Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез нәрсәгә ышанасыз?

Сез нәрсәгә ышанасыз?

Тәүраттагы хәбәргә ышанган кайбер кешеләр Җир шары һәм андагы бар нәрсә берничә мең ел элек алты тәүлек эчендә яратылган булган дип әйтә. Атеистларның кайберләре сезне Аллаһы юк һәм Изге Язмалар, ягъни Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китаплары — бу мифлар җыентыгы гына дип ышандырырга тели. Алар, шулай ук, Җирдәге тормыш — бу үзеннән-үзе барган, очраклы вакыйгалар нәтиҗәсе дип өйрәтә.

Кешеләрнең күпчелеге башкарак карашта тора, һәм сез бу брошюраны укыганга, сез дә андый кешеләрнең берсе дип әйтеп була. Бәлкем, сез Аллаһыга да ышанасыз, Изге Язмаларны да хөрмәт итәсездер. Кайбер югары белемле һәм абруйлы галимнәр Җирдәге тормышның барлыкка китерелгәненә ышанмый. Бәлки, сез бу галимнәрнең дә карашын хөрмәт итәсездер. Ә, бәлкем, балам эволюция һәм барлыкка китерү турында сораса, мин аңа ничек җавап бирермен дип борчыласыздыр.

Бу брошюраның максаты нинди?

Кайбер кешеләр барлыкка китерү турындагы хәбәрне үзенчә аңлый, ә кайберәүләр Аллаһының барлыгына ышанмый. Бу басма андый кешеләрне көлкегә калдыру максаты белән түгел, ә сезне кайбер карашларыгызның нигезен кабат карап чыгарга дәртләндерер өчен язылган. Һәрхәлдә, без сез шулай эшләрсез дип өметләнеп калабыз. Бу брошюрада Тәүраттагы барлыкка китерү турындагы хәбәр аңлатып биреләчәк. Бәлкем, сезнең ул хәбәрне әле ишеткәнегез юктыр. Җирдәге тормыш ничек башланган? Бу брошюрадан моны белү мөһим икәнен күрерсез.

Кайбер кешеләр Барлыкка Китерүче юк һәм Изге Язмалар ышанычка лаек түгел дип әйтә. Сез аларның сүзләренә ышанырсызмы, я Изге Язмаларда әйтелгәнне тикшереп чыгарсызмы? Нәрсә ышанычка лаек: Изге Язмалардагы тәгълиматмы яисә эволюция тарафдарларының сүзләреме? (Еврейләргә 11:1). Без сезне бу брошюрада китерелгән фактларны карап чыгарга чакырабыз.