Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы саф халыкны ярата

Аллаһы саф халыкны ярата

«Тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 7:1).

1—3. а) Ни өчен әни кеше үз баласының чиста булуын һәм пөхтә киенгәнен тикшереп тора? ә) Ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләренең саф булуын тели, һәм безне сафлыкны сакларга нәрсә дәртләндерә?

ҺӘРБЕР әни үз баласының чиста һәм пөхтә киенеп йөрүен тели. Баласы берәр җиргә җыенса, әни кеше барысын тикшереп чыга. Ул чисталык баласының сәламәтлеге өчен мөһим икәнен белә. Ул шулай ук шуны аңлый: кешеләр аның баласына карап, әти-әнисе турында я яхшы, я начар нәтиҗәгә киләчәк.

2 Безнең күктәге Атабыз Йәһвә үз хезмәтчеләренең саф булуын тели. Аның Сүзендә: «Тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк»,— дип әйтелә * (2 Көринтлеләргә 7:1). Йәһвә безне ярата; сафлык безгә зур файда китерә икәнен ул белә, һәм кешеләр безгә, аның Шаһитләренә, карап, аның хакта яхшы сөйләячәк дип өметләнә. Әйе, безнең саф булуыбыз һәм яхшы тәртибебез Йәһвәгә һәм аның изге исеменә хурлык түгел, ә дан китерәчәк (Йәзәкил 36:22; 1 Петер 2:12 укы).

3 Аллаһы саф кешеләрне ярата, һәм бу безне сафлык сакларга дәртләндерә. Без Аллаһыны яратабыз, үз тормышыбыз белән аңа дан китерергә һәм аның мәхәббәтендә калырга телибез. Ни өчен безгә сафлык сакларга кирәк? Нәрсә ул сафлык? Үзебезне саф килеш саклар өчен нәрсә эшләргә? Әйдәгез, бу сорауларга җавап алыйк. Бу безгә кайсы яклардан үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен күрергә булыша ала.

НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ САФЛЫК САКЛАРГА КИРӘК?

4, 5. а) Сафлыкны саклар өчен нинди төп сәбәп бар? ә) Йәһвәнең сафлыгы ул булдырган нәрсәләр аша ничек ачык күренә?

4 Йәһвә безгә, үз халкына, үрнәк күрсәтә, һәм шулай итеп безне алып бара. Аның Сүзендә Аллаһыдан «үрнәк алыгыз» дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:1). Без гыйбадәт кылган Аллаһы — Йәһвә бар яклардан да чиста, саф һәм изге. Бу — сафлык саклар өчен төп сәбәп. (Левилеләр 11:44, 45 укы.)

5 Йәһвәнең сафлыгы, аның күп сыйфатлары һәм эшләре кебек, ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә (Римлыларга 1:20). Җир кешеләр өчен чиста йорт итеп яратылган булган. Йәһвә җирдә һаваны һәм суны саф килеш саклый торган табигать законнарын урнаштырган. Кайбер бактерияләр калдыкларны эшкәртеп, санитар ролен үти. Кешеләрнең комсызлыгы һәм эгоист булулары аркасында җиргә түгелгән нефть продуктлары һәм башка төрле калдыклар белән пычрана, һәм галимнәр аны чистартыр өчен шул бактерияләрне куллана. Һичшиксез, «җирне Булдыручы» өчен сафлык бик мөһим (Ирмия 10:12). Бу безнең өчен дә мөһим булырга тиеш.

6, 7. Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар саф булырга тиеш икәне Муса Канунында ничек күрсәтелгән булган?

6 Сафлыкны саклар өчен тагын бер сәбәп бар: Йәһвә — Галәм Хакимебез үз хезмәтчеләренең саф булуын таләп итә. Йәһвәнең Исраилгә биргән Кануныннан сафлык һәм гыйбадәт кылуның бер-берсе белән тыгыз бәйле булуы күренә. Йолу көнендә баш рухани бер тапкыр гына түгел, ә ике тапкыр юынырга тиеш булган. Бу таләп Канунда язылган (Левилеләр 16:4, 23, 24). Руханилар Йәһвәгә корбан китерер алдыннан кулларын һәм аякларын юарга тиеш булган (Чыгыш 30:17—21; 2 Елъязма 4:6). Муса Канунында физик һәм ритуаль нәҗеслекнең якынча 70 төре китерелә. Саф булмаган исраилле гыйбадәт кылуда катнаша алмаган, ә нәҗес килеш катнашса, аны кайбер очракларда моның өчен үлем җәзасы көткән (Левилеләр 15:31). Сафлыкка кагылышлы Канун таләпләрен үтәмәгән, мәсәлән, тәнне һәм киемне юарга теләмәгән, кеше «җыелыштан юк ителергә» тиеш булган (Саннар 19:17—20).

7 Без Муса Кануны буенча яшәмәсәк тә, андагы таләпләр Аллаһының төрле сорауларга карашын аңларга булыша. Әйе, Канунда Аллаһыга гыйбадәт кылучылар саф булырга тиеш дип әйтелгән булган. Йәһвә үзгәрмәгән (Малахи 3:6). Ул «саф һәм нәҗесләнмәгән» гыйбадәт кылуны гына кабул итә (Ягъкуб 1:27). Шуңа күрә аның сафлыкка кагылышлы таләпләрен белергә кирәк.

АЛЛАҺЫ КАРШЫНДА САФ БУЛУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

8. Йәһвә без сафлыкны кайсы яклардан сакларбыз дип көтә?

8 Изге Язмалар буенча, саф булу — физик чисталык кына түгел. Аллаһы без тормышыбызның бар якларында саф булырга тиеш дип саный. Без рухи, әхлакый, физик яктан һәм уйларыбызда саф булырга тиеш. Әйдәгез, аларның һәрберсен карап чыгыйк.

9, 10. Рухи яктан сафлыкны саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк, һәм чын мәсихчеләр нәрсәдә катнашмый?

9 Рухи сафлык. Рухи яктан сафлыкны саклар өчен, без чын гыйбадәт кылуны ялган гыйбадәт кылу белән бутамаска тиеш. Исраиллеләр Бабылдан Иерусалимга кайтырга чыккач, аларга Аллаһы тарафыннан мондый әмер бирелгән булган: «Чыгыгыз аннан, нәҗес булганга кагылмагыз! ...Үзегезне чиста килеш саклагыз» (Ишагыя 52:11). Исраиллеләр туган якларына Йәһвәгә гыйбадәт кылуны торгызыр өчен кайткан. Аллаһы бу гыйбадәт кылуның саф булуын таләп иткән: Аллаһыны хурлаган Бабыл диненең тәгълиматлары, эшләре һәм йолалары аны нәҗесләмәскә тиеш булган.

10 Бүген безгә — мәсихчеләргә сак булырга, үзебезне ялган дин белән нәҗесләмәскә кирәк. (1 Көринтлеләргә 10:21 укы.) Бу бик мөһим, чөнки ялган диннең тәэсире бөтен җирдә сизелә. Күп илләрдә төрле йолалар, гореф-гадәтләр һәм ритуаллар ялган диннең тәгълиматлары белән бәйле. Мәсәлән, кеше үлгәч, аның ниндидер өлеше яшәвен дәвам итә дигән тәгълимат бар (Вәгазьче 9:5, 6, 10). Мәсихчеләр ялган диннең тәгълиматлары белән бәйле йолаларда катнашмый *. Башкалар безне Изге Язмаларда язылган саф гыйбадәт кылу нормаларын бозарга котыртканда, без андый басымга бирешмибез (Рәсүлләр 5:29).

11. Әхлакый сафлыкны саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк, һәм ни өчен аны саклау мөһим?

11 Әхлакый сафлык. Әхлакый сафлыкны саклар өчен, фәхешлекнең һәркайсы төреннән качарга кирәк. (Эфеслеләргә 5:5 укы.) Андый сафлык саклау бик мөһим. Бу китапның чираттагы бүлегендә, Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, без «фәхешлектән качарга» тиеш дип әйтелә. Кеше фәхешлек кылып тәүбә итмәсә, «Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» (1 Көринтлеләргә 6:9, 10, 18). Аллаһы андый кешеләрне «җирәнгеч» дип саный. Алар әхлакый сафлыкны саклар өчен көч куймаса, аларны «икенче үлем» көтә (Ачылыш 21:8).

12, 13. Уйлар һәм эшләр ничек бәйле, һәм уйларда сафлыкны ничек сакларга?

12 Уйларда сафлык. Кеше берәр нәрсә эшләр алдыннан башта моның турында уйлый. Бозык уйларга акылыбызда һәм йөрәгебездә тамырланырга рөхсәт итсәк, иртәме-соңмы бу бозык эшкә китерәчәк (Маттай 5:28; 15:18—20). Ләкин акылыбызны чиста, саф уйлар белән тутырсак, бу безгә саф тәртип сакларга булышачак. (Филипиялеләргә 4:8 укы.) Уйларда сафлыкны ничек сакларга? Беренчедән, уйларыбызны пычрата алган күңел ачуларның һәркайсы төреннән сакланырга кирәк *. Икенчедән, Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә өйрәнеп, акылыбызны саф уйлар белән тутырырга кирәк (Зәбур 19:8, 9).

13 Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, рухи, әхлакый яктан һәм уйларда сафлык саклау бик мөһим. Сафлыкның бу төрләре башка бүлекләрдә җентекләбрәк карала. Ә хәзер физик чисталыкка игътибар итик.

ФИЗИК ЧИСТАЛЫКНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

14. Физик чисталык турында сүз барганда, ни өчен кеше үзе турында гына түгел, ә Аллаһы турында да уйларга тиеш?

14 Физик чисталыкны саклау — тәнеңне һәм йортыңны чиста тоту дигән сүз. Моның турында сүз барганда, берәрсе: «Миндә эшегез булмасын»,— дип әйтсә, дөрес булырмы? Йәһвә хезмәтчеләре өчен дөрес булмас. Инде әйтелгәнчә, физик яктан чиста булуыбыз Йәһвә өчен мөһим: чисталык безгә зур файда китергәнгә генә түгел, ә безнең чисталыгыбыз аның турында шаһитлек биргәнгә күрә дә мөһим. Бүлек башында китерелгән мисалны искә төшерик. Бала һәрвакыт пычрак һәм шапшак кием киеп йөрсә, «Аның әти-әнисе нинди микән?» дип уйлап куярсың, шулай бит? Тышкы күренешебез яки тәртибебез белән күктәге Атабызга хурлык китерәсебез яки кешегә без вәгазьләгән хәбәрне тыңларга комачаулыйсыбыз килми. Аллаһы Сүзендә: «Хезмәтебез кимчелексез булсын өчен, без берәр кемнең иманына киртә булырлык һичнәрсә эшләмибез. Киресенчә, һәр яктан үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотабыз»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 6:3, 4). Алайса, безгә физик чисталыкны ничек сакларга?

15, 16. Чисталык турында әйткәндә, бездә нинди яхшы гадәтләр һәм нинди кием булырга тиеш?

15 Шәхси гигиена һәм тышкы күренешебез. Һәр илнең үз культурасы һәм үз яшәү шартлары бар, шулай да юыныр өчен һәм үзебез белән балаларыбызны чиста тотар өчен, су белән сабын табу авыр түгел. Ризык әзерләү яки ашау алдыннан, бәдрәфкә кереп чыкканнан соң, баланы юындыргач яки подгузнигын алмаштыргач, кулларыбызны сабын белән юу яхшы булыр иде. Бу безне төрле чирләрдән коткарырга һәм хәтта тормышыбызны сакларга мөмкин. Бу шулай ук куркыныч вируслар белән бактерияләрнең таралуына комачаулый, шулай итеп кешеләрне диареягә китергән авырулардан саклый. Канализация булмаган җирләрдә тизәкне, борынгы Исраилдә кебек, бәлки, чокырга күмеп куярга кирәк булыр (Канун 23:12, 13).

16 Киемебезне дә юып чиста тотарга кирәк. Ул пөхтә дә булырга тиеш. Мәсихчегә мода артыннан куып алынган яки кыйбат кием түгел, ә чиста, пакь һәм тыйнак кием кирәк. (1 Тимутигә 2:9, 10 укы.) Кайда гына булсак та, без үз тышкы күренешебез белән «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизәргә» телибез (Титуска 2:10).

17. Ни өчен йортыбыз да, башка милкебез дә чиста булырга тиеш һәм ни өчен аларны тиешле итеп тоту мөһим?

17 Йортыбыз һәм башка милкебез. Йортыбыз бай да булмаска мөмкин, әмма без аны шартларыбызга карап, чиста һәм тиешле итеп тотарга тиеш. Шулай ук җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә машинада барсак, аны эчтән дә, тыштан да чиста тотар өчен, көч куйыйк. Әйдәгез, шуны онытмыйк: чиста йортыбыз һәм милкебез Аллаһы турында шаһитлек бирә. Өстәвенә, без кешеләрне Йәһвә чисталыкны яратучы Аллаһы, ул «җирне һәлак итүчеләрне һәлак» итәчәк һәм аның Патшалыгы тиздән җирне Оҗмахка әйләндерәчәк дип өйрәтәбез (Ачылыш 11:18; Лүк 23:43). Йортыбыз һәм милкебез башкаларга безнең инде хәзер саф гадәтләр үстереп яшәгәнебезне күрсәтсен. Андый гадәтләр якынлашып килүче яңа дөньяда кирәк булачак.

Физик яктан чисталык үз эченә тәнебезне һәм милкебезне чиста килеш саклауны ала

18. Без Патшалык Залыбызга ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

18 Гыйбадәт кылу урыннары. Йәһвәне ярату безне үз Патшалык Залыбызга — чын гыйбадәт кылуның үзәгенә хөрмәт күрсәтергә дәртләндерә. Без Залыбызның очрашуларыбызга килгән яңа кешеләрдә яхшы тәэсир калдыруын телибез. Залыбыз үзенә игътибарны җәлеп итә торган булсын өчен, без аны җыештырабыз һәм кирәкле ремонт ясыйбыз. Шулай итеп без Патшалык Залыбызга хөрмәт күрсәтәбез. Гыйбадәт кылу урынын «төзәтү һәм төзекләндерү», шулай ук аны җыештыру — безнең өчен зур хөрмәт (2 Елъязма 34:10). Бу принциплар Конгресслар залында яки конгресслар үткән башка урыннарда кулланырлык.

ҮЗЕБЕЗНЕ НӘҖЕСЛИ ТОРГАН ЭШЛӘРДӘН ҺӘМ ГАДӘТЛӘРДӘН САФЛАНДЫРЫЙК

19. Физик яктан чиста булып калыр өчен, безгә үзебезне нәрсәдән сакларга кирәк, һәм Изге Язмалар безгә бу яктан ничек ярдәм итә?

19 Физик яктан чиста булып калыр өчен, безгә үзебезне нәҗесли торган эшләрдән һәм гадәтләрдән, мәсәлән, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләрне чамасын белмичә эчүдән сакларга кирәк. Моңа шулай ук, әгәр бу дәвалану белән бәйле түгел икән, ияләшүгә китергән һәм галлюцинация китереп чыгара торган матдәләрне куллану керә. Изге Язмаларда бүгенге көндә киң таралган бар нәҗесли торган һәм җирәнгеч гадәтләр белән эшләрнең исемлеге китерелми, ләкин анда принциплар бирелә, һәм алар безгә Йәһвәнең андый эшләргә карата хисләрен аңларга булыша. Без Йәһвәнең карашын беләбез, аны ярату безне ул хуплаган юл буенча барырга дәртләндерә. Әйдәгез Изге Язмалардан биш принципны карап чыгыйк.

20, 21. Йәһвә безнең нинди эшләрдән качуыбызны тели, һәм безгә нинди җитди сәбәпне истә тотарга кирәк?

20 «Кадерле кардәшләр, шундый вәгъдәләргә ия булганбыз икән, әйдәгез, тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк һәм, Аллаһыдан куркуыбызны күрсәтеп, изгелегебезне камилләштерик» (2 Көринтлеләргә 7:1). Йәһвә безнең тәнебезне нәҗесли торган һәм рухыбызга, ягъни өстенлек итүче фикер йөртүебезгә, зыян китерә торган эшләрдән качуыбызны тели. Шуңа күрә без тән сәламәтлеге һәм фикер йөртү сәләте өчен зыянлы булган һәм ияләшүгә китергән гадәтләрдән үзебезне сакларга тиеш.

21 «Нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыр» өчен Изге Язмаларда җитди сәбәп китерелә. Игътибар итегез: 2 Көринтлеләргә 7:1 «шундый вәгъдәләргә ия булганбыз икән» дигән сүзләр белән башлана. Нинди вәгъдәләр? «Мин сезне кабул итәрмен. Мин сезгә ата булырмын»,— ди Йәһвә (2 Көринтлеләргә 6:17, 18). Уйлап кына кара: Йәһвә сине якларга һәм әти үз кызын яки улын яраткандай яратырга вәгъдә бирә. Әмма Йәһвә бу вәгъдәләрне син үзеңне «тән белән рухны» нәҗесли торган эшләрдән сакласаң гына үтәячәк. Берәр андый гадәткә яки эшкә Йәһвә белән шундый кадерле һәм якын мөнәсәбәтләреңне урларга рөхсәт итсәң, бу акылсызлык булыр иде!

22—25. Изге Язмалардагы нинди принциплар безгә нәҗесли торган гадәтләрдән һәм эшләрдән сакланырга булыша?

22 «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37). Гайсә бу әмерне иң мөһим әмер дип атаган (Маттай 22:38). Йәһвә безнең андый яратуыбызга лаек. Аны бөтен йөрәк, җан һәм акыл белән яратыр өчен, безгә гомеребезне кыскарта алган яки Аллаһы биргән фикерләү сәләтебезне томалый алган эшләрдән үзебезне сакларга кирәк.

23 «[Йәһвә] үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» (Рәсүлләр 17:24, 25). Тормыш — Аллаһының бүләге. Без Тормыш Бирүчебезне яратканга, бу бүләкне хөрмәт итәсебез килә. Без сәламәтлегебез өчен зыянлы булган һәркайсы гадәттән яки эштән сакланабыз, чөнки шуны аңлыйбыз: андый эшләрдә катнашып, тормыш бүләген һич тә хөрмәт итмәгәнебезне күрсәтер идек (Зәбур 36:9).

24 «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Маттай 22:39). Кешенең нәҗесли торган гадәтләре һәм эшләре башкаларга да зарар китерә. Мәсәлән, тәмәке тартучы кеше башкаларга, алар үзләре тәмәке тартмаса да, зыян китерә. Башкаларга зыян китерүче кеше Аллаһының якыныңны ярат дигән әмерен боза. Шулай ук аның: «Мин Аллаһыны яратам»,— дигән сүзләре ялган булып чыга (1 Яхъя 4:20, 21).

25 «Алга таба да исләренә төшереп тор: хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә буйсынсыннар, һәртөрле яхшы эшкә әзер булсыннар» (Титуска 3:1). Күп илләрдә үзеңдә наркотиклар тоту яисә куллану закон бозу дип санала. Мәсихчеләр закон белән тыелган наркотикларны үзләрендә тотмый һәм аларны кулланмый (Римлыларга 13:1).

26. а) Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? ә) Ни өчен Аллаһы каршында саф булу тормыш юлларының иң яхшысы?

26 Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, безгә үзебезне бар яклардан да саф килеш сакларга кирәк. Нәҗесли торган гадәтләрне, эшләрне ташлау һәм алардан үзебезне саклау җиңел булмаса да, бу мөмкин *. Йәһвәнең һәр киңәше файдалы, шуңа күрә андый тормыш юлы — иң яхшы юл. (Ишагыя 48:17 укы.) Ә иң мөһиме шул: андый тормыш канәгатьлек китерә, чөнки без яраткан Аллаһыбызга мактау китереп һәм аның мәхәббәтендә калып яшәгәнебезне аңлыйбыз.

^ 2 абз. «Сафландыру» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кайчак — физик чисталыкны, ләкин ешрак әхлакый һәм рухи сафлыкны аңлата.

^ 26 абз. 94 нче биттәге  «Мин дөрес булганны эшләргә омтыламмы?» һәм 96 нчы биттәге  «Аллаһы барысын да булдыра ала» дигән рамкаларны кара.

^ 67 абз. Исем үзгәртелгән.