Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

1914 ел. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендәге бик мөһим ел

1914 ел. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендәге бик мөһим ел

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ өйрәнүчеләр, әле 1914 ел килгәнче, якынча кырык ел буе, бу ел тарихи ел булачак дип игълан иткәннәр. Ул елны нинди вакыйгалар булган, һәм ни өчен 1914 елны чыннан да мөһим ел дип атап була?

Гайсә: «Халыкларга билгеләнгән вакыт үтеп киткәнчегә кадәр халыклар Иерусалимны таптар»,— дигән (Лүк 21:24). Иерусалим, Исраилнең башкаласы, Давыт нәселеннән чыккан патшалар идарә иткән шәһәр булган (Мәдхия 47:2, 3). Ләкин бу патшалар башка халыкларның җитәкчеләреннән аерылып торган. Алар «Йәһвә тәхетендә» утырган һәм Аллаһының вәкилләре булган (1 Елъязма 29:23). Шуңа күрә Иерусалим Йәһвә хакимлегенең символы булып торган.

Ләкин халыклар кайчан һәм ничек Аллаһы хакимлеген «таптый» башлаган? Б. э. к. 607 елда. Шул елны Бабыл гаскәрләре Иерусалимны яулап алган. Давыт ягыннан килгән патшаларның нәсел җебе өзелгән, һәм инде беркем дә «Йәһвә тәхетендә» утырмаган (4 Патшалык 25:1—26). Халыклар Аллаһы хакимлеген мәңге «таптарга» тиеш булганмы? Юк. Чөнки Йәзәкил пәйгамбәрлегендә Иерусалимның соңгы патшасы Седекиягә: «Патша башлыгын алып куй һәм таҗны да сал... ...Аның [таҗга законлы хакы булганның] Иясе килгәнче, ул булмаячак, һәм мин аңа бирәчәкмен»,— диелгән булган (Йәзәкил 21:26, 27). Давыт таҗына Гайсә Мәсихнең законлы хакы бар (Лүк 1:32, 33). Шуңа күрә «халыкларга билгеләнгән вакыт» Гайсә Патша булып утыргач бетәчәк.

Бу мөһим вакыйга кайчан булачак? Гайсә халыкларның идарә итүе билгеле вакыт кына дәвам итәчәк икәнен күрсәткән. Бу вакытның озынлыгын Данил китабының 4 нче бүлегеннән белеп була. Анда Бабыл патшасы Нәбукаднизарның пәйгамбәрлек төше язылган. Бу патша төшендә гаять зур агач күрә. Аны чабып егалар. Киселгән төбеннән яңадан агач үсә башламасын өчен, аңа тимер һәм бакыр богаулар салалар. Һәм фәрештә: «Җиде вакыт үтсен»,— дип әйтә (Данил 4:7—13).

Изге Язмаларда агачлар кайвакыт берәрсенең хакимлеген яки патша булып идарә итүен күрсәтә (Йәзәкил 17:22—24; 31:2—5). «Агачны» чабып аударганнар, һәм бу шуны күрсәткән: Иерусалимда Аллаһы тәхетендә утырган патшаларның идарә итүе өзелгән. Ләкин пәйгамбәрлек буенча, Иерусалимны таптау вакытлыча — «җиде вакыт» кына булачак. Бу «җиде вакыт» күпме дәвам итәчәк?

Изге Язмалардагы Ачылыш 12:6, 14 буенча, өч ярым вакыт «1 260 көнгә» тиң. Димәк, җиде вакыт 2 520 көнгә тиң булып чыга. Әмма Иерусалим шәһәрен яулап алынганнан соң 2 520 көн үткәч, халыклар Йәһвә Аллаһының хакимлеген «таптауларын» туктатмаган. Димәк, бу пәйгамбәрлектә сүз күпкә озынрак вакыт турында бара. Саннар 14:34 һәм Йәзәкил 4:6 да «бер ел өчен бер көн» дигән принцип бирелә. Шулай итеп, «җиде вакыт» 2 520 ел булып чыга.

2520 елны безнең эрага кадәр 607 елның октябрь аеннан саный башларга кирәк. Ул вакытта Бабыл сугышчылары Иерусалимны яулап алып, Давыт нәселеннән булган патшаны тәхетеннән төшергәннәр. Һәм 2520 елның азагы 1914 елның октябрь ае булып чыга. Нәкъ шул елны «халыкларга билгеләнгән вакыт» тәмамлана, һәм Гайсә Мәсих күктәге Патша булып урнаша a (Мәдхия 2:1—6; Данил 7:13, 14).

Гайсә алдан ук әйткәнчә, аның күктәге Патша булып идарә итүе коточкыч вакыйгалар белән аерылып тора: сугышлар, ачлык, җир тетрәүләр һәм кизүләр (Маттай 24:3—8; Лүк 21:11). Бу вакыйгалар 1914 елны Аллаһының күктәге Патшалыгының урнаштырылганын исбатлый һәм шул вакыттан бу бозык дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» башланганын күрсәтә (2 Тимутигә 3:1—5).

a Б. э. к. 607 елның октябрь аеннан б. э. к. 1 елның октябрь аена кадәр 606 ел үткән. Ноль елы булмаганга, б. э. к. 1 елның октябрь аеннан алып 1914 елның октябрь аена кадәр 1914 ел үткән. Шулай итеп, 606 елга 1914 ел кушсак, 2520 ел килеп чыга. Иерусалимның б. э. к. 607 елда яулап алынуы турындагы мәгълүматны «„Бөтен Язма“ дөрес һәм файдалы» дигән китаптан (рус) (3 нче дәрес, 5, 6 абз.) һәм «Изге Язманы аңлау» дигән китаптагы (инглиз) «Хронология» исемле мәкаләдән кара. Бу басмалар Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.