Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

54 нче җыр

Без иман итәргә тиеш

Без иман итәргә тиеш

(Еврейләргә 10:38, 39)

1. Күп сөйләгән Йәһвә кешеләргә

Үз пәйгамбәрләре аша.

«Бар кешеләр тәүбә итсеннәр»,— дип

Улы аша эндәшә.

(КУШЫМТА)

Безнең иманыбыз ныкмы?

Исән калу өчен кирәк.

Эшләр моны күрсәтәме?

Җанны саклар өчен иман кирәк.

2. Гайсә Мәсих әмерен үтибез,

Хакыйкатьне яшермибез.

Саклыйк сөйләү иреген, көч куйыйк,

Яхшы хәбәр таратыйк.

(КУШЫМТА)

Безнең иманыбыз ныкмы?

Исән калу өчен кирәк.

Эшләр моны күрсәтәме?

Җанны саклар өчен иман кирәк.

3. Ышанычлы якорь кебек иман:

Куркып чигенмәбез артка.

Каршы күтәрелсә дә дошманнар,

Котылу якынлаша.

(КУШЫМТА)

Безнең иманыбыз ныкмы?

Исән калу өчен кирәк.

Эшләр моны күрсәтәме?

Җанны саклар өчен иман кирәк.