Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 нче җыр

Рәхмәт сиңа, Йәһвә

Рәхмәт сиңа, Йәһвә

(1 Тессалуникәлеләргә 5:18)

1. Рәхмәт, Йәһвә Аллам, көндез дә, төнлә,

Яктылык биргәнгә игелектә.

Рәхмәт, Йәһвә Аллам, дога биргәнсең,

Ярдәм сорау мөмкин булсын өчен.

2. Рәхмәт, Йәһвә Аллам, бирдең Гайсәне.

Һәм Улың чыкты җиңеп үлемне.

Өйрәтәсең әмереңне үтәргә.

Шулай синең вәгъдәләр үтәлә.

3. Рәхмәт, Йәһвә Аллам, вәгазьләү аша

Бөтен җирдә исемең данлана.

Сиңа рәхмәтләр, кайгы юкка китә,

Патшалыкта фатихалар көтә.