Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Аллаһыга ышанырсызмы яки эволюциягәме?

Сез Аллаһыга ышанырсызмы яки эволюциягәме?

Тормышның максаты бармы? Сез ничек уйлыйсыз? Эволюционист Уильям Провайн болай ди: «Эволюция турында белгәннәребез үзебезгә дә тәэсир итә һәм тормыш мәгънәсенә карата карашыбызга да зур йогынты ясый». Ул нинди нәтиҗәгә килә? «Галәм, кеше тормышы — аларның бернинди дә мәгънәсе юк»32.

Әгәр тормышның бернинди дә мәгънәсе юк икән, алайса сез бу дөньяга яхшылык эшләп, үзегезгә охшаш балалар табар өчен генә килгәнсез булып чыга. Һәм үлгәч, сез мәңгегә юкка чыгасыз, ә тормыш мәгънәсе турында уйларга һәм фикер йөртергә сәләтле миегез — табигатьтәге нибары ниндидер очрак кына булып чыга.

Эволюциягә ышанучы күп кенә кеше Аллаһы юк яисә ул кешелекнең хәле белән кызыксынмый дип тә әйтә. Димәк, безнең тормышыбыз сәяси, фәнни, дини җитәкчеләрнең кулында, һәм аларның гамәлләреннән күренгәнчә, дөньядагы тәртипсезлек, конфликтлар, намуссызлык шулай ук дәвам итәчәк. Эволюция тәгълиматы дөрес булса, алайса «ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез!» дигән сүзләр буенча яшәргә кирәк (1 Көринтлеләргә 15:32).

Зәбурда исә «тереклек чишмәсе» Аллаһыда дип әйтелә (Мәдхия 35:10). Бу сүзләр зур мәгънәгә ия.

Изге Язмаларда әйтелгән сүзләр дөрес булса, тормыш мәгънәгә ия булып чыга. Безнең Барлыкка Китерүчебезнең ярату тулы нияте бар. Бу ният аның ихтыярын үтәп яшәргә теләүче кешеләргә кагыла (Вәгазьче 12:13). Аллаһы дөньядагы тәртипсезлекне, конфликтларны, намуссызлыкны һәм хәтта үлемне юк итәргә ниятли (Мәдхия 36:10, 11; Ишагыйя 25:6—8).

Бөтен дөнья буенча миллионнарча кеше Аллаһы турында белем алу һәм аңа тыңлаучан булу гына тормышны мәгънәле итә дип ышана! Һәм моңа җитди сәбәпләр бар (Яхъя 17:3). Мондый ышану буш хыял гына түгел. Әйе, тормыш яратылган булган.