38 нче җыр
Йөгеңне Йәһвәгә тапшыр
1. Ярдәм ит сине табарга, Ходаем, син ишетче.
Батыр булырга булышчы, догама җавап бирче.
(КУШЫМТА)
Йәһвә таяныч бирәчәк,
Йөгеңне аңа тапшыр.
Сиңа һич тә какшамыйча,
Нык калырга булышыр.
2. Күгәрчен канаты булса, качар идем дошманнан,
Зыян әзерләүчеләрдән якла мине, йә Ходам.
(КУШЫМТА)
Йәһвә таяныч бирәчәк,
Йөгеңне аңа тапшыр.
Сиңа һич тә какшамыйча,
Нык калырга булышыр.
3. Кешеләр каршы килгәндә, Йәһвәне чакырырмын.
Юашларга яклау бирә, тынычлык, көч табармын.
(КУШЫМТА)
Йәһвә таяныч бирәчәк,
Йөгеңне аңа тапшыр.
Сиңа һич тә какшамыйча,
Нык калырга булышыр.
(Мәд. 21:6; 30:2—25 не дә кара.)