Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы хупламаган бәйрәмнәр

Аллаһы хупламаган бәйрәмнәр

«Раббыны нәрсәләр сөендерә, һәрвакыт шуны аера белегез» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:10).

1. Йәһвә үзенә нинди кешеләрне якынлаштыра, һәм ни өчен алар рухи яктан уяу торырга тиеш?

«ХАК гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар,— дип әйткән Гайсә,— чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли» (Яхъя 4:23). Йәһвә шундый кешеләрне, шул исәптән сине дә, тапкач, аларны үзенә һәм үз Улына якынлаштыра (Яхъя 6:44). Нинди зур хөрмәт безгә күрсәтелә! Ләкин Изге Язмалардагы хакыйкатьне яратучылар «Раббыны нәрсәләр сөендерә, һәрвакыт шуны аера белергә» тиеш, чөнки Шайтан — оста алдаучы (Эфеслеләргә 5:10; Ачылыш 12:9).

2. Йәһвә хак динне ялганы белән берләштерергә тырышучыларга ничек карый? Аңлат.

2 Исраиллеләр Синай тавы янында Һарунга илаһ ясарга сорагач, нәрсә булганын карап чыгыйк. Һарун теләр-теләмәс кенә ризалашып алтын бозау сыны ясаган. Бу бозау сыны Йәһвәне символлаштыра дип ул: «Иртәгә Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм була»,— дигән. Йәһвәгә хак динне ялган дин белән берләштерү ошаганмы? Юк. Ул потка табынган 3 000 гә якын кешене үлемгә дучар иткән (Чыгыш 32:1—6, 10, 28). Безнең өчен нинди сабак? Аллаһы мәхәббәтендә калырга теләсәк, без «нәҗес булганга кагылмаска» һәм бар көчебезне куеп, хакыйкатьне һәркайсы бозык нәрсәдән сакларга тиеш (Ишагыя 52:11; Йәзәкил 44:23; Гәләтиялеләргә 5:9).

3, 4. Ни өчен без киң таралган гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәрне карап чыкканда, Изге Язмалардагы принципларга игътибар итәргә тиеш?

3 Беренче мәсихчеләр мөртәтләрнең тәгълиматларын үзләштермәсен өчен, рәсүлләр бар көчләрен куйганнар. Әмма аларның үлеменнән соң хакыйкатьне яратмаучы «мәсихчеләр» мәҗүсиләрнең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм «изге» көннәрен үзләштереп, аларны мәсихчеләргә үткәрергә ярый дип өйрәтә башлаганнар (2 Тисалуникәлеләргә 2:7, 10). Әмма кайбер андый бәйрәмнәрдә Аллаһының рухы түгел, ә бу дөньяның рухы чагыла. Тулаем алганда, бу дөнья бәйрәмнәренең охшаш яклары бар: алар гөнаһлы теләкләрне канәгатьләндерергә котырта, ялган дин тәгълиматларын тарата һәм сихерчелек белән бәйле. Бу — «Бөек Бабылны» аерып торучы яклар * (Ачылыш 18:2—4, 23). Шуны да истә тот: Йәһвә киң таралган гореф-гадәтләргә башлангыч биргән мәҗүси диннәрнең җирәнгеч эшләрен үзе күреп торган, һәм, һичшиксез, ул андый бәйрәмнәрне бүген дә чирканыч дип саный. Без дә аларга шулай ук карарга тиеш түгелме? (2 Яхъя 6, 7)

4 Мәсихчеләр буларак, без Йәһвәнең кайбер бәйрәмнәрне хупламаганын беләбез. Ләкин моны белү генә әз. Аларда берничек тә катнашмаска тәвәккәл булырга кирәк. Йәһвә андый бәйрәмнәрне ни өчен хупламый икәнен карап чыгу Аллаһы мәхәббәтендә калырга комачаулый алган һәр нәрсәдән качарга теләгебезне ныгытачак.

КОЯШКА ТАБЫНУ РАШТУА БӘЙРӘМЕ ИТЕП ҮЗГӘРТЕЛГӘН

5. Ни өчен без бер дә шикләнмичә Гайсә 25 декабрьдә яисә 7 гыйнварда тумаган дип әйтә алабыз?

5 Изге Язмаларда Гайсәнең туган көнен бәйрәм итү турында бернәрсә дә әйтелми. Чыннан да, аның туган көне билгеле түгел. Әмма без бер дә шикләнмичә шуны әйтә алабыз: ул 25 декабрьдә яисә 7 гыйнварда Исраилдә суык кыш көнендә тумаган *. Мәсәлән, Лүк Гайсә туганда «кырда сарык көтүләрен саклаган көтүчеләр бар иде» дип язган (Лүк 2:8—11). Әгәр алар көтүләрен «кырда» ел буе тотса, моңа игътибар да итеп тормас идек. Ләкин Бәйтлеһемдә кыш көне салкын яңгырлар һәм кар яуган, шуңа күрә көтүләрне кырга чыгармаганнар, һәм көтүчеләр «кырда» кунмаган. Шунсына да игътибар итик: Йосыф белән Мәрьям Бәйтлеһемгә кайсар Август бар кешеләрнең санын алырга дигән боерык чыгарганга барган (Лүк 2:1—7). Исраил халкы Рим идарәсе белән канәгать булмаган, һәм кайсарның, моны белеп, аларга иң салкын вакытта үз ата-бабалары туган шәһәрләргә барырга кушуы бик шикле.

6, 7. а) Раштуа белән бәйле гореф-гадәтләр кайдан башлангыч алган? ә) Кешеләрнең Раштуа вакытында бүләкләр бирүе белән мәсихчеләрнең бүләкләр бирүе арасында нинди аерма бар?

6 Раштуа бәйрәме Изге Язмалардан түгел, ә борынгы мәҗүси бәйрәмнәрдән башлангыч алган. Мәсәлән, мәҗүсиләрнең игенчелек илаһысы Сатурнга багышланган бәйрәменнән — рим сатурналиеннән. Бер китапта болай диелә: «Мәсих Раштуасы IV гасырда гына 25 нче декабрьдә үткәрелә башлаган. Күрәсең, шулай эшләп, христиан чиркәүләре Рим империясендә киң таралган борынгы Иранның кояш илаһысы Митрага табынуны юк итәргә тырышкан. Бу илаһның да туган көне 25 декабрьдә үткәрелгән» («Мир русской культуры»).

Мәсихчеләрне бүләкләр бирергә мәхәббәт дәртләндерә

7 Бәйрәм көннәрендә мәҗүсиләр бүләкләр бирешеп, мәҗлесләр үткәргән. Безнең көннәрдә дә бу гадәт Раштуа бәйрәменең өлеше булып кала. Шулай да андый бүләкләр 2 Көринтлеләргә 9:7 дәге сүзләрнең рухы буенча түгел: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата». Мәсихчеләрне бүләкләр бирергә мәхәббәт дәртләндерә. Алар бүләк биргәндә аны берәр махсус көнгә багышламый һәм башкалар да аларга бүләк бирер дип көтми (Лүк 14:12—14; Рәсүлләр 20:35 укы). Алар шулай ук Раштуа бәйрәме белән бәйле кыенлыклардан азат һәм, күпләр бу көннәрдә зур бурычка кереп бәйрәм итсә дә, бурычка керми (Маттай 11:28—30; Яхъя 8:32).

8. Йолдызчылар Гайсәгә туган көн бүләкләре алып килгәнме? Аңлат.

8 Шулай да кайберәүләр: «Әллә йолдызчылар Гайсәгә туган көн бүләкләре алып килмәгәнме?» — дип каршы чыгар. Бу бүләкләр башка төрле булган. Ул көннәрдә берәр абруйлы кешегә үз хөрмәтеңне күрсәтер өчен бүләкләр бирү гадәте булган. Йолдызчылар нәкъ шул гадәт буенча эш иткән дә (1 Патшалар 10:1, 2, 10, 13; Маттай 2:2, 11). Өстәвенә, алар утлыкта яткан яңа туган сабый янына түгел, ә өйдә инде күп айлар яшәгән бала янына килгән. Димәк, алар Гайсә янына ул туган төнне түгел, ә айлар үткәч килгән.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ТУГАН КӨННӘР ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

9. Изге Язмаларда искә алынган туган көн бәйрәмнәре нәрсә белән аерылып тора?

9 Бала тууы зур шатлык китерә, шулай да Изге Язмаларда Аллаһының хезмәтчеләре туган көннәр үткәргән дип әйтелми (Зәбур 127:3). Бәлки, бу берәр нинди хата гынадыр? Юк, анда Мисыр фиргавене һәм Һируд Антипа үткәргән туган көннәр турында әйтелә. (Яратылыш 40:20—22; Марк 6:21—29 укы.) Ләкин аларның икесендә дә коточкыч вакыйга булган. Һирудның туган көне аеруча аерылып тора: ул көнне Чумдыручы Яхъяның башын чапканнар.

10, 11. Беренче мәсихчеләр туган көнне үткәрүгә ничек караган һәм ни өчен?

10 «Беренче мәсихчеләр берәр кемнең туган көнен үткәрү мәҗүсиләрнең гореф-гадәте дип санаган»,— дип әйтелә бер энциклопедиядә («The World Book Encyclopedia»). Борынгы греклар, мәсәлән, һәр кешенең гомер буе күзәтеп торган яклаучы рухы бар дип ышанган. «Кешенең туган көне берәр илаһның туган көне белән туры килгән. [Кешене яклап торучы] рух шул илаһ белән сихри бәйләнештә торган»,— дип әйтелә бер китапта («The Lore of Birthdays»). Туган көннәр шулай ук борынгы заманнан астрология һәм гороскоплар белән тыгыз бәйле.

11 Аллаһының борынгы хезмәтчеләре туган көннәр үткәрү йоласы сихерчелек белән бәйле булганга һәм мәҗүси булганга гына түгел, ә, күрәсең, үз принциплары аркасында да үткәрмәгән. Ни өчен алай дип әйтеп була? Алар тыйнак кешеләр булган һәм үз туган көннәрен бәйрәм итәрлек мөһим дип санамаган * (Микай 6:8; Лүк 9:48). Алар Йәһвәне данлаган һәм кадерле тормыш бүләге өчен аңа рәхмәтле булган * (Зәбур 8:3, 4; 36:9; Ачылыш 4:11).

12. Үлем көне нинди мәгънәдә туу көненнән яхшырак?

12 Аллаһы үзенә тугры калып үлгән кешеләрне хәтерендә саклый һәм киләчәктә аларга тормыш бирәчәк (Әюб 14:14, 15). «Яхшы исем — кыйммәтле майдан, үлем көне туу көненнән яхшырак»,— дип әйтелә Вәгазьче 7:1 дә. «Яхшы исем» — Аллаһыга тугры хезмәт итеп алынган яхшы репутация. Шунсын да әйтергә кирәк: мәсихчеләр бәйрәм итәргә тиеш бердәнбер көн — туган көн түгел, ә Гайсәнең үлем көне. Ул гаҗәеп «исемгә» ия булган, һәм бу исем безнең коткарылуыбыз өчен мөһим (Еврейләргә 1:3, 4; Лүк 22:17—20).

НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ КАЙДАН КИЛЕП ЧЫККАН?

13, 14. Нәүрүз һәм аның йолалары кайдан килеп чыккан?

13 Күп кешеләр Нәүрүз бәйрәмен күңелле генә бер бәйрәм дип саный. Әмма кайдан ул килеп чыккан? Бер энциклопедия буенча, Нәүрүз — «Яңа ел бәйрәме, һәм аны еш кына зороастризм [утка табыну белән бәйле диннең] бәйрәме дип таныйлар... Аны күп илләрдә, мәсәлән, Ирак, Һиндстан һәм Әфганстанда үткәрәләр. Бу илләрнең күпчелегендә 21 март — яңа елның беренче көне дип санала. Шуңа күрә бу бәйрәм, гадәттә, шул көнне башлана» («Encyclopedia Britannica»).

14 «Татар энциклопедия сүзлеге»ндә бу бәйрәмгә мондый аңлатма бирелә: «Нәүрүз, фарсыларның кояш (шәмсия) календаре буенча — яңа ел бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән вакытка, яңа стиль белән 20—21 мартка туры килә. Себер һәм Әстерхан татарларында... нәүрүз атамасы фарсыча „хәмәл“ (март) сүзеннән „әмәл“гә әйләнгән». Башка бер энциклопедиядә: «Нәүрүз йолалары яңа елда мул, имин тормыш булсын өчен табигать көчләрен һәм әби-бабалар рухларын юмалау өчен үткәрелгән»,— дип әйтелә («Башкортостан. Краткая энциклопедия»). Шулай итеп, Нәүрүз бәйрәме утка табыну белән бәйле зороастризм диненнән килеп чыккан, һәм аның йолалары сихерчелек һәм мәҗүсиләр дине белән бәйле. Шуңа күрә хак Аллаһының хезмәтчеләре бу бәйрәмдә һәм аның йолаларында катнашмаска тиеш түгелме?

САБАН ТУЙ БӘЙРӘМЕ КАЙДАН КИЛЕП ЧЫККАН?

15. Сабан туй бәйрәме һәм аның йолалары кайдан килеп чыккан?

15 Борынгы заманда татар халкында әби-бабалар бергә җыелып, күк белән кояш Тәңресенә һәм әби-бабалар рухына дога кылып, корбаннар китергәннәр. Сабан туй бәйрәме нәкъ шул йола белән бәйле. Мәҗүсиләр бу корбаннарны нәсел дәвам ителсен өчен, мал-туар үрчесен һәм җир уңыш бирсен өчен китергән. Соңрак моны Сабан туй алдыннан бүләк җыю гадәте алмаштырган. Ә Сабан туендагы уеннар һәм ярышлар кайбер борынгы төрки кабиләләреннән башлангыч алган: бу халыклар табигать белән «никахлашу» йоласын һәм төрле «изге» уеннар, ярышлар үткәргән. Ат чабышлары турында бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Бәйрәмне бергәләп дога кылып башланганнан соң, берәр калкулыкны уратып ат чабышы үткәргәннәр. Бу кояшның күк буенча үтүен символлаштырган» («Башкортостан. Краткая энциклопедия»). Башка бер китап буенча: «Сабан туй... алдыннан җир-ананы юмалау өчен йолалар (каргатуй — карга бәйрәме, тары боткасы — сөрелгән җирдә ботка әзерләү) үткәргәннәр; биек шома багана — үсемлек сабагының символын... куйганнар» («Большая энциклопедия», 43 т. 2006 г.).

ТУЕГЫЗ САФ БУЛСЫН

16, 17. а) Ни өчен никахлашырга җыенучы мәсихче Изге Язмалардагы принципларга нигезләнеп, туй белән бәйле җирле йолаларны тикшереп чыгарга тиеш? ә) Сүз дөге яки башка нәрсәләр ыргыту йоласы турында барганда, мәсихчеләргә нәрсәне истә тотарга кирәк?

16 «Кияү белән кәләш тавышлары синдә [Бөек Бабылда] инде ишетелмәячәк» (Ачылыш 18:23). Ни өчен? Чөнки Бөек Бабыл үз спиритизмы белән бергә тиздән юк ителәчәк. Аның гореф-гадәтләре никахны туй көненнән башлап нәҗесләргә мөмкин (Марк 10:6—9).

17 Һәрбер илдә туйны үзенчә үткәрәләр. Зыянсыз гына күренгән кайбер йолаларга башлангычны Бабыл йолалары биргән, һәм алар яңа парга яки аларның кунакларына «уңыш» китерер өчен үткәрелә (Ишагыя 65:11). Мәсәлән, бер йола буенча, дөге яки башка нәрсәләр ыргыталар. Бу йоланы үткәргән кешеләр шуңа ышанган: ризык явыз рухларны тынычландыра, һәм алар кияү белән кәләшкә инде зыян китермәячәк. Өстәвенә, инде борынгы заманнан дөге уңдырыш, бәхет һәм озын гомер белән сихри бәйләнештә тора дип санала. Шуңа күрә Аллаһы мәхәббәтендә калырга теләүче кеше андый нәҗес йолаларда катнашмаячак. (2 Көринтлеләргә 6:14—18 укы.)

18. Туй үткәрергә җыенган парга һәм кунакларга Изге Язмалардагы нинди принципларны җитәкчелек итеп тотарга кирәк?

18 Бу дөньяга хас кайбер гадәтләр аркасында туй һәм туй мәҗлесе мәсихчеләрчә үтмәскә яки кайберәүләр өчен киртә булырга мөмкин. Йәһвә хезмәтчеләре андый гадәтләргә иярми. Мәсәлән, алар җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы әдәпсез сөйләмнән саклана, чәнечкеле сүзләр, тупас мәзәкләр яки яңа пар белән башкаларны уңайсыз хәлдә калдыра алган сүзләр әйтми (Гыйбрәтле сүзләр 26:18, 19; Лүк 6:31; 10:27). Алар туйны тыйнак үткәрә, һәм туй үткәндә «байлык белән мактану» булмасын өчен чиктән тыш кыланмыйлар (1 Яхъя 2:16). Туй үткәрергә җыенасың икән, шуны онытма: Йәһвә синең бу көнне үкенеп түгел, ә шатлык белән искә алуыңны тели *.

ТОСТ КҮТӘРҮ ДИНИ МӘГЪНӘ ЙӨРТӘМЕ?

19, 20. Бер китапта тостлар турында нәрсә әйтелә, һәм ни өчен мәсихчеләр бу гадәткә иярми?

19 Туйларда һәм бергә җыелганда кешеләр тостлар әйтергә ярата. Бер китапта болай дип язылган: «Борынгы заманда, бер йола буенча, илаһларга изге корбан итеп исерткеч эчемлек китерелгән. Ул вакытта кешеләр үз теләкләрен, ягъни догаларын әйткәннәр. Бу догаларның сүзләрен кыска гына болай әйтеп була: „Озын гомерләр сиңа!“ яки „Сәламәт бул!“. Тостлар... күрәсең, шул йоладан башлангыч алган» («International Handbook on Alcohol and Culture — 1995»).

20 Әлбәттә, кешеләрнең күпчелеге тост күтәрү дини мәгънә йөртә яисә сихерләү белән бәйле дип санамый. Шулай да шәраб салынган бокалны күккә таба күтәрү гадәтен «күккә», ягъни илаһи көчкә, фатиха сорап мөрәҗәгать итү дип санап була. Ә бу Изге Язмаларда әйтелгәннәргә каршы килә * (Яхъя 14:6; 16:23).

«ЙӘҺВӘНЕ ЯРАТУЧЫЛАР, ЯМАНЛЫКНЫ НӘФРӘТ ИТЕГЕЗ»

21. Мәсихчеләр нинди киң таралган бәйрәмнәрдән, алар дин белән бәйле булмаса да, сакланалар һәм ни өчен?

21 Бүгенге дөнья нормалары аска тәгәри бара, һәм моңа үз өлешен турыдан-туры яки читләтеп Бөек Бабыл кертә. Дөньяның андый хәлен чагылдырып кайбер илләрдә һәр ел әдәпсез биюләр һәм хәтта гомосексуалистлар белән лесбиянкалар тормышын данлаучы карнаваллар үткәрелә. «Йәһвәне яратучыга» андый бәйрәмгә бару яки аны карау дөрес булырмы? Барса яки караса, ул яманлыкны чыннан да нәфрәт итә икәнен күрсәтерме? (Зәбур 1:1, 2; 97:10) Мәдхия җырлаучыдан үрнәк алу күпкә яхшырак. Ул: «Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор»,— дип дога кылган (Зәбур 119:37).

22. Нинди очракта мәсихче, берәр бәйрәмдә катнашыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, үз вөҗданы буенча эш итә ала?

22 Бу дөнья бәйрәмнәре үткәрелгәндә мәсихче, башкалар ул бу бәйрәмдә катнаша дип уйламасын өчен, игътибарлы булырга тиеш. «Ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез»,— дип язган Паул. (1 Көринтлеләргә 10:31;  «Акыллы карарлар кабул итәбез» дигән рамканы кара, 158, 159 нчы битләр.) Берәр йола яки бәйрәм ялган дин, сәясәт яки патриотизм белән ачыктан-ачык бәйле булмаса һәм Изге Язмаларның принципларын бозмаса, һәрбер мәсихче аларда катнашыргамы яки юкмы икәнен үзе хәл итә. Шул ук вакыт башкаларга киртә булмас өчен, аңа кешеләрнең хисләрен исәпкә алырга кирәк.

АЛЛАҺЫНЫ СҮЗЛӘР ҺӘМ ЭШЛӘР БЕЛӘН ДАНЛА

23, 24. Без Йәһвәнең гадел нормалары турында ничек яхшы шаһитлек бирә алабыз?

23 Күп кенә кешеләр өчен бәйрәмнәр — гаилә һәм дуслар белән бергә җыелу өчен яхшы сәбәп. Шуңа күрә берәрсе безнең Изге Язмаларга нигезләнгән карашыбызда ярату юк я без үзебезгә үтә таләпчән дигән хаталы нәтиҗәгә килсә, без йомшак кына шуны аңлата алабыз: Йәһвә Шаһитләре гаилә һәм дуслар белән бергә җыелырга ярата һәм андый вакытны кадерли (Гыйбрәтле сүзләр 11:25; Вәгазьче 3:12, 13; 2 Көринтлеләргә 9:7). Әмма Аллаһыны һәм аның гадел нормаларын яратканга, безнең андый шатлыклы очрашуларны аны хурлый торган йолалар белән бозасыбыз килми. Без яраткан кешеләребез белән елның һәркайсы көнендә очрашып, вакытны күңелле үткәрәбез. ( «Хак гыйбадәт кылу зур шатлык китерә» дигән рамканы кара, 156 нчы бит.)

 

24 Кайбер Шаһитләр эчкерсез кешеләрнең сорауларына җавап биргәндә өйрәнүләр үткәрер өчен төп басманың 16 нчы бүлегендәге фикерләрне уңышлы кулланган. Әмма шуны истә тот: максатыбыз — кешене бәхәстә җиңү түгел, ә аны хакыйкатькә җәлеп итү. Шуңа күрә кешегә карата ихтирамлы, йомшак бул һәм сүзең «һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын» (Көләсәйлеләргә 4:6).

25, 26. Әти-әни үз балаларына иманнарын ныгытырга һәм Йәһвәне тагы да ныграк яратырга ничек булыша ала?

25 Йәһвә хезмәтчеләре буларак, без яхшы өйрәтелгән. Без ни өчен иман итәбез икәнен, һәм ни өчен кайбер эшләрдә катнашабыз, ә кайберләрендә катнашмыйбыз икәнен дә беләбез (Еврейләргә 5:14). Шуңа күрә, әти-әниләр, үз балаларыгызны Изге Язмалардагы принциплар турында уйланырга өйрәтегез. Шулай эшләп, сез аларның иманнарын ныгытасыз һәм аларга, иманнары турында сорау бирелгәндә, Изге Язмаларга нигезләнгән җавап бирергә булышасыз. Сез шулай ук аларны Йәһвәнең яратуына ышандырасыз (Ишагыя 48:17, 18; 1 Петер 3:15).

26 Аллаһыга «рух һәм хакыйкать буенча» гыйбадәт кылучы кешеләр Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән бәйрәмнәрдә катнашмый һәм тормышның бар өлкәләрендә үзләрен намуслы тотарга тырыша (Яхъя 4:23). Бүген күпләр намуслы булу файда китерми дип саный. Әмма чираттагы бүлектән без Аллаһы юллары буенча йөрү һәрвакыт файдалы икәнен күрербез.

^ 3 абз.  «Мин бәйрәмдә катнашырга тиешме?» дигән рамканы кара, 148, 149 нчы битләр. Кайбер бәйрәмнәр «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» дигән басмада китерелгән. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 5 абз. Изге Язмалардагы хронологияне һәм тарихи чыганакларны исәпкә алып шуны әйтеп була: Гайсә, күрәсең, б. э. к. 2 елның яһүдләр календаре буенча этаним аенда (сентябрь — октябрь айларында) туган. («Изге Язмаларны аңлау»дан (рус) «Гайсә Мәсих» дигән мәкаләнең «Туу вакыты һәм хезмәтнең дәвамлылыгы» өстәмә исемен кара.)

^ 11 абз.  «Бәйрәмнәр һәм Шайтанга табыну» дигән рамканы кара, 150 нче бит.

^ 11 абз. Канун килешүе буенча, хатын, бала тапкач, Аллаһыга гөнаһ йолу корбаны китерергә тиеш булган (Левилеләр 12:1—8). Бу шуны искә төшереп торган: кешедән балага гөнаһ күчә; бу бала тууына дөрес караш белән карарга булышкан һәм мәҗүсиләрдән туган көн бәйрәмен уздыру гадәтен үзләштермәскә булышкан (Зәбур 51:5).

^ 18 абз. Туйлар һәм ял кичәләре турында «Күзәтү манарасы» 2006 ел, 1 ноябрь, 8—12 нче һәм 17—21 нче битләрдә; шулай ук «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 октябрь, 28—31 нче битләрдә укып була.

^ 20 абз. «Күзәтү манарасы» (рус), 2007 ел, 15 февраль, 30, 31 нче битләрне кара.