Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 НЧЕ БҮЛЕК

Иман, тәртип һәм мәхәббәт турында киңәшләр

Иман, тәртип һәм мәхәббәт турында киңәшләр

Ягъкуб, Петер, Яхъя һәм Яһүд үз имандашларын дәртләндереп хатлар яза

ЯГЪКУБ һәм Яһүд — Гайсәнең бер анадан туган энеләре, ә Петер белән Яхъя — аның рәсүлләре. Алар Инҗилнең 7 хатын язган. Һәр хат үз язучысының исемен йөртә. Бу хатларда мәсихчеләргә Аллаһы иңдергән киңәшләр бар, һәм алар Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугры калырга булыша.

Иманыңны эшләр белән күрсәт. «Мин Аллаһыга иман итәм»,— дип әйтү генә әз. Чын иманны эшләр белән күрсәтергә кирәк. «Кылган гамәлдән башка иман... үле»,— дип язган Ягъкуб (Ягъкуб 2:26). Сынаулар вакытында иман буенча эш итү сабырлык тудыра. Андый вакытларда бирешмәс өчен, мәсихчегә Аллаһыдан, аның бирәчәгенә бер дә шикләнмичә, акыллылык сорарга кирәк. Сабыр булып, Аллаһы хуплавын алабыз (Ягъкуб 1:2—6, 12). Мәсихче үз иманына тугры калып, сафлык сакласа, Йәһвә аңа якын торачак. «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дип язган Ягъкуб (Ягъкуб 4:8).

Мәсихченең иманы, вәсвәсәләргә һәм әхлаксыз тәэсиргә бирешмәс өчен, нык булырга тиеш. Яһүд әхлаксызлык хөкем сөргән дөньяның мәсихчеләр өчен куркыныч булуын күреп, аларны «иман өчен тырышып» көрәшергә өндәгән (Яһүд 3).

Тәртибең саф булсын. Йәһвә үз хезмәтчеләре изге, ягъни бар яклардан саф булыр дип өметләнә. «Бар гамәлләрегездә изге булыгыз. Изге язмада: „Изге булыгыз, чөнки Мин [Йәһвә] изге“,— дип язылган бит»,— дип әйтелә 1 Петер 1:15, 16 да. Мәсихчеләр Гайсә Мәсихтән үрнәк алырга тиеш. «Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте»,— дип әйткән Петер (1 Петер 2:21). Мәсихчеләргә Аллаһы нормаларын тотып яшәгәнгә, газап чигәргә туры килсә дә, аларның «вөҗданнары саф» (1 Петер 3:16, 17). Петер мәсихчеләрне Йәһвәнең хөкем көнен һәм «гаделлек хакимлек итә» торган яңа дөньяны көтәргә һәм шул вакытта Аллаһыга бирелгән булырга һәм тәртипләрендә изге булырга өнди (2 Петер 3:11—13).

«Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер» (Ягъкуб 4:8).

Йәһвәне һәм башкаларны ярат. «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип язган Яхъя. Ул шулай ук Аллаһы үз бөек мәхәббәтен күрсәтеп, Гайсәне «безнең гөнаһларыбыз» өчен «корбан рәвешендә» җибәргән дип басым ясый. Мәсихчеләр моңа нәрсә белән кайтара ала? «Сөеклеләрем, Аллаһы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез»,— ди Яхъя (1 Яхъя 4:8—11). Моның өчен бер мөмкинлек — кунакчыл булу.

Ә Аллаһыга үз яратуларын алар ничек күрсәтә ала? «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел»,— дип яза Яхъя (1 Яхъя 5:3; 2 Яхъя 6). Аллаһыга тыңлаучан булган кешеләр бер дә шикләнмәскә тиеш: Аллаһы аларга «мәңгелек тормыш бирәчәк» һәм аларны мәңге яратачак (Яһүд 21).

Инҗилдәге Ягъкуб; 1 Петер; 2 Петер; 1 Яхъя; 2 Яхъя; 3 Яхъя; Яһүд китапларына нигезләнгән.