Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 нче җыр

Һәр нәрсә яңартыла

Һәр нәрсә яңартыла

(Ачылыш 21:1—5)

1. Йәһвә үз Улын утырткан тәхеткә

Заман билгесеннән бу күренә.

Мәсих күктәге сугышта җиңгән,

Аллаһы нияте булыр җирдә.

(КУШЫМТА)

Шатланыгыз! Алла тиздән

Халкы белән яшәячәк.

Йәһвә Алла үзе вәгъдә бирде.

Кайгы, үлем юкка чыгачак,

Һәммәсен яңадан ясаячак.

Бу сүзләр дөрес һәм хак.

2. Яңа Иерусалимны күрсеннәр,

Бәрән кәләше нурланып тора.

Кыйммәтле ташлар белән бизәнгән,

Бер Йәһвә генә яктылык аңа.

(КУШЫМТА)

Шатланыгыз! Алла тиздән

Халкы белән яшәячәк.

Йәһвә Алла үзе вәгъдә бирде.

Кайгы, үлем юкка чыгачак,

Һәммәсен яңадан ясаячак.

Бу сүзләр дөрес һәм хак.

3. Шәһәрнең гаделлеге шатлык бирер,

Капкалары көн-төн ачык булыр.

Халыклар яктылыгында йөрер;

Аның яктылыгын чагылдырыр.

(КУШЫМТА)

Шатланыгыз! Алла тиздән

Халкы белән яшәячәк.

Йәһвә Алла үзе вәгъдә бирде.

Кайгы, үлем юкка чыгачак,

Һәммәсен яңадан ясаячак.

Бу сүзләр дөрес һәм хак.