37 нче җыр
Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе
1. Караңгыда җитәкли
Алла Сүзе — яктылык.
Хакыйкать азат итәр,
Әгәр аны тугры тотсак.
2. Аллаһы иңдергән Сүз
Ярдәм итә, төзәтә.
Аллаһы таләпләре
Үгетли безне, өйрәтә.
3. Күктән иңгән Язманы
Уку акыллы итә.
Аллаһы яратуы
Бүләк итеп тормыш бирә.
(Мәд. 118:105; Гыйб. сүз. 4:13 не дә кара.)