Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

21 нче җыр

Шәфкатьлеләр бәхетле!

Шәфкатьлеләр бәхетле!

(Маттай 5:7)

1. Йәһвә шәфкатьлек ярата!

Шәфкатьле кеше бәхетле.

Алар әйтә: «Йәһвә Алла —

Шәфкать, мәрхәмәттә көчле».

Безне йолып алыр өчен,

Гайсә аша бирде барсын.

Көчсез без — Ул моны белә,

Шуңа мәрхәмәт күрсәтә.

2. Алла мәрхәмәте белән

Кичерелгән гөнаһлары.

Гайсә — Аллаһы янында,

Ул Арадашчы, Яклаучы.

Бу мәрхәмәт белән алар

Җирдә вәгазьләп бүлешә:

«Шатлыклы булыгыз, әйдә!

Патшалык идарә итә!»

3. Юаш ярату күрәчәк,

Йәһвә шәфкатен беләчәк.

Йәһвә гадел хөкем итәр,

Чөнки алар шәфкатьлеләр.

Шәфкатьле булыйк, тырышыйк

Һәм бу сыйфатны үстерик.

Йәһвә һәм Мәсих юлында

Әйдәгез, шәфкатьле булыйк!