Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 нчы җыр

«Менә мин! Җибәр мине»

«Менә мин! Җибәр мине»

(Ишагыйя 6:8)

1. Алланың саф исеменә

Кешеләр тап төшерәләр.

Көчсез ул, рәхимсез диләр.

«Алла юк!» — дип кычкыралар.

Алла исемен кем яклар?

Әйтер барсына, кем мактар?

«Аллаһым! Син җибәр мине.

Җырлап мактармын мин сине.

(КУШЫМТА)

Минем өчен зуррак хөрмәт юк,

Менә мин! Җибәр мине».

2. Курыкмый Алладан алар,

«Озаклый»,— дип гаеплиләр.

Табыналар күпләр потка,

Кайсарны да «илаһ» диләр.

Явызларны кем кисәтер

Алла сугышы турында?

«Аллаһым! Син җибәр мине.

Курыкмыйча кисәтермен.

(КУШЫМТА)

Минем өчен зуррак хөрмәт юк,

Менә мин! Җибәр мине».

3. Бүген юашлар көрсенә

Чөнки явызлык үрчегән.

Тынлык биргән хакыйкатьне

Алар эзли чын күңелдән.

Кем юашларны юатыр,

Тәкъва булырга булышыр?

«Аллаһым! Син җибәр мине.

Юашларны өйрәтермен.

(КУШЫМТА)

Минем өчен зуррак хөрмәт юк,

Менә мин! Җибәр мине».

(Мәд. 9:25; Йәз. 9:4 не дә кара.)