Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

34 нче җыр

Шаһитләр исеме буенча яшибез

Шаһитләр исеме буенча яшибез

(Ишагыйя 43:10 —12)

1. Кодрәт иясе Йәһвәне данлагыз!

Яратуда, куәтендә камил.

Бүген идарә итәсең, Аллабыз,

Синдә дөреслек һәм чиксез акыл.

Сиңа хезмәт итеп шатлык табабыз,

Хакыйкатеңне игълан итәбез.

(КУШЫМТА)

Шаһитләрең булу — зур хөрмәт безгә.

Лаек булып яшик бу исемгә.

2. Изге хезмәттә бергәләп катнашып

Мәхәббәттә берләшә кардәшләр.

Сине данлыйбыз хакыйкатьне сөйләп.

Чын шатлык белән тула йөрәкләр.

Синең исемеңне данларга, Йәһвә,

Бик зур хөрмәт күрсәттең син безгә.

(КУШЫМТА)

Шаһитләрең булу — зур хөрмәт безгә.

Лаек булып яшик бу исемгә.