11 нче җыр
Йәһвә йөрәген сөендерик
1. Аллаһыбыз, вәгъдә бирдек,
Ихтыярыңны үтәрбез.
Үз өлешебезне кертеп,
Йөрәгеңне шат итәрбез.
2. Тугры хезмәтчең бар җирдә
Синең хакта игълан итә.
Рухи ризыгың көч бирә
Ихтыярыңны үтәргә.
3. Туры юл белән барырга
Көчеңне бирче син безгә.
Мактап җимеш китерергә,
Йөрәгеңне шат итәргә.
(Мат. 24:45—47; Лүк 11:13; 22:42 не дә кара.)