16 нчы җыр
Аллаһы Патшалыгына качыгыз!
1. Юашлар, Йәһвәне бүген эзләгез;
Шулвакыт хак юлны сез табарсыз.
Алланың булачак ачу көнендә
Сез, бәлки, исән калырсыз.
(КУШЫМТА)
Чын өмет — Аллаһы Патшалыгы,
Идарәсен нык якла.
Аллаһы фатихасын табарсың син,
Тугрылыгыңны сакла.
2. Хакыйкатькә сусаганнар, килегез,
Качарсыз дөньяның басымыннан.
Мәсих Патшалыгына буйсыныгыз,
Борчылмассыз кайгылардан.
(КУШЫМТА)
Чын өмет — Аллаһы Патшалыгы,
Идарәсен нык якла.
Аллаһы фатихасын табарсың син,
Тугрылыгыңны сакла.
3. Шатлык белән башларны күтәрегез;
Патшалык идарәсен күрегез!
Тик Йәһвәдән генә куркып яшәгез,
Кабул итеп яктылыгын!
(КУШЫМТА)
Чын өмет — Аллаһы Патшалыгы,
Идарәсен нык якла.
Аллаһы фатихасын табарсың син,
Тугрылыгыңны сакла.
(Мәд. 58:17; Гыйб. сүз. 18:10; 1 Көр. 16:13 не дә кара.)