Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен бу китап игътибарга лаек?

Ни өчен бу китап игътибарга лаек?

Изге Язмалар Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китапларыннан тора. Ул дөньяда иң киң таралган китап. Сезнең аны укыганыгыз бармы? Төрле милләт кешеләре бу китапны укып юаныч, өмет һәм көндәлек тормыш өчен файдалы киңәшләр табалар. Шулай да күп кешеләр бу китап турында әз белә. Дини кешеме сез, яки юкмы — һәрхәлдә, сезнең дә бу китап белән танышасыгыз киләдер. Бу яктан сезгә шушы брошюра булышачак.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ачып укый башлаганчы, башта бу китапның эчтәлеге белән танышу яхшы булыр. Ул 66 кечкенә китаптан, яки өлештән, тора. Беренче китабы — Яратылыш, ә соңгысы — Ачылыш дип атала.

Изге Язмаларның авторы кем? Бу бик кызык сорау, чөнки аны якынча 1 600 ел дәвамында 40 ка якын кеше язса да, алар үзләрен бу китапның авторы дип атамаган. Аларның берсе: «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган»,— дип язган (2 Тимутегә 3:16). Ә икенчесе: «Йәһвәнең рухы минем аша сөйләде, һәм аның сүзе телемдә иде»,— дигән (2 Патшалык 23:2). Шулай итеп бу кешеләр Изге Язмаларның авторы — Аллаһы Тәгалә, Йәһвә икәнен таныган. Алар Аллаһы кешеләрнең үзе турында белүен тели дип язганнар.

Әмма Изге Язмаларны аңлар өчен, тагын бер мөһим якны — аның төп темасын белергә кирәк. Аллаһының кешелек белән идарә итәргә хакы акланачак һәм ул моны үзенең күктәге Патшалыгы ярдәмендә башкарачак — шул Изге Язмаларның төп темасы. Бу брошюрадан сез бу теманың Яратылыштан алып Ачылышка кадәр ничек ачыкланганын күрерсез.

Ә хәзер, әйдәгез, бөтен дөньяда киң танылган китапның шул төп темасы белән танышыйк.

^ 9 абз. Бу брошюрада «б. э.» дигән кыскартма «безнең эраның», ә «б. э. к.» дигән кыскартма «безнең эрага кадәр» дигәнне аңлата. Алар битләрнең астындагы вакыт барышын күрсәтүче сызыкта кулланыла.