Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыны яратканыңны ничек күрсәтә аласың?

Аллаһыны яратканыңны ничек күрсәтә аласың?

«Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел» (1 ЯХЪЯ 5:3).

1, 2. Йәһвә Аллаһыны яратырга сине нәрсә этәрә?

СИН Аллаһыны яратасыңмы? Йәһвә Аллаһыга багышланган булсаң, бер дә шикләнмичә: «Әйе!» — диярсең. Безгә Йәһвәне ярату авыр түгел, чөнки безнең яратуыбыз аның яратуына җавап кына. Изге Язмаларда: «Без, ул безне беренче булып яратканга, яратабыз»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:19).

2 Йәһвә безгә яратуын беренче булып күрсәткән. Ул безгә матур өй — Җирне биргән. Ул безгә физик һәм материаль яктан бар кирәклесен бирә (Маттай 5:43—48). Ә иң мөһиме, ул безнең рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндереп тора. Ул безгә үз Сүзен — Изге Язмаларны биргән. Өстәвенә, ул безне үзенә дога кылырга чакыра, безне тыңлаячак һәм ярдәм итәр өчен изге рухын бирәчәк дип вәгъдә итә (Зәбур 65:2; Лүк 11:13). Әмма тагы да мөһимрәге шул: ул безне йолып алыр өчен һәм гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен, җиргә үзенең иң кадерле Улын җибәргән. Шулкадәр нык ярата безне Йәһвә! (Яхъя 3:16; Римлыларга 5:8 укы.)

3. а) Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? ә) Безгә нинди мөһим сорауны карап чыгарга кирәк, һәм җавапны кайдан табып була?

3 Йәһвә үз яратуының безгә мәңге файда китереп торуын тели. Ләкин файда китерсен өчен безгә үзебезгә адымнар ясарга кирәк. Аллаһы Сүзендә: «Мәңгелек тормышка алып баручы... Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз»,— дип әйтелгән (Яһүд 21). «Калыгыз», димәк, Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен тырышлыклар куярга кирәк. Безгә аның күрсәткән яратуына билгеле эшләр белән кайтарырга кирәк. Шуңа күрә үзебезгә мондый мөһим сорау бирик: «Мин Аллаһыга үз яратуымны ничек күрсәтә алам?» Җавап рәсүл Яхъяның Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган сүзләрендә бар: «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Бу сүзләрне игътибар белән карап чыгыйк, чөнки безнең Аллаһыбызга аны никадәр нык яратканыбызны күрсәтәсебез килә.

АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТУ НӘРСӘ УЛ?

4, 5. Син Йәһвәне ничек ярата башладың?

4 Рәсүл Яхъяның «Аллаһыны ярату» дип язганда нәрсә әйтәсе килгән? Син Йәһвәне ничек ярата башлаганыңны хәтерлисеңме? Әйдә, башта моны искә төшерик.

Багышланып һәм суга чумдырылып, кеше яратудан чыгып Йәһвәне тыңлап яши башлаганын күрсәтә

5 Йәһвә турында һәм аның нияте турында хакыйкатьне белгәч, моңа иман итә башлаган көннәреңне искә төшер. Син Аллаһыдан читләшкән гөнаһлы кеше булып туган булсаң да, Йәһвәнең сиңа, Адәм югалткан камиллеккә ирешер өчен һәм мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен, Мәсих аша юл ачканын аңладың (Маттай 20:28; Римлыларга 5:12, 18). Син Йәһвәнең бик зур корбан китереп, синең өчен үләргә кадерле Улын җиргә җибәргәнен белдең. Бу сиңа бик нык тәэсир итте, һәм син үзеңә карата шундый бөек ярату күрсәткән Аллаһыны ярата башладың. (1 Яхъя 4:9, 10 укы.)

6. Чын мәхәббәт нәрсәдән күренә, һәм Аллаһыны ярату сине нәрсә эшләргә дәртләндерде?

6 Әмма Аллаһыны ярата башлау бу Йәһвәне чын күңелдән яратуның башлангычы гына булган. Мәхәббәт бу хис кенә түгел. Аллаһыны чын күңелдән ярату «мин Йәһвәне яратам» дигән сүзләр белән генә чикләнми. Чын мәхәббәт, иман кебек, эшләр аша күренә, һәм бу эшләргә мәхәббәт үзе дәртләндерә (Ягъкуб 2:26). Без яраткан кешегә мәхәббәтебезне аның күңеленә хуш килгән эшләр башкарып күрсәтәбез. Шуңа күрә Йәһвәне чын күңелдән ярата башлагач, синдә күктәге Әтиеңнең күңеленә хуш килә торган тормыш юлы белән барырга теләк туды. Син суга чумдырылу үткән Йәһвә Шаһитеме? Алайса, тормышыңдагы бу мөһим адымны ясарга сине Йәһвәгә карата тирән ярату һәм тугрылык дәртләндергән. Син үзеңне Йәһвәгә аның ихтыярын үтәр өчен багышлагансың, һәм моны суга чумдырылу үтеп күрсәткәнсең. (Римлыларга 14:7, 8 укы.) Йәһвәгә багышланганда биргән вәгъдәңне үтәү — шулай ук рәсүл Яхъяның сүзләрен тоту. Бу сүзләргә игътибар итик.

«АНЫҢ ӘМЕРЛӘРЕН ҮТӘҮ»

7. Аллаһының кайбер әмерләрен әйтеп бирегез, һәм аларны үтәү тагын нәрсәне аңлата?

7 Без Аллаһыны яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз? «Аның әмерләрен үтәп»,— дип яза Яхъя. Нинди әмерләрен? Йәһвәнең безгә үз Сүзе, Изге Язмалар, аша биргән әмерләрен. Мәсәлән, ул мондый бозык эшләрне: эчкечелек, фәхешлек, потларга табыну, урлау һәм ялганны сөйми (1 Көринтлеләргә 5:11; 6:18; 10:14; Эфеслеләргә 4:28; Көләсәйлеләргә 3:9). Аллаһы әмерләрен үтәү — Изге Язмаларда ачык әйтелгән әхлакый нормалар буенча яшәү дә.

8, 9. Изге Язмаларда берәр очракка кагылышлы әмер булмаса да, Йәһвәне шатландырыр өчен нәрсә эшләп була? Мисал китер.

8 Ләкин Йәһвәне шатландырыр өчен андый әмерләрен үтәү генә әз. Ул көндәлек тормышыбызның һәрбер ягы белән җитәкчелек итә торган законнар чыгарып, безне чикләми. Без һәр көн төрле очракларга эләгәбез һәм Изге Язмаларда еш кына аларга кагылышлы әмерләр юк. Андый очракларда Йәһвә хуплаганча эш итәр өчен нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда Аллаһының фикер йөртү рәвеше ачык күрсәтелә. Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә, без Йәһвә яраткан һәм нәфрәт иткән нәрсәләр белән танышабыз (Зәбур 97:10 укы; Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19). Ул хуплаган карашларны һәм эшләрне аңлый башлыйбыз. Йәһвәнең сыйфатлары һәм аның юллары турында күбрәк белгән саен, без аның фикер йөртүен яхшырак аңлый алырбыз, һәм бу карарлар кабул иткәндә, төрле эшләр башкарганда безнең белән җитәкчелек итеп торачак. Шуңа күрә Изге Язмаларда берәр очракка кагылышлы әмер булмаса да, без еш кына Йәһвә «ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп» яши алабыз (Эфеслеләргә 5:17).

9 Мәсәлән, күп кенә фильмнарда һәм телетапшыруларда җәбер-золым, көч куллану яки әхлаксызлык күрсәтелә. Изге Язмаларда андый фильмнарны һәм тапшыруларны караудан турыдан-туры тыя торган әмер юк. Әмма андый әмер безгә чыннан да кирәкме? Без Йәһвәнең андый нәрсәләргә карашын беләбез. Аның Сүзендә ап-ачык: «Җәбер-золым яратучы һәркемне [Йәһвә] нәфрәт итә»,— дип язылган (Зәбур 11:5). Анда шулай ук: «Зиначыларны һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк»,— дип әйтелә (Еврейләргә 13:4). Бу сүзләр турында уйланып, без Йәһвә ихтыярын төгәлрәк аңлый алабыз. Шуңа күрә без Аллаһыбыз нәфрәт иткән эшләр күрсәтелә торган тапшыруларны карамыйбыз. Без бу дөнья зыянсыз күңел ачулар итеп күрсәтергә тырышкан әхлаксыз эшләрдән качабыз, һәм шулай итеп Йәһвәне шатландырганыбызны беләбез *.

10, 11. Ни өчен без Йәһвәгә тыңлаучан, һәм тыңлаучан булуыбыз турында нәрсә әйтеп була?

10 Ни өчен без Аллаһы әмерләрен үтәп яшибез? Моның төп сәбәбе нинди? Ни өчен без Аллаһының фикер йөртү рәвеше турында алган белем буенча һәр көн яшәргә телибез? Сәбәбе җәзадан курку да түгел, Аллаһы ихтыярын санга сукмаучылар «урган» аяныч нәтиҗәләрдән качу да түгел (Гәләтиялеләргә 6:7). Без Йәһвәгә тыңлаучан булу аңа карата мәхәббәтебезне күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек дип саныйбыз. Бала үз әтисенең аны хуплап елмайганын күрергә теләгән кебек, без дә Йәһвәнең хуплавын алырга телибез (Зәбур 5:12). Ул безнең Атабыз, һәм без аны яратабыз. Без Йәһвә хуплаган тормыш юлы белән барабыз. Моны белү безгә зур шатлык һәм тирән канәгатьлек китерә (Гыйбрәтле сүзләр 12:2).

11 Без Аллаһыны теләп тыңлыйбыз. Аңа тыңлаучан булуыбыз шартларга бәйле түгел *. «Мин бу әмергә буйсынам, ә бусына буйсынмыйм»,— дип тормыйбыз. Без әмерләрне уңайсыз һәм авыр булганда да үтибез. Без Аллаһыга «чын күңелдән тыңлаучан» (Римлыларга 6:17). Без мәдхия җырлаучы язган сүзләр белән риза: «Әмерләреңә тартылам мин, аларны бик яратам» (Зәбур 119:47). Әйе, без Йәһвәгә тыңлаучан булырга яратабыз. Без аның бар кушканнарын тулысынча үтибез. Ул моңа лаек һәм моны бездән таләп тә итә. Без моны бик яхшы аңлыйбыз (Канун 12:32). Нух Аллаһыны яратканын аңа дистәләгән еллар тыңлаучан булып күрсәткән. Бу тугры ыруг башлыгы турында Изге Язмаларда: «Нух барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшләде»,— дип әйтелә (Яратылыш 6:22). Безнең дә Йәһвәдән үзебез турында шундый ук сүзләрне ишетәсебез килә.

12. Тыңлаучан булуыбыз Йәһвә йөрәген нинди очракта сөендерә?

12 Без Йәһвәгә үз теләгебез белән тыңлаучан булганда, ул нәрсә хис итә? Аллаһы Сүзендә аның «йөрәге сөенә» дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Тыңлаучан булуыбыз Галәм Хакименең йөрәген чыннан да сөендерәме? Әйе, һәм моның өчен мөһим сәбәп бар! Йәһвә безне ихтыяр иреге белән барлыкка китергән. Димәк, безнең сайлау ирегебез бар: Аллаһыга тыңлаучан булырга яки юкмы икәнен без үзебез сайлыйбыз (Канун 30:15, 16, 19, 20). Без Йәһвәгә үз теләгебез белән тыңлаучан булганда һәм моңа безне Йәһвәгә карата ярату тулы йөрәк дәртләндергәндә, без күктәге Атабызга зур канәгатьлек һәм шатлык китерәбез (Гыйбрәтле сүзләр 11:20). Шулай эшләп, без иң яхшы тормыш юлын да сайлыйбыз.

«АНЫҢ ӘМЕРЛӘРЕ АВЫР ТҮГЕЛ»

13, 14. Ни өчен Аллаһының «әмерләре авыр түгел» дип әйтеп була? Мисал китер.

13 Рәсүл Яхъя безне Аллаһының «әмерләре авыр түгел» дип ышандыра. Әйе, Йәһвәнең таләпләре кеше үтәмәслек кыен түгел. Камил булмаган кешеләр аның законнарын үти ала.

14 Әйтик, якын дустың башка җиргә күченә һәм ярдәм итүеңне сорый, ди. Күчерәсе әйбер бик күп. Йөкнең кайберләре җиңел һәм аларны бер кеше дә күтәреп бара ала, әмма башкалары авыр һәм аларны күтәрер өчен ике кеше кирәк. Дустың син күтәрәсе йөкләрне аерым куя. Ул сиңа үзең өчен авыр булган йөкне күтәрергә кушармы? Юк. Син аны күтәрсәң, үзеңә зыян китерер идең. Ә ул моны теләми. Безнең игелекле һәм яратучы Аллаһыбыз да безгә үтәү авыр булган әмерләрне үтәргә кушмый (Канун 30:11—14). Ул беркайчан да безгә андый авыр йөкне күтәреп йөрергә кушмас иде. Ул мөмкинлекләребез чикле икәнен аңлый, чөнки «безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә, безнең туфрак икәнебезне онытмый» (Зәбур 103:14).

15. Ни өчен без бер дә шикләнмичә Йәһвәнең әмерләре безгә файда гына китерә дип әйтә алабыз?

15 Йәһвәнең әмерләре бер дә авыр түгел, алар безгә зур файда гына китерә. (Ишагыя 48:17 укы.) Шуңа күрә Муса борынгы Исраилгә болай дип әйткән: «Без исән булсын өчен (ә бүген нәкъ шулай) һәм бар көннәребездә имин яшәсен өчен, Йәһвә безгә барлык бу күрсәтмәләрне үтәргә һәм Аллаһыбыз Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә кушты» (Канун 6:24). Йәһвә безгә үз әмерләрен биреп, безнең мәңгелек иминлегебез турында кайгырта. Без моны беләбез. Аллаһы безгә зыян китерүче әмерләр бирми. Йәһвә — чиксез акыллы Аллаһы (Римлыларга 11:33). Шуңа күрә ул безнең өчен иң яхшысы нәрсә икәнен белә. Йәһвә — мәхәббәтнең үзе (1 Яхъя 4:8). Ул һәр сүзен яратудан чыгып әйтә һәм һәр эшен яратудан чыгып эшли. Аның үз хезмәтчеләренә биргән бар әмерләре мәхәббәткә нигезләнгән.

16. Ни өчен без бу бозык дөньяның тәэсиренә һәм камилсез булуыбызга карамастан тыңлаучан булып кала алабыз?

16 Шулай да Аллаһыга тыңлаучан булып яшәү җиңел түгел. Без «Явызның хакимлеге астындагы» бозык дөнья тәэсиренә каршы торырга тиеш (1 Яхъя 5:19). Безгә шулай ук Аллаһы законнарын бозарга этәргән камилсезлегебез белән көрәшергә туры килә (Римлыларга 7:21—25). Ләкин Аллаһыга карата яратуыбыз ярдәмендә без моның барысын җиңеп чыга алабыз. Аллаһыга тыңлаучан булып үз яратуын күрсәтергә теләүчеләрне Йәһвә фатихалый. Ул «аны хаким дип танып үзенә буйсынучыларга» изге рухын бирә (Рәсүлләр 5:32). Бу рух ярдәмендә без гаҗәеп җимеш китерәбез: тыңлаучан булып калырга ярдәм иткән кыйммәтле сыйфатлар үстерәбез (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

17, 18. а) Бу китап ярдәмендә без нәрсәне тикшереп чыгачакбыз, һәм тикшергәндә нәрсәне истә тотарга кирәк? ә) Икенче бүлектә нәрсә каралачак?

17 Бу басмада Йәһвәнең принциплары, әхлакый нормалары һәм аның ихтыярына кагылышлы башка сораулар карала. Аның принципларын тикшергәндә, безгә күп мөһим нәрсәләрне истә тотарга кирәк. Әйдәгез шуны онытмыйк: Йәһвә үз законнарына һәм принципларына тыңлаучан булырга мәҗбүр итми; ул безнең үзенә чын күңелдән, теләп буйсынуыбызны тели; ул шулай ук безнең хәзер мул фатихалар алуыбызны, ә киләчәктә мәңгелек тормыш китерәчәк юл белән баруыбызны тели. Йәһвәгә чын күңелдән тыңлаучан булу — аны никадәр нык яратканыбызны күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек. Әйдәгез, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк.

18 Йәһвә безгә яхшылык белән начарлыкны аерырга булышыр өчен, ярату күрсәтеп вөҗдан биргән. Әмма вөҗданыбыз ышанычлы җитәкчелек биреп торсын өчен, аны өйрәтергә кирәк. Ничек итеп? Бу икенче бүлектә каралачак.

^ 11 абз. Хәтта явыз рухлар да тыңлаучан булырга мәҗбүр. Гайсә җеннәргә кешеләрдән чыгарга кушканда, җеннәр аның хакимлеген танырга мәҗбүр булганнар һәм, теләмәсәләр дә, аны тыңлаганнар (Марк 1:27; 5:7—13).