Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 нче җыр

Яхшы хәбәрне игълан ит

Яхшы хәбәрне игълан ит

(Ачылыш 14:6, 7)

1. Хакыйкать яшерен иде озак вакыт.

Нәсел турында хакыйкать хәзер ачык.

Йәһвәбез мәрхәмәтле һәм яратучан,

Гөнаһлыны аңлый. Үз ниятен ачкан:

Улы идарә итә Патшалыгында

Аллаһыбыз Йәһвә билгеләгән вакытта.

Йәһвә Улына Кәләш итеп сайланган

Бу күктәге кечкенә көтү данланган.

2. Күптәннән билгеле булган Яхшы хәбәр.

Безнең белән катнашалар фәрештәләр.

Булышып, Яхшы хәбәр игълан итәләр,

Йәһвә ихтыяры: хәбәрне белсеннәр.

Хөрмәт күрсәтелгән, йөкләмә бирелгән:

Алла исемен изгеләндерү һәм данлау.

Безгә зур хөрмәт — аның исемен йөртү,

Һәм мәңгелек Яхшы хәбәрне вәгазьләү.