Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы яраткан кешеләрне ярат

Аллаһы яраткан кешеләрне ярат

«Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 13:20).

1—3. а) Изге Язмаларда нинди хак сүзләр язылган? ә) Үзебезгә яхшы яктан тәэсир итәчәк дусларны ничек сайларга?

КЕШЕЛӘРНЕ губка белән чагыштырып була. Губканы, мәсәлән, суга салсаң, ул суны сеңдерә. Кешеләр дә, хәтта үзләре теләмичә, аралаша торган кешенең карашларын, нормаларын һәм сыйфатларын җиңел генә үзләштереп китә.

2 Изге Язмаларда: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер»,— дигән хак сүзләр язылган (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Бу шигырьдә очраклы аралашу турында сүз бармый. «Белән йөрү» дигән сүзтезмә даими аралашуны аңлата *. Изге Язмалар буенча бер белешмәлектә болай диелә: «Берәр кеше белән йөрү аны ярату һәм якын күрүне аңлата». Чыннан да, берәр кеше белән якын аралаша башласаң, аңа охшаш булырга тырышасың, шулай бит? Аңа ияләшеп китсәң, ул сиңа я яхшы яктан, я начар яктан тәэсир итәргә мөмкин.

3 Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, үзебезгә яхшы яктан тәэсир иткән дусларны сайларга кирәк. Моның өчен нәрсә эшләргә? Гади сүзләр белән әйткәндә, безгә Аллаһы яраткан кешеләрне яратырга һәм аның дусларына дус булырга кирәк. Аларның Йәһвә яраткан сыйфатлары бар. Алар иң яхшы дуслар. Ә Аллаһы нинди кешеләрне ярата? Әйдә моны белик. Башта дусларга Йәһвәнең карашын белик. Шулай итеп без үзебезгә яхшы яктан тәэсир итә торган дусларны сайлый алырбыз.

АЛЛАҺЫ НИНДИ КЕШЕЛӘРНЕ ЯРАТА?

4. Ни өчен Йәһвәнең үзенә дуслар сайлаганда игътибарлы булырга хокукы бар, һәм ни өчен Йәһвә Ибраһимны «дустым» дип атаган?

4 Йәһвә үзенә дуслар сайлаганда бик игътибарлы. Әллә аның алай эшләргә хакы юкмы? Ул Галәмнең Хакиме, һәм аңа дус булу — иң зур хөрмәт. Ул үзенә дус итеп нинди кешеләрне сайлый? Бу кеше Йәһвәгә ышанучы һәм аңа тулысынча өметләнүче булырга тиеш. Андый кешеләрнең берсе, ыруг башлыгы Ибраһим, нык иманлы кеше булган. Әти кеше өчен иң авыр сынау — үз улыңны корбанга китерү турындагы әмерне үтәү *. Ибраһим «Исхакны корбанга» китергәндә Аллаһының аны «үледән терелтә алуына» бер дә шикләнмәгән (Еврейләргә 11:17—19). Ул Аллаһыга нык иман иткән һәм аңа тыңлаучан булган, шуңа күрә Йәһвә аны «дустым» дип атаган (Ишагыя 41:8; Ягъкуб 2:21—23).

5. Йәһвә һәр яктан тыңлаучан булган кешеләргә ничек карый?

5 Йәһвә һәр яктан тыңлаучан булган кешеләрне бик кадерли. Аллаһыга тугрылыкны бар нәрсәдән дә мөһимрәк дип санаган кешеләрне ул ярата. (2 Ишмуил 22:26 укы.) Бу китапның беренче бүлегеннән белгәнебезчә, кешеләр Йәһвәгә аны яратканга тыңлаучан булсалар, бу аны шатландыра. «Намуслылар — аның якын дуслары»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 3:32 дә. Йәһвә үз әмерләрен тугры үтәүчеләрне үз «чатырында» кунак булырга, ягъни үзенә табынырга һәм һәркайсы вакытта дога кылырга, чакыра (Зәбур 15:1—5).

6. Без Гайсәне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз, һәм Йәһвә үз Улын яраткан кешеләргә карата нинди хисләр кичерә?

6 Йәһвә үзенең бердәнбер Улы Гайсәне яраткан кешеләрне ярата. «Мине яратучы минем сүземне тотар, Атам аны яратыр, без Атам белән шул кеше янына килербез, һәм яшәү урыныбыз аның белән булыр»,— дигән Гайсә (Яхъя 14:23). Без Гайсәне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз? Аның әмерләрен, шул исәптән яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм шәкертләр әзерләргә дигән әмерен үтәп (Маттай 28:19, 20; Яхъя 14:15, 21). Шулай ук «нәкъ аның эзләре буенча барып»: камил булмасак та, аңардан сүзләрдә һәм эшләрдә мөмкин кадәр төгәлрәк үрнәк алып (1 Петер 2:21). Мәсихне яратканга аның эзләре буенча барырга тырышкан кешеләрне күреп, Йәһвәнең йөрәге шатлана.

7. Ни өчен Йәһвәнең дусларына дус булу акыллы?

7 Йәһвә үз дусларында иман, тугрылык, тыңлаучанлык, Гайсәне һәм аның тормыш рәвешен ярату кебек сыйфатларны күрергә тели. Үз-үзеңнән: «Якын дусларымның андый сыйфатлары бармы? Алар Аллаһы нормалары буенча яшиме? Мин Йәһвә дуслары белән дуслашаммы?» — дип сора. Син Йәһвә дуслары белән дуслашып, акыллы эш итәсең. Аллаһы хуплаган сыйфатлар үстерүче һәм Патшалык турында яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләүче кешеләр безгә яхшы яктан тәэсир итә ала һәм безне Йәһвәне шатландырып яшәргә дәртләндерә. (29 нчы биттәге  «Нинди дус яхшы?» дигән рамканы кара.)

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН САБАКЛАР

8. Сиңа а) Нагомия белән Рут ә) өч яшь яһүд б) Паул белән Тимути дуслыгында аеруча нәрсә ошый?

8 Аллаһы Сүзендә яхшы дуслар сайлап үзләренә файда китергән кешеләрнең мисаллары күп. Мәсәлән, Нагомия белән аның килене Рут, Бабылда дуслашып киткән өч яшь яһүд, Паул белән Тимути (Рут 1:16; Даниял 3:17, 18; 1 Көринтлеләргә 4:17; Филипиялеләргә 2:20—22). Ә хәзер ике дус, Давыт белән Йонафан, мисалын карап чыгыйк.

9, 10. Ни өчен Давыт белән Йонафанның дуслыгы нык булган?

9 Изге Язмаларда Давыт Голиатны үтергәч, «Йонафан Давытның җан дусты булып китте һәм аны үз җанын яраткандай ярата башлады» дип әйтелә (1 Ишмуил 18:1). Шулай итеп Давыт белән Йонафан, яшь ягыннан бик нык аерылып торсалар да, якын дуслар булып киткән. Бу дуслык Йонафанның сугыштагы үлеменә кадәр дәвам иткән * (2 Ишмуил 1:26). Ни өчен аларның дуслыгы шулкадәр нык булган?

10 Давыт белән Йонафан Аллаһыны яраткан, аларның аңа тугры булып калырга нык теләкләре булган, шуңа күрә алар якын дуслар булып киткән. Икесе дә хак Аллаһыга шатлык китерергә теләгән. Давытның — Йонафанга, ә Йонафанның Давытка ошаган сыйфатлары булган. Йонафанга, һичшиксез, бу егетнең Йәһвә исемен курыкмыйча яклап чыккан кыюлыгы һәм ашкынучан булуы тәэсир иткән. Йонафан Йәһвә урнаштырган тәртипкә тугры булган, Давытка фидакарь ярдәм иткән, шуңа күрә Давыт үзеннән олырак булган Йонафанны хөрмәт иткән. Давыт тормышының бер авыр чорына игътибар итик. Ул вакытта Давыт Йонафанның әтисеннән — явыз патша Шаулдан качып, чүлдә качкын булып яшәгән. Шунда Йонафан «Давыт янына килгән һәм аның Йәһвәгә ышанычын ныгыткан» (1 Ишмуил 23:16). Шулай итеп ул гаҗәеп тугрылык күрсәткән. Давыт, кадерле дусты аңа булышырга һәм аны дәртләндерергә дип килгәч, гаҗәеп хисләр кичергәндер! *

11. Син Йонафан белән Давыт мисалыннан дуслык турында нәрсә белдең?

11 Йонафан белән Давыт мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? Иң элек: дусларның рухи нәрсәләргә уртак карашлары булырга тиеш. Без ышанган нәрсәләргә ышанган, без тоткан әхлакый нормаларны тоткан һәм Аллаһыга тугры булып калырга теләгән кеше белән якын мөнәсәбәтләр булдырсак, без бер-беребезгә үз фикерләребезне, хисләребезне һәм үзебезне ныгыта торган һәм көч өсти торган төрле очракларны сөйли алабыз. (Римлыларга 1:11, 12 укы.) Андый рухи карашлы дусларны кардәшләребез арасында табып була. Бу Патшалык Залындагы очрашуларга килүче һәр кеше яхшы дус булып китә ала дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый.

ДУСЛАРНЫ НИЧЕК САЙЛАРГА?

12, 13. а) Ни өчен без дусларны мәсихчеләр арасыннан да сайлаганда игътибарлы булырга тиеш? ә) Беренче җыелышларда нинди хәл туган, һәм Паул нәрсәдән кисәткән?

12 Аралашуыбыз рухи яктан көч өстәүче булсын өчен, безгә дусларны мәсихчеләр арасыннан сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Агачтагы кайбер җимешләргә өлгерер өчен озак вакыт кирәк, нәкъ шулай ук җыелыштагы кайберәүләргә, рухи яктан җитлегер өчен, күбрәк вакыт кирәк. Шуңа күрә һәрбер җыелышта рухи җитлеккәнлекләре төрле дәрәҗәдә булган мәсихчеләр бар (Еврейләргә 5:12—6:3). Әлбәттә, без җыелышка яңа килгән кешеләргә яки рухи яктан көчсезләнгәннәргә, алар рухи яктан үссен өчен, ярдәм итәргә телибез. Шуңа күрә без аларга карата сабыр булачакбыз һәм аларга ярату күрсәтәчәкбез (Римлыларга 14:1; 15:1).

13 Аралашыр өчен кешене сайлаганда, безгә кайвакыт игътибарлы булырга кирәк. Кайбер кешеләрнең тәртипләре шик тудырырга мөмкин. Башкалары, бәлки, үпкә саклап йөри я зарлану рухы үстерә. Андый хәл беренче җыелышларда да туып торган. Мәсихчеләрнең күпчелеге тугры булып калса да, кайберәүләр үзләрен дөрес тотмаган. Мәсәлән, Көринт җыелышында мәсихчеләрнең кайбер тәгълиматларын тотмаучы кешеләр булган. Рәсүл Паул җыелышны: «Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дип кисәткән (1 Көринтлеләргә 15:12, 33). Ул Тимутигә, мәсихчеләр арасында да үзләрен дөрес тотмаучы кешеләр булыр, дип язган. Ул аңа андый кешеләрдән читтә торырга һәм алар белән якын аралашмаска киңәш иткән. (2 Тимутигә 2:20—22 укы.)

14. Без Паул язган принципны ничек куллана алабыз?

14 Без Паул язган принципны ничек куллана алабыз? Без начар яктан тәэсир итә алган кардәш яки башка кеше белән тыгыз аралашмабыз (2 Тисалуникәлеләргә 3:6, 7, 14). Без үз рухилыгыбызны якларга тиеш. Истә тот: без якын дусларыбызның карашларын һәм гадәтләрен губка кебек үзләштерәбез. Серкәгә салынган губка су түгел, ә серкә сеңдерәчәк. Начар яктан тәэсир итүче кеше белән дуслык та, файда түгел, ә зыян китерәчәк (1 Көринтлеләргә 5:6).

Син яхшы дусларны имандашлар арасыннан таба аласың

15. Җыелышта рухи карашлы дусларны табар өчен нәрсә эшләргә?

15 Бәхеткә, имандашлар арасында яхшы дуслар табып була (Зәбур 133:1). Җыелышта рухи карашлы дусларны табар өчен нәрсә эшләргә? Син Аллаһы яраткан сыйфатларны һәм гадәтләрне үстергән саен, шундый ук тырышлыклар куйган кардәшләр, һичшиксез, сиңа тартылачак. Шул ук вакыт сиңа яңа дуслар табар өчен билгеле бер адымнар ясарга кирәк булыр. (30 нчы биттәге  «Без яхшы дусларны ничек таптык?» дигән рамканы кара.) Сиңа үзеңә ошаган сыйфатларга ия булган кешеләргә игътибар ит. Изге Язмалардагы киңәш буенча «йөрәгеңне киң итеп ач»: дусларны төрле раса, милләттән чыккан һәм төрле культурада үскән имандашларың арасыннан эзлә (2 Көринтлеләргә 6:13; 1 Петер 2:17 укы). Үзеңнән яшьрәк яки олырак булган кардәшләр белән дә аралаш. Хәтерлисеңдер, Йонафан Давыттан күпкә олырак булган. Күп кенә олы яшьтәге мәсихчеләр үз тәҗрибәләре һәм акыллы киңәшләре белән дуслыкны шактый баета ала.

ТУГАН АВЫРЛЫКЛАРНЫ ЧИШҮ

16, 17. Ни өчен без, имандашыбыз безне үпкәләтсә дә, җыелышны калдырмаска тиеш?

16 Мәсихчеләрнең холыклары төрле булганга һәм алар төрлечә тәрбияләнгәнгә, җыелышта вакыт-вакыт проблемалар туа. Мәсәлән, имандашыбыз безне үз сүзе белән яисә берәр нәрсә эшләп рәнҗетергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Авырлыклар шулай ук кешеләр яисә аларның фикерләре төрле булганга һәм алар бер-берсен дөрес аңламаганга туа. Без андый авырлыкларга «абынып», җыелышны калдырырбызмы? Йәһвәне һәм ул яраткан кешеләрне чын күңелдән яратсак, калдырмабыз.

17 Йәһвә — безнең Барлыкка Китерүчебез һәм ул безгә яшәр өчен барысын бирә, шуңа күрә ул безнең мәхәббәтебезгә һәм тугрылыгыбызга лаек (Ачылыш 4:11). Ул җыелышны шатлык белән куллана, шуңа күрә без җыелышка тугрылык белән булышырга тиеш (Еврейләргә 13:17). Имандашыбыз безне үпкәләтсә яки кайгыга төшерсә, без моның аркасында беркайчан да җыелышны калдырмаячакбыз. Җыелышны калдыру дөрес булмас иде. Безне бит Йәһвә түгел, ә кардәшебез үпкәләткән. Йәһвәне яратсак, аны һәм аның халкын беркайчан да кире какмаячакбыз! (Зәбур 119:165 укы.)

18. а) Без җыелыштагы тынычлыкка үз өлешебезне ничек кертә алабыз? ә) Кичерер өчен нигез булганда кичерсәк, без нинди фатихалар урырбыз?

18 Имандашларыбызны яратканга, без җыелышта тынычлык булсын өчен үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Йәһвә үзенең яраткан хезмәтчеләреннән камиллек таләп итми, без дә аңардан үрнәк алыйк. Ярату безгә башкаларның кечкенә хаталарына игътибар итмәскә булыша, шулай ук без барыбыз да камил түгел һәм ялгышабыз икәнен истә тотарга ярдәм итә (Гыйбрәтле сүзләр 17:9; 1 Петер 4:8). Шулай ук мәхәббәт ярдәмендә без «бер-беребезне ихлас күңелдән кичереп яшибез» (Көләсәйлеләргә 3:13). Әмма бу киңәш буенча эш итү кайвакыт авыр. Безне берәрсе үпкәләтсә, күңелебездә тискәре хисләр туарга мөмкин. Андый хисләргә үзебезне җиңәргә рөхсәт итсәк, без, бәлки, үпкәләп йөрербез һәм үз ачуыбыз белән үпкәләтүчегә җәза бирәбез дип уйларбыз. Әмма чынлыкта үпкәләп йөрү үзебезгә зыян китерә. Кичерер өчен нигез булса, кичерик, шулай итеп без мул фатихалар урырбыз (Лүк 17:3, 4). Бу безгә җан тынычлыгы бирә, җыелышта тынычлыкны һәм, иң мөһиме, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне саклый (Маттай 6:14, 15; Римлыларга 14:19).

КЕМ БЕЛӘН АРАЛАШМАСКА?

19. Без нинди очракларда кайбер кешеләр белән аралашмаска тиеш?

19 Әйтик, кеше Аллаһы законын бозган һәм тәүбә итмәгән, ди. Шуңа күрә аны җыелыштан чыгарганнар. Яисә ул ялган тәгълиматлар таратып, иманнан баш тарткан, яки җыелыштан ваз кичкән. Андый кеше белән без аралашмыйбыз, чөнки Аллаһы Сүзендә алар «белән башка аралашмагыз» дип ачык әйтелә * (1 Көринтлеләргә 5:11—13 укы; 2 Яхъя 9—11). Андый кеше туганыбыз яисә, бәлки, дустыбыз булган булса, аның белән аралашмый башлау авыр булыр. Әмма без нык торырбызмы, һәм шулай итеп Йәһвәгә һәм аның гадел законнарына тугры калу безнең өчен иң мөһиме икәнен күрсәтербезме? Исеңдә тот: Йәһвә тугрылыкны һәм тыңлаучанлыкны югары бәяли.

20, 21. а) Ни өчен җыелыштан чыгару — ярату күрсәтү дип әйтеп була? ә) Ни өчен дусларны сайлаганда акыл белән эш итәргә кирәк?

20 Кеше җыелыштан чыгарылганда, чынлыкта аңа Йәһвәнең мәхәббәте күрсәтелә. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Гөнаһ кылып тәүбә итмәгән кеше җыелыштан чыгарылганда, Йәһвәнең изге исеменә, Аллаһының үзенә һәм аның нормаларына ярату күрсәтелә (1 Петер 1:15, 16). Шулай итеп җыелыш саф булып кала һәм тугры мәсихчеләр белә торып гөнаһ кылучы кешенең бозык тәэсиреннән саклана. Алар үз гыйбадәт кылуларын шатлык белән дәвам итә алалар һәм җыелыш — бозык дөньяда тыныч урын икәнен күрәләр (1 Көринтлеләргә 5:7; Еврейләргә 12:15, 16). Өстәвенә, гөнаһ кылучыга каты җәза бирү — аңа ярату күрсәтү. Бу аңа үз карашын үзгәртергә кирәклеген аңларга һәм, Йәһвәгә кире кайтыр өчен, тиешле адымнар ясарга булышыр (Еврейләргә 12:11).

21 Һичшиксез, якын дусларыбыз безгә бик нык тәэсир итә ала. Шуңа күрә аларны сайлаганда акыл белән эш итик. Йәһвәнең дусларына дус булып һәм ул яраткан кешеләрне яратып, без иң яхшы дусларга ия булырбыз. Алардан өйрәнгән бар нәрсә безгә Йәһвәне шатландырып яшәргә булышыр.

^ 2 абз. Еврей теленнән тәрҗемә ителгән «белән аралашу» дигән сүзтезмә «белән булу» я «белән дуслашу» дип тә тәрҗемә ителә (Хакимнәр 14:20; Гыйбрәтле сүзләр 22:24).

^ 4 абз. Аңа андый әмер биреп, Йәһвә киләчәктә үзенең бердәнбер Улын корбан итеп китерәчәген күрсәткән (Яхъя 3:16). Йәһвә Ибраһимга, Исхак урынына корбан итеп китерсен дип, тәкә биргән (Яратылыш 22:1, 2, 9—13).

^ 9 абз. Давыт Голиатны үтергәндә «малай гына» булган, ә Йонафан үлгән көнне Давытка якынча 30 яшь булгандыр (1 Ишмуил 17:33; 31:2; 2 Ишмуил 5:4). Йонафан 60 яшьләрендә һәлак булган. Димәк, ул Давыттан 30 яшькә олырак булган.

^ 10 абз. 1 Ишмуил 23:17 дәге сүзләрдән күренгәнчә, Йонафан Давытны ныгытыр өчен: 1) аны курыкмаска дәртләндергән; 2) Шаулның тырышлыклары уңышлы булмаячак дип ышандырган; 3) Давытның исенә ул, Аллаһы вәгъдә иткәнчә, патша булачак икәнен төшергән; 4) ул аңа тугры булып калачак дип ант иткән; 5) хәтта Шаул да Йонафанның Давытка тугры булуын белә дип әйткән.

^ 19 абз. Җыелыштан чыгарылган яисә ваз кичкән кешеләргә нинди караш булырга тиеш? Моның турында Кушымтадан, 207—209 нчы битләрдән, күбрәк белеп була.