди мәгънә йөртә?

Аллаһы үз исеменең мәгънәсен үзенең тугры пәйгамбәре Мусага аңлаткан. «Мин кем булырга теләсәм, шул булам»,— дип әйткән Йәһвә (Чыгыш 3:14, ЯД). Ротергам тәрҗемәсендә бу шигырьдә: «Кем булырга телим, шул булам»,— диелгән. Шулай итеп, Йәһвә үз ниятен үтәр өчен кем булырга кирәк, шул була ала.

Әйтик, син кем булырга теләсәң, шул була аласың, ди. Дусларың өчен нәрсә эшли алыр идең? Аларның берәрсе каты авырса, син оста табиб булып аны дәвалый алыр идең. Дустың бар булганын югалтса, син бай кешегә әверелеп аңа ярдәм кулы сузар идең. Әмма синдә андый көч юк. Андый көч беркемдә дә юк. Ә Йәһвә үз ниятләрен үтәр өчен кем булырга кирәк, шул була. Син моны Изге Язмаларны өйрәнгәндә белерсең. Аллаһы үз көчен аны яраткан кешеләр файдасына кулланырга әзер (2 Елъязма 16:9). Йәһвә исемен белмәгән кешеләрдән Аллаһының бу искиткеч яклары яшерелгән.

Һичшиксез, Йәһвә исеме Изге Язмаларда үз урынында торырга тиеш. Бу исемне белеп һәм аны кулланып, без күктәге Әтиебез Йәһвәгә тагы да якынрак булып китәбез a.

a Аллаһы исеме, аның мәгънәсе һәм ни өчен аны кулланырга кирәк икәнлеге турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы исеме мәңге булачак» дигән брошюраны (рус) карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.