Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 нче җыр

Мәсихче багышлану

Мәсихче багышлану

(Еврейләргә 10:7, 9)

1. Йәһвә Аллаһы яраткан

Шундый зур галәмне.

Аның куллары яраткан

Җир һәм күк аныкы.

Яшәү сулышы биреп ул

Күрсәтте барсына:

Мактауга, гыйбадәт кылуга

Лаеклы тик ул гына.

2. «Синең ихтыярыңны мин

Үтәр өчен килдем»,—

Тантаналы дога кылып,

Гайсә Аңа әйтте.

Суга чумдырылу үтеп,

Үрдүннән ул чыкты,

Аллаһының майланган Улы,

Тыңлаучан хезмәт итте.

3. Ярату, тыйнаклык белән

Алдыңа киләбез.

Без сиңа багышланабыз,

Йәһвә Аллаһыбыз.

Шундый бөек исемеңне

Данларга дип, Йәһвә,

Дөньядан баш тартып, тормышны

Багышлыйбыз без сиңа.