23 нче җыр
Минем көчем — Йәһвә
1. Шәфкатьле Йәһвәбез, куәтебез.
Коткару һәм шатлык без табабыз.
Кешеләр тыңлыймы-тыңламыймы —
Яхшы хәбәреңне таратабыз.
(КУШЫМТА)
Йәһвәбез кыя, көч-куәтебез,
Синең исемне таратабыз.
Йәһвәбез шәфкатьле, Ул куәтле
Ышык урыныбыз, Манарабыз.
2. Дөреслекне хәзер без күрәбез.
Яктылыкта шатлык без табабыз.
Сүзеңне өйрәндек һәм сайладык:
Патшалык ягына без басабыз.
(КУШЫМТА)
Йәһвәбез кыя, көч-куәтебез,
Синең исемне таратабыз.
Йәһвәбез шәфкатьле, Ул куәтле
Ышык урыныбыз, Манарабыз.
3. Үтәлә, йә Хода, ихтыярың.
Без сиңа ышанып нык торабыз.
Шайтан куркытса да, син — Булышчы.
Патшалыкка тугры, нык калабыз.
(КУШЫМТА)
Йәһвәбез кыя, көч-куәтебез,
Синең исемне таратабыз.
Йәһвәбез шәфкатьле, Ул куәтле
Ышык урыныбыз, Манарабыз.
(2 Пат. 22:3; Мәд. 17:3; Ишаг. 43:12 не дә кара.)