Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

«Иң изге иманыгыз нигезендә үзегезне ныгытыгыз»

«Иң изге иманыгыз нигезендә үзегезне ныгытыгыз»

«Иң изге иманыгыз нигезендә үзегезне ныгытыгыз... Аллаһы мәхәббәтендә калырсыз» (ЯҺҮД 20, 21).

1, 2. Син нинди төзелештә катнашасың, һәм ни өчен төзелешнең сыйфаты мөһим?

СИН инде берникадәр вакыт тырышып йорт саласың, ди. Башкарасы эш әле күп. Эш авыр булса да, шатлыклы. Син ялкауланмыйча һәм һич тә бирешмичә эшлисең, чөнки эшнең сыйфатына тормышың, хәтта киләчәгең бәйле. Чөнки төзелә торган бу йорт — син үзең!

2 Шәкерт Яһүд безгә үзебезне ныгытырга кирәк дигән. Мәсихчеләрне «Аллаһы мәхәббәтендә калырга» чакырып, ул моның өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлаткан. «Иң изге иманыгыз нигезендә үзегезне ныгытыгыз»,— дигән ул (Яһүд 20, 21). Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, үз иманыбызны һәм үз-үзебезне рухи яктан ничек ныгытырга? Өч якка игътибар итик.

ЙӘҺВӘНЕҢ ГАДЕЛ ТАЛӘПЛӘРЕНӘ ИМАНЫҢНЫ НЫГЫТ

3—5. а) Шайтан сиңа Йәһвәнең таләпләре турында нинди ялган карашны тагарга тели? ә) Аллаһының таләпләренә карашыбыз нинди булырга тиеш, һәм бу караш безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Мисал китер.

3 Беренчедән, безгә Аллаһының кануннарына иманыбызны ныгытырга кирәк. Бу китапны өйрәнгәндә, син тәртибебезгә кагылышлы Йәһвәнең кайбер гадел таләпләрен карап чыктың. Аның таләпләре турында нәрсә уйлыйсың? Шайтанның, сине алдап, Йәһвәнең кануннары, принциплары һәм нормалары синең өчен читлек, хәтта авыр дип ышандырасы килә. Ул Гадән бакчасында да шулай эшләп уңышка ирешкән, шуңа күрә бүген дә шулай эшли (Яратылыш 3:1—6). Ул сине дә алдый алырмы? Анысы күбесенчә синең карашыңнан тора.

4 Әйтик, син матур гына бер паркта ял итеп йөрисең, ди. Карасаң, аның бер өлешен койма белән бүлеп куйганнар. Бу өлеш аеруча матур булып күренә. Башта син, бәлки, бу койма кирәк түгел һәм ул синең ирегеңне чикли дип уйларсың. Әмма койма аша карагач, анда үз корбанын сагалап торучы усал арысланны күрәсең! Хәзер син бу койма чынында сине яклый икәнен аңлыйсың. Сине дә берәр куркыныч ерткыч хайван, үз корбаны итәр өчен, эзләп йөрмиме? «Аек фикерле, уяу булыгыз! Дошманыгыз Иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (1 Петер 5:8).

5 Шайтан — явыз ерткыч. Без аның корбаны булып китмәсен өчен һәм безне аның күп төрле «мәкерле эшләреннән» яклар өчен, Йәһвә безгә законнар биргән (Эфеслеләргә 6:11). Шуңа күрә Аллаһының законнары турында уйланганда, без аларда чагылган күктәге Атабызның яратуын күрергә тиеш. Ул чакта алар безгә иминлек һәм шатлык китерәчәк. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Азатлык китерә торган камил канунны игътибар белән тикшерүче һәм аны тотучы, ишеткәнен онытмыйча, сүзгә буйсынучы... бәхетле булачак» (Ягъкуб 1:25).

6. Аллаһының гадел законнарына һәм принципларына иманны ныгытыр өчен иң яхшы юл нинди? Мисал китер.

6 Канун Чыгаручы Аллаһыга һәм аның законнарының акыллы булуына иманыбызны ныгытыр өчен иң яхшы юл — аның әмерләре буенча яшәү. Мәсәлән, «Мәсих кануны» Гайсәнең башкаларны «[ул] кушканнарның барын да үтәргә өйрәтергә» дигән әмерен үз эченә ала (Гәләтиялеләргә 6:2; Маттай 28:19, 20). Мәсихчеләргә шулай ук гыйбадәт кылыр өчен һәм бер-берсен ныгытыр өчен бергәләп җыелырга әмер бирелгән, һәм алар бу әмергә дә җитди карый (Еврейләргә 10:24, 25). Йәһвәгә регуляр рәвештә, еш һәм эчкерсез дога кыл. Бу да Аллаһы әмере (Маттай 6:5—8; 1 Тисалуникәлеләргә 5:17). Бу әмерләрне үтәп яшәгәндә, без тагы да ачыграк шуны күрәбез: алар — безнең өчен яратып бирелгән җитәкчелек. Аларга буйсыну безгә шатлык һәм канәгатьлек китерә. Андый шатлык белән канәгатьлекне бу шомлы дөньяның бер җирендә дә табып булмый. Аллаһы законнары буенча яшәү үзеңә нинди файда китерә? Моның турында уйлану иманыңны ныгытмыймы?

7, 8. Йәһвә законнарын гомер буе үтәү бик авыр булыр дип кайгырган кешеләр өчен Аллаһы Сүзендә нинди ышандыру язылган?

7 Кайберәүләр Йәһвә законнарын гомер буе үтәү бик авыр булмасмы дип кайгыра һәм бервакыт аларны үти алмаслар дип куркалар. Синдә дә андый уйлар туса, мондый сүзләрне исеңдә тот: «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче, син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы. Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шунда тынычлыгың елга сыман, тәкъвалыгың диңгез дулкыннары сыман булыр иде» (Ишагыя 48:17, 18). Бу сүзләрнең никадәр көч өстәгәне турында берәр кайчан уйлап караганың бармы?

8 Йәһвә, бу сүзләрне әйтеп, шуны исебезгә төшерә: аңа тыңлаучан булсак, без үзебезгә файда китерәчәкбез. Без ике яктан файда күрәчәкбез. Беренчедән, тынычлыгыбыз дулкынланмый торган, мул сулы, өзлексез агымлы елга кебек булачак. Икенчедән, тәкъвалыгыбыз диңгез дулкыннары кебек булачак. Ярда басып торганда дулкыннарның бер-берсе артыннан килеп торганын күргәнең бармы? Булса, син, һичшиксез, бу һәрвакыт шулай булачак икәнен аңлыйсың һәм дулкыннар мәңге ярга бәрелеп торачак икәненә ышанасың. Йәһвә синең тәкъвалыгың, ягъни тәкъва эшләрең, бу дулкыннар кебек була ала ди. Аңа тугры булып калсаң, ул сиңа таяныч биреп торачак. (Зәбур 55:22 укы.) Андый гаҗәеп вәгъдәләр Йәһвәгә һәм аның гадел таләпләренә иманыңны әллә ныгытмыймы?

«ҖИТЛЕККӘНЛЕККӘ ОМТЫЛЫЙК»

9, 10. а) Ни өчен җитлеккән булу — мәсихче өчен искиткеч максат? ә) Рух буенча яшәү ничек шатлыклы итә?

9 «Җитлеккәнлеккә омтылыйк»,— дип язган Аллаһы тарафыннан рухландырылган Паул (Еврейләргә 6:1). Бу киңәшне үзебезне рухи яктан ныгытыр өчен тотарга кирәк. Җитлеккән булу — мәсихче өчен искиткеч максат. Без әлегә камил була алмыйбыз, ә җитлеккән булу көчебездән килә. Өстәвенә, җитлеккән мәсихче булып Йәһвәгә хезмәт итү күбрәк шатлык китерә. Ни өчен?

10 Җитлеккән мәсихче — рухи кеше. Ул бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карый (Яхъя 4:23). Паул болай дип язган: «Гөнаһлы тән теләкләре буенча яшәүчеләр шул теләкләр турында уйлап яши, ә рух буенча яшәүчеләр Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яши» (Римлыларга 8:5). Гөнаһлы тән теләкләре буенча яшәүчеләр әз шатлык таба, чөнки алар үз-үзләре, байлык турында гына уйлап яши һәм алдан күреп эш итми. Рух буенча яшәүчеләр исә шатлыклы, чөнки алар Йәһвә — «бәхетле Аллаһы» турында уйлап яши (1 Тимутигә 1:11). Рухи кешеләр Йәһвәгә яраклы булырга тели һәм хәтта сынаулар вакытында да шатлыклы булып кала. Ни өчен? Чөнки бу безгә Шайтанның ялганчы булуын һәм күктәге Атабызга шатлык китереп сафлыгыбызны ныгытырга мөмкинлек бирә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Ягъкуб 1:2, 3 укы).

11, 12. а) Паул «төшенүчәнлек» турында нәрсә әйткән, һәм «өйрәткән» дип тәрҗемә ителгән сүз нәрсәне аңлата? ә) Тәнебез җитлеккән һәм тыңлаучан булсын өчен, без нинди өйрәтү алабыз?

11 Рухи һәм җитлеккән кеше булыр өчен «күнегүләр ясарга» кирәк. Мондый сүзләргә игътибар итик: «Каты азык исә җитлеккәннәр өчен. Алар үз төшенүчәнлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14). Паул җитлеккән мәсихчеләр төшенүчәнлекләрен «өйрәткән» дип язганда, ул вакытлардагы Грециядә гимнастика белән шөгыльләнүчеләр арасында, күрәсең, яхшы билгеле булган грек сүзен кулланган. Бу сүзне «гимнаст сыман өйрәтелгән» дип тә тәрҗемә итеп була. Өйрәтелгән булыр өчен гимнаст нәрсә эшли?

Гимнаст күп төрле күнегүләр ясап, үз тәне белән оста идарә итәргә өйрәнә

12 Мәсәлән, яңа туган баланың тәне бернәрсәгә дә өйрәтелмәгән. Аның бәләкәй куллары һәм аяклары үзенә юньләп буйсынмый. Шуңа күрә ул кулларын болгаганда, хәтта үзенә сугып җибәреп, үз-үзен куркытырга һәм гаҗәпләндерергә мөмкин. Әкрен-әкрен генә, төрле күнегүләр ясап, ул үз тәне белән идарә итәргә өйрәнә. Вакыт узу белән ул үрмәләп китә, аннан соң аякларына баса һәм тиздән инде йөри башлый *. Ә гимнаст турында нәрсә әйтеп була? Ул сикергәч һәм һавада кешеләрне сокландырып берничә тапкыр әйләнеп алгач, син, һичшиксез, ул, үз тәне белән шулай идарә итәр өчен, күп вакыт өйрәнгән дип уйлап куярсың. Гимнастның осталыгы үзеннән-үзе килеп чыкмаган, ул моның өчен күп сәгатьләр төрле күнегүләр ясаган. Андый физик күнегүләр турында Изге Язмаларда «файдасы аз» дип әйтелә. Ә безнең рухи төшенүчәнлегебезне төрле «күнегүләр» ясап өйрәтү күпкә мөһимрәк! (1 Тимутигә 4:8)

13. Без үз төшенүчәнлегебезне ничек өйрәтә алабыз?

13 Бу китаптан без төшенүчәнлегебезне өйрәтергә булышачак күп материал карап чыктык, шуңа күрә син рухи кеше булып Йәһвәгә тугрылык саклый аласың. Көндәлек тормышыңда карарлар кабул иткәндә, дога кылып, Аллаһы принципларын һәм законнарын карап чык һәм үзеңә мондый сораулар бир: «Бу очракка Изге Язмаларның нинди законнары һәм принциплары кагыла? Мин алар буенча ничек эш итә алам? Күктәге Әтиемә нинди карарым шатлык китерер?» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; Ягъкуб 1:5 укы.) Бу адымнарны ясап кабул ителгән һәр карарың сиңа үз төшенүчәнлегеңне тагы да яхшыртырга булышыр. Андый өйрәтү сиңа чыннан да рухи кеше булырга һәм андый кеше булып калырга ярдәм итәр.

14. Рухи яктан үсәр өчен, нәрсәгә карата сусау кирәк, ләкин без нәрсәне истә тотарга тиеш?

14 Кеше бервакыт җитлеккән булып китәр, әмма рухи яктан үсү өчен чик юк. Үсү ризыкка бәйле. «Каты азык исә җитлеккәннәр өчен»,— дигән Паул. Үз иманыңны ныгытыр өчен каты рухи азык белән туклану мөһим. Белгәннәреңне дөрес куллану зирәклек дип атала, ә Изге Язмаларда: «Иң мөһиме — зирәклек»,— дип әйтелә. Шуңа күрә без күктәге Атабыз биргән кыйммәтле хакыйкатьләргә чыннан да сусап торырга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 4:5—7; 1 Петер 2:2). Әлбәттә, андый белем һәм Аллаһы биргән зирәклек тәкәббер булып китәр өчен сәбәп түгел. Тәкәбберлек яки башка төрле кимчелекләр йөрәгебездә тамырланып үсеп китмәсен өчен, безгә үз-үзебезне тикшереп торырга кирәк. «Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп, нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз»,— дип язган Паул (2 Көринтлеләргә 13:5).

15. Ни өчен рухи яктан үсәр өчен мәхәббәт мөһим?

15 Йорт төзелеп бетсә дә, аны тиешле хәлдә тотар өчен, карап торырга, ремонтларга кирәк. Бәлки, вакыт узу белән хәтта өстәмә бүлмә дә төзергә туры килер. Җитлеккән булыр өчен һәм рухи кеше булып калыр өчен, безгә нәрсә кирәк? Барыннан да бигрәк мәхәббәт. Йәһвәгә һәм имандашларыбызга карата яратуыбыз үскәннән-үсә барсын. Мәхәббәтебез булмаса, бар белемебез һәм эшләребез буш кына, мәгънәсез булачак (1 Көринтлеләргә 13:1—3). Мәхәббәт ярдәмендә без җитлеккән мәсихче булып китәбез һәм рухи яктан үсүебезне дәвам итә алабыз.

ЙӘҺВӘ БИРГӘН ӨМЕТНЕ ОНЫТМА

16. Шайтан нинди фикер йөртү тудырырга тырыша, һәм Йәһвә безгә нинди яклау бирә?

16 Үзебезне рухи яктан ныгытыр өчен тагын бер якка игътибар итәргә кирәк. Мәсихнең чын шәкерте булыр өчен, сиңа үз фикер йөртүеңне сакларга кирәк. Бу дөньяның идарә итүчесе — Шайтан кешеләр бар нәрсәдә начарны гына күрсен өчен һәм боектыручы уйларга, шикләргә, өметсезлеккә бирелсеннәр өчен, бар коралларын куллана (Эфеслеләргә 2:2). Агач йорт өчен — черү, ә мәсихче өчен андый уйлар куркыныч. Бәхеткә каршы, Йәһвә безне андый уйлардан яклый торган өмет биргән.

17. Аллаһы Сүзендә өметнең мөһимлеге ничек күрсәтелә?

17 Изге Язмаларда Шайтан белән аның дөньясына каршы сугыш алып барыр өчен кирәк булган рухи хәрби киемнең төрле өлешләре турында әйтелә. Аның бер мөһим өлеше — тимер башлык, ягъни «котылуга өмет» (1 Тисалуникәлеләргә 5:8). Изге Язмалар язылган чорда яшәгән сугышчы тимер башлыгын кимәсә, сугышта исән кала алмаячак икәнен белгән. Башлыкны, гадәттә, тимердән ясаганнар, ә эченә киез я күн салганнар. Шуңа күрә башлык кигән кешенең башына суксалар да, бу аңа күп очракларда әллә ни зур зыян китермәгән. Тимер башлык башны саклаган кебек, өмет уйларыңны, фикер йөртүеңне саклый ала.

18, 19. Өметне саклау турында әйткәндә, Гайсә нинди үрнәк калдырган, һәм без аңа ничек охшарга тырыша алабыз?

18 Өметне ничек сакларга икәненә Гайсәдән өйрәнеп була; ул иң яхшы үрнәк калдырган. Җирдәге тормышының соңгы төнендә аның нәрсә кичергәнен исеңә төшер. Бер якын дусты аны акча хакына сата, икенчесе аңардан ваз кичә, башкалары аны ташлап качып китә, ә милләттәшләре аны кире кагып, Рим солдатларыннан аны баганага кадаклап үтерүен таләп итә. Безгә, бәлки, андый авыр сынаулар кичерергә туры килмәс тә. Гайсәгә нәрсә булышкан? Еврейләргә 12:2 дә бу сорауга җавап бар: «Ул үзен киләчәктә көткән шатлык хакына, хурлыкка игътибар итмичә, җәфалану баганасында үлем кичереп, Аллаһы тәхетенең уң ягына утырган». Гайсә «үзен киләчәктә көткән шатлыкны» беркайчан да күздән ычкындырмаган.

19 Аны нинди шатлык көткән соң? Ул барысын кичереп Йәһвәнең изге исемен изгеләндерүгә үз өлешен кертәчәген белгән. Ул шулай ук Шайтан ялганчы икәнен күрсәтүче иң зур дәлил китерәчәген аңлаган. Бу өмет Гайсәгә чиксез шатлык китергән! Ул шулай ук Йәһвә аның тугрылыгын мул итеп бүләкләячәк һәм аны алда гаҗәеп вакыт көтә икәнен белгән: ул кабат Әтисе белән бергә булачак. Иң авыр вакытларда да Гайсә бу шатлыклы өметен күздән ычкындырмаган. Аңардан үрнәк алып яшик. Безне дә алда шатлык көтә. Йәһвә һәрберебезгә үзенең бөек исемен изгеләндерүгә үз өлешебезне кертергә рөхсәт итеп зур хөрмәт күрсәткән. Без Йәһвәне үз Аллаһы Тәгаләбез итеп сайлап һәм сынаулар белән вәсвәсәләргә карамастан Атабызның мәхәббәтендә калып, Шайтан ялганчы икәнен исбат итә алабыз.

20. Сиңа уңай фикер йөртү сакларга һәм өметеңне югалтмаска нәрсә булышачак?

20 Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен бүләкләргә бик нык тели (Ишагыя 30:18; Малахи 3:10 укы). Ул аларның күңелләрендәге гадел теләкләрен үтәүдән шатлык таба (Зәбур 37:4). Аллаһы вәгъдәләренең үтәлешен күрү өметенә бар фикерләреңне туплап яшә. Шайтанның иске дөньясына хас тискәре, бозык, азгын фикер йөртүгә бирешмә. Әгәр бу дөнья рухының әкрен-әкрен генә уйларыңа һәм күңелеңә сеңеп барганын сизсәң, Йәһвәгә «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» бирсен дип үтенеп дога кыл. Ул чакта Аллаһы биргән тынычлык йөрәгеңне һәм аңыңны саклаячак (Филипиялеләргә 4:6, 7).

21, 22. а) «Бихисап күп кеше» санына кергән кешеләрнең нинди гаҗәеп өмете бар? ә) Мәсихчеләргә бирелгән өметкә килгәндә, син нәрсәне аеруча көтәсең, һәм син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

21 Әйе, синең шундый гаҗәеп өметең бар! Әгәр син «бөек афәтне кичереп» чыгачак «бихисап күп кешенең» берсе икән, үзеңне тиздән көткән тормыш турында уйлан (Ачылыш 7:9, 14). Шайтан һәм аның җеннәре инде бүтән булмаячак һәм син җиңеллек сизәчәксең. Моны бүген, бәлки, күз алдына китерү дә авырдыр. Шайтанның бозык тәэсиреннән азат булып берәребезнең яшәгәне булдымы? Әмма андый тәэсир юк ителгәч, Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 күктәге хакимдәше җитәкчелеге астында яшәп, җирне оҗмахка әйләндерү эшендә катнашу зур шатлык китерәчәк! Бар авырулар юк булачак, кабердә ятучы яраткан кешеләребез тереләчәк һәм Аллаһы безнең өчен ниятләгән тормыш башланачак! Мондый киләчәкне күрергә өмет күңелләребезне күтәреп җибәрә! Камиллеккә якынлашкан саен, без Римлыларга 8:21 дә әйтелгән «Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгына» — шундый зур бүләккә якынлашачакбыз.

22 Йәһвә Аллаһы синең күз алдыңа да китерә алмаслык азатлык алуыңны тели. Андый азатлыкны алуың тыңлаучан булуыңа бәйле. Шуңа күрә Йәһвәгә һәр көн тыңлаучан булыр өчен тырышлыклар куй. Алар һич тә юкка булмас! Шулай итеп, Аллаһы мәхәббәтендә мәңгегә кала алыр өчен, иң изге иманың нигезендә үзеңне ныгытып тор!

^ 12 абз. Галимнәр әйткәнчә, бездә проприоцепция дип аталган махсус тойгы үсә. Аның ярдәмендә тәнебез үз әгъзаларының урнашуын һәм хәрәкәтен сизә. Мәсәлән, бу тойгы ярдәмендә без, күзләребез йомык булса да, кул чаба алабыз. Бер олы яшьтәге пациент бу тойгысын югалткач, басып тора, йөри һәм хәтта утыра да алмаган.