Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 нче җыр

Бүләкне истә тот!

Бүләкне истә тот!

(2 Көринтлеләргә 4:18)

1. Сукырның күзе ачылыр,

Саңгырау ишетә башлар.

Чүлләр чәчәк белән тулыр,

Коры җирдә чишмә агар.

Аксаклар сикерә башлар,

Туганнар бергәләп яшәр.

Көт — бу көн тиздән киләчәк,

Бүләкне истә тот кына.

2. Карт яңадан яшь булачак,

Һәм телсезләр сөйләшәчәк.

Уңышны җир мул бирәчәк,

Бәхет мәңгегә булачак.

Бала җырлар бар җирләрдә,

Шатлык, тынычлык бар җирдә.

Терелгән чыгар каршыңа,

Бүләкне истә тот кына.

3. Бүре белән сарык ашый,

Бозау, аю тыныч яши.

Сабый аларны җитәкли,

Аның тавышын бар тыңлый.

Күз яше үткәндә калды,

Курку, авырту юк булды.

Күрерсең Алла эшләрен,

Бүләкне истә тот кына.