Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

41 нче җыр

Яшьлегеңдә Йәһвәгә хезмәт ит

Яшьлегеңдә Йәһвәгә хезмәт ит

(Вәгазьче 12:1, 2)

1. Йәһвәгә кадерле кыз, егетләр.

Ул сезне, яшьләрне, нык ярата.

Сезгә ул күрсәтә мәхәббәтен,

Әти-әни, дуслар, безнең аша.

2. Сез әти-әнине хөрмәтләгез,

Талашу булмасын — көч куегыз.

Хупласа Аллаһы һәм кешеләр,

Бәхетле булачак яшьлегегез.

3. Йәһвәне истә тот яшьлегеңдә

Хакыйкатьне ярат, куй тырышлык.

Үзеңне багышлап, китерерсең

Йәһвәнең йөрәгенә зур шатлык.