27 нче җыр
Йәһвә ягына бас
1. Ялган диннең касәсеннән эчтек:
Кайгылы күңелләр, юк өметләр.
Әмма Яхшы хәбәрне ишеттек:
Шатландылар йөрәкләр, йөрәкләр.
(КУШЫМТА)
Йәһвә ягына бас —
Шатлыгың Йәһвә!
Азатлык, тынычлык
Хәбәрен сөйлә.
Йөр яктылыгында —
Сине ташламый.
Аның хакимлеге
Үсә мәңгегә.
2. Хакыйкать орлыкларын чәчәбез,
Хезмәттә йөреп без шатланабыз.
Игелеге турында сөйлибез
Һәм исемен данлыйбыз, данлыйбыз.
(КУШЫМТА)
Йәһвә ягына бас —
Шатлыгың Йәһвә!
Азатлык, тынычлык
Хәбәрен сөйлә.
Йөр яктылыгында —
Сине ташламый.
Аның хакимлеге
Үсә мәңгегә.
3. Җиңәрбез Йәһвәгә өметләнеп,
Иблис эшләреннән курыкмыйбыз.
Дошманнар күбрәк булса да бүген
Йәһвә — көч, куәтебез, көчебез.
(КУШЫМТА)
Йәһвә ягына бас —
Шатлыгың Йәһвә!
Азатлык, тынычлык
Хәбәрен сөйлә.
Йөр яктылыгында —
Сине ташламый.
Аның хакимлеге
Үсә мәңгегә.
(Мәд. 93:14; Гыйб. сүз. 3:5, 6; Евр. 13:5 не дә кара.)