39 нчы җыр
Тату-тыныч яшибез
1. Бердәмлек Аллаһысын —
Йәһвәне данла.
Сугышны юк итәчәк,
Татулык булыр.
Гайсә — назлы, шәфкатьле,
Хак, гадел Патша.
Һәм ул сугышта җиңгәч,
Тынычлык килер.
2. Явыз, ачулы сүзләр
Һич ишетелмәс.
Ясарбыз эш коралы
Сөңге, кылычтан.
Тынычлык булсын дисәк,
Кичерү кирәк.
Без — Гайсә сарыклары,
Саклыйк тынычлык.
3. Тәкъвалык җимешләрен
Китерик, әйдә.
Эчкерсез дога кылып,
Акыл алабыз.
Тынычлык китергәнче
Патшалык җиргә,
Без, тынычлыкны саклап,
Үрнәк булабыз.
(Мәд. 45:10; Ишаг. 2:4; Ягък. 3:17, 18 не дә кара.)