Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 НЧЫ БҮЛЕК

Исраиллеләр үзләренә патша сорый

Исраиллеләр үзләренә патша сорый

Исраилнең беренче патшасы Шаул Йәһвәгә тыңлаучан булмый. Аны Давыт алмаштыра. Йәһвә Давыт белән мәңгелек патшалык турында килешү төзи

ШИМШОННАН соң Исраилдә хаким һәм пәйгамбәр булып Шамуил хезмәт итә. Исраиллеләр аңа башка халыклар кебек буласыбыз килә, шуңа күрә безнең өстән патша куй диләр. Аларның бу сүзләре Йәһвәне рәнҗетсә дә, ул Шамуилга халык үтенечен үтәргә куша. Аллаһы патша итеп Шаул исемле бер юаш кешене сайлый. Әмма вакыт узу белән Шаул патша тәкәббер булып китә һәм Аллаһыны тыңламый башлый. Йәһвә аны кире кага һәм Шамуилга башка кешене, яшь Давытны, патша итеп билгеләргә куша. Ләкин Давыт патша булып идарә итә башлаганчы, күп еллар уза.

Әле яшүсмер чагында Давыт Шаул армиясендә хезмәт иткән абыйлары янына бара. Дошман ягыннан берәү, Голиаф исемле әзмәвер, Исраил һәм Аллаһы турында мыскыллаучы сүзләр әйтә. Бөтен армия аңардан куркып тора. Давытның бу әзмәвергә ачуы чыга, һәм ул аның сугышырга тәкъдимен кабул итә. Ул үзе белән таш ата торган корал һәм берничә таш алып, бу әзмәвергә каршы чыга. Якынча өч метр биеклектәге Голиаф аңардан көлә башлый, әмма Давыт үзенең Йәһвә Аллаһы исеме белән сугышуын, шуңа күрә бу әзмәвергә караганда яхшырак коралланганын әйтә! Нибары бер таш ярдәмендә Давыт Голиафны үтерә. Шуннан соң ул бу әзмәвернең кылычын алып аның башын чабып өзә. Филистиләр армиясе куркып кача башлый.

Давытның батырлыгы Шаулга башта бик нык тәэсир итә, һәм ул бу яшь кешене үз армиясенең җитәкчесе итеп куя. Әмма ул Давытның уңышларыннан көнләшә. Давыт үз гомерен саклар өчен, качарга мәҗбүр була һәм еллар буе качкын булып яши. Шаул Давытны үтерергә тырышса да, Давыт аңа тугры булып кала, чөнки аны патша итеп Йәһвә билгеләгән икәнен аңлый. Ахыр чиктә, Шаул сугышта һәлак була. Ә Давыт, Йәһвә вәгъдәсе буенча, тиздән патша булып идарә итә башлый.

«Мин, һичшиксез, аның патшалыгының тәхетен гасырларга урнаштырачакмын» (2 Патшалык 7:13).

Давыт Йәһвәгә гыйбадәтханә төзергә тели. Әмма Аллаһы аңа бу эшне аның улы Сөләйман башкарачак ди. Йәһвә Давыт белән гаҗәеп килешү төзи: аның нәселендә бер-берсен алмаштырып баручы патшалар булачак ди. Шушы патшалар нәселеннән Гадәндә вәгъдә ителгән Коткаручы, Нәсел, киләчәк. Бу Аллаһы билгеләгән Мәсих («Майланган Зат») булачак. Ул, Йәһвә вәгъдә иткәнчә, мәңгелек хөкүмәт, яки Патшалык, белән Идарә итүче булачак.

Давыт Аллаһыга барысы өчен рәхмәтле була һәм гыйбадәтханә төзер өчен, күп итеп төзелеш материаллары, алтын һәм көмеш җыя. Ул шулай ук Аллаһы иңдергән күп санлы мәдхияләр яза. «Йәһвәнең рухы минем аша сөйләде, һәм аның сүзе телемдә иде»,— дип әйтә Давыт үз гомеренең азагында (2 Патшалык 23:2).

1, 2 Патшалык; 1 Елъязма китаплары; Ишагыйя 9:7; Маттай 21:9; Лүк 1:32; Яхъя 7:42 гә нигезләнгән.