Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 БҮЛЕК

«Йәһвә аларга кыюлык белән вәгазьләргә вәкаләт бирде»

«Йәһвә аларга кыюлык белән вәгазьләргә вәкаләт бирде»

Паул белән Барнаб, басынкылык һәм кыюлык күрсәтеп, бирешмичә вәгазьли

Рәсүлләр 14:1—28 гә нигезләнгән

1, 2. Листрада Паул һәм Барнаб белән нәрсә була?

 РӘСҮЛ ПАУЛ белән Барнаб — Листрада. Әле генә алар тумыштан аксак булган бер кешене савыктырды. Бу кешенең куанычы эченә сыймый, ул шатланып сикергәләп йөри. Моны күреп, Листрадагы халык, Паул белән Барнабны илаһ дип уйлап, шау-шу күтәрә. Зевс каһине Паул белән Барнаб өчен такыя һәм, корбанга китерер өчен, үгезләр алып килә. Ләкин Паул белән Барнаб, киемнәрен ертып җибәреп: «Сез нәрсә эшлисез инде?» — дип кычкыра-кычкыра аларны үзләренә корбан китерүдән туктатырга тырыша.

2 Тиздән Писидиядәге Антиохтан һәм Икониядән үзләрен дошманнарча тоткан яһүдләр килә һәм, Паул белән Барнабка яла ягып, Листрадагы халыкны аларга каршы котырта. Рәсүлләрне әле генә күккә чөйгән халык, бу ялганга ышанып, Паулны үтерергә теләп, аңа ташлана. Ул инде үлде дип уйлап, алар аны өстерәп шәһәр кырыена чыгарып ташлыйлар.

3. Бу бүлектә без нинди сорауларга игътибар итәрбез?

3 Бу күңелсез хәлләргә нәрсә китергән? Бүгенге вәгазьчеләр бу очрактан нәрсәгә өйрәнә ала? Йәһвә «кыюлык белән вәгазьләргә вәкаләт биргән» Паул белән Барнабтан өлкәннәр нәрсәгә өйрәнә ала? (Рәс. 14:3) Бу бүлектән без шул хакта күбрәк белербез.

«Бихисап күп яһүдләр һәм греклар иман итә башлады» (Рәсүлләр 14:1—7)

4, 5. Ни өчен Паул белән Барнаб Икониягә килгән һәм аларның вәгазьләүләре никадәр уңышлы булган?

4 Берникадәр вакыт алданрак Паул белән Барнаб Писидиядәге Антиохта вәгазьләгән булган. Анда яһүдләр халыкны аларга каршы котырткан. Ләкин кардәшләребез күңелләрен төшермәгәннәр һәм, «аякларындагы тузанны кагып», бу шәһәрдән китеп барганнар (Рәс. 13:50—52; Мат. 10:14). Алар Антиохтагы халыкны Аллаһы хөкеменә калдырган (Рәс. 18:5, 6; 20:26). Шатлыкларын югалтмыйча, Паул белән Барнаб, якынча 150 километр үтеп, Тавр һәм Султан таулары арасындагы уңдырышлы үзәнгә килеп җиткән.

5 Башта Паул белән Барнаб Икониягә килгән a. Гәләтия провинциясенең төп шәһәрләренең берсе булган бу шәһәрдә грек культурасы чәчәк аткан, һәм анда җәмгыятьнең фикеренә тәэсир итә алган яһүдләр һәм прозелитлар яшәгән. Паул белән Барнаб, гадәттәгечә синагогага кереп, анда вәгазьли башлаган (Рәс. 13:5, 14). Алар «шулкадәр тәэсирле итеп сөйләгән ки, бихисап күп яһүдләр һәм греклар иман итә башлаган» (Рәс. 14:1).

6. Паул белән Барнабның уңышлы вәгазьләвенең сере нәрсәдә булган һәм без алардан ничек үрнәк ала алабыз?

6 Паул белән Барнабның уңышлы вәгазьләвенең сере нәрсәдә булган? Паул Изге Язмаларны яхшы белгән. Гайсәнең Мәсих булуын раслар өчен, ул оста итеп тарихи фактлар китергән, пәйгамбәрлекләрне аңлаткан һәм Муса канунын кулланган (Рәс. 13:15—31; 26:22, 23). Ә Барнаб кайгыртучанлыгы, кызганучанлыгы белән билгеле булган (Рәс. 4:36, 37; 9:27; 11:23, 24). Паул да, Барнаб та үз аңлауларына таянмаганнар, ә Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәткәннәр. Без бу кардәшләрдән ничек үрнәк ала алабыз? Аллаһы Сүзен тирәнрәк аңлар өчен, аны тырышып өйрәник, шулай ук кешеләрне кызыксындыра алган шигырьләр сайлыйк. Барнаб кебек, кешеләргә ярдәм итәргә һәм аларны юатырга тырышыйк һәм үз зирәклегебезгә түгел, ә Йәһвә Сүзенә нигезләнеп өйрәтик.

7. а) Төрле кешеләр хакыйкатьне ничек кабул итә? ә) Гаиләгездә берәрсе хакыйкатьне кабул итмәсә, нәрсәне истә тоту мөһим?

7 Шулай да Икониядә бар кеше дә Паул белән Барнабның сүзләрен кабул итмәгән. Лүк язганча, «аларга ышанмаган яһүдләр, башка халык кешеләрен котыртып, аларда кардәшләргә карата нәфрәт хисе уяткан». Паул белән Барнаб, яхшы хәбәрне яклар өчен һәм чәчкән хакыйкать орлыклары тамырлансын өчен, шәһәрдә калырга кирәк дип тапкан. Алар, «анда шактый вакытка калып», ашкынып вәгазьләгәнгә, «шәһәрдәге халык икегә бүленгән: бер өлеше яһүдләр ягында, ә икенче өлеше рәсүлләр ягында булган» (Рәс. 14:2—4). Бүген дә хакыйкать кайбер кешеләрне берләштерә, ә кайберәүләр арасында бүленешләр китереп чыгара (Мат. 10:34—36). Әгәр сезнең гаиләгездә берәрсе хакыйкатьне кабул итмәсә я хәтта каршы төшсә, ул, мөгаен, имеш-мимешләргә һәм төрле яла ягуларга ышанганга, үзен шулай тотадыр. Әмма онытмагыз: сезнең яхшы тәртибегез, үз-үзегезне дөрес тотышыгыз аның йөрәген йомшартырга мөмкин (1 Пет. 2:12; 3:1, 2).

8. Ни өчен Паул белән Барнаб Икониядән киткән һәм без алардан нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Икониядә дә Паул белән Барнабка каршы килгән кайбер кешеләр аларны ташлар атып үтерергә ниятләгән. Моның турында белгәч, рәсүлләр башка җиргә күчкән (Рәс. 14:5—7). Бу бик акыллы булган. Без дә бүген шундый ук акыллылык күрсәтергә тырышабыз. Кешеләр безгә сүзләр белән һөҗүм иткәндә, без кыюлык белән вәгазьләвебезне дәвам итәбез (Флп. 1:7; 1 Пет. 3:13—15). Ләкин кешеләр безгә көч куллану белән янаса, без читкә китәбез һәм шулай итеп үзебезнең һәм кардәшләрнең тормышларын куркыныч астына куймыйбыз (Гыйб. сүз. 22:3).

«Тере Аллаһыга таба борылыгыз» (Рәсүлләр 14:8—19)

9, 10. Листра кайда урнашкан булган һәм анда яшәгән халык турында нәрсә билгеле?

9 Паул белән Барнаб Листрага киткән. Бу шәһәр Икониядән көньяк-көнбатышка таба якынча 30 километр ераклыкта урнашкан Рим колониясе булган. Листра һәм Писидиядәге Антиох шәһәрләре арасында тыгыз бәйләнешләр булса да, Листрада, Антиохтан аермалы буларак, яһүдләрнең зур общинасы булмаган. Мондагы халык грекча сөйләшә белгәндер, ләкин аларның туган теле Ликәүния теле булган. Күрәсең, анда синагога булмаган, шуңа күрә Паул белән Барнаб җәмәгать урыннарында вәгазьли башлаган. Паул бу шәһәрдә тумыштан аксак булган бер кешене савыктырган (Рәс. 14:8—10). Элегрәк Петер дә Иерусалимда шундый ук могҗиза кылган булган, ләкин Петернең могҗизасын күргән кешеләр аның вәгазьләвен теләп кабул иткән булса, Листрадагы халык үзен гел башкача тоткан (Рәс. 3:1—10).

10 Паул могҗиза кылганнан соң, Листра халкы, бу бүлекнең башында әйтелгәнчә, ялгыш нәтиҗәләргә килгән. Алар Барнабны — Зевс дип, ә Паулны Гермес дип атаган (борынгы грек мифологиясе буенча, Зевс — иң баш илаһ, ә аның улы Гермес илаһларның хәбәрчесе булган). (97 нче биттәге  «Листрада Зевс белән Гермеска табыну» дигән рамканы карагыз.) Барнаб белән Паул исә халыкка бу могҗизаны мәҗүси илаһлар ярдәмендә түгел, ә бердәнбер хак Аллаһы ярдәмендә башкарганын аңлатырга тырышкан (Рәс. 14:11—14).

«Бу файдасыз әйберләрне калдырып, күкне, җирне... яраткан тере Аллаһыга таба борылыгыз» (Рәсүлләр 14:15)

11—13. а) Паул белән Барнаб Листрадагы халыкка нәрсә әйткән? ә) Без Паул белән Барнабтан нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Бу хәлләргә карамастан, Паул белән Барнаб Листрадагы халык йөрәгенә ирешерлек итеп вәгазьләргә тырышкан. Алар бу мәҗүсиләргә болай дигән: «Сез нәрсә эшлисез инде? Без дә сезнең кебек кешеләр генә ич. Сез, бу файдасыз әйберләрне калдырып, күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаһыга таба борылсын өчен, без сезгә яхшы хәбәрне игълан итәбез. Үткән буыннарда ул бар халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирсә дә, игелек эшләп, үзе турында шаһитлек биреп торды: сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм, ризыклар белән туендырып, йөрәгегезне шатлык белән тутырды» (Рәс. 14:15—17). Чыннан да, Паул белән Барнаб бик оста сөйләгәннәр. Без дә, бердәнбер хак Аллаһыга ышанмаган кешеләргә вәгазьләгәндә, рәсүлләрнең яхшы хәбәрне җиткерү рәвешен үрнәк итеп тотыйк.

12 Без Паул белән Барнабтан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Мәсәлән, алар, яхшы хәбәрне тыңлаган кешеләрнең кимчелекләре булган кебек, үзләре дә кимчелекле булганнарын басынкылык белән таныган һәм үзләрен башкалардан өстен тотмаган. Әйе, Паул белән Барнабка изге рух бирелгән һәм алар ялган тәгълиматлар коллыгыннан азат булган, шулай ук алар Гайсә Мәсих белән бергә күктә идарә итәргә өметләнгән. Ләкин Листрадагы халык та, әгәр Гайсә Мәсихкә тыңлаучан булса, бу фатихаларга ия була алган.

13 Ә без, вәгазьләгәндә, кешеләр белән үзебезне ничек тотабыз? Үзебезне алардан өстен куймыйбызмы? Паул белән Барнаб кешеләрдән дан кабул итәргә теләмәгән. XIX гасыр азаклары — XX гасыр башларында вәгазь эшендә үз өстенә җитәкчелек алган Чарлз Тейз Расселл кардәш тә бу яктан гаҗәеп үрнәк калдырган. Ул болай дип язган: «Без башкаларның безне я басмаларыбызны чамадан тыш олылавын да, зурлавын да теләмибез; без Изге ата я Остаз дип тә аталырга теләмибез». Әйе, Паул һәм Барнаб кебек, Расселл кардәш бик басынкы булган. Без дә, кешеләрне өйрәткәндә, шундый ук караш сакларга һәм бөтен данны Аллаһыга бирергә телибез.

14—16. Паул, Барнаб һәм Листрадагы халык белән булган очрактан без тагын нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Паул белән Барнабның сүзләреннән тагын нәрсәгә өйрәнеп була? Бу вәгазьчеләр кешеләрнең карашларын һәм белемнәрен исәпкә алып вәгазьләгән. Мәсәлән, Икониядәге яһүдләр белән прозелитлардан аермалы буларак, Листрадагы халык Изге Язмалар турында бернәрсә дә белмәгән диярлек. Ә менә игенчелек эшен алар бик яхшы белгән, чөнки Листрада йомшак климат һәм уңдырышлы җирләр булган. Шуңа күрә Паул аларга Изге Язмалардан өзекләр китермәгән һәм Исраил тарихы турында сөйләмәгән. Листрадагы халык Аллаһы сыйфатларын ел саен мул уңыш җыеп алган вакытта күрә алган. Шуңа күрә Паул белән Барнаб аларга моның турында сөйләгән дә (Рим. 1:19, 20).

15 Бу яктан Паул белән Барнабтан ничек үрнәк алып була? Мондый мисалга игътибар итик. Чәчүче җирнең җитешүенә карап төрле ысуллар белән эш итә. Җир каты булса, ул, аны йомшартыр өчен, күбрәк эшкәртә. Без хакыйкать орлыкларын чәчәбез, ә кешеләрнең йөрәкләрен туфрак белән чагыштырып була, һәм ул «туфрак» та төрле булырга мөмкин. Патшалык хәбәре анда тамырлансын өчен, кайвакыт аны да «йомшартырга» кирәк. Моның өчен кешеләрнең хәл-шартларын һәм дини карашларын исәпкә алырга тырышыйк (Лүк 8:11, 15).

16 Паул, Барнаб һәм Листрадагы халык белән булган очрактан тагын мондый мөһим нәтиҗә ясап була: без күп тырышлыклар куйсак та, чәчелгән хакыйкать орлыгы ташлы урынга төшәргә, я булмаса, аны дошманнар урлап китәргә мөмкин (Мат. 13:18—21). Сез чәчкән орлыклар белән дә шулай булса, бирешмәгез һәм вәгазьләүдән туктамагыз. Паул римлыларга язганча, «һәрберебез [шул исәптән без вәгазьләгән кеше дә] Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк» (Рим. 14:12).

«Аларны Йәһвәгә тапшырдылар» (Рәсүлләр 14:20—28)

17. Дербидән киткәч, Паул белән Барнаб кая юл тоткан һәм ни өчен?

17 Алдагы абзацларда әйтелгәнчә, Листрадагы халык Паулны шәһәр кырыена өстерәп алып чыккан, аны үтерергә теләп ташлар атып кыйнаган һәм аны үлгән дип уйлап калдырып киткән. Ләкин Паул исән калган. Аның янына шәкертләр җыелгач, ул, кунар өчен, алар белән бергә шәһәргә кергән. Ә икенче көнне ул Барнаб белән бергә якынча 100 километр ераклыкта урнашкан Дербигә киткән. Җәрәхәтләнгән Паул өчен бу юлны үтү никадәр авыр булганын күз алдына гына китерегез! Ләкин Паул белән Барнаб бирешмәгән һәм Дербидә «шактый күп шәкерт әзерләгән». Аннан соң рәсүлләр Суриядәге Антиохка кайткан. Әмма, кыска юлны сайлар урынына, алар, урау юл белән барып, Листра, Икония һәм Писидиядәге Антиох аша үткән. Алар моны шәкертләрне ныгытыр өчен эшләгән (Рәс. 14:20—22). Нинди гаҗәеп үрнәк күрсәткән бу ике миссионер! Алар, җыелышның рухи иминлеге турында уйлап, хәтта үз тормышларын куркыныч астына куярга әзер булган. Бүген күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм миссионерлар да шундый ук рух күрсәтә.

18. Бүген өлкәннәр ничек билгеләнә?

18 Паул белән Барнаб, кардәшләрне сүзләре һәм эшләре белән ныгытудан тыш, һәр җыелышта өлкәннәрне билгеләгән. Бу рәсүлләр, изге рух җитәкчелеге буенча җибәрелгән булса да, өлкәннәрне билгеләгәндә, үз-үзләренә таянмаган, ә «ураза тотып дога кылган». Шулай итеп алар бу эшкә җитди караганнарын һәм Аллаһыга таянганнарын күрсәткән (Рәс. 13:1—4; 14:23). Бүген дә өлкәннәр советы, берәр абый-кардәшне өлкән итеп билгеләп буламы икәнен хәл иткәндә, башта дога кыла һәм ул Изге Язмалардагы таләпләргә туры киләме, юкмы икәнен карап чыга (1 Тим. 3:1—10, 12, 13; Тит. 1:5—9; Ягък. 3:17, 18; 1 Пет. 5:2, 3). Абый-кардәшнең хакыйкатьтә ничә ел йөрүе иң мөһиме түгел. Иң мөһиме — изге рухның аның сөйләме белән эшләренә тәэсир итүе. Шулай ук аның яхшы репутациясе булуы да зарур. Изге Язмалардагы таләпләргә туры килсә генә, абый-кардәш рухи көтүче булып хезмәт итә ала (Гәл. 5:22, 23). Өлкәннәрне билгеләү өчен район күзәтчесе җаваплы. (1 Тимутигә 5:22 белән чагыштырыгыз.)

19. Өлкәннәр нәрсәне истә тота һәм Паул белән Барнабтан ничек үрнәк алырга тырыша?

19 Өлкәннәр Аллаһы сарыклары белән яхшы мөгамәлә итәргә тырыша, чөнки Аллаһыга хисап бирәчәген истә тота (Евр. 13:17). Алар, Паул белән Барнаб кебек, вәгазьдә актив катнаша һәм бу яктан яхшы үрнәк күрсәтергә омтыла. Алар кардәшләрен сүзләре белән ныгыта һәм иң беренче чиратта үзләре турында түгел, ә җыелыш турында уйлый (Флп. 2:3, 4).

20. Төрле җирләрдә хезмәт итүче кардәшләрнең хезмәттәге уңышлары турында уку безгә нинди файда китерә?

20 Паул белән Барнаб, беренче вәгазь сәяхәтен тәмамлап, Суриядәге Антиохка кайткач, җыелышка «Аллаһының үзләре аша башкарган күп санлы эшләре һәм аның башка халыкларга иман ишеген ачканы турында сөйләп биргәннәр» (Рәс. 14:27). Без дә бүген кардәшләрнең хезмәт итүләре һәм Йәһвәнең аларны ничек фатихалаганы турында укый алабыз. Бу безне алга таба да ныгытсын һәм Йәһвә исеменнән кыюлык белән сөйләргә дәртләндерсен.

a 96 нчы биттәге  «Икония — Фригия шәһәре» дигән рамканы карагыз.