Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 нче җыр

Аллаһының тугры мәхәббәте

Аллаһының тугры мәхәббәте

(Ишагыйя 55:1—3)

1. Аллаһы — мәхәббәт!

Бу сүзләр яңгырый күктән.

Җибәргән җиргә Улын,

Булган ул безгә йолым.

Шуңа тәкъва булабыз,

Мәңге яши алабыз.

(КУШЫМТА)

Тормыш бирүче суны,

Сусаганнар, эчегез.

Аллаһының шәфкатен

Килеп күрегез.

2. Аллаһы — мәхәббәт!

Эшләре моңа шаһит.

Яратуын күрсәткән

Мәсихне Патша итеп.

Үз вәгъдәсендә торган:

Күктә Патшалык туган.

(КУШЫМТА)

Тормыш бирүче суны,

Сусаганнар, эчегез.

Аллаһының шәфкатен

Килеп күрегез.

3. Мәхәббәт көч бирә,

Ул безне дәртләндерә

Юашка ярдәм итеп,

Гаделлекне эзләргә.

Барсына да вәгазьлик

Өмет, шатлык җиткерик!

(КУШЫМТА)

Тормыш бирүче суны,

Сусаганнар, эчегез.

Аллаһының шәфкатен

Килеп күрегез.

(Мәд. 32:5; 56:11; Эфес. 1:7 не дә кара.)