Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 нче җыр

«Ходай — минем Көтүчем»

«Ходай — минем Көтүчем»

(22 нче Мәдхия)

1. Йәһвә Аллаһы — Көтүчем,

Нигә калтырап куркыйм?

Ул үз сарыкларын кайгырта

Берсен дә Ул онытмый.

Тыныч суга алып бара,

Һәм җаным тынычлана.

Җитәкли исеме хакына,

Хак юлдан алып бара.

Җитәкли исеме хакына,

Хак юлдан алып бара.

2. Янаса да миңа үлем

Һичбер зыян күрмәдем.

Бөек Көтүчем мине яклый,

Ул борчулардан саклый.

Син май сөртәсең — хәл керә.

Һәрвакыт тулы касәм.

Мәрхәмәтеңдә гел булырмын,

Синең йортыңда яшәп.

Мәрхәмәтеңдә гел булырмын,

Синең йортыңда яшәп.

3. Минем Көтүчем акыллы.

Данлап, шатланып җырлыйм!

Аның турында юашларга

Яхшы хәбәрне сөйлим.

Сүзен мин тугры тотармын,

Игътибарлы булырмын.

Хезмәтемне — асылташымны

Шатлык белән үтәрмен.

Хезмәтемне — асылташымны

Шатлык белән үтәрмен.

(Мәд. 27:9; 79:2 не дә кара.)