Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 нчы җыр

Аллаһы вәгъдә иткән оҗмах

Аллаһы вәгъдә иткән оҗмах

(Лүк 23:43)

1. Аллаһыбыз Оҗмах вәгъдә иткән.

Мәсих гөнаһны юк итәр.

Үлем, кайгы, ачы тавышлар,

Күз яшьләре үтеп китәр.

(КУШЫМТА)

Аллаһының ихтыярын

Мәсих тиздән үтәячәк.

Иман аша без күрәбез,

Җир оҗмахка әйләнәчәк.

2. Аллаһының нияте белән

Үлгәннәрне терелтәчәк.

Шулай ул: «Оҗмахта булырсың»,—

Дигән сүзен үтәячәк.

(КУШЫМТА)

Аллаһының ихтыярын

Мәсих тиздән үтәячәк.

Иман аша без күрәбез,

Җир оҗмахка әйләнәчәк.

3. Әйе, Раббы оҗмах вәгъдә иткән.

Хәзер ул безнең Патшабыз.

Яратучы Атаны һәр көн

Чын күңелдән сез мактагыз.

(КУШЫМТА)

Аллаһының ихтыярын

Мәсих тиздән үтәячәк.

Иман аша без күрәбез,

Җир оҗмахка әйләнәчәк.

(Мат. 5:5; 6:10; Яхъя 5:28, 29 ны да кара.)