Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советның хаты

Җитәкче советның хаты

Кадерле Патшалык вәгазьчесе!

Күз алдыңа китер: син рәсүлләр белән бергә Зәйтүн тавында басып торасың. Шунда сезнең алдыгызда Гайсә пәйда була. Ул: «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дип әйтә һәм, бу сүзләрне әйткәннән соң, күккә күтәрелә башлый (Рәс. 1:8). Шундый йөкләмә алгач, син нәрсә хис итәр идең?

Бәлки, син: «Без бит күп түгел. Ничек без җир читенә кадәр вәгазьли алырбыз? Шуның өстенә Гайсә: „Кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр“,— дигән иде. Безне эзәрлекләүләр көтә икән, ничек соң без төпле шаһитлек бирә алырбыз?» — дип шикләнер идең (Яхъя 15:20, 21).

Бүген безнең дә моңа охшаш сорауларыбыз туарга мөмкин, чөнки Гайсәнең беренче гасырда әйткән сүзләре безгә дә кагыла: без дә «җир читенә кадәр» «бөтен халык кешеләренә» вәгазьләргә тиеш һәм без дә эзәрлекләүләргә очрыйбыз (Мат. 28:19, 20).

Изге Язмалардагы «Рәсүлләр кылган эшләр» дигән китап беренче мәсихчеләрнең ничек хезмәт иткәннәре һәм Йәһвәнең аларга ничек булышканы турында сөйли. Рәсүлләр китабында сурәтләнгән вакыйгаларны яхшырак аңларга һәм беренче мәсихчеләрнең хисләрен күз алдына китерергә булышыр өчен, «Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез» дигән шушы китап чыгарылды да. Аны өйрәнеп, син безнең хезмәтебез беренче гасырдагы мәсихчеләрнең хезмәтенә бик охшаш булуын күрерсең, шулай ук безнең оешмабыз беренче гасырдагы җыелыш үрнәге буенча оештырылганына инанырсың. Андый җентекле өйрәнү сиңа Йәһвәнең үз оешмасының җирдәге өлеше белән әле дә җитәкчелек итүен күрергә ярдәм итәр.

Йәһвә төпле шаһитлек бирү эшендә сиңа үзенең изге рухы белән ярдәм итеп торачак. Бу китапны уку сине моңа ышандырсын һәм кеше тормышын коткара торган бу эштә ашкынып катнашырга дәртләндерсен дип дога кылабыз (Рәс. 28:23; 1 Тим. 4:16).

Синең кардәшләрең,

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы