Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

48 нче җыр

Һәр көн Аллаһы белән йөрибез

Һәр көн Аллаһы белән йөрибез

(Михей 6:8)

1. Кулга кул тотынып йөртә,

Һәр көн безне кодрәтле Ата.

Эзләүчеләргә юл ача,

Моңа лаек булмасалар да.

Без абынмый йөри алсын

Өчен, барысын бирә.

Аның янында торабыз:

Багышландык без Йәһвәгә.

2. Дөнья хөкем ителгәндә,

Һәм ахыры якынлашканда,

Каршы килүләр очырый.

Бу безне һич куркыта алмый.

Йәһвә Алла безне яклый.

Китмик беркайчан читкә,

Аллаһыга якын булыйк,

Мәңгегә хезмәт итәргә.

3. Йәһвә безгә үз ярдәмен

Изге рухы, Сүз аша бирә.

Җыелыш — чыганак безгә

Йәһвә белән йөргәндә бергә.

Дога ишетеп булыша:

Дөреслекне эшләргә.

Игелекле булып һәр көн

Алдында тыйнак йөрергә.