Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Никах ихтирам ителсен

Никах ихтирам ителсен

«Яшьлектәге хатының белән күңел ач» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 5:18).

1, 2. Без нинди сорау карап чыгарбыз һәм ни өчен?

СИН никахта торасыңмы? Никахың бәхетлеме яисә сиңа җитди авырлыклар кичерергә туры киләме? Тормыш иптәшегез белән әкрен-әкрен генә бер-берегездән ераклаштыгызмы? Сез бер-берегезне түзеп кенә, шатлыксыз яшисезме? Алайса, сезнең хәлне яхшы якка үзгәртәсе һәм элекке шатлыклы гаилә тормышына кире кайтасы килә торгандыр. Мәсихче буларак, син яраткан Аллаһыңа — Йәһвәгә үз никахың белән, һичшиксез, дан китерергә теләр идең. Шуңа күрә никахыңның бүгенге хәле сине борчый һәм моның аркасында җаның әрни торгандыр. Әмма бернинди өмет юк дигән нәтиҗә ясарга ашыкма.

2 Бүген мәсихче җыелышта бик күп бәхетле парлар бар. Әмма кайчандыр алар да бер-берсен түзеп кенә, шатлыксыз яшәгән. Шулай да алар үз араларын ныгыта алганнар. Син дә никахыңнан күбрәк канәгатьлек таба аласың. Моның өчен нәрсә эшләргә?

АЛЛАҺЫГА ҺӘМ ҮЗ ТОРМЫШ ИПТӘШЕҢӘ ЯКЫНЛАШ

3, 4. Ни өчен ир белән хатын, Аллаһыга якынлашырга тырышса, бер-берсенә якынлашачак? Мисал китер.

3 Син һәм тормыш иптәшең Аллаһыга якынлашырга тырышсагыз, бер-берегезгә якынлашачаксыз. Ни өчен алай әйтеп була? Моны мондый мисал белән күрсәтеп була. Әйтик, сез тормыш иптәшегез белән очлы тау итәге янында басып торасыз: син — тауның бер ягында, ә тормыш иптәшең тауның каршы ягында басып тора. Бер вакыт икегез дә тау буйлап менә башлыйсыз. Башта сезнең арагыздагы ераклык зур булса, менгән саен ул кими бара. Бу мисалдан өмет бирүче сабак күрәсеңме?

4 Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыгызны тау очына кадәр барып җитәр өчен куйган тырышлыкларыгыз белән чагыштырып була. Йәһвәне яратканга, сез тау буйлап тырышып менәсез дип әйтеп була. Шулай да тормыш иптәшегез белән бер-берегездән ераклашкан булсагыз, сезне тауның капма-каршы яклары буйлап менгән кешеләр белән чагыштырып була. Менүегезне дәвам итсәгез, нәрсә булачак? Әлбәттә, сезне аерып торган арагыз башта зур булыр. Әмма тауның очына якынлашкан саен, ягъни Аллаһыга якынлашыр өчен күбрәк тырышлыклар куйган саен, сез тормыш иптәшегез белән якынлаша барырсыз. Чыннан да, тормыш иптәшеңә якынлашыр өчен, иң беренче чиратта Йәһвәгә якынлашырга кирәк. Моның өчен нәрсә эшләргә?

Изге Язмалардан алынган белемне куллану никахны ныгыта ала

5. а) Йәһвәгә һәм тормыш иптәшеңә якынлашыр өчен мөмкинлекләрнең берсе нинди? ә) Йәһвә никахка ничек карый?

5 Сиңа һәм тормыш иптәшеңә тау буйлап менеп барыр өчен, яхшы мөмкинлекләрнең берсе — Аллаһы Сүзендәге никахка кагылышлы киңәшләрне тоту (Зәбур 25:4; Ишагыя 48:17, 18). Мәсәлән, рәсүл Паулның киңәшенә игътибар итегез: «Һәр кеше никахны ихтирам итсен» (Еврейләргә 13:4). «Ихтирам итү» дигән сүзләр нәрсәнедер хөрмәт итү һәм кадерләү дигәнне аңлата. Йәһвә никахка нәкъ шулай карый: ул аны бик кадерле дип саный.

ЭТӘРГЕЧ КӨЧЕҢ ЙӘҺВӘНЕ ЭЧКЕРСЕЗ ЯРАТУ БУЛСЫН

6. Паулның никах турындагы киңәшенең контексты нәрсә күрсәтә, һәм ни өчен моны истә тоту мөһим?

6 Әлбәттә, Аллаһы хезмәтчеләре буларак, сез тормыш иптәшегез белән никахның кадерле һәм хәтта изге булуын инде беләсез. Йәһвә үзе никахка нигез салган. (Маттай 19:4—6 укы.) Әйе, сез бер-берегезне яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш, ләкин моны авырлыклар туганда эшләр өчен, никахны югары бәяләргә кирәк икәнен белү генә әз була. Алайса, тагын нәрсә кирәк? Паулның сүзләренә кабат игътибар ит. Ул «никах ихтирам ителсен» дип түгел, ә «һәр кеше никахны ихтирам итсен» дигән. Шулай итеп ул безне никахны ихтирам итәргә өндәгән *. Бу сүзләрне истә тотып, син тормыш иптәшеңә карата хөрмәтеңне кабат яндырып җибәрә алырсың. Ни өчен бу мөһим?

7. а) Без Изге Язмалардагы нинди әмерләрне үтибез һәм ни өчен? ә) Тыңлаучан булу нинди файда китерә?

7 Изге Язмаларда безгә шулай ук шәкертләр әзерләргә һәм гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелырга әмер бирелгән. Синең бу әмерләрне үтәүгә карашың нинди? (Маттай 28:19; Еврейләргә 10:24, 25) Дөресен генә әйткәндә, аларны үтәү кайвакыт авыр. Син вәгазьләгән кешеләр, кайвакыт, үзләрен дошманнарча тота яки, дөньяви эшең бар көчне алганга, мәсихче очрашуларга килү бик авыр булырга мөмкин. Шулай да син Патшалык хәбәрен вәгазьләвеңне һәм очрашуларга килүеңне дәвам итәсең. Сине беркем дә, хәтта Шайтан да, туктата алмый! Ни өчен? Чөнки Йәһвәне эчкерсез яратуың сине аның әмерләрен үтәргә этәрә (1 Яхъя 5:3). Бу нинди файда китерә? Вәгазьләү һәм очрашуларга килү сиңа җан тынычлыгы һәм чын шатлык китерә, чөнки син Аллаһы ихтыярын үтәгәнеңне беләсең. Ә җан тынычлыгы һәм шатлык көчеңне яңарта (Никами 8:10). Моннан нәрсәгә өйрәнеп була?

8, 9. а) Безне «никахны ихтирам итегез» дигән чакыру буенча яшәргә нәрсә этәрергә мөмкин? ә) Без нинди ике сорауны карап чыгарбыз?

8 Аллаһыны ярату сине, төрле авырлыкларга карамастан, аның шул ике әмерен үтәргә дәртләндергән кебек, Йәһвәне ярату сине шулай ук Изге Язмалардагы үз никахыңны «ихтирам ит» дигән чакыруга колак салып, бу авыр булып күренсә дә, аның буенча эш итәргә этәрә ала (Еврейләргә 13:4; Зәбур 18:29; Вәгазьче 5:4). Өстәвенә, синең вәгазь эшендә катнашыр өчен һәм очрашуларга килер өчен куйган тырышлыкларыңны Аллаһы мул фатихалаган кебек, никахыңны ихтирам итәр өчен куйган тырышлыкларыңны да Йәһвә күрми калмаячак һәм аларны фатихалаячак (1 Тисалуникәлеләргә 1:3; Еврейләргә 6:10).

9 Никахыңны ихтирам итәр өчен син нәрсә эшли аласың? Никахыңа зыян китерә торган тәртиптән саклан, һәм аны ныгытыр өчен адымнар яса.

НИКАХНЫ ХУРЛЫЙ ТОРГАН СҮЗЛӘРДӘН ҺӘМ ТӘРТИПТӘН САКЛАН

10, 11. a) Никахны нинди тәртип хурлый? ә) Тормыш иптәшең белән нинди сорауны карап чыгарга кирәк?

10 Бер мәсихче хатын мондый сүзләр әйткән булган: «Мин Йәһвәгә, барысын кичереп чыгарга көч бирсен дип, дога кылам». Нәрсәне кичереп чыгарга? Ул болай ди: «Ирем чәнечкеле сүзләре белән йөрәгемә кадый. Бу яралар күзгә күренеп тормаса да, аның „Мин синнән туйдым!“ һәм „Син рәтсез хатын булып чыктың!“ дигән сүзләре йөрәгемне телгәләп тора». Бу хатын никахтагы бик җитди нәрсә — тупас сөйләшү мәсьәләсе турында әйтә.

11 Мәсихче гаиләләрдә ир белән хатын бер-берсен рәнҗетүче сүзләр белән яраласа, бу бик кызганыч. Андый яралар бик озак төзәлми кала! Әйе, андый гаиләдә никах ихтирам ителә дип әйтеп булмый. Синең гаиләңдә андый хәл тумыймы? Моны белер өчен, басынкылык күрсәтеп, үз тормыш иптәшеңнән: «Минем сүзләрем сине рәнҗетмиме?» — дип сора. Тормыш иптәшең алай еш кына була дип әйтсә, син, хәлне үзгәртер өчен, адымнар ясарга әзер булырга тиеш (Гәләтиялеләргә 5:15; Эфеслеләргә 4:31 укы).

12. Нәрсә аркасында Аллаһы берәр кешенең гыйбадәт кылуын буш дип санарга мөмкин?

12 Син гаиләңдә телеңне ничек кулланасың? Исеңдә тот: бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңә тәэсир итә. «Берәрсе үзен Аллаһыга табынучы дип санап та, телен тыймый икән, ул үз йөрәген алдый, һәм аның гыйбадәт кылуы буш»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ягъкуб 1:26). Сөйләшү рәвешең, әйткән сүзләрең — гыйбадәт кылуыңның өлеше. Изге Язмаларда мондый караш хупланмый: Аллаһыга хезмәт итәсең икән, өеңдәге хәл әллә ни мөһим түгел. Үз-үзеңне алдама. Бу бик мөһим. (1 Петер 3:7 укы.) Синең төрле сәләтләрең дә һәм ашкынуың да бардыр, ләкин белә торып үз тормыш иптәшеңне рәнҗетеп торсаң, син никахны хурлаячаксың һәм Аллаһы синең гыйбадәт кылуыңны буш дип санаячак.

13. Ир белән хатын бер-берсен ничек рәнҗетергә мөмкин?

13 Ир белән хатын бер-берсен башка төрле эшләр белән дә рәнҗетергә мөмкин, шуңа күрә аларга сак булырга кирәк. Ике мисал карап чыгыйк. Бер ялгыз ана җыелыштагы өйләнгән абый-кардәшкә киңәш сорап еш кына шалтырата һәм аның белән озак сөйләшә. Я әйтик, ялгыз абый-кардәш һәр атна кияүдәге апа-кардәш белән озак вакыт вәгазьли. Бу никахтагы кардәшләрнең максаты яхшыдыр да, әмма аларның тәртипләре тормыш иптәшләренә ничек тәэсир итә? Бер хатын болай дип сөйли: «Ирем җыелыштагы бер апа-кардәш белән күп вакыт үткәрә һәм аңа күп игътибар бирә. Бу мине рәнҗетә һәм кимсетә».

14. а) Яратылыш 2:24 тә никахтагыларның нинди бурычына басым ясала? ә) Без үз-үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш?

14 Бу хатынның һәм андый хәлгә эләккән башка кешеләрнең хисләрен аңлап була. Аларның тормыш иптәшләре Аллаһының никахка кагылышлы төп принцибын санга сукмый: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр» (Яратылыш 2:24). Әлбәттә, кешеләр, никахлашкач та, үз әти-әниләрен хөрмәт итәләр, ләкин Аллаһы урнаштырган тәртип буенча, алар өчен тормыш иптәше иң мөһим кеше була. Без имандашларыбызны яратабыз, әмма иң элек үз тормыш иптәшебезне яратырга тиеш. Шуңа күрә никахта торучы мәсихче үз имандашы белән, аеруча башка җенестәге имандашы белән, чиктән тыш күп вакыт үткәрсә яки аңа артык якын булып китсә, бу никахта киеренке хәл тудыра. Никахыңда киеренке хәл туган булса, бәлки, сәбәбе шулдыр? Үз-үзеңә мондый сорау бир: «Мин үз тормыш иптәшем белән җитәрлек вакыт үткәрәмме, аңа тиешле игътибар бирәмме һәм аның белән үземне назлы тотаммы?»

15. Ни өчен, Маттай 5:28 буенча, никахта торучы мәсихчеләр башка җенестәге кешегә тиешсез игътибар күрсәтмәскә тиеш?

15 Никахта торучы мәсихче башка җенестәге кешегә тиешсез игътибар биреп акылсыз эш итә һәм үзен куркыныч хәлгә куя. Кызганычка каршы, никахта торган кайбер мәсихчеләр башка җенестәге кеше белән чиктән тыш якынлашып китеп, аңа карата романтик хисләр үстергән (Маттай 5:28). Нәтиҗәдә, бу никахны тагы да зуррак хурлыкка төшерә торган тәртипкә китергән. Рәсүл Паулның андый мәсьәлә турында әйткән сүзләренә игътибар итик.

«НИКАХЫН САФ КИЛЕШ САКЛАСЫН»

16. Паул никахка кагылышлы нинди әмер бирә?

16 Паул «һәр кеше никахны ихтирам итсен» дигәч, болай дип өстәгән: «Никахын саф килеш сакласын, чөнки зиначыларны һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк» (Еврейләргә 13:4). Паул «никахын саф килеш сакласын» диеп, җенси мөнәсәбәтләрне күздә тоткан. Андый мөнәсәбәтләр ир белән хатын арасында гына булганда, «саф килеш» саклана, ягъни әхлак ягыннан саф булып кала. Шуңа күрә мәсихчеләр Аллаһы Сүзендәге: «Яшьлектәге хатының белән күңел ач»,— дигән сүзләргә колак сала (Гыйбрәтле сүзләр 5:18).

17. а) Ни өчен мәсихчеләр дөньяның зина кылуга карашыннан сакланырга тиеш? ә) Әюп үрнәге буенча ничек эш итеп була?

17 Үз тормыш иптәше белән түгел, ә башка кеше белән якынлык кылучы кеше Аллаһының әхлакый законнарын бер дә санга сукмаганын күрсәтә. Әйе, бүген күп кешеләр зина кылуны бозык тәртип дип санамый. Әмма кеше карашы мәсихчеләрнең карашына тәэсир итмәскә тиеш. Мәсихчеләр шуны аңлый: ахыр чиктә «зиначыларны һәм хыянәтчеләрне» кеше түгел, ә «Аллаһы хөкем итәчәк» (Еврейләргә 10:31; 12:29). Шуңа күрә мәсихчеләр зина кылуга Йәһвә карашы белән карый. (Римлыларга 12:9 укы.) Ыруг башлыгы Әюп: «Мин күзләрем белән килешү төзедем»,— дигән (Әюп 31:1). Әйе, зина кылуга китерә алган юлга басмас өчен, һәм хәтта бер адым да атламас өчен, мәсихчеләр үз күзләренең кая караганына игътибарлы һәм башка җенестәге кешегә, ул хатыны я ире булмаса, җенси теләк белән карамыйлар. (Кушымтаны кара, 219—221 нче битләр.)

18. а) Зина кылу Йәһвә күзендә никадәр җитди гөнаһ? ә) Потка табыну белән зина кылу арасында нинди охшаш як бар?

18 Зина кылу Йәһвә күзендә никадәр җитди гөнаһ? Аның хисләрен аңлар өчен Муса канунына игътибар итик. Борынгы Исраилдә зина кылучы һәм потка табынучы үлемгә тапшырылган (Левилеләр 20:2, 10). Потка табыну белән зина кылу арасында охшаш якны күрәсеңме? Исраилле потка табынып, Йәһвә белән төзелгән килешүен бозган. Ә зина кылучы исраилле үз тормыш иптәше белән төзелгән килешүен бозган. Бу ике очракта да кеше хыянәт иткән (Чыгыш 19:5, 6; Канун 5:9; Малахи 2:14 укы). Нәтиҗәдә, аларның икесен дә Йәһвә — тугры һәм ышанычлы Аллаһы хөкем иткән (Зәбур 33:4).

19. Мәсихченең зина кылудан качарга тәвәккәллеген нәрсә ныгыта ала һәм ни өчен?

19 Мәсихчеләр Муса кануны буенча яшәмәсә дә, борынгы Исраилдә зина кылу җитди гөнаһ дип саналганны истә тоту аларның андый тәртиптән качарга тәвәккәллеген ныгыта ала. Ни өчен? Мәсәлән, син чиркәүгә кереп һәм пот алдына тезләнеп, дога кылыр идеңме? «Һич тә юк»,— дип әйтерсең син. Ә күп акча тәкъдим итсәләр, алай эшләр идеңме? «Юк»,— дип әйтерсең син. Әйе, мәсихченең потка табынып, Йәһвәгә хыянәт итү турында уйлавы гына инде җирәнгеч. Аның өчен үз тормыш иптәшенә хыянәт итү хакында уй да шулай ук җирәнгеч булырга тиеш. Зина кылуны бернәрсә белән дә аклап булмый (Зәбур 51:1, 4; Көләсәйлеләргә 3:5). Без — Шайтанны шатландыра торган, ә Йәһвәгә һәм изге никахка хурлык китерә торган эшләр беркайчан да кылмаячакбыз.

НИКАХНЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

20. Кайбер никахларда нинди хәл туган? Мисал китер.

20 Шулай итеп, никахны хурлый торган тәртиптән сакланырга кирәк. Әмма тормыш иптәшеңә карата хөрмәтеңне кабат яндырып җибәрер өчен дә көч куй. Моны ничек эшләргә? Никахны йорт белән чагыштырып була. Назлы сүзләр, уйлап башкарылган эшләр һәм ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт иткәннәрен күрсәтүче башка эшләрне йортны бизи торган һәм аңа ямь өсти торган әйберләр белән чагыштырып була. Сез бер-берегезгә якын булуыгызны сизәсез икән, никахыгыз төрле әйберләр белән бизәлгән йортка охшаш була: алар аны ямьле итә, һәм андый никахта җылылык сизелә. Ә араларыгыз суынып барса, бу бизәкләр әкрен-әкрен юкка чыга дип әйтеп була, һәм никахыгыз, бизәлмәгән йорт кебек, үз ямен югалта. Аллаһының «һәр кеше никахны ихтирам итсен» дигән әмеренә тыңлаучан булырга теләгәнгә, синең, әлбәттә, хәлне яхшы якка үзгәртәсең килә. Чыннан да, кеше үзе өчен кадерле булган нәрсәне гадәттә яңартып һәм төзекләндереп тора. Син моны ничек эшли аласың? Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Йорт зирәклек белән корыла һәм үткен акыл белән ныгытыла. Белем ярдәмендә аның бүлмәләре төрле-төрле кыйммәтле һәм матур нәрсәләр белән тула» (Гыйбрәтле сүзләр 24:3, 4). Бу сүзләрне никахка карата ничек кулланып булганын карап чыгыйк.

21. Үз никахыңны әкрен-әкрен ничек ныгытып була? ( 131 нче биттәге рамканы да кара.)

21 Бәхетле гаилә йорты кыйммәтле нәрсәләр белән, мәсәлән, чын мәхәббәт, Аллаһыдан курку-хөрмәт һәм нык иман белән җиһазландырылган (Гыйбрәтле сүзләр 15:16, 17; 1 Петер 1:7). Алар никахны ныгыта. Ләкин игътибар иттеңме: йортның эче кыйммәтле әйберләр белән нәрсә ярдәмендә җиһазлана? «Белем ярдәмендә». Әйе, Изге Язмалардагы белемне куллану кешеләрнең фикер йөртүләрен үзгәртә һәм аларның бер-берсенә карата булган мәхәббәтен кабат ялкынландырып җибәрә (Римлыларга 12:2; Филипиялеләргә 1:9). Шуңа күрә тормыш иптәшең белән бергә ашыкмыйча гына Изге Язмалардан берәр өзекне, мәсәлән, көндәлек шигырьне яки брошюраларыбыздан никахка кагылышлы мәкаләне карап чыкканда, сез йортыгызны бизи торган төрле әйберләрне карап чыгасыз дип әйтеп була. Йәһвәне ярату сезне әлеге киңәшне гаиләгездә кулланырга дәртләндергәндә, сез бу бизәүче әйберләрне йортыгызның бүлмәләренә алып керәсез дип әйтеп була. Нәтиҗәдә, никахыгызга элекке ямь һәм җылылык кабат кайта.

22. Никахыбызны ныгытыр өчен тырышлыклар куйсак, бу безгә нинди канәгатьлек китерәчәк?

22 Әлбәттә, никахыңда бу бизи торган әйберләрне бер-бер артлы кире үз урыннарына урнаштырыр өчен күп вакыт һәм тырышлык кирәк булыр. Әмма бу яктан үзең тырышлык куйсаң, син Изге Язмалардагы: «Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз»,— дигән киңәшне кулланганыңны аңлап, тирән канәгатьлек кичерерсең (Римлыларга 12:10; Зәбур 147:11). Ә иң мөһиме: үз никахыңны ихтирам итәргә эчкерсез тырышлыкларың сиңа Аллаһы мәхәббәтендә калырга булышыр.

^ 6 абз. Контекст шуны күрсәтә: Паул никах турындагы киңәшне башка үгет-нәсыйхәтләр белән бергә бирә (Еврейләргә 13:1—5).