Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 нчы җыр

«Аллаһы белән йөр»!

«Аллаһы белән йөр»!

(Михей 6:8)

1. Аллаһы белән йөргәндә

Хак булганны ярат.

Аның белән сафлыгыңны,

Тормышыңны яңарт.

Кеше сине алдый алмас

Хак сүзне син сакла.

Сабыйны кебек җитәкләп,

Йөртсен сине Алла.

2. Аллаһы белән йөреп син

Сафлыгыңны сакла.

Мәсихче булырга тырыш,

Гөнаһка син батма.

Син мактауга лаек эшләр

Турында гел уйлан.

Сабырлык белән тугры йөр,

Ходайга өметлән.

3. Чын канәгатьлек, диндарлык

Шулай син алырсың.

Алар сиңа файда бирер:

Хак юлда калырсың.

Аллаһы белән йөреп без,

Әйдә, аны мактыйк.

Аның Патшалык эшләре

Китерәчәк шатлык.