Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

49 нчы җыр

Йәһвә — безнең сыену урыны

Йәһвә — безнең сыену урыны

(90 нчы Мәдхия)

1. Йәһвәбез — ышанычлы

Сыендыручыбыз.

Канатлары астында

Яклау без табабыз.

Йәһвә үзе яклаячак,

Түземлек белән көтәбез.

Сыену урыныбыз —

Йәһвә Алла — ныгытмабыз.

2. Абынып егылса да

Меңләгән алдыңда.

Иминлектә яшәрсең

Тугрылар янында.

Куркудан калтырамассың

Зур бәлаләр янаса да.

Һәрвакыт нык торырсың,

Алла канаты астында.

3. Беркайчан шикләнмәссең,

Курку, борчу килмәс,

Чөнки Аллаһы яклый.

Елан зыян итмәс,

Юлбарыс та курку салмас,

Еланнан да Йәһвә саклар.

Ул — Сыендыручыбыз,

Юлыбызда безне яклар.