Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК

«Тыңлаучыларны ныгытыр өчен» сөйләгез

«Тыңлаучыларны ныгытыр өчен» сөйләгез

«Авызыгыздан һичнинди черек сүз чыкмасын... сүзләрегез аларга [тыңлаучыларга] файда китерсен» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 4:29).

1—3. а) Йәһвә безгә нинди бүләк биргән, һәм кайвакыт аны ничек кулланалар? ә) Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, безгә сөйләү сәләтен ничек кулланырга кирәк?

ӘЙТИК, син якын кешеңә берәр бүләк бирдең, ди. Ул аны юри дөрес кулланмаса, син үзеңне ничек хис итәрсең? Мәсәлән, син аңа машина бүләк иттең, ә ул аны дөрес йөртмичә башкаларга зыян китергән. Бу сине күңелсезләндермәсме?

2 «Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» Йәһвәдән, һәм безгә бирелгән сөйләү сәләте дә аның бүләге (Ягъкуб 1:17). Хайваннарда андый сәләт юк. Аның ярдәмендә без башкаларга үз фикерләребезне һәм хисләребезне аңлата алабыз. Әмма кеше, машинаны дөрес йөртмәгән кебек, сөйләү сәләтен дә дөрес кулланмаска мөмкин. Кешенең башкаларга җан әрнүе, авырту китереп тупас сөйләшүе Йәһвәне бик нык күңелсезләндерәдер!

3 Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, безгә бу бүләкне Йәһвә ниятләгәнчә кулланырга кирәк. Ул үз Сүзендә нинди сөйләшү аңа шатлык китерә икәнен ачыклап биргән: «Авызыгыздан һичнинди черек сүз чыкмасын, ә тыңлаучыларны ныгытыр өчен, кирәкле сүзләрне очрагына карап сөйләгез, сүзләрегез аларга файда китерсен» (Эфеслеләргә 4:29). Ни өчен үз телеңә хуҗа булырга кирәк? Без нинди сөйләмнән сакланырга тиеш? «Тыңлаучыларны ныгытыр өчен» ничек сөйләшергә? Әйдә, бу сорауларны карап чыгыйк.

НИ ӨЧЕН ҮЗ ТЕЛЕҢӘ ХУҖА БУЛЫРГА КИРӘК?

4, 5. Сүзләрнең көчкә ия булуы Изге Язмаларның кайбер шигырьләрендә ничек күрсәтелә?

4 Сүзләр көчкә ия. Бу — үз телеңә хуҗа булыр өчен беренче мөһим сәбәп. «Шифалы тел — тормыш агачы, бозык тел рухны сындыра»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 15:4 тә *. Корый барган агач судан яшәреп киткән кебек, йомшак тел дә кешегә көч өстәп, аны рухландырып җибәрә. Ә тотнаксыз телнең бозык сүзләре аркасында кеше төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Әйе, сүзләребез кешене, я яралый, я дәвалый ала (Гыйбрәтле сүзләр 18:21).

5 Сүзләрнең көчкә ия булуы икенче бер шигырьдә болай итеп күрсәтелә: «Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли» (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Уйламыйча, ашыгып әйтелгән сүзләр кеше күңеленә тирән яралар салырга һәм мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин. Берәрсенең үз сүзләре белән синең күңелеңне кылычтай телгәләгәне бармы? Әмма шул ук шигырьдә: «Зирәкнең теле дәвалый»,— дип әйтелә. Аллаһы зирәклегенә ия булган кешенең уйлап әйтелгән сүзләре әрнегән йөрәкне дәвалап, бозылган мөнәсәбәтләрне кайтарырга булыша. Синең кайчан да булса игелекле сүзләрнең дәвалау көчен сизгәнең бармы? (Гыйбрәтле сүзләр 16:24 укы.) Сүзләрнең андый көчкә ия булганын белеп, без, әлбәттә, үз телебезне башкаларга зыян китерер өчен түгел, ә аларны дәвалар өчен кулланырга телибез.

Йомшак тел кешене рухландырып җибәрә

6. Ни өчен үз телеңне тыю шулкадәр авыр?

6 Ничек кенә тырышсак та, без барыбер телебезне тулысынча тыя алмыйбыз. Без гөнаһлы һәм камил түгел, һәм моның аркасында телебезне дөрес кулланмыйбыз. Бу — үз телеңә хуҗа булыр өчен икенче сәбәп. Сүзләр йөрәктән чыга, ә «кеше йөрәгендәге уй-ниятләр... явызлыкка юнәлгән» (Яратылыш 8:21; Лүк 6:45). Шуңа күрә телеңне тыеп торыр өчен, зур көч куярга кирәк. (Ягъкуб 3:2—4 укы.) Телебезне тулысынча тыя алмасак та, аны дөрес кулланыр өчен тырышлыклар куя алабыз. Агымга каршы йөзгән йөзүче агымны җиңәргә тырышкан кебек, без дә телне дөрес кулланмаска гөнаһлы омтылыш белән өзлексез көрәшергә тиеш.

7, 8. Без Йәһвә каршында нәрсә өчен җаваплы?

7 Без әйткән сүзләребез өчен Йәһвә каршында җавап тотачакбыз. Бу — үз телебезгә хуҗа булыр өчен өченче сәбәп. Сүзләребез кешеләр белән мөнәсәбәтләребезгә генә түгел, ә шулай ук Йәһвә белән дуслыгыбызга да тәэсир итә. Ягъкуб 1:26 да болай дип әйтелә: «Берәрсе үзен Аллаһыга табынучы дип санап та, телен тыймый икән, ул үз йөрәген алдый, һәм аның гыйбадәт кылуы буш» *. Үткән бүлектән сөйләшү рәвешебез гыйбадәт кылуыбызның бер өлеше икәнен белдек. Телне тыймыйча, сөйләмебез зыянлы, агулы булса, бар мәсихче хезмәтебез Аллаһы каршында буш булырга мөмкин. Шуңа күрә телне сак кулланырга кирәк! (Ягъкуб 3:8—10)

8 Әйе, безгә бирелгән бүләкне — телебезне дөрес кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Әйдәгез, хәзер мәсихчеләр нинди сөйләмнән сакланырга тиеш икәнен карап чыгыйк, аннары башкаларны ныгыта торган сөйләмгә игътибар итәрбез.

ЗЫЯН КИТЕРӘ ТОРГАН СӨЙЛӘМ

9, 10. а) Сөйләмнең нинди төре бүгенге дөнья кешеләренең гадәтенә кереп киткән? ә) Ни өчен без әдәпсез сүзләрне кире кагарга тиеш? (Искәрмәне дә кара.)

9 Әдәпсез сүзләр. Әдәпсез сөйләм бүгенге дөньяда киң таралган: кешеләр сүгенә һәм башка төрле әшәке сүзләр әйтә. Күпләр үз сөйләгәннәрен «дәрәҗәлерәк» итәр өчен яки сүз байлыгы чикле булганга, сүгенү сүзләре кыстырып сөйләшә. Кешеләрне көлдерер өчен, артистлар җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы әдәпсез сүзләр әйтә. Әмма андый сөйләм һич көлкеле түгел. Якынча 2 000 ел элек Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул Көләсәйдәге җыелышка «әдәпсез сүзләрдән» качарга киңәш биргән (Көләсәйлеләргә 3:8). Ә Эфестәге җыелышка ул чын мәсихчеләр арасында «әдәпсез мәзәкләр сөйләү» килешми дигән (Эфеслеләргә 5:3, 4).

10 Әдәпсез сүзләр Йәһвәне дә, аны яратучыларны да хурлый. Йәһвәне яратканга, без андый сүзләрне кире кагабыз. Паул «гөнаһлы тәннең эшләре» турында әйткәндә, «нәҗеслекне» дә искә алган. «Нәҗеслек» үз эченә шулай ук бозык сөйләмне дә ала (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Андый сөйләм җитди нәтиҗәләргә китерә. Әгәр кеше, үзенә кат-кат киңәш бирсәләр дә, тәүбә итмичә бозык, әхлаксыз, әшәке сүзләр кулланып сөйләшә икән, ул җыелыштан чыгарылырга мөмкин *.

11, 12. а) Гайбәт сату нәрсә ул, һәм ул ничек зыянлы булып китәргә мөмкин? ә) Ни өчен Йәһвә хезмәтчеләренә яла ягудан качарга кирәк?

11 Кара гайбәт, яла ягу. Гайбәт сату — башкалар һәм аларның эшләре турында имеш-мимеш тарату. Башкалар турында сөйләшү һәрвакытта да начармы? Әгәр без яхшы яңалыклар турында яисә кешене уңай яктан бәяләп, зыян китерми торган сөйләшүләр алып барабыз икән, юк. Андый сөйләшүләр, мәсәлән, кешенең суга чумдырылуы турында яки кемнеңдер дәртләндерүче сүзләргә мохтаҗ икәне турында булырга мөмкин. Беренче гасырдагы мәсихчеләр бер-берсенең хәле белән тирән кызыксынган һәм имандашлары турында тиешле мәгълүматны бер-берсенә җиткергән (Эфеслеләргә 6:21, 22; Көләсәйлеләргә 4:8, 9). Шулай да башкалар турында сөйләгәндә, фактларны бозып я кешенең үзенә генә кагылышлы мәгълүматны сөйләсәк, андый сөйләшүне кара гайбәт дип атап була һәм ул зыянлы. Тагы да начаррагы шул: бу яла ягуга китерә ала, ә ул һәрвакыт зыянлы. Яла ягу — кешене яман яктан күрсәтер өчен ялган имеш-мимешләр тарату. Мәсәлән, фарисейлар Гайсәне яман яктан күрсәтер өчен, аңа яла якканнар (Маттай 9:32—34; 12:22—24). Яла ягу күп очракларда ызгыш чыгара (Гыйбрәтле сүзләр 26:20).

12 Кеше сөйләү сәләтен, ягъни бүләген, башкалар өстенә пычрак ташлар өчен яки бүленүләргә китерер өчен кулланса, Йәһвә аны җәзасыз калдырмас. Аллаһы «кардәшләр арасында гауга чыгаручы һәркемне» нәфрәт итә (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19). «Яла ягучы» дип тәрҗемә ителгән диа́болос дигән грек сүзе шулай ук Шайтанның титулы итеп кулланыла. Ул — «Иблис», Аллаһыга яла ягучы (Ачылыш 12:9, 10). Әлбәттә, без үзебезне Иблискә охшаш иткән сөйләмнән качарга телибез. Җыелышта яла ягу булмаска тиеш. Ул, «бәхәсләр, бүленешләр» кебек, гөнаһлы тәннең эшләрен тудыра (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Шуңа күрә берәрсе турында ишеткән яңалыкны сөйләр алдыннан үзеңә мондый сораулар бир: «Бу хәбәр дөресме? Аны кабатлау игелекле эш булырмы? Бу хәбәрне тарату кирәкме соң һәм акыллы булырмы?» (1 Тисалуникәлеләргә 4:11 укы.)

13, 14. а) Яман теллелек кешеләргә ничек тәэсир итә? ә) Кешене яманлау нәрсәне аңлата, һәм ни өчен башкаларны яманлаган кеше үзен куркыныч хәлгә куя?

13 Яман теллелек. Өстәрәк әйтелгәнчә, сүзләр кеше йөрәген яраларга мөмкин. Әйе, камил булмаганга вакыт-вакыт без барыбыз да соңрак үкенүгә китергән сүзләр әйтәбез. Әмма Изге Язмалар кисәткәнчә, мәсихчеләр үз гаиләләрендә яисә җыелышта сөйләмнең кайбер төрләрен кулланмаска тиеш. «Һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелектән... арыныгыз»,— дигән киңәш биргән Паул (Эфеслеләргә 4:31). «Яман теллелек» дигән сүзләр башка тәрҗемәләрдә «явыз сүзләр», «яра салучы тел» һәм «рәнҗетүче сөйләм» дип бирелгән. Яман теллелеккә шул исәптән кешегә мыскыллаучы сүзләр әйтү һәм аны, тупас сүзләр кулланып, өзлексез тәнкыйтьләү дә керә. Кеше моның аркасында үзен түбәнсетелгән һәм бернәрсәгә яраксыз итеп хис итә. Балалар нечкә күңелле һәм ышанучан булганга, андый сүзләр аеруча аларга зыян китерә (Көләсәйлеләргә 3:21).

14 Изге Язмаларда кешене яманлау, ягъни рәнҗетүче, түбәнсетүче яки яман сүзләр кулланып мыскыллау, җитди хөкем ителә. Андый сөйләмне кулланган кеше үзен куркыныч хәлгә куя: ул, башкаларның үзенә үзгәрергә ярдәм итәр өчен куйган тырышлыкларын кире кагып торса, җыелыштан чыгарылырга мөмкин. Үзгәрмәсә, ул шулай ук яңа дөньяда булачак фатихаларны ала алмаячак (1 Көринтлеләргә 5:11—13; 6:9, 10). Әйе, зарарлы, ялган яки явыз сөйләмне куллансак, без Аллаһы мәхәббәтендә кала алмаячакбыз. Андый сөйләм зыян китерә.

БАШКАЛАРНЫ НЫГЫТУЧЫ СҮЗЛӘР

15. Нинди сөйләм башкаларны ныгыта?

15 Аллаһы биргән бүләкне — сөйләү сәләтен аның ихтыяры буенча кулланыр өчен нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда сүзләрне «тыңлаучыларны ныгытыр өчен» сөйләгез дигән киңәш бирелә (Эфеслеләргә 4:29). Без башкаларны ныгытып, аларны дәртләндерә торган һәм көч өсти торган сүзләр әйткәндә, Йәһвә шатлана. Андый сүзләрне әйтер өчен, башта яхшылап уйларга кирәк. Изге Язмаларда моңа кагылышлы бернинди кагыйдә юк. Анда шулай ук файдалы сөйләм төрләренең исемлеге дә китерелми (Титуска 2:8). Ныгытучы сүзләр сөйләр өчен, безгә андый сүзләрне аерып торган өч гади, ләкин мөһим якны истә тоту яхшы булыр иде: андый сүзләр файдалы, хак һәм игелекле булырга тиеш. Моны истә тотып, андый сөйләмнең кайбер мисалларын карап чыгыйк. ( «Сүзләрем башкаларны ныгытамы?» дигән рамканы кара, 140 нчы бит.)

16, 17. а) Ни өчен без башкаларны мактарга тиеш? ә) Җыелышта яки гаиләдә мактау сүзләре әйтер өчен нинди мөмкинлекләр бар?

16 Чын күңелдән мактау. Йәһвә дә, Гайсә дә мактау һәм хуплау сүзләрен әйтергә кирәк икәнен таный (Маттай 3:17; 25:19—23; Яхъя 1:47). Мәсихчеләр буларак, без дә башкаларны чын күңелдән мактарга тиеш. Ни өчен? «Үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!» — дип язылган Гыйбрәтле сүзләр 15:23 тә. Үз-үзеңә мондый сораулар бир: «Мине чын күңелдән мактасалар, мин үземне ничек хис итәм? Андый сүзләр күңелемне күтәрәме һәм дәртләндереп җибәрәме?» Чыннан да, эчкерсез мактап әйтелгән сүзләр шуны күрсәтә: сиңа игътибар итәләр, синең турында кайгырталар, һәм башкалар синең тырышлыкларыңны кадерли. Син үз-үзеңә күбрәк ышана башлыйсың, һәм бу сине тагы да тырышыбрак эш итәргә дәртләндерә. Мактау сүзләрен ишетү сиңа ошый торгандыр, алайса, син дә башкаларны мактар өчен көч куярга тиеш түгелме? (Маттай 7:12 укы.)

17 Башкаларның яхшы якларын күрер өчен тырышлыклар куй һәм аларны макта. Очрашуларда син яхшы әзерләнгән нотыклар ишетә аласың, рухи максатларга ирешер өчен көч куйган яшь кешеләрне яки яшьләренә һәм авыруларына карамастан очрашуларга тугры йөргән олы яшьтәге кардәшләрне күрә аласың. Чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре андый кешеләрнең йөрәкләренә май булып ятарга мөмкин һәм аларны рухи яктан ныгыта. Гаиләдә ир белән хатын бер-берсеннән эчкерсез мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетүгә мохтаҗ (Гыйбрәтле сүзләр 31:10, 28). Балалар исә үзләренә игътибар итәләр һәм үзләрен кадерлиләр икәнен сизгәндә, бәхетле булып үсә. Алар өчен мактау һәм хуплау сүзләре үсемлек өчен кояш һәм су кебек. Әти-әниләр, балаларыгызны яхшы сыйфатлары һәм куйган тырышлыклары өчен мактарга мөмкинлекләр эзләгез. Бу аларга батырлык һәм ышаныч өсти, аларны авыр вакытларда да дөрес эш итәргә дәртләндерә.

18, 19. Ни өчен без кардәшләрне юатып дәртләндерер өчен бар көчебезне куярга тиеш, һәм моны ничек эшләп була?

18 Дәртләндерү һәм юату. Йәһвә «басынкылар» һәм «изелгәннәр» турында бик кайгырта (Ишагыя 57:15). Аның Сүзендә «бер-берегезне дәртләндереп... торыгыз» һәм «боеккан җаннарны юатыгыз» дип әйтелә (1 Тисалуникәлеләргә 5:11, 14). Кайгы-хәсрәткә баткан имандашларыбызны юатып дәртләндерер өчен куйган тырышлыкларыбызны Аллаһы күрә һәм югары бәяли. Моңа бер дә шикләнмик.

Без башкаларны ныгыта торган сүзләр сөйләгәндә, Йәһвә шатлана

19 Әмма боеккан һәм кайгырган мәсихчене ныгытыр өчен, нәрсә әйтеп була? Син аның проблемасын хәл итәргә тиеш дип уйлама. Күп очракларда гади генә сүзләр булыша. Төшенке күңелле кеше синең кайгыртуыңны күрсен. Бергә дога кылырга тәкъдим ит; андый кешегә Аллаһының һәм башкаларның үзен никадәр нык яратканнарын күрергә булышсын дип Йәһвәдән ялварып сора (Ягъкуб 5:14, 15). Кешене шуңа ышандыр: ул җыелышта кирәк һәм аны кадерлиләр (1 Көринтлеләргә 12:12—26). Йәһвә чыннан да аның турында кайгырта икәнен күрсәтер өчен, Изге Язмалардан көч өстәүче берәр шигырь укы (Зәбур 34:18; Маттай 10:29—31). Боеккан кешегә «яхшы сүз» әйтер өчен һәм аның белән чын күңелдән сөйләшер өчен, җитәрлек вакыт бүлеп куй, һәм бу, һичшиксез, аңа үзен яратканнарын һәм кадерләгәннәрен күрергә булышачак. (Гыйбрәтле сүзләр 12:25 укы.)

20, 21. Киңәш файдалы булсын өчен, нинди якларны исәпкә алырга кирәк?

20 Файдалы киңәшләр. Без камил түгел, шуңа күрә барыбызга да вакыт-вакыт киңәшләр кирәк. «Киңәшкә колак сал, тәрбияне кабул ит, һәм киләчәктә син зирәк булырсың»,— дип әйтелгән Гыйбрәтле сүзләр 19:20 дә. Киңәшне өлкәннәр генә түгел, ә шулай ук башкалар да бирә ала. Мәсәлән, әти-әниләр үз балаларына киңәшләр бирә (Эфеслеләргә 6:4). Рухи яктан җитлеккән апа-кардәшләр яшьрәк хатын-кызларга киңәш бирә ала (Титуска 2:3—5). Кешене ярату киңәшне тиешенчә бирергә дәртләндерәчәк, һәм ул киңәшебездән соң боегып йөрмәячәк. Андый киңәшләрне бирер өчен нәрсә кирәк? Киңәш тагы да файдалырак булсын өчен өч якны исәпкә алырга кирәк: киңәш бирүченең карашы һәм эчке теләге, киңәшнең нигезе һәм киңәш бирү рәвеше.

21 Киңәшнең файдалы булуы-булмавы киңәш бирүчегә бәйле. Киңәш бирер алдыннан үз-үзеңнән сора: «Миңа нинди киңәшне кабул итү җиңел?». Киңәш бирүченең безнең хакта кайгыртып, яхшылык теләп, эчкерсез киңәш биргәнен белгәндә, безгә киңәшне кабул итү җиңелрәк. Шуңа күрә киңәш биргәндә, бу якларны истә тоту яхшы булыр иде. Яхшы киңәш шулай ук Аллаһы Сүзенә нигезләнә (2 Тимутигә 3:16). Киңәш биргәндә без Изге Язмаларның үзеннән укыйбызмы, юкмы, ул Аллаһы Сүзенә нигезләнгән булырга тиеш. Алай эш итү өлкәннәргә үз карашларын башка кешеләргә такмаска булышачак. Алар шулай ук берәр шәхси карашның Изге Язмаларга нигезләнгән булганын күрсәтер өчен, Аллаһы Сүзен үзгәртми. Киңәш дөрес бирелсә, ул күбрәк файда китерә. Игелек белән бирелгән киңәшне кабул итү җиңелрәк, ул шулай ук кешегә үз абруен сакларга булыша (Көләсәйлеләргә 4:6).

22. Син Аллаһы биргән сөйләү сәләтен ничек кулланырга телисең?

22 Һичшиксез, сөйләү сәләте — Аллаһының кыйммәтле бүләге. Йәһвәне ярату безне бу бүләкне дөрес кулланырга дәртләндерә. Әйдәгез, шуны истә тотыйк: безнең сүзләребез көчкә ия һәм башкаларга я зыян китерә ала, я аларны ныгыта ала. Шуңа күрә, бу бүләкне Аллаһы ниятләгәнчә, ягъни «ныгытыр өчен», кулланырга тырышыйк. Шулай итеп без башкаларга көч өстәп, аларны дәртләндерербез, ә үзебез Аллаһы мәхәббәтендә калырбыз.

^ 4 абз. Гыйбрәтле сүзләр 15:4 тә «бозык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең шулай ук «кәкре, азгын» дигән мәгънәсе бар.

^ 7 абз. «Буш» дип тәрҗемә ителгән грек сүзен «файдасыз» дип тә тәрҗемә итәләр (1 Көринтлеләргә 15:17).

^ 10 абз. Изге Язмаларда «нәҗеслек» дигән сүз кулланылганда, ул күп төрле гөнаһларга кагылырга мөмкин. Нәҗеслекнең кайбер төрләренә каршы хокук чаралары кулланылмый, шулай да кеше тупас нәҗеслек кылса һәм тәүбә итмәсә, ул җыелыштан чыгарылырга мөмкин. (2 Көринтлеләргә 12:21; Эфеслеләргә 4:19; «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 июль, «Укучыларның сораулары» дигән рубриканы кара.)

[142 биттәге иллюстрация]